Контрольно-измерительный материал для 1 класса
тест по чтению (1 класс)

Басирова Фания Тагировна

Контрольно-измерительный материал для 1 класса по литературному чтению на родном (татарский) языке. Тестовые задания рассчитаны на 2 варианта, в каждом по 10 вопросов.

Скачать:


Предварительный просмотр:

  Контрольно-измерительные материалы  для проведения

промежуточной аттестации по литературному чтению на родном языке в 1 классе

Форма проведения: 

контрольное тестирование

1 нче сыйныфта әдәби укудан (татар) арадаш аттестация үткәрү

материалларының (КИМ) үзенчәлекләре (спецификация)

1. КИМның әһәмияте

  Арадаш аттестация эше 1 нче сыйныф укучыларының төп белем бирү программасын ничек үзләштерүләрен билгеләү максатыннан уку елы ахырында үткәрелә.

Арадаш аттестация эше Мияссарова И.Х., Фәйзрахманова К.Ф. авторлыгында 1 нче сыйныф өчен төзелгән  “Әдәби уку” дәреслеге эчтәлеген үз эченә ала.

 

  Максат: укучыларның белем-күнекмәләрен, танып белү һәм үсеш дәрәҗәсен генә түгел, универсаль уку гамәлләрен дә башкара белүне исәпкә алу.

2. Арадаш аттестация эшенең эчтәлеген ачыклаучы документлар

Тикшерү материалларының эчтәлеге һәм төп характеристикасы түбәндәге документларга    нигезләнеп эшләнде:

1. ФГОС НОО (с изменениями, внесенными: приказами Минобрнауки России от 26.11.2010 № 1241; от 22.09.2011 № 2357; от 18.12.2012 № 1060; от 29.12.2014 № 1643; 18.05.2015 № 507).

2. Примерная основная образовательная программа начального  общего образования, одобренная решением федерального учебно-методического объединения по общему образованию (протокол от 08.04.2015 № 1/15).

3. Основная образовательная программа начального общего образования МБОУ «Березинская ООШ»

4. Рабочая программа по предмету родная литература.

5. Приказ Министерства образования и науки РФ с изменениями от 21 апреля 2016 г. № 253 «Об утверждении федерального перечня учебников, рекомендуемых к использованию при реализации имеющих государственную аккредитацию образовательных программ начального общего, основного общего, среднего общего образования».

-Тестлар әдәби уку дәреслеге, дәреслек-хрестоматиягә (авторы – Г.М.Сафиуллина) һәм  1 нче сыйныфлар өчен 2018 -2019 нче уку елына төзелгән “Туган телдә әдәби уку” фәненнән эш программасына таянып төзелде.

-Дәреслек «Перспектива» концепциясенә нигезләнә һәм гомуми белем бирүнең  Федераль дәүләт стандартлары таләпләренә туры килә.

Контроль формасы: тест

3.Арадаш аттестация эшенең эчтәлеге һәм төзелеше

 1-7 биремнәр база дәрәҗәсендәге, 8 -10 биремнәр югары дәрәҗәдә. Барлык биремнәр дә  3 әр җавап вариантында бирелә, укучы шулар арасыннан бер дөрес вариантны сайлап алырга тиеш.

Бәяләү: 1 - 7 биремнең һәр дөрес җавабын – 1әр балл, 8 - 10 нчы биремнең һәр дөрес җавабын 2 шәр балл белән бәяләргә тәкъдим ителә.

Искәрмә: Тәкъдим ителгән материал белән эшләргә 45 минут вакыт бирелә.

Нәтиҗә ясау һәм билге куюның универсаль механизмы тәкъдим ителә.

    Нәтиҗә түбәндәгечә ясала:

90 – 100 % күрсәткеч – “ бик яхшы”(эффектив);

70 – 89 % – “ яхшы” (оптималь);

50 – 69% – “уртача” (канәгатьләнерлек – допустимый);

49 % һәм аннан да түбән – “бик начар” (канәгатьләнмәслек – критический)

Җыелган баллар

Бәяләү

12 - 13

“бик  яхшы”

11 - 10

“ яхшы”

9 - 7

“уртача”

0 ‒ 6

“бик  начар”

“Бәрәзә төп гомуми белем мәктәбе” МБГББУ

1нче сыйныф өчен  туган телдә әдәби укудан  арада аттестация  эше (тест)

1 вариант

Эшне башкару өчен күрсәтмә

Биремнәрне башкаруга 45 минут вакыт бирелә.

Барысы 10 бирем. Алар 3 әр җавап вариантында бирелә. Сез алар арасыннан дөрес дип уйлаган бер җавапны сайлап алырга тиеш.

Биремнәрне тәкъдим ителгән тәртиптә үтәгез. Аларны үтәү барышында сезнең өчен кыенлык тудырганнары килеп чыкса, әлеге биремне калдырып торып, алдагыларына күчәргә киңәш итәбез. Сез бу биремнәргә, вакытыгыз калган очракта, кабат әйләнеп кайта алачаксыз.

  1. Әкиятне укы, төрен билгелә.

Борын-борын заманда булган, ди, бер бай. Аның булган, ди, бер көтү сарыгы. Көтү кайткан саен деей икән, ди, ул сарыкларын. Саный, ди, деей, ди… . ярар, деей торсын, санап бетергәч дәвам итәрмен…

а) аптыраткыч-йөдәткеч әкият; б) чылбыр әкият; в) хикәя

  1. Текстларның кайсысы санамыш?

А) Кәккүк, чыпчык,

Минем матур апаема

Тәмле прәннек алып чык.

Б) Килгән Гата, кигән ката,

Уң аякта – сул ката.

Катада түгел хата,

Ката киелгән хата.

В) Әлли-бәлли, бәү итә,

Чулпан йокыга китә.

3.Төшеп калган сүзне тап.

Абый белән икәүләп

Ясадык без бер курай.

Уйнап җибәрсәк курай,

Кушылып сайрый … .

а) малай;    б) тургай;     в) сарай.

  1. Шүрәле” әкияте кайсы халыкныкы?

А) рус халкыныкы ; б) украин халкыныкы; в) татар халкыныкы.

  1. Әсәрнең төрен билгелә.

Бар дее, ди, бер Давыт,

Җиккән, ди, сукыр тавык.

Төягән, ди, табак-савыт,

Салган, ди, ярма,

Җиккән, ди, кабык арба.

А) кызык шигырь; б) такмак; в) такмаза.

  1. Бу өзек кайсы әсәрдән?

Йөрибез без әкрен генә,

Аяк очына басып.

А)”Үзебез генә калгач”; б)”Әллә ул да белә микән?”; в)”Шауламагыз, әти йоклый”

7. Шауламагыз, әти йоклый шигырен кем язган?

А) Шәүкәт Галиев; б) Роберт Миңнуллин; в) Хәкимҗан Халиков.

8. Су анасы кайда яши?

А) сулыкларда; б) әкиятләрдә; в) авылларда.

  1. Вакыйгалар берничә кат кабатлана торган әкиятләр ничек атала?

А) буталмыш әкиятләр; б) чылбыр әкиятләр; в) аптыраткыч-йөдәткеч әкиятләр.

  1. Аптыраткыч-йөдәткеч әкиятләр нәрсә буенча бара?

А) түгәрәк буенча әйләнеп бара; б) туры сызык буенча бара; в) чабып бара

2 вариант

Эшне башкару өчен күрсәтмә

Биремнәрне башкаруга 45 минут вакыт бирелә.

Барысы 10 бирем. Алар 3 әр җавап вариантында бирелә. Сез алар арасыннан дөрес дип уйлаган бер җавапны сайлап алырга тиеш.

Биремнәрне тәкъдим ителгән тәртиптә үтәгез. Аларны үтәү барышында сезнең өчен кыенлык тудырганнары килеп чыкса, әлеге биремне калдырып торып, алдагыларына күчәргә киңәш итәбез. Сез бу биремнәргә, вакытыгыз калган очракта, кабат әйләнеп кайта алачаксыз.

1.Әкиятне укы, төрен билгелә.

Аю борылып карый ди, ә яулык һаман җилферди. Шул рәвешле 3 кыз да өйләренә кайтып җиткәннәр, ди.

а) чылбыр әкият; б) аптыраткыч-йөдәткеч әкият; в) табышмак

2.Текстларның кайсысы тизәйткеч?

а) Кәккүк, чыпчык,

Минем матур апаема

Тәмле прәннек алып чык.

б) Килгән Гата, кигән ката,

Уң аякта - сул ката.

Катада түгел хата,

Ката киелгән хата.

в) Әлли-бәлли, бәү итә,

Чулпан йокыга китә.

  1. Төшеп калган сүзне тап.

Абый белән икәүләп

Ясадык без бер курай.

Уйнап җибәрсәк курай,

Кушылып сайрый ... .

а) малай; б) сарай; в) тургай.

  1. Аю һәм өч кыз” әкияте кайсы халыкныкы?

а) татар халкыныкы;    б) украин халкыныкы;    в) рус халкыныкы.

  1. Әсәрнең төрен билгелә.

Бар иде, ди, бер Давыт,

Җиккән, ди, сукыр тавык.

Төягән, ди, табак-савыт,

Салган, ди, ярма,

Җиккән, ди, кабык арба.

а) такмаза; б) такмак; в) кызык шигырь.

  1. Бу өзек кайсы әсәрдән?

Мәчебез ауга китте,

Ә өйдә гауга китте.

а)”Үзебез генә калгач”; б)”Әллә ул да белә микән?”; в)”Шауламагыз әти йоклый”.

7.  Дару үләннәре турында шигырьне кем язган?

а) Шәүкәт Галиев; б) Роберт Миңнуллин; в) Хәкимҗан Халиков.

8. Шүрәле кайда яши?

а) әкиятләрдә; б) урманда; в) авылларда.

9. Вакыйгалар берничә кат кабатлана торган әкиятләр ничек атала?

а) аптыраткыч-йөдәткеч әкиятләр; б) чылбыр әкиятләр; в) буталмыш әкиятләр.

  1. Чылбыр әкиятләр нәрсә буенча бара?

а) түгәрәк буенча әйләнеп бара; б) чабып бара;   в) туры сызык буенча бара;

Арадаш аттестация эшенең эчтэлеге

1 нче вариант

Бирем номеры

Планлаштырылган предмет нәтиҗәләре

Дөрес җавап

Бәяләү системасы, баллар белән

1.

Татар халык әкиятләренең төрен билгеләү

а

1

2.

Халык авыз иҗаты әсәрләре арасыннан санамышны табу

а

1

3.

Поэтик  әсәрнең төшеп калган сүзен табу

б

1

4.

Төрле халык әсәрләрен тану

в

1

5.

Халык авыз иҗаты әсәрләре арасыннан такмазаны табу

в

1

6.

Поэтик әсәрнең исемен табу

в

1

7.

Поэтик әсәрнең авторын билгеләү

а

1

8.

Мифик образларны күзаллау

б

2

9.

Әкиятләрнең төрен билгеләү

в

2

10.

Әкият жанры буенча логик фикерләүгә сорау

а

2

Барысы

13 б.

2 нче вариант

Бирем номеры

Планлаштырылган предмет нәтиҗәләре

Дөрес җавап

Бәяләү системасы, баллар белән

1.

Татар халык әкиятләренең төрен билгеләү

б

1

2.

Халык авыз иҗаты әсәрләре арасыннан санамышны табу

б

1

3.

Поэтик  әсәрнең төшеп калган сүзен табу

в

1

4.

Төрле халык әсәрләрен тану

а

1

5.

Халык авыз иҗаты әсәрләре арасыннан такмазаны табу

а

1

6.

Поэтик әсәрнең исемен табу

а

1

7.

Поэтик әсәрнең авторын билгеләү

в

1

8.

Мифик образларны күзаллау

а

2

9.

Әкиятләрнең төрен билгеләү

б

2

10.

Әкият жанры буенча логик фикерләүгә сорау

в

2

Барысы

13 б.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Контрольно-измерительные материалы для 1 класса

Контрольно-измерительные материалы (КИМ)  для 1 класса - входной, рубежный и итоговый .Рубежный - интегрированный. Итоговые - по русскому языку, математике, окружающему миру, литературному чтению...

Контрольно-измерительные материалы в 4 классе.

Русский язык и математика по программе "Планета Знаний"...

Контрольно - измерительные материалы 2 - 4 класс

Формирование у учащихся умения работать с тестами можно и нужно начинать с начальной школы. Тесты как одна из форм контроля заслуживают внимательного изучения и применения их на практике по целому ряд...

Контрольно-измерительные материалы 1-2 класс

Упражнения для закрепления знаний учащихся 1-2 классов...

Контрольно-измерительные материалы для 4 класса.

Этот материал подготовлен к учебнику "русский язык" для 4 класса на целый год. Авторы В.И. Бычков, З.М. Беляева, А.В.Рыбакова....

Контрольно - измерительные материалы математика 4 класс

Материал содеожит задания для текущего и итогового контроля знаний учащихся 4 классов по математике....