План-конспект урока по ИЗО для 1 класса
план-конспект урока изобразительного искусства (изо, 1 класс) по теме

        В век бурных информационных технологий можно сделать уроки ИЗО интересными, увлекательными, творческими с помощью графического редактора.  Кроме того, рисовать дети уже умеют – карандашами, фломастерами, красками, поэтому совершенно необходимое для выполнения заданий на компьютере овладение навыками работы с клавиатурой, мышью станет для ребенка освоением нового изобразительного средства, позволяющего удобно создавать цветные изображения.

     Так как процесс информатизации нашего общества стремительно движется вперед, то я решила попробовать  использовать компьютер на уроках ИЗО, а именно рисование в графическом редакторе «Paint» для повышения мотивации учащихся.

    Данную   материал можно использовать при проведении уроков изобразительного искусства, при проведении классных часов, внеклассных мероприятий с учащимися 1-х  классов.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл plan-konspekt_uroka_po_izo_dlya_1_klassa.docx26.82 КБ

Предварительный просмотр:

   Татарстан Республикасы

Балтач  муниципаль районы

Норма урта гомуми белем  мәктәбе

Сынлы сәнгать

Тема : Күзаллап ясау. “Күбәләк”

1нче сыйныф

         

                                   Абдуллина Эльмира Илфак  кызы,

                                 Норма урта мәктәбенең башлангыч

                                 сыйныф укытучысы

                               

2011-2012нче уку елы

            Тема:                 Күзаллап ясау.  “Күбәләк”.

           Максат:     1)   Күзаллап күбәләк рәсемен ясау өчен,  рәсемне  Paint  

                                    программасында бөтен форматына тутырып сурәт-

                                    ләргә өйрәтү.

                                2)  Рәсем  ясау  вакытында  укучыларның   нетбукларда

                                    эшләү күнекмәләрен  үстерү.

                                3)   Күбәләкләргә  карата сакчыл, игътибарлы  караш һәм

                                    мәхәббәт  тәрбияләү.

          Материал:  1)  В.С. Кузин , Э.И. Кубышкина “Изобразительное искусство”

                                      1 класс: учебник – М.:  Дрофа, 2009.

                                2) В.С. Кузин, Э.И. Кубышкина  “Изобразительное искусство”                                      

                                      1 класс: рабочая тетрадь – М.:  Дрофа, 2009.

                             3) В.С. Кузин. “Изобразительное искусство” 1 класс:  книга                            

                                       для учителя – М.:  Дрофа, 2009.

                                4) Н.В. Одноралов. “Материалы, инструменты  и   оборудова-

                                     ние в изобразительном искусстве”. Москва “Просвещение”.

                              5) Ф.Ә.Галиев.“Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”.

           Җиһазлау:       Натурадан  күбәләк ясауны күрсәткән  таблица, күбәләкләр  

                                   һәм чәчәкләр төшкән   репродукцияләр, открыткалар,   ком-

                                   пьютер  POWER  POINT   программасы   белән,   график

                                   редактор  Paint  программасы, проектор, экран, презентация,

                                   “Татар халык биюе” көе, “Бала белән күбәләк” шигыренә

                                   төшерелгән мультфильм.

           Демонстрацион материал:  “Күбәләкне ясау  этаплары”   таблицасы.

           Дәрес тибы:  Яңа материал аңлату.

   Дәреснең формасы: Аерым һәм төркем белән эш.

   Дәрес төре:  Берләштерелгән дәрес.

   Эш төре: Әңгәмә, нетбукларда  эшләү.

           Укыту методлары: Сөйләү, күрсәтү, әңгәмә, күмәк фикер  алышу.            

           Өйрәнү методлары: Тыңлау, күзәтү, практик эшне башкару, эзләнү, әңгә-                  

                                      мәдә һәм фикер алышуда  катнашу.

План

  1. Дәресне оештыру.

1. Исәнләшү.

      2. Укучыларның  дәрескә  әзерлекләрен  тикшерү.

      3. Уңай психологик халәт булдыру.

  II. Актуальләштерү.

  1. Сорауларга җавап алу.
  2. Һәр төскә мисаллар уйлап әйтү.

  III.  Яңа  материалны аңлату.

  1. Табышмак уку.
  2. Нектар  сүзенә аңлатма бирү.
  3. Дәреснең  темасын  һәм  максатын  хәбәр  итү.

     4.  Г. Тукайның “Бала белән күбәләк”  шигыренең мультфильмын   карау.

     5.   Сорауларга җавап алу.

     6.  Күбәләкләр турында әңгәмә.

     7.  Paint программасын искә төшерү .

     8. Техника куркынычсызлыгы кагыйдәләре.

 IV. Физкультминутка.

V. Яңа материалны ныгыту.

     1. Технологик карта.

     2. Рәсемне Paint программасында ясау һәм буяу.

VI.  Дәресне йомгаклау.

  1. Гомумиләштерү әңгәмәсе.
  2. Нәтиҗә ясау.
  3. Саубуллашу.

  

Дәрес барышы

 I. Дәресне оештыру.

      1.  Исәнләшү.

     -   Исәнмесез, укучылар!  Хәерле көн.  Сынлы сәнгать  дәресен башлыйбыз. Слайд №1.

  1. Укучыларның  дәрескә  әзерлекләрен  тикшерү.
  1. Укучылар, барыгыз да  дәрескә  әзерме?
  1. Уңай психологик халәт булдыру.
  1. Кәефегез ничек?
  2. Балкыган кояш кебек.

Рәсем ясау серләренә

Төшенергә дип килдек.

  1. Укучылар, сезнең алда 3 төрле кәеф сурәте бар. Үзегезне ничек хис итәсез, шул төр кәефне сайлап алабыз. Слайд №2.

  II. Актуальләштерү.

  1. Сорауларга җавап алу.
  1. Төсләр нинди төркемнәргә бүленә? (Төп һәм ярдәмче төсләр).  Слайд №3

  1. Төп төсләргә нинди төсләр керә? (Кызыл,сары, зәңгәр).  Слайд №4

  1. Ярдәмче төсләргә нинди төсләр керә? ( Яшел, шәмәхә, кишерсары).

 Слайд №5

  1. Һәр төскә мисаллар уйлап әйтү.

Кызыл – кызыл алма, кызыл помидор һ.б. (Слайд №6)        

Сары – сары кояш, сары лимон һ.б. (Слайд №7)

Зәңгәр – зәңгәр  күк йөзе, зәңгәр диңгез һ.б. (Слайд №8)

Яшел – яшел бака, яшел яфрак һ.б. (Слайд №9)

Шәмәхә – шәмәхә түфли, шәмәхә сәгать һ.б. (Слайд №10)

Кишерсары –  кишерсары  апельсин, кишерсары  мандарин һ.б. (Слайд №11)

  III.  Яңа  теманы аңлату.

  1. Табышмак уку. (Слайд №12)

Чәчәкләрдән-чәчәкләргә

Көнозын оча-куна.        

Нектар белән тамак ялгап,

Чыклар белән юына. (Күбәләк)

  1. Нектар сүзенә аңлатма бирү.

      Нектар – үсемлекләр бүлеп чыгара торган татлы баллы сыекча ,чәчәк балы.

  1. Дәреснең темасын һәм максатын хәбәр итү. (Слайд № 13)

     4.   Сорауларга җавап алу.

                -  Күбәләк турында нинди шигырьләр, җырлар беләсез? (Ф. Кәрим “Күбәләк”,  Г.Тукай “Бала белән күбәләк”  һ.б.)

                -  Кем Г.Тукайның “Бала белән күбәләк” шигыренең сүзләрен хәтерли?

     5.  Г. Тукайның “Бала белән күбәләк”  шигыренең мультфильмын  карау.

                -  Күбәләк озак яшиме?

                -  Алар яшәсен өчен нишләргә кирәк?

     6.  Күбәләкләр турында әңгәмә:

Күбәләкләр бик күп төрле. Алар бер-берсеннән төсләре, исемнәре, канат формалары, яшәү урыннары белән аерылалар. Сезнең алда күбәләкләр төшкән открыткалар . (Слайдлар №14-17)

             - Игътибар итегез әле, нәрсәләре белән охшаш алар?  (Дүрт канатлары , гәүдәләре, башы һәм мыекчалары бар).

          - Ә канатлары бертөсле булганнары бармы? (Юк).

          - Гәүдәсе ничә өлештән тора? (өч:  башы,   түше,  аскы  гәүдә).

          - Күбәләкнең ничә канаты бар? (Дүрт)

          - Кайсы канатлары  зуррак һәм кайсылары озынрак?

          - Канатлар гәүдәнең кайсы өлешенә тоташканнар?

7. Paint программасын искә төшерү .

-Укучылар, без бүген сезнең белән  күбәләк рәсемен Paint программасы ярдәмендә ясыйбыз. (Слайд №18)

     -  Paint программасы ни өчен кирәк? ( Paint программасы төрле рәсемнәрне ясау өчен кирәк).

    -  Paint программасына ничек керәбез? ( Укытучы ярдәмендә искә төшерү: юнәлеш угы ярдәмендә экранның сул як почмагыннан “Пуск” төймәсен табабыз һәм “ тычкан”ның сул як клавишына басып, экранда “ Меню” ны сурәтлибез; анда “ Программалар” бүлеген табабыз, курсорны шунда китерәбез, кечерәк бүлекне китереп  чыгарабыз; “ Стандартлар” бүлекчәсе кирәк, шуны “ ачабыз”. Бу бүлекчәдә “ Paint” пунктын сайлыйбыз).

-  Рәсемне ясау өчен нинди инструментлар кулланабыз? (Карандаш, пумала, бетергеч).

-  Төсләрне кайдан сайлыйбыз?

Ә хәзер техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искә төшереп китик. (Слайд №19)

III. Физкультминут.

Бергәләп басыйк әле,         ( Басалар)

Түгәрәк ясыйк әле.             (Түгәрәк ясыйлар)

Менә нинди түгәрәк!

Әйтерсең лә күбәләк.         (Күбәләк шикелле канат кагалар)

Тыпыр-тыпыр тыпырдыйбыз,     (Тыпырдыйлар)

Бер дә карап тормыйбыз.

Менә шулай ял итәбез,

Бик тырышып биибез.         (Татар халык биюен бииләр )

IV. Яңа материалны ныгыту.

        - Ә хәзер нетбукларны ачабыз. Укучылар, сез алдагы дәресләрдә Paint программасында төрле рәсемнәр ясарга өйрәндегез. Нетбукларда  рәсемнәр ясау өчен, безгә нәрсәләр кирәк булды ?  (Инструментлар панеле, төсләр, киндер).

1. Технологик карта. (Слайд № 20-24)

1. Инструментлар панеленнән карандаш ал.

2. Урталыкны тап. Башын, гәүдәсен ясый башла.

3. Канатларны бүлүче сызыклар  үткәр.

4.Өске канатларның зурлыгын күрсәтеп яса.

5. Аскы канатларны яса.

6. Өске  һәм аскы канатларга бизәк төшер.

7. Рәсемеңне укытучыга күрсәт.

8. Тиешле төсләр белән рәсемне буя.

V. Дәресне йомгаклау.

1. Гомумиләштерү әңгәмәсе.

  1)  Бүгенге дәрестә нәрсә эшләдек ?

  2)  Дәрес сезгә ошадымы? Ни өчен?

2.  Яхшы эшләрне билгеләү.

3. Нәтиҗә ясау.  

        -Бүген без сезнең белән нетбукларда  Paint программасында, инструмент-

лар кулланып, рәсем ясадык. Алдагы дәресләрдә  без бу программада рәсемнәр ясауны  дәвам итәрбез.

         Күбәләкләр  – табигать матурлыгы.  Аларның матурлыгын күреп, күңел сафлана: алар табигатькә, безнең күңелләргә ямь өстиләр. Шуңа күрә без күбәләкләрне яратырга, сакларга, алар турында кайгыртырга тиеш.  Яшәсеннәр һәм сөендерсеннәр безне  күбәләкләр, аларның яктылыгы бөтен җирне яктыртсын !

  1. Саубуллашу.

-Дәрестә актив булганыгыз өчен рәхмәт! Дәрес тәмам. Эш урынын җыештырыйк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

План-конспект интегрированного урока математики в 4 классе.

Урок интегрирован с предметом "Окружающий мир".Тема:Берегите воду!...

План-конспект к уроку литературного чтения 2 класс Обобщение к разделу "Зарубежная литература".

План-конспект у уроку литературного чтения 2 класс по учебнику Л.Ф. Климановой Обобщение к разделу "Зарубежная литература".Презентация позволяет подвести итоги знаний  по сказкам зарубежных писат...

План- конспект открытого урока по математике (1 класс) по теме: "Закрепление вычислительных навыков".

План-конспект открытого урока содержит весь материал занятия. УМК "Школа России"....

План – конспект открытого урока математики в 1 классе

План – конспектоткрытого урока математики в 1 классе...

План-конспект интегрированного урока в 4-ом классе по изобразительному искусству и окружающему миру "Образ культуры Древней Греции"

Задачи урока:  обобщение знаний о культуре Древней Греции, создание образа своеобразной, красивой и цельной внутри себя культуры, закрепление и углубление  знаний  и навыков построения ...