Әлифба бәйрәме
план-конспект занятия (1 класс) на тему

Галиахметов Азат Мансурович

Әлифба бәйрәме

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon lifba_byrme.doc37 КБ

Предварительный просмотр:

МБГБУ “ Кенәбаш башлангыч мәктәп – балалар бакчасы”

Әлифба бәйрәме!

Башкаручы: Галиәхмәтов А.М.

Әлифба бәйрәме.

Максат:

  1. 1нче класс укучыларының “Әлифба” дәреслеген тәмамлаулары, укый-яза белүләрен тикшерү.
  2. Шушы чор эчендә алган белемнәрен үстерүне дәвам итү.
  3. Халык аваз иҗатына карата кызыксыну тәрбияләу.

Җиһазлау:

хәрефләр, кисмә хәрефләр, мисал.мәсьәләләр, табышмаклар, бүләкләр.

Катнашалар:

Шәвәли, укытучы, укучылар.

Милли компонентлар:

Татар халык биюләре, җырлары, табышмаклары.

Бәйрәмне укытучы башлый.

  • Кадерле укучылар! Сезне мәктәп дигән белем йортындагы беренче җиңеүгез Әлифбаны тәмамалавыгыз белән чын куңелдән тәбрик итәм. Хәрефләр белән танышу, алардан сүзләр төзү җиңел булмады. Әмма сез тырышып белем алдыгыз, укырга , язарга, санарга өйрәндегез. Әлифба үзара тату-дус, әдәпле булырга, укучылар өчен кагыйдәләрне үтәргә өйрәтте. Беренче бәйрәмегезгә сезнең якын дустыгыз – Шәвәли килде.

Шәвәли:

Мин – Шәвәли, Шук-малай

Ут малай!

Мин бик уңан, өлгер мин

Юк бар белән көлдермим!

Бик тапкыр мин, җыйнак мин,

Мин,мин,мин тыйнак мин!

  • Исәнмесез, нәни дусларым! Әйтегез әле, сезне мәктәптә нәрсәгә өйрәтәләр?

Укучылар:

Укырга,язарга,санарга, дус,тату, әдәпле булырга, җырларга, биергә, туган илне, туган телне яратырга!Чын кеше булырга!

Шәвәли:

  • Молодцы!
  • Әйтегез әле, “Әлифба” сүзе нинди хәрефләрдән төзелгән?

(Әлифба сүзендәге хәрефләр булып киенгән укучылар шигырьсөйлиләр.)

  • “ Әни” диеп, телем ачылган

Әни сөйгән назлаган,

Кайсыбыз соң дәфтәренә

Ә хәрефен язмаган?

  • Күзләремнән яшьләр чыкты

Капкан идем лимонны

Сары булгач, бик татлыдыр

Дигән идем мин аны.

  • Иген үскән, биек үскән

Башаклары тулып пешкән!

Комбайннар туктап тормый,

Ашлык суга, җырлый-җырлый.

  • Фил бүрәнә ташып йөри ,

Кара урман эчендә

Хаман тора күз алдында,

Күрсәм дә тик төшемдә.

  • Бәр барабан,уйна быргы,

Бар кешеләр ишетсен

Б дан башка бәйрәм югын

Барчасы күреп торсын!

  • А хәрефе алмада,

А хәрефе агачта.

А хәрефен яратабыз

Өйрәнәбез иң башта.

(Кисмә хәрефләрдән “Әлифба” сүзе төзелә)

        Әлифба син алып кердең

Безне белем иленә.

Ялкаулык та, тырышлык та,

Шушы илдә беленә!

Җыр: “Әлифба”

-Исәнмесез, балалар!

Менә Сезнең җырлаганны ишетеп мин дә килеп җиттем әле. Минем дә Сезнең бәйрәмдә катнашасым килде. Сезне сәяхәткә чыгалар диеп ишеттем. Мин дә Сезнең б-н барырмын. Авырлык килсә сезгә ярдәм итәрмен.

А.б. :

  • Укучылар ! без бүген сезнең б-н шушы утырып сәяхәткә чыгарбыз. (Юлда җыр) “Күңелле балачак”. Тактада без барасы юлның планы язылган.
  • Безнең беренче тукталышның исеме юк икән. Исемен чыгарыр өчен менә шушы кроссвордны чишәргә кирәк. Кроссвордны чишкәч утрауның исеме чыгачак.
  • Күптән түгел генә туган көне булып узган сөекле шагыйребезнең исеме Габдулла. Сез аның нинди әкиятләрен,шигырләрен, җырларын беләсез?
  • Ярый,укучылар, бик тырышкач, бу утрауның да исеме чыкты.
  • Ә хәзер без сезнең б-н икенче утрауга китәбез.

Җыр: “Бөрлегән”

  • Менә икенче тукталышка да килеп җиттек. Бу утрауның исеме: “Математиклар утравы”
  • Бу утрауда без сезнең б-н кызыклы мәсьәләләр чишәрбез, мисаллар эшләрбез.

Уен “Тычканнар”.

Бию “Сигезле”

  • Өченче утрау: “Азбука утравы”
  • Бу утрауда үзегезнең өйрәнгән бик матур шигырьләрегезне сөйләп күрсәтерсез.

Җыр: “Үрдәкләр”

  • Дүртенче утрау : “Тапкырларга табышмак”
  • Бу утрауда бер бик матур серле агач үсеп утыра. Аның һәр яфрагында төрле кызык табышмаклар, башваткычлар . Сезгә шуларның җавапларын табарга кирәк булачак. Таышмакларның җавапларын тапсагыз сез җиңүчеләр булачаксыз.

(Табышмаклар әйтелә. Җаваплар тыңлана)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әлифбаны озату кичәсе

Әлифба китабын укып бетергәч үткәрелә торган кичә...

Рәхмәт сиңа, Әлифба.

“Рәхмәт сиңа, Әлифба”   Зал бәйрәмчә бизәлә. Күңелле көй “Бәйрәм бүген”  җыры ишетелә. Залга 3 укучы чыга. 1 нче укучы.   Күтәренке күңелле...

Әлифба бәйрәме

Әлифба бәйрәме 1класс...

сценария праздника "Әлифба бәйрәме" 1класс

сценария праздника  "Әлифба бәйрәме"...

Әлифба бәйрәме

Это сценария праздника Букваря для начальных классов обучением татарского языка...

Презентация "Әлифба бәйрәме"

Әлифба бәйрәмеМаксат:Тырышып укуның кирәклеген исбатлау; күп белергә омтылучанлык, китапка мәхәббәт тәрбияләү, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен, укучыларның сәләтләрен үстерү.Җиһалау: интерактив такта, п...

Рәхмәт сиңа,Әлифба!

Разработка внеклассного мероприятия. 1 класс. Прощание с Азбукой на татарском языке....


 

Комментарии

Галиахметов Азат Мансурович

Яхшы сценарий, рәхмәт