ДӘРЕС ПЛАНЫ ,Г.Тукай.
план-конспект урока (3 класс)

Абдуллина Лилия Сагадатовна

 2-4 класслар өчен дәрес эшкәртмәсе.Тема: "Г.Тукай"

Скачать:


Предварительный просмотр:

                                                                                           Абдуллина Лилия Сәгадәт кызы

                                                                              Татарстан республикасы Азнакай муниципаль районы                        

                                                                 Сарлы авылы муниципаль урта гомуми белем бирү

                                                                 мәктәбе 3 нче сыйныф җитәкчесе,мәктәпнең укыту               эшләренең директор ярдәмчесе.

“Нәрсә? Кайда? Кайчан?”

(2-4 сыйныфларда Г.Туканың иҗаты буенча үткәрелгән интеллектуаль уен -дәрес  эшкәртмәсе

ТЕМА: “Г.Тукай- безнең йөрәктә”)

                                                           

                                                           

                                                         

                                          2021-2022 нче уку елы

Максат: 

   Төп максат:

1)Татар теленә, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү; Г.Тукай иҗатына мәхәббәт тәрбияләү,төрле кызыклы грамматик биремнәр үтәү,сорауларга җавап бирү.

Тәрбияви максат:1)Укучыларда дуслык, үзара татулык, ярдәмләшү кебек сыйфатлар тәрбияләү.

Җиһазлау: Сәхнә уртасында ябалак рәсеме һәм “Нәрсә?Кайда?Кайчан?” язуы, чәчәкләр.

Уен өчен: түгәрәк өстәл, сораулар салынган конвертлар, кара ящик, призлар.

Уен барышы: Укытучы алдан ук уенның кагыйдәләрен аңлата. Һәр сыйныф үзенең командасын төзи, командага исем һәм эмблема уйлап таба.Һәр сыйныф өчен биремнәр әзерләнә. Һәр командага да дүртәр конверт таратыла. Команданың капитаны конвертларның үзләре теләгән номерын сайлап ала, алты мөмкинлек бар. Дөрес җавап өчен 1 балл бирелә. Әгәр команда җавап бирә алмаса, мөмкинлек залда утыручы җанатарларга бирелә. Алар алган баллны үзләре теләгән командага бирә алалар.

                          Дәрес барышы:

Укытучы сөйләве:

-Укучылар,мин Сезгә сораулар бирәчәкмен.Ә Сез шушы сорауларга җавап таба алырсызмы?

УКУ МӘСЬӘЛӘСЕН кую:

Биремнәр:

Кара ящик

1.Тукай туган ел:

А)1884

Б)1886

В)1875

УКУ МӘСЬӘЛӘСЕН ЧИШҮ:

Игътибар! Сорау!

Кара ящикта  кайсы ел дөрес күрсәтелгән ?

Җавап: 1886 ел.

2.Тукайның әнисенең исеме:

А)Мөршидә

Б)Мәүлидә

В)Мәмдүдә

Игътибар! Сорау!

Кара ящикта шушы исем ята.Кайсысы?

Дөрес җавап: Мәмдүдә.

3. Г.Тукайның кайсы шигыре көйгә салынган?

1)”Туган авыл”

2)”Буран”

3)”Китмибез”

Игътибар! Сорау!

Кара ящикта  Тукайның кайсы шигыре  дип уйлыйсыз?

 Дөрес җавап:

“Туган авыл”

Сораулар.

1.

Слайд ачыла.Сезгә каршы 8 класс укучысы Хикмәтуллин Ирек уйный(слайдтан сорау ачыла) 1 команда- 3 класс:

Сорау:Габдулла Тукайның әтисе нинди гаиләдән чыккан һәм кем булган?(мулла)

Бу нәрсә?

 

Приз. ? уйнатыла.

ФИЗКУЛЬТМИНУТ ВАКЫТЫ.

Куян син кайда ? (уены)

2.

Сезгә каршы  8 нче класс укучысыЗәкиев Рәмис  уйный. (слайдтан сорау ачыла).

Сорау: “Тукайның туган авылы?

(Кушлавыч)

Бу нәрсә?

3.

Сезгә каршы мәктәбебезнең 8 нче класс укучысы Музипова Диана уйный.(слайд ачыла)

СОРАУ: “Шүрәле “ әкиятендә урманга утын кисәргә килгән егетнең исеме ничек?

(БЫЛТЫР)

Бу нәрсә?

4.

 Ә хәзер  килгән кунакларыбыз Сезгә каршы   9 нчы сыйныф укучысы Галиәхмәтов Илһам уйный.

Аның соравына җавап табыгыз әле.

Габдулла Тукайның бабасы Зиннәтулла кайсы авылда яшәгән?

(Өчиле)

 Кара ящик.

5.

 Сезгә каршы  9 нчы сыйныф укучысы Сәйфетдинова Рәмзилә  уйный.

Сорау:

Г.Тукай үзе турында нинди исемле китап яза ?

(ИСЕМДӘ КАЛГАННАР)

6.

Сезгә каршы мәктәп директоры Сәгытдинов Рафаэль Мөдәрис улы уйный.

“Тау башына салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул.

Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,

Шуңа күрә сөям җаным-тәнем белән”

Игътибар! Сорау! Бу шигырьнең исеме ничек һәм авторы кем?(    Туган авыл. Г.Тукай)

Әйе,укучылар! Дөрес! Туган авылыгызны яратыгыз.Милләтпәрвәрләр булып үсегез! Авылыгызны ,туган нигезегезне онытмагыз.Кайтып йөрегез.

Ә Сез ничек уйлыйсыз,туган авылсыз яшәү читенме ? Еракка китсәгез ,ул Сезне нилектән узенә тартып торыр иде сон?

Җаваплар тынлана.(Укучылар сөйләве)

7.

 Сезнең мәктәбегез матур һәм җылы. Анда яхшы укытучылар эшли. Алар сезгә белем бирәләр. Сыйныфыгыз да яхшы. Сез бик дус һәм тату яшисез. Игътибар! Сорау! Сыйныф җитәкчегезнең исеме ничек?

Сезгә каршы  физик тәрбия укытучысы Халиков Ильнур Мирхәтим улы  уйный.

”Күптән түгел безнең тәрәзә капкачын,

Оя итте минем сөйгән карлыгачым.

Ул көн буе авызы белән балчык ташый,

Балчык белән матур итеп оя ясый”

Игътибар! Сорау! Бу шигырьнең исеме ничек һәм авторы кем?(Карлыгач. Г.Тукай)

   8. Бу язучы 4 айлык вакытта әтисе үлә, ә 4 яшендә әнисе үлә. Ул бары тик 27ел гына яши. Ләкин аның шигырьләрен хәзер дә укыйлар һәм яраталар. Игътибар! Сорау! Шагыйрьнең исемен әйтегез. (Г.Тукай)

Барлык очколарны санап, йомгак ясала. Җиңгән командаларга бүләк һәм грамоталар тапшырыла.

   Дәресне йомгаклау:

1укучы такта алдына чыгып  сөйли:

-Без буген Тукай абый турында бик күпне белдек.Сез дә кечкенә Апуш сыман шигъри җанлы булыгыз.Туган илегезне яратыгыз.Милли җанлы,милли үзаңлы булып үсегез.

 Дәресне укытучы “Туган тел” җырын җырлатып тәмамлый.

Кулланылган әдәбият исемлеге:

1.Г.Тукай.Сабыйга.

2.Ркаил Зәйдулла.Тукай турында истәлекләр.

3.Г.Тукай .Туган авыл .

4.Төрле елларда чыккан “Сабантуй” журналлары.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Стихотворение моей ученицы к юбилею Габдуллы Тукая

Стихотворение моей ученицы к  юбилею Габдуллы Тукая...

презентация стихотворения "Весна" Г.Тукая

презентация стихотворения "Весна"  татарского поэта Г.Тукая...

Классный час посвещённый 125 летию Г.Тукая на татарском языке

Бөек Тукайга 125 яшь тулу уңаеннан үткәрелгән ачык сыйныф сәгате.Информацион –компьютертехнологиясен кулланып уздырыла....

Разработка урока Мой любимый поэт - Г.Тукай

Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулу уңаеннан башлангыч сыйныфлар өчен класстан тыш чара эшкәртмәсе...

Габдулла Тукай-бөек шагыйрь. Г.Тукай “Эш беткәч уйнарга ярый”.

Габдулла Тукайның "Эш беткәч уйнарга ярый" шигыре буенча дәрес эшкәртмәсе....

: Габдулла Тукай-бөек шагыйрь. Г.Тукай “Эш беткәч уйнарга ярый”.

Габдулла Тукайның "Эш беткәч уйнарга ярый" шигыре . презентация....