Сыйныф сәгате "Шәфкатьлелек бизи кешене"
план-конспект урока (4 класс)

                 Балаларда кешелеклелек,ярдәмчеллек,изгелек сыйфатлары тәрбияләү;

              Укыган әдәби әсәрләрдә геройларның әхлакый сыйфатлары турында фикер алышу;

               Тормышта очрый торган ситуацияләрне кулланып,укучылар белән бергәләп чишү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл syynyf_sgate.docx30.19 КБ

Предварительный просмотр:

Балык бистәсе муниципаль районы

Шетнево-Тулуш  төп гомуми белем мәктәбе

“Шәфкатьлелек бизи кешене”

Ачык  сыйныф сәгате 4 нче класс өчен

Укытучы Вәлиева Н.В.

2018 нче ел

 

Максат:

  • балаларда кешелеклелек,ярдәмчелек,изгелек сыйфатлары тәрбияләү;
  • укыган әдәби әсәрләрдә геройларның әхлакый сыйфатлары турында фикер алышу;
  • тормышта очрый торган ситуацияләрне кулланып,укучылар белән бергәләп чишү.

Материал һәм җиһазлау: 

  • слайдлар;
  • көтелгән план үрнәге;
  • магнитлы такта,магнитлар,
  • интерактив  такта

Дәрес барышы

  1. Оештыру – мотивлаштыру өлеше.
  1. Укучыларны эшчәнлеккә тарту (“Телим”)
  2. Эчтәлекне билгеләү (Булдыра алам”)

-Исәнмесез! Хәерле көн, укучылар!

-Исәнмесез!

Без һәр көнне дә матур, файдалы, шатлыклы итеп үткәрергә тырышабыз.  Бүгенге көнебез дә күңелле булсын .Хәзер һәр кеше үзе белән таныштырыр һәм кешедәге берәр күркәм сыйфатны әйтеп барыр.

  Мин Вәлиева Нурсина Вагыйзовна сезнең һәрберегезгә игътибарлы буласы килә.

Мин                         ярдәмчел

                                тәүфыйкълы

                                 кешелекле

                                 тәмле телле

                                 игелекле

                          мәрхәмәтле

                          олыларны  ихтирам итүче

                         киң күңелле

                          эчке дөньям матур булсын

                         әдәпле        булыр идем

                         яхшы  эшләр генә эшләр идем.

Шушы күркәм  сыйфатларны   бер сүз белән  ничек әйтер  идек? (шәфкатьлелек).Бүгенге сыйныф сәгатендә нәрсә турында сөйләшербез?

-Шәфкатьлелек

  • Шәфкатьлелек сүзе ягымлы, җылы сүз. Мин бу сүзне зур ак  түгәрәк эченә урнаштырам, чөнки бу сүз кешенең күңеле чиста, пакъ,мәрхәмәтле икәнен аңлата.
  • (Яхшылык эшләү.
  • Киң күңеллелек.
  • Ярдәмчел булу.
  • Мәрхәмәтле булу.
  • Тәмле телле булу).

Без  хәзер сезнең белән шәфкатьлелек чәчәге төзербез.

II. Актуальләштерү.

1.Укучылар фикерен  эшчәнлеккә хәзерләү.

2. Үзләштергән белемнәрне яңа төшенчәләрне өйрәнгәндә файдалану.

  1. Уку мәсьәләсен кую.
  1. Проблемалы сорау кую.
  2. Дәреснең темасын билгеләү.
  • Шәфкатьле, мәрхәмәтле кешеләр  турында сөйләшербез.

( “Шәфкатълелек бизи кешене”)

  • Мин сезне шушы тема буенча эчкерсез сөйләшүгә чакырам.

Үзебезгә юлдаш итеп Фаяз Дунайның түбәндәге сүзләрен алыйк. “Шәфкатьле (кешелекле) булу һөнәр түгел,һәркемнең кулыннан килә торган нәрсә.Яшәүнең нигезе – игелеклелек,бер-береңә ярдәм кулы сузу.Кош очар өчен,кеше бәхет өчен  яратылган.Бәхетле булу өчен бик күп нәрсә: тамак тук,өс бөтен,көнкүреш уңайлыклары,сине ярата торган кеше,җаның теләгән эш,туасы көнгә ышаныч булу, бигрәк тә үз тирәңдәге кешеләрнең сине ихтирам итүе кирәк.Мәһабәт буй-сын,матур төс-бит,нык  сәламәтлек,зирәк акыл да артык түгел.Әмма боларның  кадерен белергә кирәк. Чөнки мул тормышта яшәп тә иркәләп –назлап кына үстерелгән кеше башкаларга ихтирамсыз булырга да  мөмкин.Шәфкатьле булу- кешегә иң кирәкле сыйфат.Һәр кеше үз бер дөнья.Шәфкатьле кешенең йөзеннән нур балкып тора.

  1. Уку мәсьәләсен чишү юллары.
  1. Уку мәсьәләсен чишүдә төрле биремнәр файдалану
  2. Укучыларны төрле ситуацияләр чишүгә тарту.

1 нче  бирем

1)Сумка тоткан, башындагы бүреген кыңгыр салган малай юлдан бара.Янәшәдән генә ике кулына да  сумка тоткан әби атлый.Ә малай әбигә игътибар итми.Малайның  ялгышы нәрсәдә? Сез нәрсә эшләр идегез?

2) Укучы өстәл янында рәсем ясый.Шул чак  әбисе :”Бәбкәм,күзлегемне табарга булыш әле”,-ди. “Аптыратма  әле, шундагынадыр”,-дип җавап кайтара бала.Ә әби күзлеген эзли дә эзли.Бала дөрес эшләдеме?

3) Автобуска бала күтәргән апа керде.Ә укучы  аны күрүгә, тәрәзәгә борылып утыра.(Урын бирергә уйламый да).Бу очракта сез нәрсә эшләр идегез?

4) Малай уйнарга чыгарга әзерләнә.Кулына чаңгыларын ала башлагач, әбисе : “Улым, тырнакларымны гына кис әле”,-ди. Малай : “Вакытым юк”,- ди дә чыгып китә.Сез бу очракта нишләр идегез?

  1. нче бирем буенча нәтиҗә чыгарыла. “Кешеләргә игътибарлы булыйк!”  Нәтиҗә тактага язып куела)

2 нче  бирем

Автор. Минем сезгә бер риваять сөйләп үтәсем килә. Көннәрдән-беркөнне әти кеше улына бер капчык кадак алып кайтып бирә. Малай аптырашта кала, чөнки гомерендә бер тапкыр да кадак какканы булмый. Әтисе улын чакырып ала.

Ата. Соңгы араларда холкың бик үзгәрде, улым, гел кычкырасың, каршы әйтәсең. Болай сөйләшәбез, ачуың килде исә, бакча ягына чыгасың да, киртәләргә кадак кагасың.

Автор. Малай ризалашты. Беркөн утыз җиде кадак бизәп торса коймаларны, ахыргы көннәрдә чүкеч рәхәтләнеп ял итте. Әтисе тагын улын чакырып алды.

Ата. Ә хәзер киресен эшлә, ачуың килдеме, кадакларны суырып ал.

Ул тагын кунде. Суырып алырга авыр икәнен белгәч, ачуын бөтенләй басарга өйрәнде. Ата кеше моны тагын үзенә дәште.

Ата. Менә, улым, күрдеңме?! Суырып алган кадаклар урынында ямьсез булып тирән эзләр уелып калган. Койма ул – кешенең йөрәге.Кешене рәнҗетеп, аннан кичерүен сорасаң да, йөрәктә тирән яралар барыбер калачак.

 2 нче бирем буенча  нәтиҗә ясала. “Киң күңелле булыйк,кешеләрне рәнҗетмәскә,кешеләргә ачу сакламаска”  Нәтиҗә тактага язып куела.)

  1. нче бирем

Яхшы сүз яшәртә

Көч бирә,

Бизи ул, матурлый

Дөньяны.

Яхшы сүз шифалы,

Тылсымлы.

Юа ул яраны,

Борчуны.

Яхшы сүз тауларны

Күтәрә.

Давыллар аркылы

Үткәрә.

Яхшы сүз ярдәмгә

Ашыга.

Әйтерсең эретә ул

Ташны да. (Галимҗан Латыйп)

3 нче биремгә нәтиҗә ясала “Тәмле телле булыйк”

4 нче бирем

  • Сез шатлыгыгызны кем белән уртаклашасыз?
  • Әти-әни, дуслар, туганнар белән.
  • Әгәр борчу,кайгыгыз булса, кемгә сөйлисез?

(Шул ук җавап)

  1. Кешегә үзенең шатлыгын, кайгысын уртаклашыр өчен якын кеше (дус) кирәк.Кайвакыт кешенең  күңелен бер җылы сүз  дәвалый,  җылы сүз яшәүгә көч бирә, канаталандыра.
  2. нче бирем буенча нәтиҗә чыгарыла. “Бер-беребезгә мәрхәмәтле булыйк!”  Нәтиҗә тактага язып куела
  3. нче бирем

Яхшылык

1.Мин күрше әбигә даруханәдән дару алып кайтып бирдем

2.Мин дәү әнигә энә саплап бирдем.

3.Мин дустыма дәрес әзерләүдә булыштым

Яхшылык җыйган – аш җыйган,
Яманлык кылган – таш җыйган.(М)

Яхшылык эшләү һәр кешенең кулыннан килә. Ул бик зур һәм кечкенә эшләрдә чагыла. Дустыңа, күршеңә, туганыңа һәм хәтта бөтенләй таныш булмаган кешеңә елмаеп карау, егылса кул бирү, булдыра алганча авыр хәлендә ярдәм итү,  яңалыклар белән шатландыру – болар барысы да яхшылык .

Татар халык мәкаль-әйтемнәрендә яхшылык мактала, яманлык хурлана.

“Яхшы булсаң даның чыгар, яман булсаң җаның чыгар.” – ди булган кеше турында яхшы татар мәкале. Бу мәкаль яхшылык кылган, үзе тәрбияле сүзләр йөрер, аның турында ишеткән кеше аны зурлар ди, ә яманлык кылган кеше булган гомерен тыныч үткәрә алмас ди, чөнки кеше яманлык эшләсә, яман холыклы булса тирә-юньдәгеләр аны чүпкә дә санламый, ә инде яманлык кылганлыгын үзе дә аңлауга ирешсә үзен тиргәүдән артмый.

Барча халыклар яхшылыкны хөрмәтли, яманлыкны хурлый. Дөньяда яхшы кешеләрнең даны күркәм, начар кешеләрнең даны йөрәк әрнеткеч.

5 нче бирем буенча нәтиҗә ясау.” Яхшылык  кына эшлик”

v. Рефлексия. (Нәтиҗә)

Без шәфкатьлелек  чәчәге төзедек. Шәфкатьле кеше нинди күркәм сыйфатларга ия?

Балалар такта янына чыгалар һәм  теләкләр телиләр.  

  1. Мин                     кешеләргә елмаю бүләк итәр идем
  2. Мин                      һәр кешегә бары тик яхшылык  кына эшләр идем.
  3. Мин                     тәмле телле булыр идем.
  4. Мин                     мәрхәмәтле  булыр идем.
  5. Мин                     кешеләргә киң күңеллелек бүләк итәр идем.
  6. Мин                      игелеклелек бүләк итәр идем.
  7. Мин                       һәр кешенең эчке дөньясы матур булуын телим.
  8. Мин                      әдәплелек бүләк итәр идем
  9. Мин                      олыларны  ихтирам итәр идем.

Димәк  без җир шарындагы барлык кешеләрнең  шәфкатьле булуын телибез


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кешенең күңел дөньясы. Хиснең сәбәбе. К Мостафин "Эш" шигыре.

Хиснең дәрәҗәсе турында белемнәрне ныгыту....

классный час "...Әкият кешене батырлыкка, матурлыкка илтә"

классный час "...Әкият кешене батырлыкка, матурлыкка илтә"...

Шэфкатьлелек бизи кешене

2 класста класс сэгате...

Кешенең канаты-тырыш хезмәт.

Тәрбия беседалары өчен ачык тәрбия сәгате....

Тәрбия сәгате "Кешене хезмәт бизи"

Автор бу класс сәгатен балаларда хезмәткә мәхәббәт;хезмәт кешеләренә хөрмәт һәм соклану;һөнәр,белем алуга омтылыш тәрбияләү максатыннан чыгып эшләгән.Монда”алтын” куллы кешеләр хезмәте дә тәкъдим ител...

Кешене хезмәт бизи

Кешене хезмәт бизи....

Мастер-класс. "Бизи-куб -моя педагогическая находка".

Мастер-класс. "Бизи-куб -моя педагогическая находка"....