ОРКСЭ эш программасы
рабочая программа (история, 4 класс) на тему

Сафина Резеда Рашатовна

4 сыйныф өчен ОРКСЭ дан татарча эш программасы

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon orkse_progr.doc123.5 КБ

Предварительный просмотр:

                                                                                 Әтнә  муниципаль районы

                                    Муниципаль бюджет белем бирү оешмасы «Күәм урта гомуми белем бирү мәктәбе»

      «Каралды»                                                        «Килешенде»                                                        «Раслыйм»

МБ җитәкчесе                                                    Уку-укыту эшләре буенча                                      Күәм урта мәктәбе

____/Борһанова Р.Н./                                      директор урынбасары                                                 директоры

Протокол № 1                                                      _____/Ганиева Л.Ф./                                            ____/Хакимзянов Х.Г./

«28» август  2012 ел.                                         «28»  август  2012 ел.                                              Приказ № 53, §  4  

                                                                                                                                                         «29» август  2012 ел.

     

                   

Күәм урта гомуми белем бирү мәктәбенең

башлангыч сыйныфлар  укытучысы

Сафина Резеда Рашат  кызының

“Диннәр мәдәниятләре һәм дөньяви

этика нигезләре” курсыннан

эш программасы

4 сыйныф

                                                                                                                   

                         

                                                 

                                                                              2012 – 2013 нче уку елы

Аңлатма язуы

 Эш программасы статусы.

 4 сыйныф өчен “Россия халыкларының дини мәдәнияты  һәм дөньяви этика нигезләре “ фәненнән эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелде:

1. Требований Стандарта (п. 12.4);

2. Примерной программы по курсу «Основы религиозных культур и светской этики». [Составители: учёные Российской академии наук, Российской академии образования, Федерального института развития образования, Академии повышения квалификации и профессиональной переподготовки работников образования, представители религиозных конфессий].

3. Законы РФ и РТ «Об образовании» ;

4. Приказ МО и Н РТ от 9 июля 2012 года № 4154 /12/ «Об утверждении базисного учебного плана на 2012-2013 учебный год для образовательных учреждений РТ, реализующих программы начального и основного общего образования»  

5. Приказ № 74 от 1 февраля 2012 г. о внесении изменений в федеральный базисный учебный план и примерные учебные планы для образовательных учреждений Российской Федерации,  реализующих программы общего образования, утвержденные приказом  Министерства образования Российской Федерации    от 9 марта 2004 г. N 1312

6. Учебный план МБОУ  «Кубянской СОШ» Атнинского района ( Протокол №1, приказ №53 §4  от «29»августа  2012 г.)

7. Рабочие программы: к учебникам А.Н.Сахарова, К.А.Кочегарова «Основы религиозных культур народов России» , М.Т. Студеникина «Основы светской этики». 4 класс/авт-сост.К.А.Кочегаров, М.Т.Студеникин.-М.: ООО «Русское слово-учебник», 2011. – 32 с.

“Россия халыкларының дини мәдәнияты  һәм дөньяви этика нигезләре” курсын укытуның максаты:

  -Россиядәге традицион диннәрнең барлыкка килүе һәм үсеше, аларның әхлакый идеаллары, гореф-гадәтләре һәм йолалары турында гомуми күзаллау   булдыру.

-Дөньяви этика   буенча  рухи- әхлакый мәдәниятны өйрәнү, укучыларны төп әдәп нормалары белән таныштыру һәм әхлак турында  беренчел күзаллау булдыру.

Бурычлары:

- Россиядәге традицион диннәрнең  уртаклыкларын белү,

-яхшылык һәм явызлык турында күзаллау,

-кече яшьтәге мәктәп балаларын әхлакый яктан  камилләштерү,

-кешеләрнең  уңай гамәлләре  турындагы  күзаллауларга  нигезләнгән үз-үзеңне тоту культурасын тәрбияләү,

-укучыларга  яхшылык  һәм  явызлык, дуслык һәм әдәплелек,  намуслылык һәм эчкерсезлек,  горурлык  һәм  абруй, шәфкатьлелек  һәм мәрхәмәтлелек,  батырлык, сабырлык, дөреслек, ялган  һәм  башка  күп  сыйфатларның  ни  икәнен ачыклауга ярдәм итү.

 Курсның төп эчтәлеге:

Россия  - безнең Ватаныбыз. Мәдәният һәм дин. Беренчел диннәр. Диннәр һәм аларга нигез салучылар. Изге китаплар. Пәйгамбәрләр. Кеше тормышында дин. Изге корылмалар. Дини мәдәниятьтә сәнгать. Россиядә диннәр. Дин һәм әхлак. Диннәрдә әхлак кануннары. Дини ритуаллар. Йолалар һәм гореф-гадәтләр. Сәнгатьтә дини ритуаллар. Дини календарьлар. Дини бәйрәмнәр. Гаилә һәм гаилә кыйммәтләре, традицияләре. Бурыч, ирек, җаваплылык, уку һәм хезмәт. Шәфкатьлелек, мохтаҗлар турында кайгырту, ярдәмләшү, җәмгыятьтәге иҗтимагый проблемалар һәм диннәрнең аларга мөнәсәбәте.Ватанны ярату һәм хөрмәт итү. Россия халыкларының патриотлык хисләре. Җәмгыятьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре.

               Барысы 35 сәгать (атнага 1 сәгать)                                                  

                                                                                Календар – тематик планлаштыру.


п/п

                  Дәрес темасы

Сәг саны

   Дәрес тибы

Дәрес эчтәлеге элементлары

Укучыларның әзерлегенә таләпләр

 өй эше

 Үткәрү вакыты




план

факт

1

Кереш. Россия, Татарстан – безнең Ватаныбыз

1

 Яңа белем үзләштерү

Туган як, Ватан , Татарстан, Россия турындагы күзаллауларын киңәйтү. Патриотлык хисләре тәрбияләү.

Ватан, халык, Россия, РФ, РТ, борынгы  бабаларыбыз төшенчәләрен белергә тиеш

7. 09

2

Беренчел диннәрнең барлыкка килүе

1

Яңа белем үзләштерү

Укучыларны “Диннәр мәдәнияте һәм дөньяви этика нигезләре” предметы, дәреслек белән таныштыру. Беренче диннәрнең барлыкка килүе хакынды күзаллау булдыру.

Диннәр, аларның барлыкка килү сәбәпләрен, җан, мәҗүсилек, монотеизм төшенчәләрен белергә тиеш

4 динне белеп килергә

14.09

3

Христианнарнаң борынгы риваятьләре

1

Яңа белем үзләштерү

Библиянең беренче өлеше – Иске Васыять. Алланың Җирне һәм беренче кешеләрне яралтуы. Адәм һәм Һава. Гөнаһ кылу һәм оҗмахтан куылу.  Гөнаһ төшенчәсе. Шайтан. Пәйгамбәрләр. Су басу. Ун канун.

Иске Васыятьтән  Җирнең яралуы, су басу, ун васыятьнең иңүе турындагы риваятьләрне белү, яхшылык һәм явызлык төшенчәләрен, кешенең сайлау хокукына ия булуын  аңлау.

16  бит, сорауларга җавап

21.09

4

Христиан дине барлыкка килү. Иисус Христос.

1

Яңа белем үзләштерү

Яңа Васыять. Инҗил – яхшы хәбәр.  Иисус Христосның тууы. Аллаһны һәм бер-береңне ярату тәгълиматы. Апостоллар. Яшерен кичә. Иисусны тәрегә кадаклау.

Иисус Христосның җирдәге тормышы турында белү. Башка кешеләрнең хисләрен аңлау һәм кайгыртучанлык сыйфатлары тәрбияләү

Христос турында укы

28.09

5

Христианнарның изге китабы – Библия.

1

Яңа белем үзләштерү

Библия. Дүрт Инҗил : Матфей, Марк, Лука һәм Моанн иҗат иткән китаплар.

Христианнарның изге китабы – Инҗил турында белергә.

5.10

6

Христиан чиркәве

1

Яңа белем үзләштерү

Беренче христианнарның Рим империясеннән куылуы.  Аларның катакомбаларда качып ятуы. Чиркәү. Руханиларның  барлыкка килүе. Христиан диненең Рим империясендә дәүләт диненә әйләнүе. Император Константин. Монастырьлар һәм монахлар. Рим папалары. Чиркәү идарәсе. Христиан чиркәвенең икегә аерылуы.

Беренче христианнар барлыкка килү һәм христиан диненең таралуы белән бәйле булган төп вакыйгаларны белү. Чиркәү идарәсе, чиркәү төзелеше турында күзаллау булдыру. Православие һәм католикларның төп аерымлыкларын белү.

Чиркәү идарәсенең схемасын сыз.

12.10

7

Русьта һәм Россиядә христиан дине

1

Яңа белем үзләштерү

Русь һәм Византия. Владимир -  Русьны чукындыручы. Рус православие чиркәве барлыкка килү. Иконалар язу сәнгате. Россия тарихында православие чиркәүләренең роле. Куликово кырында җиңү. Бөек Петр чорында чиркәү. Хәзерге Россиядә чиркәүләр.

Русьта христиан диненең барлыкка килү һәм үсү этапларын белү. Россия дәүләтендә православие чиркәвенең роле. Үз ватаның, халкың белән горурлану хисләре булдыру.

27-42 битләр, укырга

19.10

8

Русь чиркәве изгеләре һәм изге дип танылган нәрсәләр

1

Яңа белем үзләштерү

Беренче рус изгеләре – Борис һәм Глеб Серафим Саровский.Чиркәү.  Русьта беренче  чиркәүләр. Фреска һәм мозаика. Чиркәү төзелеше. Иконалар. Чиркәүдә үз-үзеңне тоту.

Серафим Саровский, Юорис һәм Глебның тормышы белән бәйле төп вакыйгаларны белергә. Изгеләр һәм чиркәү турында күзаллау булырга, чиркәүнең христиан тормышында мөһим урын алып торуын төшенергә. Чиркәүдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белергә.

Православие храмнары турында укырга.

26.10

9

Христиан бәйрәмнәре һәм махсус йолалар

1

Яңа белем үзләштерү

Чиркәүдә Аллаһка гыйбадәт кылу. Христианнарның  бәйрәмнәре – Раштуа, Крещение,  Пасха, Кызыл таллы якшәмбе.Махсус йолалар (җидәү).

Христианнарның төп бәйрәмнәрен һәм махсус йолаларын белергә, аларның христиан тормышында мөһим урын алып торуын аңларга.

Махсус йолалар турында сөйләргә

2.11

10

Мөхәммәд пәйгамбәр

1

Яңа белем үзләштерү

Мөхәммәд пәйгамбәрнең балачагы һәм яшьлеге. Гарәб кабиләләре. Мөхәммәднең гаиләсе.

Мөхәммәд пәйгамбәрнең тормыш юлын һәм эшчәнлеген белү. Үз ватаның, халкың белән горурлану хисләре булдыру.

Пәйгамбәрнең тормыш юлы

16.11

11

Ислам диненең таралуы

1

Яңа белем үзләштерү

Аллаһтан беренче вәхи. Һиҗрәт. Мөхәммәднең Мәккәдән Мәдинәгә күчүе.

Исламның гарәб кабиләләре арасында таралуы. Мөселмен дәүләте барлыкка килү. Кәгъбә. Мөхәммәднең вафат булуы.

Ислам тарихында Һиҗрәтнең  мөһим урын биләвен аңлау. Шаригать төшенчәсен белү.

69-75 бит, укырга, сорауларга җавап

23.11

12

Мөселманнарның изге китабы

1

Яңа белем үзләштерү

Аллаһ – дөньяны яратучы. Коръән – мөселманнарның изге китабы.

Мөселманнарның  дөньяга, яхшылык  һәм явызлык көрәшенә карашы турында белү. Башка кешеләрнең хисләрен аңлау, этик хисләрне үстерү.

Коръән китабын карап чыгарга

30.11

13

Мөселманнар тормышының биш кагыйдәсе

1

Яңа белем үзләштерү

Аллаһның берлеген  һәм барлыгын тану. Дога. Намаз. Ураза тоту.Зәкят. Хаҗ кылу.

Исламның биш кагыйдәсен белү, Аллаһ тарафыннан кешегә бирелгән сайлау ирегенең мәгънәсен аңлау. Коръәннең мөселман тормышында тоткан урырын белү. Башкаларга яхшылык кына теләү.

Биш кагыйдәне истә калдырырга

7.12

14

Мөселманнар нәрсәгә инаналар

1

Яңа белем үзләштерү

Аллаһка ышану. Аллаһ бар нәрсәне бар итүче. Фәрештәләр. Ахырзаман һәм Кыямәт көне. Язмыш.

14.12

15

Мөселман бәйрәмнәре һәм истәлекле көннәре

1

Яңа белем үзләштерү

Ай  календаре. Рамазан ае. Ураза бәйрәме. Корбан бәйрәме.  Җомга. Мәүлид бәйрәме. Мигъраҗ кичәсе. Бәраәт кичәсе.  Кадер кичәсе. Мәчет. Мәчет төзелеше һәм бизәлеше. Каллиграфия сәнгате.  Шәмаил.

Мөселман календаренең төп үзенчәлекләрен, төп мөселман бәйрәмнәрен, мәчет төзелешен белү. Табигать, халыкларның, мәдәниятләрнең һәм диннәрнең охшашлыгы, берлеге  һәм аерымлыгы хакында тормышка караш булдыру.

Бер мөселман бәйрәме тур сөйләргә

21.12

16

Татарстандагы мәчетләр турында чыгыш әзерләү.

1

Ныгыту.

Казандагы, Әтнә районындагы мәчетләр турында мәгълүматлар туплап килергә, аларны эшкәртү, чыгыш яки презентация әзерләү.

Туган ягыңдагы мәчетләрне белергә, мөселман диненә хөрмәт хисләре белән карарга булышырга.

Чыгышка әзерләнергә

28.12

17

Проект эшен яклау

1

Тикшерү

Казандагы, Әтнә районындагы мәчетләр турында чыгыш ясау.

18.01

18

Иудаизм – яһүдләрнең борынгы дине

1

Яңа белем үзләштерү

Иудаизм – бер халык  - яһүдиләр дине. Яһүдләрнең таралуы. Изге җир. Авраам. Исаак. Иосиф һәм Мисырга күчү. Ун васыять. Израиль дәүләте төзелү. Яһүдиләрнең төрле илләргә таралуы.

Иудаизм  турында төп сюжетларны белү. Ун васыять һәм аларның кеше тормышында тоткан урыны. Яһүдләрнең Россиядә  барлыкка килүләренең сәбәпләрен аңлау.

Табигать, халыкларның, мәдәниятләрнең һәм диннәрнең охшашлыгы, берлеге  һәм аерымлыгы хакында тормышка караш булдыру.

Ун васыять- канунны истә калдыр.

25.01

19

Яһүдиләрнең инанулары

1

Яңа белем үзләштерү

Яхве яки Иегова – яһүдиләрнең Аллалары. Ун васыять. Изге китаплары – Танах һәм Талмуд.  Аларда яһүд диненең нигезләре.

Изге китаплар тур укы

1.02

20

Яһүдиләрнең йолалары һәм гореф-гадәтләре

1

Яңа белем үзләштерү

Яһүдиләр календаре. Шимбә – гаилә бәйрәме. Рош – ашана,  Песах,  Шавоут бәйрәмнәре. Раввин. Синагога, аның төзелеше һәм бизәлеше.

Яһүдиләрнең төп бәйрәмнәрен белү. Синагога турында күзаллау булдыру.  Үзеңә теләмәгәнне якыныңа да теләмә.

123 бит, сораулар, яз - изге бәйрәмнәре

8.02

21

Кем ул Будда?

1

Яңа белем үзләштерү

Борынгы Һиндстан – будда диненең ватаны. Сиддхартха Гаутама – буддизмга нигез салучы. Дүрт очрашу һәм Сиддхартханың өйдән китүе. Дәрвишлек. Медитация. Нирвана. Будда. Будданың Россиядә таралуы.

Будда эшчәнлешенең төп этпларын белү.  Дәрвишлек. Медитация. Нирвана. Будда төшенчәләрен аңлау. Башка халыклар диненә хөрмәт тәрбияләү.

Будда турында укырга

15.02

22

Буддачыларның инанулары

1

Яңа белем үзләштерү

Будда диненең дүрт күркәм хакыйкате. Сансара һәм карма. Бәхетле һәм бәхетсез туу. Дөрес сөйләшү, үз-үзен дөрес тоту.  Йога. Өч хәзинә: Будда, Дхарма, сангха.

Будда диненең дүрт күркәм хакыйкатен белү. Буддачыларның инанулары турында күзаллау булдыру. Башка халыклар инануларына, йолаларына, сәнгатенә,  бәйрәмнәренә  хөрмәт хисләре булдыру.

128-133 бит, укырга

22.02

23

Будда диненең юнәлешләре һәм йолалары

1

Яңа белем үзләштерү

Будда диненең төп юнәлешләре- махаяна, хинаяна һәм ваджраяна. Символлары.Монастырьлар. Монахлар. Ай календаре. Яңа ел, Будданың тууы бәйрәмнәре.

Будда диненең бер юнәлеше тур.сөйләргә

1.03

24

Диннәрне йомгаклау. Чагыштыру.

1

Кабатлау

Дин һәм сәнгать. Җҗәмгыятьтәге иҗтимагый проблемалар һәм диннәрнең аларга мөнәсәбәте. Диннәрдә әхлак кануннарының чагылышы.

Россиядә киң таралыш алган дүрт динне, төп төшенчәләрен белү. Башка диндәге кешеләргә хөрмәт белән карау. Төрле диннәрдәге сәнгать әсәрләрен аеру.

8.03

25

Этика һәм этикет. Әдәплелек

1

Яңа белем үзләштерү

Этикет кагыйдәләренең барлыкка килү тарихы. Җәмгыятьтә, кешеләр арасында үз-үзеңне тоту.Гомумкешелек кыйммәтләре белән таныштыруны дәвам итү.  Төрле тормыш ситуацияләрендә әдәпле сүзләр куллану. Башкаларга яхшылык эшләү яки явызлык кылу.  Төрле диннәрдә моңа карашны искә төшерү.  Мохтаҗларга ярдәм итү.

Кешеләр арасында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белү, аларны төрле практик ситуацияләрдә  үтәү.

Үз-үзеңне әдәпле тоту күнекмәләре булдыру. Үз-үзеңне урамда, кешеләр арасында, мәктәптә әдәпле тоту. Башкаларга ярдәм итү, игелекле эшләр кылу.

29-33 бит, өстәмә материал белән эш

15.03

26

Яхшылык һәм явызлык, шәфкатьлелек.

1

Яңа белем үзләштерү

55-61 бит, өст.материал белән эш

Әдәплелек тур.мәкальләр

22.03

27

Намуслылык һәм чэкерсезлек

Горурлык һәм тәкәбберлек

11

Яңа белем үзләштерү

Яңа белем үзләштерү

Этиканың намуслылык һәм эчкерсезлек төшенчәләрен ачу, аңлау һәм үзеңдә булдыру.

Горурлык һәм тәкәбберлек төшенчәләренең мәгънәсен, аларның төп аермасын аңлау. Үзеңнең һәм иптәшләреңнеңяхшы эшләре, уңышлары белән горурлану хисләре булдыру.

Үз эш-гамәлләреңне анализлау, башкаларныкы белән чагыштыру, нәтиҗә чыгару күнекмәләре булдыру. Үзеңнең гамәлләреңне бәяләгәндә объектив булу. Үз-үзеңне тәрбияләү.  Шәхеснең уңай үсешенә булышу, әдәби әсәрдәге яхшы эшләрне табу, горурлык һәм тәкәбберлекне аеру, әйләнә-тирә белән бәйләнештә карау.

1)83-88 бит, әкиятләрне укы, нәтиҗә яса

2)94-95 бит, сораулар һәм биремнәр

5.04

28

Йолалар һәм гореф-гадәтләр

1

Яңа белем үзләштерү

Русларда һәм татарларда гореф-гадәтләр белән танышу. Элек һәм хәзерге чордагы үзгәрешләр.

Халык бәйрәмнәренә, йолаларына, гореф-гадәтләренә кызыксыну уяту, үз халкыңның һәм башка халыкларның бәйрәмнәренә ихтирам хисләре тәрбияләү.

Авылдагы йола һәм гореф-гадәтләр

12.04

29

Сабырлык һәм хезмәт

1

Яңа белем үзләштерү

Бурыч, ирек, җаваплылык, уку һәм хезмәт. Укучыларда хезмәткә уңай мөнәсәбәт булдыру, үзеңә-үзең  хезмәт күрсәтүнең төп күнекмәләрен, туганнарың һәм якыннарың турында кайгырту гадәтен формалаштыру.

Музыка, технология фәннәре белән бәйләнеш булдыру. Хезмәт сөючәнлек, максатчанлык һәм эшчәнлек сыйфатлары, башкарган эшең өчен җаваплылык, хезмәт кешеләренә хөрмәт  хисләре тәрбияләү.

117-124бит, әкиятләр, биремнәр.





19.04

30

Гаилә, гаилә традицияләре

1

Яңа белем үзләштерү

Укучыларны гаилә, гаилә традицияләре төшенчәләре, гаилә этикеты кагыйдәләре, киң таралган гаилә традицияләре    белән таныштыру. Үзара ярдәм, яхшылык эшләргә омтылыш, якыннарыңны ярату, булышу, хөрмәт итү хисләрен үстерү.

Үзеңнең ихтыяҗларыңны гаиләдәгеләрнеке белән чагыштырып карау, туганнарыңа хөрмәт белән карау, гаилә тарихына, традицияләренә кызыксыну уяту, үз гаиләң белән горурлану хисләре тәрбияләү.

Үз гаиләң тур.презентация яки альбом, традицияләр

26.04

31

Үз гаиләң турында проект эше

1

Проект эше

Гаилә, гаилә традицияләре, гаилә этикеты кагыйдәләре, үз гаиләң традицияләре    турында чыгыш әзерләү, презентация ясау.

Үзең өчен кагыйдәләр төзе

3.05

32

Синең тормыш кагыйдәләре

1

катнаш

Бер-берең белән аралашу, үз эшләрең, гамәлләреңне бәяли белү. Юлда йөрү кагыйдәләрен ныгыту.җәмәгать  урыннарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыту.

Олылар әйткәнне көтмичә, башкаларга ярдәм итә белү. Мәктәптә, крамда, үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәү. Сыйныфны һәм өйне чисталыкта тоту.

Курс буенча үзең теләгән темага проект эше әзерлә

10.05

33

Россия халыкларының бәйрәмнәре

1

Яңа белем үзләштерү

Россия халыкларының бәйрәмнәре турында белемнәрен тирәнәйтү, киңәйтү. Масленица, Пасха, Корбан гаете, Сабантуй бәйрәмнәре.

Төрле халыкларның тормышы, бәйрәм-йолалары турында күбрәк белергә теләү, башка халыкларга хөрмәт белән карау, толерантлык хисләре булдыру.

Курс буенча үзең теләгән темага проект эше әзерлә

17.05

34

Өйрәнгән темалар буенча проект эше

1

Тикшерү

Курс буенча белем һәм күнекмәләрен тикшерү, төшенчәләрне һәм кагыйдәләрне белүләрен ачыклау.

Уку мәсьәләләрен чишү өчен информацияне эзләү, табу, тел һәм информацион-коммуникатив технологияләрне куллану күнекмәләре булдыру. Үз эшеңне яклый белү..

24.05

35

Мәчеткә экскурсия.

1

экскурсия

Мәчет, аның төзелеше белән танышу, абыстай белән очрашу.

Аралашу, үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен дөрес үтәү.

31.05

Программаның ахырына укучыларның белем һәм күнекмәләренә карата булган төп таләпләр:

Укучылар белергә тиеш:

  1. дини мәдәниятләрнең төп төшенчәләрен;
  2. диннәрнең барлыкка килү тарихын;
  3. Россия тарихында төрле дини мәдәниятләрнең үсеш тарихы;
  4. диннәрнең үзенчәлекләрен һәм традицияләрен;
  5. Изге китапларны, корылмаларны, бәйрәмнәрне һәм йолаларны.

Эшли белергә тиеш:

  1. Дини мәдәниятләргә хас төрле күренешләрне тасвирлап бирә;
  2. Дин һәм кешеләрнең үз-үзләрен тотышлары арасында мөнәсәбәт урнаштыра;
  3. Кеше тормышында һәм җәмгыятьтә диннең урыны турында үз фикерен белдерә;
  4. Дини нормалар белән әхлак нормаларнын чагыштырып карый ;
  5. Башка милләт, диндә, карашта булган кешеләр белән уңай (толерант) мөнәсәбәт урнаштыра;
  6. Төрле бурычларны үтәү максатыннан кирәкле мәгълүмат таба; әңгәмәдә катнаша; әңгәмәдәшен тыңлый һәм үз фикерен белдерә;
  7. Сайланган темалар буенча чыгыш ясый белергә тиеш.

Әдәбият:

1. Сахаров А.Н. Кочегаров К.А. Россия халыкларының рухи-әхлакый мәдәнияте нигезләре: Россия халыкларының дини мәдәнияте нигезләре: 4 сыйныф өчен дәреслек.- Казан, “ХӘТЕР” нәшрияты, 2011

2. Студеникин М.Т.  Россия халыкларының рухи-әхлакый мәдәнияте нигезләре. Дөньяви этика нигезләре: 4 сыйныф өчен дәреслек.- Казан, “ХӘТЕР” нәшрияты, 2012.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сәламәтлек программасы.

Башлангыч сыйныфлар өчен төзелгән сәламәтлек программасы....

4нче сыйныф. Татар теленнән эш программасы (татар төркеме)

Рус мәктәбендә укучы татар балалары өчен эш программасы тәкдим итәм. 2010 елда чыккан прогаммага нигезләнеп төзелде. атнага 3 сәгать (елга 105 сәгать)...

Татар теленнән эш программасы. 3 нче сыйныф

Авторы А.Х.Нуриева, 3 нче сыйныфлар өчен татар теленнән эш программасы. "Школа России"...

математикадан эш программасы 1класс ПНШ

Математикадан 1класска эш программасы Переспектив башлангыч мәктәп УМКасы буенча төзелде.Ул 132 сәгатькә исәпләнгән....

1нче класс очен татар теленнэн рус торкеменэ эш программасы хэм тематик план

1нче класс очен татар теленнэн рус торкеменэ эш программасы хэм тематик план...

Әдәби уку фәненнән эш программасы

Әдәби уку фәненнән киңәйтелгән тематик планлаштыру Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән А.Г.Яхинның урта мәктәптә татар әдәбиятын үстерешле укыту программасы нигезендә...

1 сыйныфта әдәби укудан эш программасы

Татарстан Республикасынын  Мәгариф  министрлыгы  тарафыннан раслап тәкъдим ителгән 1 нче сыйныф өчен «Әлифба»  (а...