Музыкально-литературая композиция «Җәйнең матур көннәрендә»
методическая разработка по теме

Данный материал предназначен для музыкальных руководителей и преподавателей татарского языка. Знакомит дошкольников с обычаями, традициями татарской культуры через игры, пение, музыку. 

Скачать:

Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

Әдәби - музыкаль композиция

«Җәйнең матур көннәрендә»

Әзерләде 52нче “Алтынчәч”

балалар бакчасының

музыка җитәкчесе

Никулина Ә. Х.

Әлмәт шәһәре

Максат. Балаларда татар бәйрәмнәре белән  кызыксыну, халкыбыз йолаларына хөрмәт тәрбияләү. Сәнгатъле, хисле итеп, күмәк һәм мөстәкыйль рәвештә, җырларга, биергә, шаян образларны тәэсирле итеп күрсәтергә, аһәңле итеп шигырь сөйләргә өйрәтү. Бәйрәмнәрдә катнашу теләге үстерү.

Җиһазлау. Авыл өе, зур ачык капка сүрәтләнгән рәсем, агачлар, утыргычлар, чиләк, тастымал, йөзек.

Алдангы эш. Балалар белән шигырьләрне, җырларны, биюләрне уеннарны, өйрәнү.

Кулланылган әдәбият.

  1. “Уйный-уйный үсәбез” методик кулланмасы. Төзүчесе К. В. Закирова
  2.  “Күңел ачыйк бергәләп” К. В. Закирова
  3.  “Без дөнья балалары ” җыентыгы. Төзүчесе Р. Хәкимов

Музыка җитәкчесе.     Исәнмесез, саумыйсыз,

                                Кадырле дусларыбыз!

                                Хәзер безнең залыбызда

Бәйрәм була, карагыз!

Йөзебездә шатлык, йөрәктә моң

Күңелләргә дәрман алабыз.

Матур җырлар җырлап, биеп, көлеп,

Бергәләшеп күңел ачабыз.

Бергә-бергә уйныйк, көлик әле.

Һәр тарафка шатлык сибелсен.

Безнең белән булсын куанычлар

Һәмма кеше, әйдә, сөенсен!

Бала.         Елмай көнгә һәм кояшка,

Көнең күңелле узар.

Кырлар, болыннар да сиңа

Чәчәк, гөлләрен сузар.

Бала.         Елмай әле, син елмайсаң,

Яратыр олы, кече

Дөньяда иң матур кеше –

Елмайган, көлгән кеше.

Бала.         Җыр башлыйбыз, тыңлагыз,

Юк, кушылып җырлагыз.

Хәттә кояшсыз көндә дә

Елмаегыз, көлегез!

Җыр “Балачагым” Э. Гильфанава музыкасы, Э. Авзалова сүзләре.

Балалар утырышалар.

Кулларын сөртә-сөртә, тастымал тотып бер апа керә.

Апа. Әсһәм, Әсһәм, дим! Тизрәк чык әле!  Анда нишләп йөрисең?

Әсһәм керә.

Әсһәм. Оча белмим инде, аяк белән йөрим! Ник карыйсың?

Апа. Күңелемә ярыйсың!

Әсһәм. Ник?

Апа. Син ни әйтер дип. Әлмәндәр, хәтерлисеңме, теге чакта, ясаган идең капка, син ясаган шул капка – шыр ачык ике якка. Мин сиңа бик ачулы, шундый капка буламы? Ачылуын ачыла, ә менә ябыламы?!

Әсһәм. И-и,  җанкисәгем, бигрәк вакланасың син. Күңелебез ачык икәнне кешеләр күреп үтсен, капкалары ачык ич дип, кереп хәл белеп китсен!

Апа.  Әй, кара инде моңа, гомер буе акыл кермәде.

Әсһәм. Алма бакча, челтәр капка, ачыла ике якка, килдек, дуслар, сезнең белән уйнап күңел ачарга.

Апа. Нинди уен уйныйбыз?

Әсһәм. “Үртәүеч” уены! Әйдә, башлыйбыз! (бер бала янына барып). Пәрәмәч дип әйт әле! 

Бала. Пәрәмәч!

Әсһәм. Ике  күзең тәгәрмәч.

Апа. Ябалак дип әйт әле.

Бала. Ябалак.

Апа. Йөри чеби сагалап!

Әсһәм. Саескан дип әйт әле.

Бала. Саескан!

Әсһәм. Бүрәнәгә ябышкан!

Апа (икенче балага). Сөт дип әйт әле!

Бала. Сөт!

Апа. Борын астыңны сөрт! (сөртеп ала).

Әсһәм (апага). Көлмә кешедән, авызың өшегән:

Апа. Көлегез, көлегез, көл капчыгы тегәрбез.

Балалар. Көләбез!

Әсһәм. Көлмәгез!

Балалар. Елыйкмы?

Әсһәм. Еламагыз, уйнагыз!

           Уйнагыз да, җырлагыз!

Апа. Менә монда бер матур кыз

Елмаеп тик утыра.

Аю дусты белән аның

Җырлыйсы килеп тора.

Биюле җыр “Минем аюым” Р. Гатина, Ф. Батыршина музыкасы һәм сүзләре.

Әсһәм.        Бәләкәй генә булса да,

Бик оста кыз җырларга!

(кул чабалар).

                Ай – булдыра, булдыра!

Апа. Алия, сиңа киләм мин,

        Кулларымны сузам мин.

Тагын бер җырлап биергә

Сине дә чакырам мин.

Биюле – җыр “Кояшкай” татар халык җыры.

Апа. Ай, җырларны күп беләсез –

        Зирәк икән үзегез.

        Акыллы һәм матур булсын

        Сезнең һәрбер эшегез. (кул чабалар)

Шул вакытта өсләре пычранган, чалбарлары ертылган бер малай чыга.

Апа. Әбәү, ни булды, балам, кайда бу хәтле пычрандың?

Малай. Егылдым мин ...

Апа. Шушы өр-яңа чалбарың беләнме?

Малай. Ә мин аны салырга өлгермәдем ич ...

Апа. И-и-и, белдем мин, белдем, урамда чабуың юньле булып бетмәсен, алдан ук сизеп тордым!

Малай. Белеп торгансың, ә миңа әйтмәгәнсең!

Әсһәм. (малай янына килеп). Сәлим, бүген әниеңә булыштыңмы?

Малай. Юк! Аның каравы сеңелем Алиягә булыштым.

Әсһәм. Булдыргансың! Ә ничек итеп?

Малай. Бергәләшеп бер банка вареньены ашап бетердек! (китә).

Әнисе янына бер кыз чыга.

Кыз. Әнием, бүген бакчада миңа ярты гына алма бирделәр ...

Апа. Ә башкаларга бөтеннеме?

Кыз. Юк, барыбызга да яртышарны.

Апа. Димәк, шулай тиеш булган инде, балам!

Кыз. Ничек тиеш булсын инде, мин бит бөтенне дә ашый алам!?

Әнисе кызын көлеп, кочып ала.

Әсһәм.         Уйныйбыз да, уйныйбыз

                Өзмибез дә, куймыйбыз.

                Бик озак уйнасак та,

                Бер дә уйнап туймыйбыз!

Әйдәгез, бергәләп уйнап алыйк әле!

“Мәзәкчеләр уены” татар халык көенә.

Апа. Булдырдыгыз! Ә хәзер “Йөзек салышу” уенын уйныйбыз.

                Йөзек салдым – сикереп тор,

                Тора алмасаң – утырып тор.

        (Тора алмаганнарга – җәза бирелә).

Апа. Бу уйнаучыга нинди җәза бирәбез?

Балалар. 1. Табышмакларын әйтсен.

              2. Куян кебек сикерсен – башы түшәмгә тисен.

              3. Такмакларын матур итеп, яңгыратып җырласын.

Такмаклар

  1. Такмакка да мин оста,

Шакмакка да мин оста.

Әти – әни эшкә кушса

Мин авыру, мин хаста.

  1. Иртән торып тышка чыксам,

Кырмыска утын кисә.

Кара сарык биеп йөри,

Сыер чәбәкәй итә.

  1. Ак әтәч курай тарта,

Тавык гармун уйната

Шул моңнарга чыдый алмый

Ата каз елап ята.

Апа белән Әсһәм кушылалар.

Апа.   Кибәргә элгән керләрем

Җилгә өчып китмәсен.

Әсһәм. Авызыңны бик зур ачма,

           Карга кереп китмәсен.

Апа (Әсһәмгә кул селтәп).  

        Әй, үртәмә әле мине

Күңелем тулып тора.

Гел җырлыйсы гына килеп,

Үзәк өзелеп тора!

Балалар, тагын берәр җыр җырлап җибәрегез әле!

Җыр “Без биибез” Н. Исәнбәт җыйган фольклордан, Р. Гатауллин музыкасы.

Әсһәм. Тыпыр – тыпыр балалар бии

        Аяклар җиргә тими.

        “Тагы да матур биербез

Зур үскәч әле без” – ди!

“Дүртле бию” татар халык көе.

Апа. И-и, сөбханалла, балаларга күз тимәсен: барысы җырлый, барысы бии, чып – чын артист диярсең!

Әсһәм. Артист дигәннән искә төште, без дә яшьрәк чакларда авылдан авылга концерт куеп йөри идек, хәтереңдәме?! Бер дә артистлардан ким җырламый идек, артистлардан ким биеми идек!

Апа. Әйе шул, әйе! Яшь чак - яшь чак инде ...

Бер бала. Безнең дә күрәсе килә, әйеме, дуслар?

Балалар. Әйе!

Шул ук бала. Әйдәгез, бергәләп сорыйк!

Балалар. Безгә дә күрсәтегез! (Шаулашалар).

Апа. Нәрсә булды, балалар?

        Ник тавышлана болар?

Бала. Әнисә апа, тукта әле,

Ачуланмый тор әле!

Безнең дә күрәсе килә

Бер биеп күрсәт әле!

Әнисә апа. Булыр әле сезнең өчен

                Биегән көннәрем дә

Әлегә мине биетә

Гел өй әшләре генә!

Бала. Үпкәлибез без сиңа, апа,

        Эшем бик күп дип китсәң.

        Биюче мин дип йөрмә,

Бер биеп күрсәтмәсәң!

Апа.  Әсһәм, алайса бергә биеп – бергә җырлыйбыз.  Берүзем мин оялам!

Биюле җыр “Шома басабыз” татар халык җыры.

Әсһәм. Әнисә апаң биегәндә

            Куңелләр күтәрелә.

Апа.  Безнең балаларның да

Җырлап биисе килә.

Биюле җыр “Матур уен” татар халык җыры.

Әсһәм. И, балалар, булдырдыгыз!

Бик акыллы булдыгыз!

Биедегез, җырладыгыз,

Күңеллерне ачтыгыз.

Апа. Булыр көннәр – очрашырбыз,

Ә хәзәргә – хушыгыз!

Чыгып китәләр, балалар кул чабып, озатып калалар.

Музыка җитәкчесе. Кадерле дуслар! Хөрмәтле кунаклар! Игътибарыгыз һәм ачык йөзегез өчен сезгә зур рәхмәт! Бәйрәм күренеше сезнең күңелләргә дәрт һәм куаныч өстәде дип ышанып калабыз!

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Предмет: "Музыкальная литература", 1 год обучения. Кроссворд "Выразительные средства музыки"

Данный кроссворд предназначен для проверки знаний учащихся по теме "Выразительные средства музыки", которые изучают предмет "Музыкальная литература", 1 год обучения....

Предмет: "Музыкальная литература", 2 год обучения. Кроссворд "И.С.Бах"

Кроссворд предназначен для проверки знаний учащихся после изучения темы, посвященной жизни и творчеству великого немецкого композитора И.С. Баха. Предмет "Музыкальная литература", 2 год обучения....

Предмет: "Музыкальная литература", 3 год обучения. Кроссворд "М. П. Мусоргский"

Данный кроссворд предназначен для проверки знаний учащихся по теме "Обзор жизни и творчества М. Мусоргского", которые изучают предмет "Музыкальная литература", 3 год обучения....

Предмет: "Музыкальная литература", 3 год обучения. Кроссворд "М. П. Мусоргский"

Данный кроссворд предназначен для проверки знаний учащихся по теме "Обзор жизни и творчества М. Мусоргского", которые изучают предмет "Музыкальная литература", 3 год обучения....

Театрализованные игры на уроках "Сольфеджио" и "Музыкальной литературы"

Актуальность изучения вопроса театрализаций и игр на уроках сольфеджио, вызвано потребностью заинтересовать учебным процессом учащегося, где предмет сам по себе предполагает точную, методическую работ...

«Компьютерная презентация на уроках музыкальной литературы».

Цель  данной работы:  рассмотреть вопросы использования электронных ресурсов, в частности метода  компьютерной презентации,  на уроках музыкальной литературы, с возможностью его пр...

Презентация к уроку музыкальной литературы для учащихся 4- 7 класса "Мариинский театр "

Театральные постановки из покон веков обеспечивают преемственность поколений. Данная презентация раскрывает тему истории Мариинского театра от истоков до наших дней. В рамках проекта юбилейного года т...