Иҗади үсеш технологиясенә таянып...
статья по теме

Тәрбия эшчәнлегендә иҗадилык.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Яңалыкка омтылып...30.5 КБ

Предварительный просмотр:

Богады гомуми урта  белем бирү мәктәбенең

башлангыч класслар укытучысы

Нурлыева Ләйлә Вәли кызы

                                                                                20 .02. 2009. 

Иҗади үсеш технологиясенә нигезләнгән

укыту – тәрбия            эшчәнлегенең    үзенчәлекләре

             Җәмгыять алга барган саен шул җәмгыятьтә үз урынын таба алырлык сәләтле һәм

тотрыклы кадрлар тәрбияләү бурычы килеп баса.Бу – белем һәм тәрбия бирүнең сыйфатын яхшырту кирәклеген ассызыклый.Белем бирүдә югары сыйфатка ирешү өчен укыту һәм тәрбия бирүнең яңа алымнарын, методларын өйрәнү, педагогик эшчәнлекне иҗади үсешкә илтүче яңа технологияләр белән алып бару мөһим.Шуларны истә тотып, мин укыту процессын иҗади үсеш технологиясенә нигезләп корырга тырышам. 29 ел башлангыч классларда эшләү дәверендә педагогик эшчәнлектә минем эзлекле системам барлыкка килде.

           Иң элек 1 нче класска укырга керүче балаларның үзенчәлекләрен, сәләтләрен ачыклаудан башлыйм (моңа күп еллар балалар бакчасында музыка занятиеләрен алып бару да ярдәм итте).Балаларның сөйләм телләре үсеше дәрәҗәсен,игътибарга алу һәм хәтердә калдыру мөмкинлекләрен, ихтыяр көче һәм тотрыклылык дәрәҗәсен өйрәнеп алам.Алга таба эшчәнлекне һәр укучының да иҗади үсешенә ярдәм итәрлек чаралар белән оештырырга планлаштырам.Әлбәттә, монда дәресләр турында әйтергә кирәк.

           Дәрес – укучының укытучы җитәкчелегендә белем алу эшчәнлеге.Иҗади үсеш технологиясенә корылган дәресләрдә төп максат булып, уку эшчәнлеген, активлыгын, төрләрен, уку проөессын оештыру юлларын, аның формаларын, шул процесста катнашучыларның үзара мөнәсәбәтен һәм аралашу эшчәнлегенең үзенчәлекләрен билгеләү тора. Уку активлыгы укучыларның эшчәнлегендә эзләнү-тикшеренү этабының ни дәрәҗәдә алып барылуына бәйле.Дәрестә һәр бала ачыш шатлыгын кичерергә мөмкинлек тудыру өчен мин дәресләрдә уку мәсьәләсен үзләреннән чыгартып, яңалыкны үзләре эзләп ачарга омтылу теләге уятуга юнәлтәм.. икенче төрле әйткәндә, баланың белергә, ишетергә, аңларга теләвен күрергә тырышам, белемгә ихтыяҗ тәрбияләүгә басым ясыйм. Укучы кайчан канәгатьләнә - әгәр аны ишетсәләр. кабул итсәләр, аңласалар Ә моның өчен үзем укучыларның парларда (1 нче класста), төркемнәрдә аралашуларына этәрәм. Мәсәлән: әлифба дәресендә әкияттән өзек, табышмак яки кроссворд, ребус һәм башка төрле башваткыч аша кирәкле сүзне тапкач, аны әйтеп карап моделен төзегәч, аваз-хәреф анализы ясала һәм уку мәсьәләсе куела Адымлап,эзлекле рәвештә аваз, хәреф турында мәгълүматны укучылар үзләре чыгаралар, туплыйлар, кабатлыйлар (үзенә үзе, иптәшенә, иптәше белән бергә, класс белән бергә), нәтиҗә чыгаралар һәм ул тактада чагылыш таба. Укырга өйрәтү алгоритмы да укучылар белән бергә төзелә. Алгоритм күп тапкырлар кабатлангач истә кала һәм иҗекләрне, сүзләрне укыганда бик ярдәм итә.Әлифба чорында аваз-хәреф анализы ныклап өйрәнелгәч, татар теле дәресләрендә аваз-хәреф темасын өйрәнгәндә җиңел була. Сүзләрдә орфограммалар билгеләү дә 1 нче класстан ук (әлифба чорында) алып бару уңай нәтиҗәләр бирә.Укучы эшчәнлегенең һәр этабы да укучылар тарафыннан бәяләнеп бара. Укучы үз эшчәнлегенең субъекты булып тора, ә укытучы укучы эшчәнлегенә күзәтчелек итә, көйләүче була. Дәресләрдә укучылар өчен иң кызыклы этап – модельләштерү этабы икәненә мин үз күзәтүләремнән дә чыгып әйтә алам., укучы нинди нәтиҗәгә килеп чыгуын үзе күрсәтә ала дигән сүз.

          Һәр бала үзе аерым шәхес.Шулай булгач, һәркайсының сәләте дә, холык-фигыле дә төрле дигән сүз. Ә менә иҗади үсеш технологиясе һәр баланың да үсешен тәэмин итү юнәлешендә эшләргә мөмкинлек тудыручы алдынгы технология булып танылды.

            Әдәбият дәресләрен А. Яхин системасы буенча алып барганда укучыларның иҗади фикер йөртүләренә, билгеле бер эзлеклелекне таба алуларына һәм әйбер сыйфатларын чагыштыру алымнарына да өйрәнүләрен күреп була. Әсәрне анализлау, язучы әйтергә теләгәнне үзең укып табу укучыларда шатлык , сөенеч тудыра. Ә инде әсәрне өйрәнгәч, үз уеңны андагы образларга карата туган хисләрең аша әдәби телдә әйтеп бирә алу- укучының зур уңышы диясе килә. Дәрес ахырында тиешле нәтиҗәгә килү, аны тормыштагы шуңа охшашлы хәлләр белән бәйләп күрсәтү һәм уңай белән тискәре күренешләрне таный алу осталыгына илтә, укучының да тоткан урынын билгели.Укучы әсәрдән алган белемнәрне тормышта да кулланырга мөмкин икәнлегенә ышана һәм үзен дә шуңа хәзерли. Мәсәлән, Г.Сабитовның “Чүкеч”хикәясен укыгач, балалар һәр эшнең дә остасы булып өлгерү өчен үзеңдә түземлелек, эшкә күнекмә форалаштыру кирәклеген дәлиллиләр, димәк бу  төпле белем алу хезмәтенә дә төп чара икәнлеген үз фикерләрендә чагылдыралар. Моннан чыгып шуны әйтергә була, укучы эшчәнлегендә иҗадилыкка илтүче бу технологиянең әһәмияте әйтеп бетергесез .


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Компьютер технологиясенең укучыларның үсеш дәрәҗәсенә йогынтысы һәм нәтиҗәлелеге.

Компьютер технологиясенең укучыларның үсеш дәрәҗәсенә йогынтысы  һәм нәтиҗәлелеге....

РУС ТЕЛЕНДӘ ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ ОЕШМАЛАРЫНДА, “КИБЕТТӘ” ТЕМАСЫН АҢЛАТКАНДА, УЕН ТЕХНОЛОГИЯСЕН ФАЙДАЛАНУ

Мәктәпләрдә башка милләт укучыларының татар телен өйрәнү сәләтен үстерү мәсьәләсе зур әһәмияткә ия. Рус балаларына татар теле укытуның төп максаты – аларны бу телдә сөйләшергә, тыңлап аңларга, у...

Мастер-класс: “Дәресләрдә интеллект – карта технологиясен куллану”

ldquo;Яңа технологияләр беркайчан да укытучыны алыштырмый. Ләкин укытучы, укучыларның үсешен булдыру өчен, булган технологияләрне кулланып, белмәүчеләргә җиткерә” (Шерил Нуссбаум-Бич)Хөрмә...

Презентация "Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә тәнкыйди фикерләү технологиясен куллану"

Презентация "Татар теле һәм әдбияты дәресләрендә тәнкыйди фикерләү технологиясен куллану"...