Тәрбия сәгате "Кешене хезмәт бизи"
классный час (4 класс) по теме

Гараева Расима Расимовна

Автор бу класс сәгатен балаларда хезмәткә мәхәббәт;хезмәт кешеләренә хөрмәт һәм соклану;һөнәр,белем алуга омтылыш тәрбияләү максатыннан чыгып эшләгән.Монда”алтын” куллы кешеләр хезмәте дә тәкъдим ителә,балаларда фикер йөртү күнекмәләре дә булдырыла.Иң мөһиме-балалар үз эшләрен дә, һөнәрләрен дә күрсәтә,бәя бирә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tema_keshene_hezmt_bizi.docx20.66 КБ

Предварительный просмотр:

Класс сәгате

Тема: Кешене хезмәт бизи

Максат: кеше тормышында һөнәрнең мөһим урын тотуына ышандыру; төрле һөнәрләргә карата кызыксыну,һөнәр ияләренә ихтирамлылык, хезмәткә омтылыш тәрбияләү.

Җиһазлау: “Их, Мөслим җыры; һөнәр, һөнәр, хезмәт турында плакатлар, укучыларның һөнәр турында ясаган рәсемнәре; кул эшләре буенча төзелгән стенд; әни-әбиләрнең кул эшләреннән күргәзмә; видеоязма; әсәрдән өзек; курай.

Дәрес барышы.

1.Оештыру.

2.Өйгә бирелгән эшне тикшерү.

Һәр бала үз рәсеменә аңлатма биреп тактага элеп куя.

Үз-үзеңә бәя бирү.

3.Уку мәсьәләсен кую.

-Без кемнәр?

-Кешеләр.

-Без нинди табигатькә керәбез?

-Терек табигатькә.

-Тагын нәрсәләр терек табигатькә керә?

-Үсемлекләр,хайваннар,бөҗәкләр,балыклар.

-Кешеләрнең бүтән тереклектән аермасы нидә?

-Кешеләр эшли алалар.

-Ягъни,аермалы буларак нинди эшләр?

-Уку,язу,ашарга пешерү, тегү,өй салу һ.б.

-Дөрес,рәхмәт.Менә хәзер бер өзек тыңлагыз әле:

“Шагыйрьләр арасында теләсә нинди эшне умырып башкара торган эшлеклк кешеләр сирәк очрый: арада кадак та кага белмәүчеләр бар. Рәзил Вәлиевнең исә һәр эшкә кулы ятып тора. Шуңа күрәдер дә улбернинди авырлык алдында да югалып калмый.

Университетка кергәч, аңа тулай торактан урын бирмиләр.Шәһәрдә бернинди таянычы булмаган үсмер фатир эзли башлый. Шунда ул Казан елгасы тирәсендәге бер урамда яшәүче Вәли бабай белән таныша. Бер иптәше белән шуның җимерек сараен “арендага”алып, алар аны идән-түшәмле итәләр, мич чыгаралар. Идәнгә хәттаәрҗә такталарыннан паркет тезәләр. Җимерек алачык чын сарайга әйләнә.”

Төркемнәрдә эш.

-Бу хикәядә сүз нәрсә турында?

-Шагыйрьнең авырлыклар алдында югалып калмавы турында.

-Ни өчен ул авырлыкларга бирешмәгән?

-Төрле һөнәрне белгән.

-Җимерек алачыкны  сарайга әйләндергәндә ул нинди һөнәрләрне белгәнлеген күрсәткән?

-Балта остасы, буяучы,мичче.

-Димәк,без бүген нәрсә турында сөйләшербез икән?

-Эш һөнәр турында.

-Дөрес,һөнәрнең кирәклеге,кеше өчен әһәмияте турында сөйләшербез.

Үз-үзеңә бәя кую.

3.Уку мәсьәләсен чишү.

Кул эшләре турында стендны карау.Әңгәмә.

-Бу стендта нинди һөнәр ияләрен күрәсез?

-Чигүче,тукучы,сынчы,тегүче һ.б.

Төркемнәрдә эш.

а) Нәрсә ул һөнәр?

-Кул көче белән нинди дә булса эш башкару,нәрсә дә булса җитештерү.

-Нинди дә булса һөнәргә ия булу өчен нәрсәләр эшләргә кирәк?

-Игътибарлы булырга,күп эшләргә, күнекмәләр булдырырга,ихтыяр көче кирәк.

-Сез нинди оста һөнәр ияләрен беләсез?

Җаваплар.Үз-үзеңә бәя кую.

б) Нәрсә ул профессия?

_-Билгеле бер хәзерлек,белем кирәк булган,кешегә яшәү өчен кирәк булган эш,хезмәт.

-Һөнәр белән профессия арасында нинди аерма бар?

-Профессия алу өчен уку кирәк.Ә һөнәрләрнең кайберләрен укымыйча да өйрәнеп була.Әти-әниләрдән,әби-бабайлардан һ.б.

Үз-үзеңә бәя кую.

Әни- әбиләрнең кул эшләреннән оештырылган күргәзмәне карау

в) Һөнәр белән бәйләнешле нинди мәкальләр, әйтемнәр беләсез?

-Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз.

-Оста кулда һөнәр бар.

-Һөнәрле үргә йөзәр.

-Һөнәр  утта янмый, суда батмый торган хәзинә.

-Һөнәрле үлмәс,һөнәрсез көн күрмәс.

Һөнәр ашарга сорамый,үзе ашата.

-Һөнәрленең кулы алтын ,акыллының акылы алтын.

-Кем эшләми,шул ашамый.һ.б.

г) Безнең классыбызда даһөнәр ияләре бар. Рамил-рәссам, Айгөл-биюче. Марсель-төсле нечкә чыбыклардан бизәнү әйберләре ясаучы, Илмира-җырчы, Ландыш, Рәмис-нәфис сүз осталары, Инзилә, Гөлзирә-чигүчеләр, Фәнүзә-курайчы, Илдар-оста йөгерешче.

Хәзер безгә Фәнүзә курайда уйнап күрсәтер.

(Курай моңы тыфңлана)

г) Игътибар белән үзебезнең авылда яфшәүче алтын куллары белән могҗизалар тудыручы Рәйсә апа Кәлимуллинаны карыйк, тыңлыйк.

(Видеоязма Рәйсә апаның өендә алынды. Язмада “Сибелә чәчем”,

“Әй,язмыш,язмыш”, ”Айкала суларыгыз” җырлары файдаланылды.)

Видеоязма карау.

4.Рефлексия.

Караган язма буенча әңгәмә.

-Бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләштек?Һөнәрле булу өчен нәрсә эшләргә кирәк?

Дәрес өчен үз-үзеңә бәя кую.

5.Өйгә эш бирү.Гаиләдә алтын куллы туганнарыгыз турында сөйләшү үткәрергә.”Алтын куллы туганнарым” дигән темага инша язарга.

         


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Хезмәте барның, хөрмәте бар.

классный час "Хезмәте барның, хөрмәте бар"...

Шэфкатьлелек бизи кешене

2 класста класс сэгате...

Укыту- тәрбия процессында укучыларда рухи- әхлакый сыйфатлар тәрбияләү (әти-әниләр жыелышында чыгыш эшкәртмәсе).

Яшь буынга дөрес тәрбия бирү вазыйфасына һәр ата-ана җитди һәм җаваплы карарга тиеш. Ата-ананың абруе - балаларга hәм яшүсмерләргә дәрес тәрбия бирүдә көчле чараларның берсе. Тәҗрибәле ата-аналар бала...

БӨТЕН ХИКМӘТ ТӘРБИЯДӘДЕР ТӘРБИЯ ӨЛКӘСЕНДӘ РИЗАЭДДИН ФӘХРЕДДИН ХЕЗМӘТЛӘРЕ

Данный материал будет полезным для учителей начальных классов при проведении родительских собраний. За основу взяты труды проветителя Ризаэддина Фахретдина....

Сыйныф сәгате "Шәфкатьлелек бизи кешене"

               Балаларда кешелеклелек,ярдәмчеллек,изгелек сыйфатлары тәрбияләү;              Укыган әдәби әсәрләрдә ге...

Кешене хезмәт бизи

Кешене хезмәт бизи....

Мастер-класс. "Бизи-куб -моя педагогическая находка".

Мастер-класс. "Бизи-куб -моя педагогическая находка"....