Проект
проект

Симакова Гульнур Илдусовна

Проект на профориентационную тему

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл pedagogicheskiy_proekt_honr_donyasyna_tuge_adymnar_1.docx73.59 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Әгерҗе муниципаль районы

МБГУ Исәнбай урта гомуми белем бирү мәктәбе

Педагогик проект

“Һөнәр дөньясына тәүге адымнар”

                                 (9 – 10 яшьлек балалар өчен)

                                                   

Төзеде:

беренче квалификацион категорияле

 башлангыч сыйныфлар укытучысы

Симакова Гөлнур Илдус     кызы

2022 нче ел, Исәнбай

Проектның кыскача аңлатмасы

Замана бүген шәхеснең индивидуаль булуын, дөрес, мәгънәле, бай яшәвен тели. Хөкүмәтебез үз эшләрен ачучыларга, башлаучыларга  төрле юллар белән ярдәм итә. Шуңа да карамастан, гади һөнәр ияләре, авыл хуҗалыгында эшләргә теләүче яшьләр саны кимегәннән кими бара.

 “Һөнәр дөньясына тәүге адымнар”  проекты  башлангыч класслардан ук укучыларны һөнәргә өйрәтү, хезмәтнең кеше тормышындагы әһәмиятен билгеләү, һәртөрле һөнәр иясенең дә мактауга лаек икәнен төшендерү өстендә эшләүне үз эченә ала. Әлеге проект башлангыч класслардан ук укучыларны заман таләп иткән эшлекле шәхес итеп тәрбияләргә, һөнәр сайлауга әзерләргә, бигрәк тә авыл хуҗалыгы белән бәйле һөнәрләрнең әһәмиятен өйрәнергә мөмкинлек бирә.

 Проект 1 елга, атнага 4 сәгать исәбеннән төзелде. Ул 4 өлештән тора. 1 нче өлештә укучылар татар балалар фольклоры әсәрләре аша һөнәрләр белән танышалар. 2 нче өлеш халык авыз иҗаты һәм әдәби әсәрләр аркылы һөнәр дөньясына алып килү максатын куя.  3нче өлештә, җирле материалларга нигезләнеп, борынгы заманнардан алып авылыбыз кешеләре,  әби-бабайлар, әти-әниләр һөнәрләре белән таныштырыла. 4 нче өлештә һөнәри бәйрәмнәргә зур урын бирелә.

 Балалар фольклорыннан татар халкы һөнәрләрен барлау, әдәби әсәрләр аша төрле профессия кешеләре белән танышу, “Туган якны өйрәнү” музее материалларын өйрәнү, һөнәрләрнең  тарихын барлау, һөнәри бәйрәмнәрне шушы профессия кешеләре катнашында үткәрү укучыларда тирән кызыксыну уята. Хезмәт урыннарына  ясалган экскурсияләр, төрле һөнәр кешеләре белән очрашулар  укучыга кече яшьтән үк үзенә ошаган  һөнәрне сайларга, үз алдына максат куеп укырга һәм шөгыльләнергә ярдәм итә.                  

 2022 елны Татарстан Президенты Р.Н.Миннеханов Цифрлаштыру елы дип игълан итте. Белем бирү процессын цифрлаштыру – заман таләбе.  Ул уку процессының интерактивлыгын киңәйтүне күздә тота,  укучыларның сыйфатлы белем бирү программаларына керүен киңәйтергә мөмкинлек бирә, әмма  укытучы белән укучы арасында җанлы аралашуны юкка чыгармый.

Цифрлаштыруның төп синонимы — тизлек. Барлык процессларны да тизләтүдән тыш, цифраның өстенлеге нәрсәдә? Цифраны югалтып булмый. Бу документ түгел, ул кайдадыр күмелеп кала яки аңлаешсыз итеп язылган да була алмый. Бу тизлек, чыдамлылык, ышанычлылык.  

Укытучы да, укучы да заман белән бергә атларга тиеш. Һөнәр сайларга өйрәтүдә,  укучыларны кызыксындыруда цифрлаштыру юнәлеше дә читтә кала алмый.

Дəреслəр махсус билгелəнгəн сыйныф бүлмəсендə үткəрелə, анда уеннар өчен  әсбаплар, җиһазлар, интернет челтәренә тоташкан компьютер, видеофильмнар бар. Проект төрле дəрəҗəдəге 9-10 яшьлек балалар белән эшлəү өчен каралган. Аны тормышка ашыруда укучылар белән бәйгеләр, экскурсияләр, виртуаль экскурсияләр, хәрәкәтле уеннар, осталык дәресләре уздыру, кичә – бәйрәмнәр,  әти – әниләр,  авыл халкы белән очрашулар үткәрү, алар алдында чыгышлар ясау, конкурсларда катнашу отышлы санала. Кроссген, learningapps.org сайтларында укучылар белән интерактив уеннар, күнегүләр, кроссвордлар  эшләү күздә тотыла.

   

Проектны нигезләү

     Тәкъдим ителә торган проект  татар балалар фольклоры, әдәби әсәрләр, үткәннәрне чагылдырган музей материаллары, әти – әни һәм буыннар арасындагы бәйләнеш аша балаларда гади хезмәт кешесенә, нәсел, гаилә әгъзалары һөнәрләренә ихтирам-хөрмәт хисләре тәрбияләүне, укучыларны алга таба һөнәр сайлаганда югалып калмыйча, үзенә ошаган, үзе булдыра алган һөнәрне сайлауга әзерләүне күздә тота. “Һөнәр дөньясына тәүге адымнар” проектының максаты - хезмәтнең тормышта кеше өчен әһәмиятен төшендерү, һәртөрле файдалы эшнең мактауга лаек икәнен аңлату. Бурычлары:

  1. Яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, балаларның мөстәкыйльлеген үстерү, шәхеснең төрле яклап камилләшүе өчен шартлар тудыру, конкурентлыкка сәләтле,  белемле, әхлаклы шәхес тәрбияләү.
  2. Балаларның иҗади активлыгын, иҗади сәләтен күрү, ачу, аларны үстерү юлларын табу.
  3. Предметара бәйләнешләр булдырып, фикерләү сәләтләрен үстерү, алынган белем – мәгълүматларны  камилләштерү, киңәйтү, бер системага салу.
  4. Балаларны күзәтергә, эзләнергә, фикерләргә, шул фикерне ачык итеп әйтә белергә, проект эшендә кулланырга өйрәтү.
  5. Һөнәр сайлауга әзерләү һәм хезмәт кешесенә, өлкәннәр, әти – әниләр хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү.
  6. Танып – белү, образлы һәм логик фикерләү сәләтен үстерү, сөйләмнәрен баету.
  7. Өйрәнелә торган материалны анализлау, тарихи момент һәм фактларны аңлата һәм исбатлый белү. Акыл эшчәнлеген үстерү.

Гипотеза:

      Халкыбызның гореф-гадәтләренә, милли уенарына, фольклор әсәрләренә, үткәненә һәм бүгенгесенә таянып, укучыларда туган телгә карата кызыксынуны арттырып, башлангыч һөнәри белемнең нигезен салып, телне баетып, аны саклауга өлеш кертеп була.

 Проектның төп эчтәлеге:

     Проект үзенең күпкырлылыгы белән үзенчәлекле. Ул танып-белү юнәлешендә тәкъдим ителә, ләкин татар балалар фольклорын өйрәнүне, җыр-бию, актерлык сәләтен үстерүне дә, гомуми белем һәм күнекмәләр үзләштерүне дә күздә тота.

Проектны тормышка ашыруда түбәндәге эш  формалары кулланыла:

  • әңгәмәләр;
  • рольле уеннар;
  • хәрәкәтле уеннар;
  • халкыбызның җырлы – биюле уеннары;
  • сәхнәләштерелгән әкиятләр;
  • китап укучылар конференциясе;
  • анкеталар;
  • тестлар;
  • бәйрәмнәр;
  • экскурсияләр;
  • очрашулар.

Проектның продукты: Проектны алга таба киң кулланылышка  (район, республика укытучыларына) тәкъдим итү максатыннан, электрон ярдәмлек (пособиеләр) төзү.

Кулланылган ресурслар:

Укытучы өчен

Укучылар өчен

1.ФГОС  Примерные программы начального образования. – «Просвещение»,  Москва,  2009.

2. ФГОС  Планируемые результаты начального общего  образования. – «Просвещение»,  Москва.  2009.        

3. « Ачык  дәрес » гәҗитләре.2008-2009.

4. Р.Ягъфәров «Ал кирәк, гөл кирәк».Уеннар китабы . “Мәгариф”. 1995.

5. Р.Ф.Ягъфәров “Энҗе чәчтем – энҗе җыям” Балалар фольклоры, “Мәгариф” . 2000

6. М.А.Вәлиуллин “Балачак илендә”  “ Идел – Пресс”, 2009.

7. В.И.Малов Научно – популярное  издание. “Хочу всё знать»

8. Ә.Н.Хуҗиәхмәтов “ Тәрбия дәресләре” “Матбугат йорты”, 1998.

9. Ә.Н.Хуҗиәхмәтов “Тәрбия – мәңгелек фәлсәфә” “Мәгариф”, 2001.

10.Р.Ф. Ягъфәров “Татар балалар фольклоры” “Раннур”. 1999.

11. “Кем ул. Нәрсә ул.” 1 – 3 том. Казан. Татарстан китап нәшрияты, 1983, 1985, 1987.

  1. “Татар халык әкиятләре”. – Татарстан китап нәшрияты. Казан . -1998.
  2. А.Алиш. “Әкиятләр. Хикәяләр”. - Татарстан китап нәшрияты. Казан . -1995.
  3. Ф. Яруллин. Сайланма әсәрләр. - Татарстан китап нәшрияты. Казан . – 2001
  4. “Күңел чишмәләре.” Җыентык . – Ижау. 1998.
  5. Ә Низамова. “Кояш исе”- Полиграфия – Нәшрият үзәге. Казан. 2008
  6. Р.Ягъфәров «Ал кирәк, гөл кирәк».Уеннар китабы . “Мәгариф”. 1995.
  7. Р.Ф. Ягъфәров “Татар балалар фольклоры” “Раннур”. 1999.
  8. Музей материаллары, төрле еллардагы кулъязмалар, стендлар, альбомнар

Интернет сайтлар:

  1. http://sakla.ru/video/list/2 (дәресләр, караоке җырлар, уеннар, яңалыклар, мульфильмнар).
  2. http://balarf.ru/  (әкиятләр).
  3. https://abishevaalena.ru/ 
  4. http://sabyem.ru/ 
  5. https://husniyar.ru/eserler/balalar-echen/ 

1 нче өлеш

Бүлек

Тематик бүленеш

Эш төрләре

Сәгать саны

Эшчән-

лекнең  төре

гомуми

теория

практика

1

I.Кереш дәрес

Балалар фольклоры, аның әһәмияте, килеп чыгышы

Балалар фольклоры турында төшенчә бирү, әһәмиятен аңлату, балалар бакчасында өйрәнгәннәрне искә төшерү

1

1

Әңгәмә

2

II.Бишек җырлары

Бишек җырлары

Бишек җырлары турында сөйләшү, үзенчәлекәрен аңлату. Әти- әниләр ярдәме белән бишек җырларын туплау, кайберләрен өйрәнү, эшкә өндәүче, һөнәр ияләрен атаган бишек җырларын аеру

1

1

Эзләнү, әңгәмә

Әңгәмә, уен

Ярыш - рольле уен

 “Үс – үс ” иттерү”

“Бала биетү”

Кечкенә әсәрләрне яттан өйрәнү, һөнәр атамаларын табып, дөрес әйтергә өйрәнү,истә калдыру, эчтәлеген, мәгънәләрен аңлату

“Мин кечкенә вакытта...”

Рольгә кереп, “бәби” карау, аны төрү, киендерү буенча ярышлар

6

III.Уеннар

Бармак уеннары

Берничә варианттагы уеннарны өйрәнеп, бармакларга исемнәр кушу, эшләр йөкләү, рольгә кереп уйнау, эш кораллары турында сөйләшү, эш кораллары турында табышмаклар туплау

1

1

Әңгәмә-рольле уен, төркемнәрдә эш: 1) әниләр куллана торган эш кораллары, 2) әтиләр эшли торган кораллар турында табышмаклар туплау,

алардан интерактив кроссворд төзү

7-8

Зиһен сынаш уеннары:

“Ашханә”,

“Почта”,

Уеннарны өйрәнү, уйнау, ашханә һәм почтада эшләүчеләрнең нинди һөнәр ияләре булуларын ачыклау, атамаларын истә калдыру, бу һөнәрләр турында төшенчә бирү, әлеге  темаларга сюжетлы рәсемнәр эзләү

2

1

1

Әңгәмә, уен, эзләнү

9-11

 Хәрәкәтле уеннар

“Карга килә – казан аса...” уены

“Самавыр” уены

“Җиләк җыям, как коям...” уены

Ризык әзерләүгә, аны пешерүгә бәйле уеннарны өйрәнү, пешекче һөнәре турында әңгәмә, бәрәңге ризыгын пешерүнең төрле юлларын эзләү. “Мин әнигә булышам”- рәсем ясау

3

1

2

Әңгәмә, рольле уен, эзләнү

12

“Энә, җеп төен” уены

Уенны өйрәнү, уйнап карау, тегүче һөнәре турында әңгәмә, сәдәф тагарга өйрәнү

1

1

Әңгәмә, рольле уен, практик эш

13,14

“Итче белән сарыклар” уены

“Буяу сатыш” уены

“Чүлмәк сатыш”

Сатучы һөнәрен күрсәткән уеннарны өйрәнү, төркемнәргә бүленеп уйнап карау, фотога төшү, кибеттәге сатучылар эше белән танышу өчен экскурсиягә бару

3

3

Рольле уен, әңгәмә, экскурсия,

15

“Курчак” уены        

Төркемнәргә бүленеп уйнау, һәр рольгә иҗади якын килү. Тәрбияче, укытучы һөнәрләре турында сөйләшү. “Минем укытучым (тәрбиячем) ”- рәсем ясау

1

1

Уен, әңгәмә, практик эш

16,17

”Яшелчәләр” уены

“Кәбестә” уены

Әниләр белән берлектә уен өчен киемнәр әзерләү. Бакчачы һөнәре белән танышу. “Җәй көне бакчада” – хикәя төзеп сөйләү

2

2

Презентация, практик эш

18-20

“Бүрәнә өстендә көрәш” уены

“Кәшәкә”, “Шар сугу” уеннары

“Атака” уены

Спорт белән бәйле уеннарны өйрәнеп, спортчы һөнәре турында фикер алышу.

3

1

2

Уен, әңгәмә.тест

21-26

Җырлы – биюле уеннар

“Күрсәт әле, Габдулла” уены

“Ак калач” уены

“Дуслар, тары чәчтек без” (2 вариантта) уены

 “Каравылчы” уены

 “Кунаклар” уены

“Кәрия - Зәкәрия” уены

Видеоязмадан авыл хуҗалыгындагы һөнәрләрне атаучы җырлы-биюле уеннарны  карап өйрәнү, уйнау, атамаларны истә калдыру, игенче, ипи пешерүче, каравылчы, җырчы, биюче һөнәрләре турында сөйләшү, видеосюжетлар карау. Бу һөнәр ияләре белән бәйле рәсемнәрне туплау, буклет ясау

5

1

4

Әңгәмә, презентация, рольле уен, эзләнү

27-29

Сюжетлы уеннар

“Хат ташучы” уены

“Укытучылы” уены (3 вариантта)

“Көтүче” уены

Уеннарның тәртибе белән танышу, кагыйдәләрне төгәл үтәп уйнауга ирешү, хат ташучы, укытучы, көтүче һөнәрләре турында сөйләшү, әти – әниләр белән берлектә җәй көне көтү көткәндә төшкән фотоларны туплап “Мин нәни көтүче” исемле газета ясау

3

1

2

Эзләнү, әңгәмә, уен

30-31

“Очты-очты” уены

“Убырлы себеркесе” уены

Уеннарны өйрәнү, уйнап карау,бу уеннарга бәйле һөнәрне эзләп табу, очучы һөнәре турында сөйләшү, “12 апрель – Космонавтика көне” буклеты белән танышып,тулыландыру

1

1

Күзәтү, әңгәмә, эзләнү

32

IV.Проект   эше

“Без уйныйбыз,

безнең яшь чак, шәп чак” мини - проекты өстендә эш

Әти- әниләр белән берлектә гаиләдә, урамда, мәктәптә уйнаган уеннарның фотосурәтләрен туплап, презентацияләр ясау, һөнәрләр турында мәкальләр табу

2

2

Эзләнү, проект төзү, аны яклау, укучыларның эшләрен бәяләү

33

“Уйный-уйный өйрәнәбез” фольклор бәйрәме

Чирек дәвамында өйрәнгәннәрне искә төшереп, бәйрәмгә әзерләнү, проектларны тәкъдир итү

2

2

Бәйрәм

2 нче өлеш

Бүлек

Тема

Эшнең эчтәлеге

Сәгать саны

Эшчән-

лекнең  төре

гомуми

теория

практика

1

I.Кереш дәрес.

“Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс”

1 нче сыйныфта үткәннәрне искә төшерү, максат, эшләнәсе эшләр белән танышу, төрле һөнәрләр турында мәкальләр туплауны дәвам итү, китапчыклар ясый башлау

1

1

Эзләнү, системалаштыру

2-4

II.Әкиятләрдә-

һөнәр темасы

Татар халык әкиятләре

Татар халык әкиятләре арасыннан һөнәрләр турындагысын эзләп табу, әкиятләрне йөгерек уку, эчтәлекләре буенча фикер алышу, аларда сөйләнелгән һөнәрләрне табу, кеше тормышындагы әһәмиятләрен билгеләү, рольләр бүлешеп, уйнап карау (“Үги кыз”, “Өч кыз”, “Аю белән бабай”)

3

1

2

Эзләнү, сәнгатьле уку,әңгәмә, рольле уен

5-7

А.Алиш әкиятләре

Алиш әкиятләре арасыннан һөнәр турындагыларын табу, сәнгатьле укырга  өйрәнү, эчтәлекләре буенча әңгәмә кору, төркемнәргә бүленеп, әкиятләрдәге һөнәрләрне рәсемдә чагылдыру (- “Ялкаулык хурлык , тырышлык зурлык” әкияте;

-“Нечкәбил” әкиятендә бал кортларының тынгысыз хезмәте;

-“Куян кызы” әкиятендә ветеринар һөнәре.)

3

3

Эзләнү, сәнгатьле уку, төркемнәрдә эш, тест

8,9

Игелекле һөнәр ияләре

Райондашыбыз Г.Шакировның районыбыз ветеринарларына багышлап чыгарган “Онытмаска иде...” китабын тәкъдир итеп, анннан үзебезнең авылда озак еллар ветеринар булып эшләгән кешеләрне табу, Мусиннар һәм Мухгалиннар династияләре белән очрашу, авыл тормышында бик кирәкле булган әлеге һөнәр белән якыннан танышу өчен, ветпунктка экскурсиягә бару

2

2

Очрашу, презентация, әңгәмә экскурсия

10,11

III.Һөнәр-ләрне чагылдыр-ган хикәяләр

А. Алиш хикәяләре

- “Эшче абый”

- “Уңышсыз рәсем”

Хикәяләрне уку, бергәләп анализлау, “Эшче абыйның эше нидән гыйбарәт?”-эзләнү эше, рәссам һөнәре турында әңгәмә

2

2

Йөгерек уку, эзләнү, әңгәмә

12

“Картиналар галереясе”ндә - кунакта

Республикабыз рәссамнары картиналарын табып, күргәзмә ясау, интернет ресурсларны файдаланып, картиналар галереясенә экскурсия http://izo-museum.ru/

1

1

Эзләнү, виртуаль экскурсия

13,14

Һөнәр белү -яхшыга

Әти-әниләр белән бергәләп проект эшенә әзерлек: курчак театры өчен декорацияләр ясу

2

2

Практик эш

15

Ф.Әмирхан “Нәҗип” хикәясендә малайның һөнәре

Курай уен коралы белән танышу, музыкант һөнәре, “Татар  халык уен кораллары”презентация,  “Уен коралын таныйсыңмы?” уен-ярыш

1

1

Презентация, уен-ярыш

16

Һөнәр – гомер юлдашы

Ю. Әхмәтҗанов “Хезмәтем – җан рәхәте”китабын презентцияләү, өзекләр уку, нинди һөнәр турында сүз барганын ачыклау, авторның “Татар халык ашлары” китаплары күргәзмәсе http://tt.wikipedia.org/

1

1

Презентация, әңгәмә, күргәзмә

17

“Тәмлетамак” бәйрәме

Әниләр белән бергәләп, ризыклар әзерләү, өстәл бизәү, кунаклар каршылау, татар халкына хас булган кунакчыллык сыйфатларына өйрәтү

1

1

Практик эш

18

“Минем әнием -тегүче” (М.Сабиров)

Хикәяне сәнгатьле уку, нинди һөнәр турында сүз барганын ачыклау,

1

1

Әңгәмә

19,20

“Курчакка бит күлмәк кирәк, яулык кирәк башына...”

Әти-әниләр белән берлектә курчак театры өчен курчаклар ясау, аларга күлмәкләр тегү

2

2

Практик эш

21

IV.Ша-гыйрьләр-  һөнәрләр турында

 “ Иң гүзәл кеше икәнсез” (Ф.Яруллин)

Шигырь белән танышу, сәнгатьле уку, җырын тыңлау, укытучы профессиясе турында сөйләшү, укытучыларга бүләк ясау (Аппликация)

1

1

Әңгәмә. Сәнгатьле уку. Практик эш  

22,23

 “Умартачы әтием”. ( Мөбәрәк Галиев)

Шигырь белән танышу, умартачы һөнәре, аның үзенчәлекләре, кешеләргә һәм әйләнә – тирәгә файдасы . “Безнең авылыбыздагы умартачылар” – аылда яшәүче умартачыларны эзләү, алар белән әңгәмә кору, Мусин Илдус абый белән очрашып, умартачылык серләре, кортлар белән булган кызыклы вакыйгалар турында сөйләшү.

2

1

1

Индивидуаль эш, эзләнү, эәгәмә

24

“Шофер”.“(И Юзеев)

Шофер һөнәре турында сөйләшү, шигырьне сәнгатьле уку, иҗади бирем - “ Шофер абыйга әйтер сүзем”.

1

1

Әңгәмә , сәнгатьле уку, иҗади эш

25

“Гармунчы”

 (Г. Зәйнәшева)

Шигырь белән танышу, “Авылым гармунчылары” – видеосюжет карау, гармунга “5”ле, “7” ле уеннарын өйрәнү

1

1

Әңгәмә, биюле уеннар

26

“Мәдәният хезмәткәренә”

(Ә. Низамова)

Авылдаш язучының шул исемдәге шигырен уку, мәдәният хезмәткәрләре, артист һөнәре турында сөйләшү. Мәдәният хезмәткәре Әлфирә апа белән очрашып, әңгәмә үткәрү

1

1

Әңгәмә, очрашу

27,

28

“Чайкала иген кырлары”

Игенче һөнәре, аның әһәмиятлелеге, изгелеге турында фикер алышу, Ә.Низамованың “Җир улы” шигыре белән танышу, “Мин игенче нәселеннән”- эзләнү эше (нәселдәге игенчеләрне барлау). Буклет ясау, тест эшләү

2

1

1

Әңгәмә, эзләнү,тест

29

Авыл хуҗалыгында кирәкле һөнәрләр

Фермада экскурсиядә булу, анда нинди һөнәр ияләре эшләгәнен белү,

1

1

Экскурсия

   33-33

V.Проект эше

 “Һөнәрле әтәч” әкияте

Г. Мусинаның “Һөнәрле әтәч” әкиятен уку, драмалаштыру,рольләр бүлү, курчак театры итеп куярга әзерләнү

4

4

Әти-әниләр ярдәмендә курчкларны тегеп бетерү, рольләрне өйрәнү

34

“Һөнәрле әтәч” курчак театры

“Һөнәрле әтәч ” курчак театрын сәхнәгә кую

1

1

Ата-аналар җыелышында чыгыш ясау

 

3 нче өлеш

Бүлек

Тема

Эшнең эчтәлеге

Сәгать саны

Эшчән-

лекнең  төре

гомуми

теория

практика

1

I.Кереш дәрес.

Туган авылым тарихы.

Авылыбызның үткәне белән танышу, Исәнбай урта мәктәбенең “Туган якны өйрәнү музее” на экскурсия.

1

1

Әңгәмә, Экскурсия

2-4

II.

Борынгы заман һөнәрләре

Туган авылым һөнәрчеләре турында материаллар җыйнау

  Исәнбай авылы кешеләре нинди һөнәрләрне үз иткәннәрен өйрәнү Төрле экспонатлар, кулъязмалар, фотолар, истәлекләр, матбугат материаллары туплау. Авыл кешеләре белән аралашу

3

1

2

Әңгәмә, эзләнү-тикшеренү

5-7

Әбиләребез һөнәрләре

Әби –бабайларның күңел байлыгын кушып эшләнгән эшләрен өйрәнү. Авыл кешеләренең кулдан тукылган, чигелгән, тегелгән сөлге, тастымал, күлмәк, калфак, бәйләнгән тәрәзә челтәрләре, самовар япкычлары һ.б. туплау, алар турында өйрәнү. Тупланган

материалларны  эзлекле тәртипкә китерү, әбиләребез шөгыльләнгән һөнәрләрне сайлап алып, төркемләү, буклет ясый башлау

3

3

Эзләнү-тикшеренү, презентация Практик эш

8-9

Алтын куллы бабаларыбыз

Буклет ясауны дәвам итү, җыелган материалларны эзгә салу

2

2

Эзләнү, әңгәмә, Практик эш

10

Кулдан ясалган эш кораллары.

Бабайларыбыз нинди эш кораллары ясаганнар һәм аларны кайсы эшләрдә кулланганнар? Эш коралларын җыйнау.

1

1

Әңгәмә. эзләнү

11

“Бизәкләре бигрәк чын кебек”

Агачтан чокып, бизәкләп төрле әйберләр ясаучы Хәтәм бабайга кунакка бару, остаханәсе белән танышу

1

1

Экскурсия

12

Кулдан ясалган борынгы бизәнү әйберләре

Музей материалларын файдаланып, элекке вакытта безнең авылыбыз хатын-кызлары тагып йөргән бизәнү әйберләрен өйрәнү

1

1

Эзләнү-презентация

13,14

Остаханә - осталар иле.

Беләзек, чулпы, калфак, чигү үрнәкләре буенча  бизәнү әйберләрен әти-әниләр белән берлектә ясап карау, тест эшләү

2

2

Практик эш, тест

15

“Хезмәт сөйгән халык, дан-хөрмәткә лаек”

Кул эшенә оста әби-бабайлар белән очрашу, аларның фикерәрен тыңлау, эшләгән эшәрен карау

1

1

Бәйрәм -очрашу

16

III.

Хәзерге заман һөнәрләре

Әнием сайлаган һөнәр

Әниләрнең  ни өчен  шушы һөнәрне сайлавын тикшерү, өйрәнү, фикерләрен язып алу

1

1

Эзләнү-тикшеренү

17,18

Кешеләрне шатландыру- үзе бәхет

Татарга хас булган тырышлык, сәүдә эшенә хирыслык, һөнәрчелек,. Кече   эшмәкәрлек турында өйрәнү . Кибеттә эшләүче, һәрдаим кешеләр белән аралашучы сатучы һөнәре белән танышу

2

1

1

экскурсия

19

“Ир кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз”

Әтиләрнең кайда, кем булып эшләүләрен өйрәнү. Ни өчен бу һөнәрне сайлауларын белү

1

1

Эзләнү-тикшеренү

20

“Минем әтием - төзүче”

Кирпеч заводына экскурсия

1

1

Экскурсия

21-22

Яратмаган эш авыр була

Әти-әниләрнең һөнәрләрен өйрәнү нәтиҗәләре. Алар буенча  китапчыклар ясау, конференциягә чыгышлар әзерләү

2

2

Конференция-презентация

23

Хезмәт династияләре

Педагогик стажлары   56  ел булган династия вәкиле Җәмилева Ф.М., врачлар династиясе вәкиле Ижболдина Э.Т, ветеринарлар династиясе вәкиле Мусин И.Г., Мухгалин Р.Н. лар белән очрашу

1

1

Очрашу

24

IV. Һөнәр белү артык түгел

Эшсез бәхет табылмый, табылса да тагылмый.

Өлкән әби-бабайларга булышу

1

1

Тимурчылык эше

25

Матурлык – туган өйдән башлана.

Хәзерге заман ысуллары белән ясалган бизәнү әйберләрен өйрәнү, ясау.

1

1

Күргәзмә  

26,27

Фольгада чокып рәсем ясау серләре

Кечкенә картиналар әзерләү

2

1

1

Практик эш

28,29

Тактада яндырып рәсем ясау (выжигание)

Ит тактасы әзерләү

2

2

Практик эш

30

Күмәк эш тау күчерә

Өмә үткәрү

1

1

Өмә

31-33

V. Проект эше

Ярминкәгә әзерләнү

Авылыбызның  тырыш кешеләре, матур традицияләре үрнәгендә төрле әйберләр ясау (изделие),  ярминкәгә әзерләнү

3

3

Әти-әниләр белән берлектә ярминкәгә әзерләнү

34

“Ярминкәгә рәхим итегез”

“Авыл көне”ндә ярминкә үткәрү Үзебез әзерләгәнэшләнмәләрне ярминкәдә сату

1

1

Ярминкә

4 өлеш

Бүлек

Тема

Эшнең эчтәлеге

Сәгать саны

Эшчән-

лекнең  төре

гомуми

теория

практика

1-3

I.Кереш

Кереш дәрес. Һөнәри бәйрәмнәр.

Ел дәвамында билгеләп үтелә торган һөнәри бәйрәмнәрне туплау, һәр айга туры килүче бәйрәмнәрне төркемләп “Һөнәри бәйрәмнәр календаре”н төзү, авылда яшәүчеләргә якынрак булганнарын сайлау

3

1

2

Эзләнү

4

II.Август – сентябрьдә билгеләп үтелүче бәйрәмнәр

Төзүчеләр көне

Авылдагы кирпеч заводына барып, төзү материалларыннан иң кирәклесе булган кирпеч ясау технологиясе белән танышу, төзүчеләр белән очрашу, төзүче һөнәре турында мәгълүмат туплау

1

1

Экскурсия, очрашу

5,6

Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре көне

Урманнар, аларны саклау турында фикер алышу. Урманчы профессиясенең әһәмияте, кирәклелеге. “Урманчы нинди булырга тиеш?”- иҗади эш

2

1

1

Әңгәмә, эзләнү, иҗади эш

7

“Урман – ил байлыгы”- мини-проект

Урманчылар белән очрашу, агач утырту

1

1

Практик эш

8,9

Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне

Авылыбызның газ тармагында хезмәт куючылар белән очрашу.

2

1

1

Эзләнү эше “Мин һәм 04”(газ куркынычсызлыгы кагыйдәләре)

10-12

III. Октябрь аендагы һөнәри бәйрәмнәр

Укытучылар көне

Мәктәбебез укытучыларын бәйрәм белән котлап открыткалар ясау, газета чыгару, бәйрәм әзерләү

3

3

Төркемнәрдә эш: 1) открытка ясау;

2) газета чыгару.  “Бәйрәм белән, укытучым!” – балалар иртәсе

13,

14

Автомобиль йөртүчеләр көне

Шофер һөнәре турында сөйләшү, аның нечкәлекләре, юлда йөрү кагыйдәләрен өйрәнү, автомобиль йөртүче үзе өчен генә түгел, башкалар исәнлеге өчен дә җавап бирүен төшенү

2

1

1

Әңгәмә, Төркемнәрдә эш: “Юлда йөрсәң, бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!” – компьютерда презентация ясау

15

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек хезмәткәрләре көне

Авыл хуҗалыгы тармаклары, анда эшләүчеләр белән танышу

1

1

Экскурсия, әңгәмә

16,

17

IV. Ноябрь  - Декабрьдә һөнәри бәйрәмнәр

Игенчеләр һәм терлекчеләр көне

Авыл хуҗалыгының төп тармакларыннан булган игенчелек һәм терлекчелек һөнәрләренең тарихын белү. Бүгенге көндә әлеге һөнәрләргә ихтыяҗ

2

1

1

Эзләнү-тикшеренү, тәкъдир итү. “Һөнәр утта янмый, суда батмый торган хәзинә”- иҗади эш

18

Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне

Укучыларны эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең эше, җәмгыяттә тоткан урыннары. Хезмәтләренең әһәмияте белән таныштыру

1

1

Әңгәмә

19

Салым органнары хезмәткәрләре көне

Һөнәрнең үзенчәлеге белән таныштыру, җәмгыятьтә тоткан урынын билгеләү

1

1

Әңгәмә, презентация

20

Хисапчылар көне

Хисапчы һөнәре белән танышу, аларның нинди сыйфатларга ия булуы, нинди фәннәрне аеруча тирән белергә тиешлекләре

1

1

Экскурсия. Җанлы әңгәмә

21

Саклык банкы хезмәткәрләре көне

Саклык банкына экскурсиягә барып, банк хезмәткәре эше белән танышу

1

1

Экскурсия, җанлы әңгәмә

22

Юристлар көне

Юрист һөнәре, аның мәгънәсе белән таныштыру

1

1

Презентация

23

24

V. Февраль- март аенда һөнәри бәйрәмнәр

Теш табиблары көне

Кеше сәламәтлеге сагында торучы табиблар хезмәте, аның нечкәлекләре, әти-әниләр белән берлектә кроссворд төзү, котлау открыткалары ясау.

2

1

1

Әңгәмә. эзләнү, төркемнәрдә эш, кроссворд төзү

25

Мәдәният хезмәткәрләре көне

Мәдәният хезмәткәрләре эше, бурычлары белән танышу, аларның нинди сыйфатларга ия булырга тиешлекләрен белү, мәдәният хезмәткәре  Ә. Низамова белән очрашу, “Мин – мәдәният хезмәткәре”- кечкенә конкурс

1

1

Әңгәмә, очрашу, конкурс

26

VI. Аперель, май аендагы һөнәри бәйрәмнәр

Космонавтлар көне

Кем ул космонавт. Бу һөнәрнең тарихы.  “2011 нче ел- космонавтика елы” .

1

1

Күргәзмә, әңгәмә

27

Социаль өлкә хезмәткәрләре көне

Авыл җирендә бүгенге көндә иң кирәкле һөнәрләрдән саналучы социаль өлкә хезмәткәре, өлкәннәргә булышу, игелеклелек

1

1

“Мин – соц.хезмәткәр”проекты -  өлкәннәргә ярдәм итү

28

Матбугат һәм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре көне

“Әгерҗе хәбәрләре” газетасы хезмәткәре М.Ягъфарова, “Яңарыш” хезмәткәре – А.Бәдертдинова, Л.Йосыповаларның үз һөнәрләре белән  таныштыруы

1

1

Очрашу, җанлы әңгәмә

29

“Мин сайлаячак һөнәр”- иҗат эше

1

1

Иҗат эше

30-33

VII.

Проект эше

 “ Һөнәрле булу гәүһәрле булудан мең артык” кичә

Гаилә  әгъзалары һөнәрләренә нигезләнеп, шулай ук  “Гаилә көне” уңаеннан бәйрәм өчен сценарийга материаллар туплау, һөнәрләр турында иҗади эшләрне анализлау, сценарий төзү, курс дәвамында алган белемнәрне системалаштырып, йомгаклау проект эше башкару

4

2

2

Эзләнү, әңгәмә, иҗади эш, проект эше

34

Һөнәрле булу – зур байлык

Курсны йомгаклау тесты эшләү

1

1

Тест


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Проект "Я - горожанин!" - лауреат муниципального грантового конкурса социальных проектов "Сыктывкар - город новых идей"

ЗАЯВКАна участие в грантовом конкурсе социальных проектов«Сыктывкар – город новых идей» Направление конкурса  Молодежная политика и работа с детьмиНазвание проекта  Я – горожанин!О...

ПЕДАГОГИЧЕСКИЙ ПРОЕКТ «Реализация творческих проектов в начальной школе при изучении окружающего мира».

Использование проектного метода при изучении курса окружающий мир позволяет значительно повысить познавательный интерес к данному предмету, способствует повышению их интеллектуального и творческ...

Групповой творческий проект учащихся 1 класса "Я-мультипликатор", продукт проекта - "Мультфильм "Зубастый друг"

Данный творческий проект 1-классников в 2011 году на городском конкурсе проектов среди учащихся 1-9 классов стал Лауреатом 1 степени.  http://www.youtube.com/watch?v=nCyxy2ScFOo...

Социальный проект "Эх,путь -дорога..." в рамках Всероссийского социально-образовательного проекта "Гражданин"

Это социальный проект, выполненный учащимися 10 класса. Руководитель проекта - Чекунина О.Ф....

Педагогический проект учителя начальных классов Сорокиной Э.К. "Применение метода учебных проектов на уроках математики в начальной школе"

Педагогоический проект с применением инновационных технологий написан и реализован в рамках внедрения ФГОС в начальной школе. Проект отображает образовательные, методологические, организационные аспек...

Урок-проект «Мы-пассажиры». Урок-проект «Мы-пассажиры». Урок-проект "Мы- пассажиры"

Тема урока:                           «Мы – пассажиры»Цель: Позн...

Мастер – класс по теме: Проект. Проект? Проект!

Цель моего мастер – класса: показать, как на простом и доступном материале познакомить  1 – классников с алгоритмом выполнения проекта. Данный шаблон подойдёт для любого проекта....