Компьютер технологиясенең укучыларның үсеш дәрәҗәсенә йогынтысы һәм нәтиҗәлелеге.
статья на тему

Галимханова Фирдания Сунгатовна

Компьютер технологиясенең укучыларның үсеш дәрәҗәсенә йогынтысы  һәм нәтиҗәлелеге.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл vyst.docx23.37 КБ

Предварительный просмотр:

Компьютер технологиясенең укучыларның үсеш дәрәҗәсенә йогынтысы  һәм нәтиҗәлелеге.

      XX гасыр ахыры XXI гасыр башы мәгълүмати технологияләрнең бик нык үсүе, информацион бушлыкның тиңдәшсез үзгәрүе белән билгеле. XXI гасыр уку йортлары алдына көннән-көн катлаулырак бурычлар куя. Җәмгыятьнең сәяси, икътисадый, иҗтимагый һәм демографик хәл мәгариф системасында да яңалыклар таләп итә. Бүгенге уку-укыту процессы укытучылар алдына яңа педагогик технологияләргә таянып эшләү, уку-укыту эшендә аларның барсын да күпмедер дәрәҗәдә куллану максатларын куя.

      Бүгенге көндә яшь буынны белемле һәм тәрбияле итүдән тыш, балаларны фән белән кызыксынучы, яңа технологияләр белән бергә атлаучы шәхес итеп тәрбияләү - хөкүмәт алдында торган иң мөһим мәсьәләләрнең берсе.

      Информацион технологияләрнең зур тизлек белән үсүе яшь буынның белемле, иҗади фикер йөртүгә сәләтле булуын, шулай ук, укучыда өйрәнә торган фәнгә кызыксыну уяту, аның танып белү активлыгын үстерү һәм укучының иҗади мөмкинлекләрен камилләштереп, белемнәрен тирәнәйтүен таләп итә. Укыту процессын информатизацияләү мәгариф өлкәсендә гаять зур мөмкинлекләр тудыра, чөнки аны белем бирүдә бик нәтиҗәле итеп кулланып була. Укытуның сыйфатын күтәрүгә ирешү—компьютер технологиясенең иң өстенлекле ягы. Дәресләрдә компьютер куллану укучыларның актив һәм аңлап эшләвен тәэмин итүнең яңа алымы буларак дәресне тагын да күрсәтмәле итә.

      Бүген укытучы, иҗади шәхес буларак, күп укырга, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге яңалыклар белән таныш булырга гына түгел, ә яңа педагогик технологияләрнең иң нәтиҗәлесен сайлап алып, үзләштереп эшли белергә дә тиеш.

Информацион –коммуникатив технологияләрне дәрестә уңышлы куллану өчен ниләр кирәк?

 тиешле җиһазлар булуы;

      компьютерда яхшы эшли белүче укытучы;

      электрон өйрәтү материаллары, интернеттан алынган материаллар.

      Әгәр укытучы дәресне оештырганда компьютер кулланырга уйлый икән, ул югарыда әйтелгән чараларның мөмкинчелекләрен һәм куллану тәртибен белеп эш итәргә тиеш.

      Ни өчен л дәресләрдә компьютер техникасы куллану кирәк, информацион технология чаралары  кулланып дәрестә нинди мәсьәләләр чишеп була? Беренчедән, укучыларда фәнне өйрәнүгә кызыксыну уяту, тәҗрибә күрсәткәнчә, компьютер техникасы куллануның да роле зур. Шулай ук

  • шәхес тәрбияләү
  • фикерләү сәләтен үстерү
  • эстетик тәрбия бирү
  • информацион культура тәрбияләү
  •  укытуның сыйфатын күтәрү
  • предметара бәйләнеш булдыру
  •  укучыларда эзләнү-тикшеренү теләге уятуда информацион технологияләрнең  йогынтысы зур.

       Информацион технологияләрне нинди дәресләрдә куллану аеруча отышлы соң:

        - катнаш дәрестә;

        - проект эшчәнлеген яклау;

        -гомумиләштерү һәм кабатлау дәресендә;

     Ә югары сыйныфларда:

         - дәрес-лекция;

         - семинар-дәрестә;

      Шулай ук бу метод укучыларны компьютер белән эшли белергә, текст процессоры ярдәмендә төрле документлар, график программалар, иллюстрацияләр әзерләргә, электрон таблицаларда гамалләр үтәргә, гади программалар төзергә, электрон почтадан һәм интернеттан файдаланырга өйрәтә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Иҗади үсеш технологиясенә таянып...

Тәрбия эшчәнлегендә иҗадилык....

Татар теленнән ачык дәрес "Фигыльләрнең күпмәгънәлелеге".

Мияссарова дәреслеге буенча дәрес планы....

Презентация к методическому семинару. Тема: Яңа дәүләт стандартларына күчү шартларында инновацион педагогик технологияләрнең нәтиҗәлелеге .

Компьютер, проект, уен, үстерелешле технологияләр кулланылган дәресләр бик кызыклы һәм нәтиҗәле үтә. Мондый технологияләр яңа стандарт таләпләрен канәгатьләндерә....

РУС ТЕЛЕНДӘ ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ ОЕШМАЛАРЫНДА, “КИБЕТТӘ” ТЕМАСЫН АҢЛАТКАНДА, УЕН ТЕХНОЛОГИЯСЕН ФАЙДАЛАНУ

Мәктәпләрдә башка милләт укучыларының татар телен өйрәнү сәләтен үстерү мәсьәләсе зур әһәмияткә ия. Рус балаларына татар теле укытуның төп максаты – аларны бу телдә сөйләшергә, тыңлап аңларга, у...

Мастер-класс: “Дәресләрдә интеллект – карта технологиясен куллану”

ldquo;Яңа технологияләр беркайчан да укытучыны алыштырмый. Ләкин укытучы, укучыларның үсешен булдыру өчен, булган технологияләрне кулланып, белмәүчеләргә җиткерә” (Шерил Нуссбаум-Бич)Хөрмә...