Тематик рәсем “Көзге пейзаж”.
план-конспект урока по изобразительному искусству (изо, 1 класс) на тему

Мингалимова Чулпан Рустамовна
Тема: Тематик рәсем “Көзге пейзаж”. Дәреслек: Кубышкина Э. И. “Рәсем сәнгате”. Дәреснең максатлары: 1. Балаларны сәнгать төре буларак “пейзаж” белән таныштыру. Исаак Ильич Левитанның “Алтын көз” картинасы белән таныштыру. 2. Көзге төсләр турында күзаллауларын баету, фантазияләрен үстерү. Дөрес, төгәл, пөхтә итеп рәсемли белергә өйрәтү. 3. Табигатьне ярату, табигатькә сак караш тәрбияләү. Рәсем сәнгатенә мәхәббәт уяту. Җиһаз: И. И. Левитанның “Алтын көз” картинасына репродукция. Көз турында рәсемнәр, укытучының үрнәк эше. Петр Ильич Чайковскийның “Ел фасыллары”.”Көзге җыр” фортепиано пьесасы. Гади карандашлар, бетергечләр, альбом битләре.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Тематик рәсем “Көзге пейзаж”.16.95 КБ

Предварительный просмотр:

Рәсем дәресе. 1 класс

Тема: Тематик рәсем “Көзге пейзаж”.

Дәреслек: Кубышкина Э. И. “Рәсем сәнгате”.

Дәреснең максатлары:

  1. Балаларны сәнгать төре буларак “пейзаж”  белән таныштыру. Исаак Ильич Левитанның “Алтын көз” картинасы белән таныштыру.
  2. Көзге төсләр турында күзаллауларын баету, фантазияләрен үстерү. Дөрес, төгәл, пөхтә итеп рәсемли белергә өйрәтү.
  3. Табигатьне ярату, табигатькә сак караш тәрбияләү. Рәсем сәнгатенә мәхәббәт уяту.

Җиһаз: И. И. Левитанның “Алтын көз” картинасына репродукция. Көз турында рәсемнәр, укытучының үрнәк эше.

      Петр Ильич Чайковскийның “Ел фасыллары”.”Көзге җыр” фортепиано пьесасы.

      Гади карандашлар, бетергечләр, альбом битләре.

Дәрес барышы:

  1. Дәресне оештыру.
  • Укучылар, безнең  хәзер рәсем дәресе.

 Балаларның  дәрескә әзерлеген, кәефләрен сорашу.

  • Балалар кәефләрегез ничек бүген?
  •  Һәркайсыгыз үзегезнең эш урыннарыгызны карап чыгыгыз әле. Барлык әйберләрегез дә әзерме?Альбом битләрен әзерлик. Карандашларыгыз очланганмы, сынган булса, очлап куегыз.
  1. Үтелгәнне ныгыту.
  • Укучылар, без кичә сезнең белән экскурсиядә күргәннәрне искә төшерик әле. Нәрсәләр күзәттек икән?
  •  Күк йөзе нинди иде?
  • Көн нинди иде?
  • Явым – төшем бар идеме?
  • Җил?
  • Су өсте нинди иде?
  • Нинди үсемлекләр күзәттек?
  • Алар нинди төскә кергәннәр ?
  • Табигатьтә тагын нинди үзгәрешләр күзәттек?
  • Кошлар, җәнлекләр турында ниләр әйтерсез?
  • Безнең хәзер табигатьтә нинди ел фасылы?
  • Әйе,балалар, хәзер табигатьтә чыннан да көз хакимлек итә. Бар табигать сары – алтын төсләргә манган кебек. Бик күңелле чор. Бу вакытны “Алтын көз” дип тә атыйлар.
  • Көз айларын санап күрсәтегез әле?
  • Сентябрь, октябрь, ноябрь.
  • Булдырдыгыз, балалар, димәк без бүген дәрестә сезнең белән көз темасына сөйләшәчәкбез.
  1. Яңа теманы аңлату.
  1. – Балалар, без бүген сезнең белән рәсем сәнгатенең бер жанры “пейзаж” белән танышырбыз. Көзге пейзаж ясарга өйрәнербез.
  •  Сезнең “пейзаж” дигән сүз ишеткәнегез юкмы? Пейзаж – ул табигать күренешләрен сурәтләү дигән сүз.

(Балаларга көз турында рәсемнәр күрсәтү.)

  • Һәр рәссам үзенең рәсемендә төрле чаралар ярдәмендә,үзе күргән матурлыкны башкаларга да күрсәтергә омтыла.

Һәр картинаның үз композициясе була.

Композиция ул – рәссамның уйлаганын ачып бирү өчен һәр предметның аерым бер урынга урнаштырылуы дигән сүз.

    Горизонт сызыгы турында төшенчә бирү.

    Горизонт сызыгы  җир белән күкнең тоташкан кебек булып торган урыны ул. Җир белән күк арасында бушлык калырга тиеш түгел. Горизонт сызыгы өстә дә, аста да, уртада да булырга мөмкин.

(Рәсемнәр күрсәтелә.)

     2.И. И. Левитанның “Алтын көз” картинасы буенча сөйләшү.

  • Балалар, без бүген  И. И. Левитанның “Алтын көз” картинасын карап үтәрбез. И. И. Левитан – рәссам, иң көчле пейзажистларның берсе булган. Көз айларын бик яраткан, ел саен көтеп алган.  Көзге күренешләрне бик теләп ясаган.

(Картинасын күрсәтү.)

-Игътибар белән карагыз әле,бу рәсемне сурәтләү өчен рәссам көзнең нинди билгеләрен кулланган?

  • Сары, яшел, кызылсары төсләр.
  • Бу картинада ниләр күрәбез?
  • Картинаның уң ягында киң булмаган елга.
  • Алда сап – сары каен агачлары күрәбез.
  • Еракта куе урман.
  • Күк йөзе аяз.
  • Җиңелчә болытлар.
  • Кипкән, сары үләннәр.
  • Әйе, балалар,менә бу рәсем аша без туган ягыбызның матурлыгын күрәбез ..
  • Балалар, рәссам көзге пейзаж өчен күбрәк кайсы төсләрне кулланган?
  • Сары.
  • Рәсем сезгә нинди кәеф бирә?
  • Күңелле.
  • Яктылык.
  • Сафлык
  • Сезгә бу картина нәрсәсе белән ошады?
  • Якты, аяз көн.
  • Кояш.
  • Бөтен җир алтын – сары төскә күмелгән.
  1. – Балалар, без бүген сезнең белән үзебез дә рәссамнар булырбыз. Көзге пейзаж ясарбыз.
  • Көз көннәре без карап үткән картинадагы кебек кенә гел бертөрле буламы?
  • Тагын нинди көннәр була?
  • (Явымлы, салкын, җилле, болытлы, томанлы һ. б.)
  • Әйе, балалар, менә шуның өчен башта нәрсә ясаячагыбызны әйбәтләп уйларга кирәк. Композиция турында уйланыгыз.
  • Бирегә карагыз әле, якындагы агачлар нинди? Ерактагылары ничек күренә?
  • Якындагылары зур, ачык күренә.
  • Астарак урнашкан.
  • Ә ерактагылары?
  • Ерактагылары кечкенә,тонык.
  • Өстәрәк урнашкан.
  1. Физкультминутка

Без көзге яфраклар,

Очабыз,очабыз                         (аяк очларына басып, кулларын җелпиләр)

Талгын, искән җил белән

Үләнгә төшәбез.                       (чүгәлиләр)

  1. Балаларның мөстәкыйль эшләре.
  • Балалар, альбом битләрен әзерлибез. Үзегезнең нәрсә эшлиячәгегезне тагын бер кат күз алдыгызга китерегез.

(П. И. Чайковскийның “Ел фасыллары. Көзге җыр” фортепиано пьесасы куела. Балалар музыка астында рәсем ясыйлар. Укытучы балаларга киңәшләрен бирә, хаталарын төзәтә. Бу дәрестә карандаш белән генә эшләү планнаштырыла, буяу икенче дәрескә кала.)

6. Йомгаклау.

- Балалар, без бүген дәрестә нинди эшләр белән шөгыльләндек?

- Көз темасына сөйләштек.

- Көзге рәсемнәр, картина карадык.

- Рәсем ясадык.

- Әйе, менә сез бүген бик тырышып үзегез дә рәссамнар булып, пейзаж ясадыгыз. Әле безнең эшебез моның белән генә бетми, киләсе дәрескә ясаган рәсемнәрне буйыйсыбыз бар. Шуңа күрә балалар, бүген өйләрегезгә кайтканда табигатьне тагын бер кат күзәтеп кайтыгыз әле. Хәзер табигатьтә нинди төсләр өстенлек итә икән?

- Шуның белән безнең бүгенге рәсем дәресебез тәмам.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

урок изобразительного искусства во 2 классе по теме "Пейзаж.Наблюдаем и изображаем осенний пейзаж"

1. Урок изобразительного искусства во 2 классе по программе «Школа 21 века»;2. «Пейзаж. Наблюдаем и изображаем осенний пейзаж»;3. Проблемный урок изучения нового материала;• 4 Оборудование: мультимеди...

Урок технологии во 2 классе на тему: «Выполнение деревенского пейзажа в технике рельефной картины. Изделие: пейзаж «Деревня»

Урок технологии во 2 классе  на тему: «Выполнение деревенского пейзажа в технике рельефной картины. Изделие: пейзаж «Деревня»...

Урок технологии во 2 классе на тему: «Выполнение деревенского пейзажа в технике рельефной картины. Изделие: пейзаж «Деревня»

Урок технологии во 2 классе  на тему: «Выполнение деревенского пейзажа в технике рельефной картины. Изделие: пейзаж «Деревня»...

Крымский пейзаж. Наблюдаем и изображаем пейзаж любимого уголка Крыма.

Тема: Крымский пейзаж. Наблюдаем и изображаем  пейзаж любимого уголка Крыма.Вид урока: проблемный урок изучения нового материала.Цель урока: учить отличать пейзаж от других видов изобразительного...

Конспект урока ИЗО Тема: Жанры живописи. Натюрморт. Пейзаж: барбизонская школа пейзажа; импрессионизм.

Конспект урока  ИЗО( по теме: Жанры живописи. Натюрморт. Пейзаж: барбизонская школа пейзажа; импрессионизм) разработан для 3-го класса по ОС "Школа 2100"...

Конспект урока по изобразительному искусству 3 класс. Тема: «Картина-пейзаж. Весенний пейзаж» (гуашь) УМК "Школа России"

Цели деятельности учителя: создание условий для развития у детей художественного образования, расширение представления о весеннем пейзаже.Планируемые результатыПредметные:знать, как рисуется пейзаж;ум...