Әдәби уку "Серле чишмә" 3 класс
план-конспект урока по чтению (3 класс)

2019 нчы елнын 19 нчы октябрь аенда "Ел укытучысы-2019" конкурсы өчен 3 сыйныфта әдәби укудан "Серле чишмә" темасына ачык дәрес эшкәртмәсе 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tema.serle_chishmmoly_chishm.docx24.16 КБ

Предварительный просмотр:

Тема. Серле чишмә, моңлы чишмә.

Маисат. Табигатьнең гүзәллеген, кешеләр арасындагы ихлас, самими мөнәсәбәтләрне чишмәләр матурлыгы аша аңларга

вйрэтү-

Бурычлар:

  1.  Н. Әхмәдиевнең «Чишмәгә суга барам», К. Кәримовның «Кышкы мәтрүшкәләр» хикәяләренең эчтәлеге белән таныштыру. М. Кузнецовның «Балачагым урамы» картинасын әдәби әсәрләр белән чагыштырып карарга өйрәтү;
  2.  Әсәрләр турында үз фикерләрен дәлилләп аңлату осталыгын үстерү. Картинаны өйрәнгәндә рамкалар белән эшләү күнекмәсен камилләштерү;
  3.  Чишмәләргә сак караш тәрбияләү, аларны чистартып тотуларына ирешү.

Материал. Н. Әхмәдиевнең «Чишмәгә суга барам» (1 нче кисәк), К. Кәримовның «Кышкы мәтрүшкәләр» (3 нче кисәк), М. Кузнецовның «Балачагым» әсәрләре.

Җиһазлау. М. Кузнецов. «Балачагым урамы» картинасы (3 нче кисәк), рамкалар, лупа, аудио-видеоязмалар («Табигать тавышлары» сериясеннән чишмә тавышы, «Авылым чишмәләре» дигән слайдлар).

Дәрес барышы

  1. Дәресне оештыру, мотивация.

— Хәерле иртә, дусларым! Хәерле изге сәгатьтә, берберебездән көч, дәрт алып, дәресебезне башлыйбыз. Башларыбыз яхшырак эшләсен, уянсын дип, табышмак әйтешеп алыйк.

• Исе юк, төсе юк,

Аннан башка тормыш юк. (Һава, су, чишмә)

' Ат түгел — чаба,

Урман түгел — шаулый. (Чишмә)

' Ага-ага — агып бетәлми,

Чаба-чаба — чабып җитәлми. (Чишмә)

Көзге түгел — ялтырый,

Тәңкә түгел — челтери. (Чишмә)

 Димәк, бүгенге дәресебез табигатьнең иң гүзәл һәйкәле — чишмәләр турында. Сез яшәгән авылда нинди чишмәләр бар? “Кайсысының суы бигрәк тә тәмле? Чишмәләрне кем карап, чистартып тора?

  1.  Актуальләштерү.
  •  Балалар, сез кыш көне чишмәдән су ташыйсызмь Әйләнә-тирә дөнья дәресләрендә нинди кызыклы фактля белән таныштыгыз?

Көтелгән җаваплар:

  •  чишмәләр күбрәк таулы урыннарда, тау астыннан бөре чыга;
  •  чишмә суы һәрвакыт +4, +5 градуста була.
  1.  Бала нинди авырлыклар белән очрата?

Чишмә суының ел әйләнәсендә даими бер температура, торуы — балалар өчен өстәмә мәгълүмат. Шулай ук чишмәл; тарихы белән дә бала әлегә таныш булмаска мөмкин. М. Ку нецовның «Балачагым урамы» картинасын өйрәнгәндә, темалар буенча аерым картиналар аерып алу шулай ук кыен булырга мөмкин.

  1.  Авырлыктан чыгу юллары.
  •  Укытучының өстәмә аңлатуы сорала;
  •  Чишмәләр тарихы турында алдан ук өлкәннәрдән с рарга кирәк;
  •  Рамкалар белән эшләгәндә, вак детальләрне лупа бел« карау ярдәмендә.
  1.  Яңа материалны аңлату.
  1.  Н. Әхмәдиевнең «Чишмәгә суга барам» шигырен сәнгатьле итеп уку күнегүләре.
  2.  Шигырь эчтәлеге буенча әңгәмә:
  •  Әсәр герое кызмы, малаймы?
  •  Ни өчен чәй куярга чишмә суы кирәк?
  •  Син яшәгән төбәктә чишмәләр бармы? Чишмәләр нинд урыннардан тибеп чыгалар?
  1.  Әмир белән Әминәнең сорауларына җавап бирү (дәреслек буенча).
  2.  К. Кәримовның «Кышкы мәтрүшкәләр» хикәясен уку)
  •  һәр бүлекне бер укучы укый;
  •  әсәр эчтәлеге буенча фикер алышу;
  •  бүлекләрнең эчтәлеген кыскача сөйләү.
  1.  Белемнәрне беренчел ныгыту.
  1.  Шигырь һәм хикәяне сәнгатьле уку күнегүләре.
  2.  Сайлап уку (кызларның суга баруы, малайның күз түләре, «буран артыннан», «авыру аяктан екты»
  3. , «зәңгәр мәтрүшкәләр”).        
  1.  Мөстәкыйль эш.
  1. «Музей йорты»нда Михаил Кузнецовның «Балачагым урамы” рәсемен эзләп табу

. Автор бу рәсемен ничек язган?

. рәсем исеменә туры киләме?

. Табигатьнең кайсы фасылы сурәтләнгән?

  1. Шушы рәсемнән аерым-аерым ничә картина килеп чыгар иде? Түбәндәге темаларга картиналар табып кара:

Авыл урамы.

Күк йөзе.

Сукмаклар.

Кар астында.

Кышлык азык.

  1.  Өйрәнгәннәрне ныгыту күнегүләре.
  1.  Аудио-видеоязмаларда чишмәләр тавышын тыңлау.
  2.  «Авылым чишмәләре» исемле слайдлар карау, һәр чишмә турында халык нәрсә белә, шуны өйрәнү.
  1.  Дәрескә йомгак. Рефлексия.

— Балалар, бүгенге дәрес турында сезнең фикерләрне белеп китик. Кулларыгызга сигнал карточкаларын алып, үз фикерләрегезне җиткерегез. Рәхмәт сезгә.

Чишмә – чисталык, сафлык, пакьлек билгесе. Гадел, киң күңелле, эчкерсез кешеләрне чишмә суының сафлыгына тиңлиләр. Чишмә суы тылсымлы көчкә ия, шуңа күрә борынгыдан изге чишмәләр, шифа чишмәләре турында легендалар, мифлар яши, җырлар, шигырьләр чыгаралар. Ул минераль тозларга бай. Чишмә суы – авырткан йөрәкләргә шифа, сагынган күңелләргә дәва.

Өй эше. 1) Әсәрләрнең эчтәлеген сөйләргә; 2) «Авылым чишмәләре» исемле проект эше эшләргә; 3) Чишмәләргә шефлык итәргә.

Чишмә – сәламәтлек нигезе. Читкә китеп гомер уздырган кешеләрнең олыгаеп, тән-сөякләре, кан тамырлары таушалып тузгач: "Үз чишмәмнең суын эчсәм, тәнем сихәтләнер”, – дип ерактан йөрәк авазларын салуы бер дә гаҗәп түгел. Без дә үзебезнең чишмәләребездән аерылмасак иде.
Судан башка тереклек юк, ул безгә һава кебек кирәк. Әнә шул тереклек суын Шәрык илләренең бик күбесендә үлчәп, җан башына исәпләп тоталар. Гап-гади суны кайбер илләрдә сатып та торалар. Шулар турында укыгач, чит илләргә барып күргәч, үзебезнең туган ягыбызда челтерәп аккан чишмәләрнең гасырлар буена никадәр игелекле эш башкаруларын; кешеләргә никадәр сәламәтлек алып килеп, гасырлар буена шифаханә, даруханә хезмәтен үтәгәннәрен аңлыйсың.
Безнең табигатебез бай, ләкин табигый байлыкларыбыз чиксез түгел. Соңгы елларда сулыкларның пычрануы, ярларыбызның җимерелүе, чишмә башларыбызның томалануы күңелне борчый. Мохитне берөзлексез пычратып тору экологик халәтнең бозылуына, табигатьнең зарарлануына китерә. Кеше үз эшчәнлеге белән үк Җир йөзендәге бар тереклекне, шул исәптән үзен дә юкка чыгарырга мөмкин. Без бу турыда бик яхшы беләбез һәм онытырга хакыбыз юк. Табигатьне саклау – безнең изге бурычыбыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Чишмәләр моңы!

Коспект....

"Китап - белем чишмәсе"

Башлангыч сыйныфлар өчен үткәрелгән класстан тыш чара...

"Мәңгелек чишмә"

Мәңгелек чишмә...

«Приобщение детей к национальной культуре в фольклорном кружке « Чишма» (« Родник»)»

Системообразующая идея развития духовно-нравственной и творческой личности гимназистов моего класса определяется этнокультурным содержанием образования, которое реализуется в моей авторской программе ...

Приобщение детей к национальной культуре в фольклорном кружке « Чишма» (« Родник»)

Включение национально-регионального компонента в музыкальное воспитание учащихся создает в гимназии, на мой взгляд, определенную музыкальную среду и дает положительные результаты: из года в год ...