Конспект урока по "Әдәби уку" в 3-м классе на тему "Работу, которой не хватает сил, можно победить с умом. Көч җитмәслек эшне акыл белән җиңеп була."
план-конспект урока (3 класс)

Мухаметзянова Татьяна Анатольевна

Материал используется при изучении литературного чтения на татарском языке в 3-м классе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 40_deres_eshkrtmse.docx20.44 КБ

Предварительный просмотр:

40 нчы дәрес

Тема. Работу, которой не хватает сил, можно победить с умом.  Көч җитмәслек эшне акыл белән җиңеп була.

Максат. Кешенең акыл көче барысыннан да көчлерә икәнлеген әсәрләр аша аңлату.

Бурычлар: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру, үз эшеңә бәя бирә белү, тормыш тәҗрибәсен куллану.

Материал. презентация

Җиһазлау. Дәреслек, 2 нче кисәк, дәреслек-хрестоматия.

Дәрес барышы

  1.  Дәресне оештыру. Мотивация.

Көмеш кыңгырау чыңлый.

Юк, чыңламый, ул — җырлый:

— Балалар, килегез, — ди, —

Дәрескә керегез, — ди.

— Хәерле көн, балалар! Кәефләрегез ничек? Барыгызга да уңышлар теләп, дәресебезне башлыйбыз.

2.Актуальләштерү.

Өйгә бирелгән эшнең үтәлешен тикшерү.

    3. Уку мәсьәләсен кую.

-Нәрсә ул акыл? Сез акыл турында сөйли аласызмы?

-Юк.

-Димәк, без дәрестә нәрсә өйрәнәбез? Нишлибез?

-Акыл нәрсә була? дигән сорауга җавап бирәбез. кешегә акыл кирәкме, шул турында сөйләргә өйрәнәбез.

– Укучылар, бүген дәрестә без яңа белемнәр алабыз, ягъни, ачыш ясыйбыз. Ә ачыш ясар өчен нишлибез?

- Фикерлибез.

- Җавап бирәбез.

- Сөйлибез.

4.Фикер алышу. Теманы ачу.

-Нәрсә ул акыл? Кешенең уйлап, фикер йөртү сәләте, аңлылык дәрәҗәсе. Кеше шул акылдан дөрес файдалана белергә тиеш. Кешенең акылы арту белән бергә әдәбе, тыйнаклыгы, фикере арта, андый кеше кыланулардан, яман эшләрдән читләшә һәм яхшылыклар гына кыла. Аз булса да, үз акылың булсын. Акчаңны югалтсаң да, акылыңны югалтма, диләр.

-Әйе, кеше өчен намус, акыл, әдәп, күңел, сабырлык - иң кирәкле сыйфатлар. Алар бер - берсе белән бик нык бәйләнгәннәр.

5.Төркемнәрдә тикшерегез:

1нче бирем.

-Нинди кешене акыллы кеше дибез? (сүзлекләр белән эш)

  1. Аңлы, зиһенле, тәрбияле, яхшы холыклы, тыңлаучан, үзен тота белә торган.
  2. Ачык фикерле, төпле, уйлап эш итә торган.

Үз-үзеңә бәя кую.

2нче бирем.

Акыл, уку, гыйлем, белем сүзләре белән бәйләнешле нинди мәкальләр һәм әйтемнәр беләсез? (сүзләр рәте тактада) 

уку

акыл

гыйлем

белем


(мәкальләрнең яртысы интерактив тактада, дәвамын әйтеп бетерергә) 3нче слайд

Яңа китап укысаң, тагын бер дустың арта. (кытай)

Көндә укып тормасаң – белем көн саен кими. (кытай)

Уку – энә белән кое казу.

Гыйлем – нур, наданлык – хур.

Үз-үзеңә бәя кую.

3нче бирем.

- Акыллы булу өчен нәрсәләр эшләргә кирәк?

- Швейцариянең акыл иясе Иоганн Лафатер болай дигән: “Акыллы буласың килсә, акыллы сораулар бирә, игътибар белән тыңлый, тыныч җавап бирә һәм, башка әйтер сүзең булмаса, тик тора белергә өйрәнергә кирәк”

     6. Рефлексия.

  • Бүген дәрестә нинди максат куйдык? Аңа ирештекме? Нинди юллар белән? Дәрестән үзегезгә нинди сабаклар алдыгыз? Дәрес ошадымы?

7.Үзбәя

      8.Өйгә эш бирү.

Гаиләдә акыллы кешегә хас сыйфатлар турында әңгәмә корыгыз. Нәселегездәге акыллы кешеләрне хәтерләгез.

«Алтының белән мактанма,
Акылың белән мактан.»-мәкален тормыштагы мисаллар белән аңлатып бирергә тырыш


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект урока и презентация по курсу ОРКСЭ 4 класс "Добро и зло" (1-ый урок)

В конспекте урока отражены цели урока (обучающие, развивающие, воспитательные). В разработке урока есть творческие задания для учащихся. ...

Конспект урока «Карлсон – воплощение детской мечты. А. Линдгрен «Малыш и Карлсон, который живёт на крыше»

Методическая разработка урока по литературному чтению во 2 классеФорма урока – закрепление и обобщение знаний по произведению.     В ходе урока используются различные методы и форм...

Конспект урока по обучению грамоте. Тема: «Буква Ю, ю и звуки, которые она обозначает.»

Конспект урока по обучению грамоте.Тема: «Буква Ю, ю и звуки, которые она обозначает.»...

Конспект урока знакомства с окружающим миром для 3 класса, в состав которого входит ребёнок с ОВЗ.

Конспект урока знакомства с окружающим миром для 3 класса, в состав которого входит ребёнок с ОВЗ по теме: "Разнообразие животных". УМК "Школа России"...

Технологическая карта урока изобразительного искусства, УМК "Школа России", 1 класс, тема: "Домики, которые построила природа"

Цель урока: формирование у обучающихся умения наблюдать за природными объектами с точки зрения художника, представление домиков, которые построила природа.Задачи урока:Дидактические: Учить н...