Кешене хезмәт бизи
опыты и эксперименты

Дуслык

Кешене хезмәт бизи.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл keshene_hezmt_bizi.docx15.01 КБ

Предварительный просмотр:

                       Кешене хезмәт бизи.

Ә нигә шулай диләр? Чыннан да бу хак сүзләрме? Әйдәгез, моның дөреслеген исбатлап карыйк.

  Кеше узен-узе белә башлаганнан бирле хезмәт итә. Бала чакта көчең җитәрдәй  эшләр башкарасың, әти-әниеңә булышасың. Бу вакытта синең хезмәтеңне бәяләүчеләр- әтиләр, әниләр. Мәктәптә уку-белем алу да иң авыр хезмәтләрнең берсе. Бу чорда безнең эшебезгә укытучыларыбыз нәтиҗә ясый. Аннан инде безне озын хезмәт юлы каршылый. Яраткан һөнәреңне сайлау өчен белем аласың. Укуың беткәч, хезмәт юлыңны башлыйсың.

  Эшкә өйрәнә-өйрәнә еллар арты еллар уза. Кеше үзе дә сизмәстән үз эшенең остасына әйләнә. Ә мондый булыр өчен аннан сабырлык, тырышлык, тугрылык таләп ителә.

  Шундыйлар рәтенә, һич кенә дә мактана дип уйламагыз, мин бабам Рәис белән әбием Гөлфидәне кертер идем.

  Бабам  Рәис Әхмәтгали улы 1942 нче елда, якты дөньга килә. Бу вакытта аның әтисе яу кырында була һәм аңа исән-имин килеш туган авылына әйләнеп кайту бәхете язмаган. Бик кызганыч, бабам Рәискә беркайчан да “ әти” дип эндәшергә насыйп булмый. Шулай булса да. Кеше арасында ким-хур булмый, яугир әтисе исеменә тап төшерми гомер итә, намуслы хезмәт куя ул. Тырыш хезмәт тә бәясез калмый. “В.И. Ленинның 100 еллык” юбилей медале, “ Социалистик ярышта җиңүче”, “ Унберенче бишьеллык ударнигы” билгеләре белән бүләкләнә.

 Әбием- Гөлфидә күрше Теләкәй авылы кызы. 10 баланың иң өлкәне. Моннан 47 ел элек бабам белән язмышларын бергә бәйлиләр. Шуннан башлап, лаеклы ялгы чыкканчы әбием колхозда сыер сава, бозау карый һәм “ Атказанган колхозчы” исеменә лаек була. Бүгенге белән чагыштырганда бик түбән хезмәт хакына эшләсәләр дә, барысына да канәгать итә белгәннәр. 5 ул, 1 кызга гомер бүләк иткәннәр. Балаларын да эш сөючән итеп тәрбияләгәннәр.

 Алда әйтелгән мактау сүзләре-гади бер кәгазь кисәге генә. Шулай булса да, ул аларның чын, намуслы хезмәте нәтиҗәсе. Шушы кәгазь кисәге нигезендә күпме сабырлык, түземлелек, йокысыз төннәр ята.” Кешене хезмәт бизи” кебек сүзләр нәкъ әбием белән бабам турында.

  Барлык кешене дә хезмәт бизи дип әйтеп буламы? Юк, әлбәттә. Кешеләр дә төрле-төрле. Араларында җиңел юл белән, урлашып яисә әти-әни тапканга яшәүчеләр дә очрый. Берәүләр – ялкау, берләрен язмыш үзе сыный. Андыйларга беркайчан да бәхет елмаймый. Бәхетле тормыш- ул сәламәтлек, тырышлык, хезмәт сөю һәм намуслылык.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кешенең күңел дөньясы. Хиснең сәбәбе. К Мостафин "Эш" шигыре.

Хиснең дәрәҗәсе турында белемнәрне ныгыту....

классный час "...Әкият кешене батырлыкка, матурлыкка илтә"

классный час "...Әкият кешене батырлыкка, матурлыкка илтә"...

Шэфкатьлелек бизи кешене

2 класста класс сэгате...

Кешенең канаты-тырыш хезмәт.

Тәрбия беседалары өчен ачык тәрбия сәгате....

Тәрбия сәгате "Кешене хезмәт бизи"

Автор бу класс сәгатен балаларда хезмәткә мәхәббәт;хезмәт кешеләренә хөрмәт һәм соклану;һөнәр,белем алуга омтылыш тәрбияләү максатыннан чыгып эшләгән.Монда”алтын” куллы кешеләр хезмәте дә тәкъдим ител...

Сыйныф сәгате "Шәфкатьлелек бизи кешене"

               Балаларда кешелеклелек,ярдәмчеллек,изгелек сыйфатлары тәрбияләү;              Укыган әдәби әсәрләрдә ге...

Мастер-класс. "Бизи-куб -моя педагогическая находка".

Мастер-класс. "Бизи-куб -моя педагогическая находка"....