Рәхмәт сиңа, Әлифба!
методическая разработка по чтению (1 класс)

Рәхмәт сиңа, Әлифба!-1

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon rhmt_sina_lifba-1.doc103 КБ

Предварительный просмотр:

Рәхмәт сиңа, Әлифбам!

 

            Зал бәйрәмчә бизәлгән. Музыка яңгырый. Укучылар кунаклар каршына ярымтүгәрәк булып басалар.

  Укытучы.  Бәйрәмсез бик күңелсез бит,

                   Күңелсездер сезгә дә.

                   Бәйрәмнәр кирәк безгә дә,

                   Кирәк һәммәбезгә дә!

                   Бәйрәмнәр кирәк әтигә,

                   Бәйрәмнәр кирәк әнигә,

                   Бабай белән әбигә!

                   Бәйрәмнәр бездә җитәрлек

                   Үзе бәйрәм балачак!

                   Балачакның шат еллары,

                   Балачакның шат җырлары

                   Мәңге истә калачак!

                   Бәйрәмнәр бик күп болай да,

                   Ә шулай да, ә шулай да

                   Иң шәп бәйрәм - әлифбалы балачак

                   Мәңге истә калачак.

1 ук. Тышта матур яз җиткәндә

         Без җыелдык бәйрәмгә.

         Безнең шатлык эчкә сыймый

         Сезгә ничек сөйләргә?

2 ук. Бүген бездә зур тантана

         Моңсу да ул, ямьле дә,

         Әлифбабыз китә бездән,

         Бу көн калыр хәтердә.

3 ук.Без бит әле быел гына

        Мәктәпкә диеп килдек.

         Ә аңарчы көн буена

         Бакчага йөргән идек.

4 ук. Алтын яуган көзге көндә

         Тыйнак үттек класска,

         Әлифбаны кулга алдык,

         Әй, сөендек шул чакта.

          Укытучы. Кадерле укучылар, хөрмәтле әти-әниләр, кунаклар! Бүген зур бәйрәм – Әлифба бәйрәме! Әле 1 сентябрь иртәсендә генә мәктәп бусагасын тәүге мәртәбә атлап кергән нәни дусларыбыз бүген беренче җиңүләрен бәйрәм итәләр.

Хәрефләр белән танышу, сүзләр төзү җиңел булмады. Әмма сез тырышып белем алдыгыз: укырга, язарга, матур итеп сөйләшергә, мисал-мәсьәләләр чишәргә, әдәпле булырга, өлкәннәрне һәм кечкенәләрне хөрмәт итәргә, акыллы, тәртипле булырга өйрәнделәр. Чын күңелдән котлыйбыз сезне, укучылар!

Бу бәйрәм – барыбызның да уртак бәйрәме. Сез дә хөрмәтле әти-әниләр алар белән өр-яңадан башлап тагын бер кат әлифбаны укып чыктыгыз. Бик зур рәхмәт сезгә.Укуны инә белән баз казуга тиңлиләр. Димәк, без сезнең белән бик зур хезмәт башкарганбыз икән.

Бәйрәмебез котлы булсын! Тагын шундый бик күп, бик күп хезмәт уңышларын бәйрәм итәргә насыйп булсын безгә! Сезнең һәркайсыгызга шатлык-куанычлар, ныклы сәламәтлек, яңадан-яңа уңышлар телибез!.

Күчкәнме бу залга - дөньяның бар яме.

Күңелләр түрендә әлифба бәйрәме.

Бу матур бәйрәмгә кушыл, дус, әйдәле

Дөньяны гөрләтсен Әлифба бәйрәме.

 

Убырлы карчык. Сәмәкәй  мәктәбендә Әлифба бәйрәме икән. А-ах көнләшәм шул кешеләрдән, укырга, язарга өйрәнәләр дә, әллә ниләр, әллә ниләр беләләр. Ә без ятабыз шул урманыбызда кыргыйланып. Матур киенәләр, укыгач яхшы өйләрдә торалар, рәхәтләнеп эшлиләр. А-ах, нишлим икән, ничек кенә шул бәйрәмнәрен булдырмый  калырга икән? Шүрәле-е, син нигә миңгерәп басып торасың соң? Тап инде бер чара.

 

Шүрәле. Менә шуны, ничек комачаулап була икән дип уйлап торам бит инде. Әһә, таптым. Әйдә, без аларга җавап бирә алмый торган сораулар бирәбез. Шул сорауларга җавап бирә алмасалар, алар бит әлифбаны тагын бер кат укыйлар. (Сөенеп, сикергәлиләр).

 

 

Шүрәле. Менә килеп тә җиттек. Бәйрәм башланган инде.

 

Балалар. Исәнмесез, Убырлы. Исәнмесез Шүрәле.

 

Укытучы. Балалар, безнең бәйрәмгә чакырылмаган кунаклар да килгән бит. Исәнмесез, кадерле кунаклар. Рәхим итегез, түрдән узыгыз!

 

Шүрәле. Без бит болай сөйләшә белмибез.

 

У.к. Ты-ырр! (Себеркесенә атланып әйләнеп чыга.)

 

Шүрәле. Ай, нинди йомшак, тәмле балалар.Азрак кети-кети уйнарга иде шулар белән.

 

У.к. Син бит алар белән кети-кети уйнарга килмэдең.

 

Укытучы. Ә сез нигә килдегез, дуслар?

 

У.к. Без сезнең бәйрәмне булдырмый калырга килдек. Без кешеләрдән көнләшәбез. Аларның мәктәпләрдә белем алып, яхшы яшәүләре, машиналарда җилдерүләре безнең ачуыбызны чыгара.

 

Укытучы. Ә сез нигә укымадыгыз соң, кунаклар?

 

Шүрәле. Безнең кечкенә чакта бер дә укыйсыбыз килмәде шул, шуңа күрә кыргыйландык без.

 

Укытучы. Ә-ә, менә эш нәрсәдә икән. Укучылар, аңладыгызмы инде укымауның нәрсәгә китерүен? Сөекле шагыйребез Г. Тукай нәрсә дигән әле?

 

4 ук. Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә

Аһ! Оят, хурлык, түбәнлекләр иренгәннән килә.

 

Укытучы. Ә сез дуслар, безгә ничек комачаулыйсы идегез соң?

 

У. к. Кем тапкыр, кем зирәк

Сынап карыйк әйдәгез.

 

Ш. Без табышмаклар әйтәбез

Сез җавабын табыгыз.

 

У.к. 1) Карурманда йөридер, кети-кети уйныйдыр. (Шүрәле)

2) Г.Тукай әкиятендә Шүрәленең бармагын кыстырган герой. (Былтыр)

 

Ш. 3) Һәркөн кирәк өстәлдә

Сезгә куәт өстәргә (Ипи)

4) Җылы якларда яши,

Авыр йөкләр дә ташый. (Фил)

 

У.к. 5) Без-без безелдәп

Кортлар җыялар мине.

Салкын тиеп авыртканда

Дәвалыймын мин сине. (Бал)

 

Ш. 6) Син йоклагач, тәрәз артыңда

Елмаеп карый сиңа. (Ай)

 

  • У.к. Ай, молодцы, бар табышмакларга да дөрес җавап бирдегез.

 Тик минем тагын  бер шартым бар. Менә мин сезгә хәрефле шарлар алып килдем. Шул хәрефләр турында шигырь сөйләгез,шул хәрефләрдән  сүз төзегез!  
10. Ә Әтәчем иртән тора, 
Һава ярып кычкыра. 
Ашыгырга куша безгә 
Мәктәп – белем иленә. 
11. Л Күзләремнән яшьләр чыкты , 
Капкан идем лимонны . 
Сары булгач , бик тәмле дип 
Белгән идем мин аны . 
12. И И хәрефе ипидә бар, 
Бар ул ил һәм иректә. 
И хәрефе икелегә 
Укымаска өйрәтә. 
13. Ф Ябалакның зур күзләре 
. Ялтырый караңгыда. 
Ф хәрефенә бик охшаган 
. Туп – туры караганда. 
14. Б Бәр барабан , уйна быргы, 
Бар кешеләр ишетсен. 
Б дан башка бәйрәм югын 
Барчасы күреп китсен. 
15. А А хәрефе – алмада, 
А хәрефе – агачта. 
А хәрефен яратабыз, 
Өйрәнәбез иң башта. 

Укытучы: Әйдәгез әле ,балалар бергәләп укып карыйк :нинди сүз килеп чыкты икән?
БЕРГӘ: ӘЛИФБА .

 Шүрәле :! (Кытыклаган кыяфәт чыгара.) Кая әле, бармакларым да кычытып тора, сезне дә кытыклап алыйм бераз. 
Укытучы: Чү, чү, Шүрәле дус! Тынычлан инде бераз! Балалар бит сине бик яраталар.Синең турыдагы әкиятләрне дә беләләр алар. Әйдә, болай килешәбез. Хәзер мин сиңа сораулар бирәм, әгәр шул сорауларга җавап бирә алсаң, син – җиңүче. Әгәр җавап бирә алмасаң, тынычлап кына безнең бәйрәмнең дәвамын карап китәсең. Ризамы? 
Шүрәле: Риза! Һи, мин белмәгән нәрсә юк бит ул дөньяда. Мин бит урмандагы һәр агачны беләм. Я, бир соравыңны! 
1 Сорау: Билгеле бер тәртиптә тезелгән хәрефләр җыелмасы ничек дип атала? 
Шүрәле: Беләм, беләм, күргәнем дә бар? Солдатлар! 
Укытучы: Белмәдең шул, Шүрәле! Әйтегез әле, балалар! 
Балалар: Алфавит. 
2 Сорау: Ни өчен ъ (калынлык билгесе ) һәм ь ( нечкәлек билгесе) тавышсыз хәрефләр дип атала? 
Шүрәле: Алар кыш көне кар ашаганнар, тамаклары беткән, шуңа күрә тавышлары чыкмый. 
Укытучы: Тагын белмәдең, Шүрәле. Балалар, кайсыгыз әйтә? 
Укучы: ъ һәм ь билгеләре аваз белдермиләр. Шуңа күрә тавышсыз хәрефләр дип аталалар. 
Шүрәле: Җитте, җитте, сез җиңдегез. Бәйрәмегездә калам, әле минем өйрәнәсе әйберләрем бик күп икән! 
Убырлы. Мин боларга карап соклана да, кызыга да башладым бит әле. Бик оста бит бу балалар. Кыска гына вакыт әчендә никадәр нәрсә өйрәнгәннәр! Әйдә, Шүрәле, шуларны карап кына утырыйк әле. 
Шүрәле: Молодцы балалар. Без Убырлы белән сезнең бәйрәмегезне өзәрбез дип сөйләшкән идек. Сезнең белемегезгә сокландык әле. Ярый инде, бәйрәмегезне дәвам итегез.  

Укучы.      Без бит хәзер һәммәбез дә 
                 Укый-яза беләбез. 

Моның өчен Әлифбага 
        Бик зур рәхмәт, диябез! 
5. Әлифба өйрәтте 
Хәрефләр танырга, 
Тукталып тормыйча, 
Гел алга барырга. , 
. 
Укытучы: Укучылар, әйдәгез, Әлифбаны бәйрәмгә чакырыйк әле. 
Балалар: Әлифба, безнең бәйрәмебезгә рәхим ит! 
Әлифба: Исәнмесез, дусларым. 
Балалар: Исәнме, Әлифба! 
Әлифба:  Мин Әлифба, таныйсызмы,

Танымыйм дип  тормыйсызмы?

Юктыр, юктыр, ышанам,

Сезне күреп шатланам.

Исемдә һәрберегезнең

Күңелле йөзләрегез.

Яхшы дигәч, укытучыгыз,

Елмайды күзләрегез.

Хәзер инде зур кешеләр,

Укучы  булдыгыз сез.

Төрле-төрле китапларны

Яратып укырсыз сез.

Ул китаплар бик күп төрле,

Анда барсы язылган,

Елгалар һәм диңгезләр,

Җир дә түгәрәк икән.

Күк йөзенең юк чите,

Космонавтлар белде,

Яңгыр, яшен, күк күкрәүләр,

Бар да могҗиза икән.

Машинистлар, тегүчеләр,

Пешекчеләр, тимерчеләр,

Урманчылар, шахтерлар,

Космонавт, актерлар,

Трактористлар, врачлар,

Җырчылар, савымчылар-

Барысы да кайчандыр

Беренчегә кергәннәр.

Парта артына утырып,

Әлифбаны күргәннәр.


  • Укытучы: Әйе, Әлифба – баланың беренче уку китабы. Мәктәп бусагасын атлап кергәч тә ул туган телебез хәзинәсен шушы китап ярдәмендә өйрәнә башлый. 
    Балалар әлифбаны тәмамлап йомгак ясарга җыелдылар . Әлифба сезне нәрсәләргә өйрәтте икән ? Сөйләп күрсәтегез әле.  

  1. Әлифба, Әлифба

Беренче битеңне

Ачкан көн хәтердә

Зур бәйрәм шикелле.

  1. Иң якын дустыбыз

Булдың син гел безнең

Һәр хәреф елмаеп

Әйтте үз исемен.

  1. Һәм алар бик матур

                  Сүзләргә әйләнде.

                  Сүз төзеп укуы

                  Кызыклы, күңелле.

Укучы.     39 хәреф белән

                    Таныштык без тиз генә,

                    Олы ярдәмче булдың син,

                     Рәхмәт инде, Әлифба!

Бергә: Рәхмәт сиңа, Әлифба!

 Җыр “Әлифба”

 Р. Абдуллин көе, Р. Вәлиев сүзләре.

 

Өйрәттең син мине

Хәрефләр тезәргә.

Тылсымлы хәрефләр

Әйләнде сүзләргә.

 

            Кушымта:

Әлифба, әлифба,

Син минем юл башым,

Син белем илендә

Иң якты кояшым.

 

Каләмем йөгерә,

Мин бер сүз әйтүгә.

Дәфтәрдә бар хәзер

Әни дә, әти дә.

 

            Кушымта:

Әлифба, әлифба,

Син минем юл башым,

Син белем илендә

Иң якты кояшым.

 

Елмаям, көләм мин

Нур тулы күзләрем.

Туган җир турында

Иң тәүге сүзләрем.

 

            Кушымта.

Әлифба, әлифба,

Син минем юл башым,

Син белем илендә

Иң якты кояшым.

6 ук. Өйрәтте Әлифба безне

Табигатьне сөяргә.

Кечкенә дусларыбызга

Бул син, дустым, дияргә.

7 ук. Курыкмаска салкыннан,

Яңгыр, яшен, карыннан.

Дус булсагыз, яратсагыз,

Файда тияр барыннан.

8 ук. Өйрәтте чиста булырга,

Пөхтәлекне сакларга,

Усал, ямьсезләрдән безгә

Кечкенәләрне якларга.

Әлифба. Күреп торам бик күп нәрсә

Сезнең хәтердә калган.

Тагын бер дустыгыз бар,

Ишек артында торган.

1 ук. Әйдә инде, кыенсынма,

Азбука, син түрдән уз,

Әлифба кебек, безгә син

Ярдәм иткән якын дус.

                               2.    Йөрәгемә иң якын тел-

Туган телем –үз телем

Ярдәмең белән өйрәнәм

Иң бөек тел-рус телен!

Татарча да яхшы бел!

Русча да яхшы бел!

Икесе дә  безнең өчен

Иң кадерле,затлы тел!

(Укучы Азбуканы җитәкләп алып керә).

Азбука:   . Здравствуйте, мои милые друзья! Я – Азбука. Вы со мной научились читать слова на русском языке, разобрать схему слов, выучить стихотворения, отгадывать загадки. Сегодня у вас большой праздник, праздник показ своих умений.

    Я вам приготовила несколько заданий. Теперь будем соревноваться. Кто у нас самый сообразительный, грамотный? ( На экране появляются ребусы.)

Внимательно посмотрите и составьте слова. Хорошо, молодцы! А теперь, я читаю отрывки из стихов. А вы должны узнать, о ком идет речь. (Рисунки этих героев появляются на экране.)

У отца есть мальчик странный,

Необычный, деревянный,

На земле и под водой

Ищет ключик золотой

Всюду нос сует свой длинный.....

Кто же это?....

Ответ: Буратино.

А вот и Буратино. Посещал ли он ваши уроки? Что делал, чем он занимался?

Буратино потянулся

Раз нагнулся,

Два нагнулся

Вправо, влево повернулся,

Руки вытянул, согнул

И на улицу шагнул.

Всех на свете он добрей

Лечит он больных зверей,

И однажды бегемота

Вытащил из болота.

Он известен, знаменит

Это доктор….

И я моторчик свой включу,

К вам в гости с крышей прилечу.

С собой большую ложку

Я непременно захвачу.

Узнали вы меня друзья?

К вам в гости я спешил не зря.

Я лечу из окон,

Меня зовут….

 

 

Кызыл калфак керә. Ул балалар белән русча сөйләшә.

 

Кызыл Калфак. Здравствуйте, дети.

 

Укучылар Здравствуй, Красная шапочка.

 

Кызыл Калфак. Откуда вы меня знаете?

 

Ук. Мы про тебя сказку читали.

 

К.К. А знаете, куда я иду?

 

Укучылар. Красная шапочка

Песенку поет.

Красная шапочка

К бабушке идет.

 

К.К. Да, ребята, я иду к бабушке. Вот для нее хотела собрать ягоды и грибы. Они не простые, с заданиями. Поэтому я не могу положить их в корзину. Ребята, помогите мне, пожалуйста.

 

(Балалар гөмбә, җиләкләрне алалар. Аларнын артына биремнәр язылган.)

 

1. Расскажите одно ваше любимое стихотворение.

2. Назовите названия дней недели на русском языке.

3. Расскажите одну физкультминутку все вместе.

4. Сосчитайте от 1 до 10 на русском языке.

5. Спойте одну вашу любимую песню.

 

Җыр “Учат в школе”

Буквы разные писать

Тонким перышком в тетрадь

Учат в школе, учат в школе, учат в школе.

Вычитать и умножать,

Малышей не обижать

Учат в школе, учат в школе, учат в школе.

 

К четырем прибавить два,

По слогам читать слова

Учат в школе, учат в школе, учат в школе.

Книжки добрые любить

И воспитанными быть

Учат в школе, учат в школе, учат в школе.

 

К.К. Спасибо, ребята! До свидания! Я побежала к бабушке.

 

Укучылар. До свидания

4ук. Ял минутлары да истә,

Күрсәтеп китик әле,

Сәламәт, җитез булырга,

Өйрәтте алар безне.

Ял минутлары:

 (Математика керә).

Математика. Исәнмесез, кадерле дусларым. Минем дә сезне сынап карыйсы килде әле. Сез инде мине Әлифба белән бергә укый башладыгыз. Бик күп мисал, мәсьәләләр чиштек. Әйдәгез әле, кем җитез, кем күпме мәсьәлә төзи ала, кем зирәк икән?

    5) Әни уенчыклар алган,

        Балаларга тараткан.

        Алсуга  ул биргән шар,

        Илгизәргә самовар.

        Илсур улына барабан,

        Гөлназ кызына диван,

        Санагыз әле, дуслар,

        Күпме уенчык булган?

    6) 7 малай урамга

        Чыкты футбол уйнарга

        3 әү килде тагын да

        Исәплә син барын да!

    7) Айдар китте урманга

         Тәмле җиләк җыярга

         Менә 10 җиләк тапты

         5 не авызга капты.

         Ничә калыр чиләккә?

     8) Ак каенда 3 чыпчык

         Түбәдә 5 сыерчык.

         Әйтмәс микән берегез,

         Барысы ничә кошчык?

Математика.

 Балалар сезнең җитезлегегезне дә тикшереп карыйк әле! Менә сезнең алдагы конверт эчендә геометрик фигуралар бар. Шулардан сезгә квадрат төзергә кирәк.( Балалар квадрат төзи.)

Математика. Хәзер мин сезгә кызыклы мәсьәләләр әйтермен.

1.        Кәрзиндә песи балалары утыра. Аларның 3 пар колагы бар. Кәрзиндә ничә песи баласы бар?

2.        Каенның бер ботагында 4 алма, икечесендә 8 алма үсә. Барысы ничә алма?

Афәрин, дусларым! Мин бик шат, рәхмәт сезгә. Алга таба уңышлар телим сезгә. Ә хәзер уен уйнап алыйк.

 “Адашкан хәрефләр”. (бу уенда балалар катнаша.)

1.        Карлыгач пешеп утыра

      Су буенда куакта.

      Ә карлыган очып йөри

      Зәңгәр күктә еракта.

 2. Чиста күлмәген киеп

        Бака мәктәпкә килгән

        Балалы суга төшкән

        Озын ботлы бер челән.

Укытучы.Безнең бәйрәмебезгә Белмәмеш тә килгән.

-Белмәмеш ;

-Исәнмесез,балалар!Мин сезне зур бәйрәмегез,беренче җиңүегез белән котларга килдем .

Монда иң зирәк,иң акыллы балалар җыелганнар ,үзләре укый да ,яза да беләләр дип ишеткән идем.Минем иптәшләрем сезгә бүләккә мәкальләр язып җибәргәннәр иде.

Менә юлда бу мәкальләрнең яртысы ертылган.Аларны укырга булыша алмассызмы икән?

-Һөнәрле үлмәс-...

-Егет кешегә –...

-Эшли дә бел-...

-Эшле кеше-...

-Бу мәкальләр сезне нәрсәгә өйрәтә?(Хезмәткә

-Рәхмәт,Белмәмеш!

           

   Әлифба.

 Укучылар, миңа сезнең белән саубуллашырга вакыт җитте. Мин үз урыныма” Әдәби укуны  “ калдырам. Әйдәгез, аны бирегә чакырыйк. (Әдәби уку  керә.)

Әдәби уку.

Күрәм, Әлифбаны өйрәнгәнсез,                                                                                                                        Матур итеп сөйлисез.                                                                                                                                Туган телне яратсагыз,                                                                                                                                         Тагы да күп белерсез.

Туган тел – иң татлы тел.                                                                                                                           Туган тел – иң тәмле тел.                                                                                                                      Тәмле дип телең йотма,                                                                                                                                 Туган телне онытма!

Туган тел ул бездән соң                                                                                                                          Яшәр өчен туган тел.                                                                                                                                                           Бүгенгедән киләчәккә                                                                                                                            Дәшәр өчен туган тел.

 “Туган тел” җыры башкарыла.

Дөньяда иң-иң матур ил

Ул минем туган илем.

Дөньядя иң-иң матур тел_

Ул минем туган телем.

Әлифба. Яратып укыгыз,

Әдәби уку  китабын,

Анда күп әкиятләр,

Рәсемнәр күп тагын.

Ул сезне өйрәтер

Ватанны сөяргә

Табигать-ананың

Кадерен белергә.

10 укучы.

Рәхмәт, Әдәби уку, сиңа

Безгә килүең өчен

Дуслашырбыз, серләшербез

Белем алып үтәр безнең

Туачак һәр көнебез.

Әлифба.  Китап – ярдәмчең синең,

Дустың, киңәшчең синең,

Ул хөрмәткә бик хаклы

Кадерлә син китапны.

Азбука. Почмакларын бөкләмә,

Битләрен дә ертма, син

Керле кул белән аны,

Беркайчан да тотма син.

Математика. Кат-кат уйла хисапны,

Дөрес чыгар шул чакны.

Уйла җитез, уйла тиз,

Биш кат үлчә, бер кат кис.

Әдәби уку. Дәфтәрең чиста булсын,

Китабың көлеп торсын,

Ачып җибәргәндә син,

Үзлегеннән укылсын.

Бергә. Сезгә зур рәхмәтебезне

Җиткерәбез һәммәбез.

Олы ярдәмегез өчен

Башыбызны иябез.

Әлифба. Менә, дуслар, минем сездән

Китәр сәгатем җитте.

Яратыгыз әти-әнине,

Сөекле туган илне.

Бергә. Рәхмәт сиңа, Әлифба,

Хуш, хуш, Әлифба. (Ишек шакыйлар) 

Укытучы. Укучылар, сезне бәйрәм белән котларга кунаклар килгән ахры. Керегез, рәхим итегез!

 “5”ле керә. Исәнмесез, хөрмәтле укучылар, кадерле кунаклар!

 Укучылар. Исәнме, “5”ле. Рәхим ит, түрдән уз!

 “5”ле. Мин бит “5”ле, бик көчле

Юкка гына куймыйлар.

Кем тырыша, көч сала –

Шулар минем чын дуслар!

 

6 ук. Син булсаң миңа әйбәт

Сыйныфым алга китә,

Дусларым рәхмәт әйтә.

 

7 ук. Мәктәбемнән кайтып киләм,

Шатлыгыма күмелеп,

Тәрәзәдән гөлләрем карап тора үрелеп.

Әйтерсең лә чәчәкләре елмаялар, көләләр

Минем “5”ле алганымны алар ахры беләләр.

 

“5”ле. Нәни дусларым! Мин сезне зур җиңүләрдән соң үткәрелә торган олы бәйрәмегез белән чын күңелемнән котлыйм. Сезгә иң изге теләкләремне юллыйм: Ялкауланмагыз! Артта калмагыз! “2”ле алмагыз! Тырыш булыгыз!

 

Укучылар. Сезнең алда сүз бирәбез:

Ялкауланмаска!

“2”ле алмаска!

Артта калмаска!

Тырыш булырга!

“5”кә укырга!

 

Укытучы. Укучылар, сез чыннан да әлифбаны бик яхшы үзләштергәнсез. Сезнең шулай тырышып укыгызда әти-әниләрегезнең өлеше зур ,әлбәттә.Әниләребезне ,барлык хатын-кызларны якынлашыш килүче бәйрәм белән котлыбыз!

Җыр:Әниемә”

 

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әлифбаны озату кичәсе

Әлифба китабын укып бетергәч үткәрелә торган кичә...

Рәхмәт сиңа, Әлифба.

“Рәхмәт сиңа, Әлифба”   Зал бәйрәмчә бизәлә. Күңелле көй “Бәйрәм бүген”  җыры ишетелә. Залга 3 укучы чыга. 1 нче укучы.   Күтәренке күңелле...

Әлифба бәйрәме

Әлифба бәйрәме 1класс...

сценария праздника "Әлифба бәйрәме" 1класс

сценария праздника  "Әлифба бәйрәме"...

Әлифба бәйрәме

Это сценария праздника Букваря для начальных классов обучением татарского языка...

Презентация "Әлифба бәйрәме"

Әлифба бәйрәмеМаксат:Тырышып укуның кирәклеген исбатлау; күп белергә омтылучанлык, китапка мәхәббәт тәрбияләү, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен, укучыларның сәләтләрен үстерү.Җиһалау: интерактив такта, п...

Рәхмәт сиңа,Әлифба!

Разработка внеклассного мероприятия. 1 класс. Прощание с Азбукой на татарском языке....