Урок математики в 4 классе "Нульгә тәмамланган саннарны тапкырлау"
план-конспект урока по математике (4 класс) по теме

Сәяхәт дәрес, Казан турында күзаллауны киңәйтү, тестлар белән эш.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon seyahet_deres.doc856 КБ

Предварительный просмотр:

Дәрес эшкәртмәсен Буа районы Черки Килдураз урта мәктәбе укытучысы Гыйльфанова Дания Ришат кызы төзеде.

Предмет: Математика  

Дәреслек авторлары: Моро М.И., Бантова М.А.

Класс: 4

Дәрес тибы: үткәнне ныгыту          

Тема: Нульгә тамамланган саннарны  тапкырлау

Максат: 

  1. Нульгә тәмамланган саннарны тапкырлау    темасын ныгыту;
  2. тизлек, вакыт, юл табуга мәсьәләләр чишә белү күнекмәләрен  үстерү;
  3. мөстәкыйльлек тәрбияләү, Казан шәһәре турындагы күзаллауны киңәйтү.

Җиhазлау: компьютер, дәреслек, тестлар, билетлар, перфокарталар.

Дәрес барышы :

I. Оештыру өлеше.

-Исәнмесез балалар! Бүген без математика дәресендә сәяхәткә барыбыз. Кая икәнен белер өчен телдән мисаллар исәпләргә кирәк булыр . Җавапларыбыз әлегә яшеренеп тора. Мисалларны дөрес итеп чишсәк тиешле сүзебез килеп чыгачак.

 II. Белемнәрне актуальләштерү

     .

Слайд 1                1) 503 х 2 =        (к)        

                         2020 – 7 =      (н)    

                               3000 – 989 =  (а)        

                              3 х 10 =           (з)

                          29 х 2 =           (а)

- Мисалларны телдән исәпләп, җавапларын гына дәфтәргә языгыз

Слайд 2         2) Тикшерү. Экрандагы таблицада җаваплар күренә:

К

А

З

А

Н

1006

58

30

2011

2013

C:\Documents and Settings\home_\Мои документы\Мои рисунки\КАРТОЧКА\КАРТОЧКА 019.jpg Слайд 3

3) Саннарны үсә бару тәртибендә әйт: 30, 58, 1006, 2011, 2013  

-    Һәр сан нәрсәсе белән кызыклы? Татарстанның туган көне 30 август.

-    Сөембикә манарасы 58 метр биеклектә.

  • Казанга быел 1006 ел тула
  • 2011 ел - Космонавтика елы.

-    2013 - студентларның җәйге Универсиадасы үткәреләчәк

4) - Сез спортны яратасызмы? (җаваплар тыңланыла)

    - Спортны яратырга, көндәлек режимны төгәл үтәргә, физкультура белән дус булырга кирәк.

  1. Төп өлеш
  1. Перфокарта белән эшләү.
  •   Сәяхәткә автобуста кузгаларбыз.

Автобуска утырыр өчен билетлар алырга кирәк.

7 х 8            3 х 5               5 х 2               93 : 3

9 х 6            6 х 6               20 : 2              64 : 2

7 х 7            7 х 5               80 : 10            720 : 90

  8 х 10           2 х 10            100 : 10          180 : 20

  1. Тикшерү. (Җаваплар экранда. Укучылар үз - үзләрен тикшерәләр, билге куялар.)

Слайд 4

56        15      10        31

54        36      10        32

49        35       8          8

80        20      10         9

 

  1. Мәсьәлә чишү:
  • Автобуста барабыз, мәсьәлә чишәбез.

 Мәсьәлә

-Автобус 90 км тизлек белән Казанга 2 сәгать бара  Килдураздан Казанга ничә км?

- Кире мәсьәлә төзибез.

4) Дәреслек белән эш.

№ 13 (16 бит) Мөсткыйль эш

а = 80900, d = 9         а = 1083470, d = 6                а х d

Жаваплар экранда күренә ( 728100, 6500820)

Слайд 5

5). Физминут.

- Казанга життек, автобуслардан төшеп ял итеп алыйк!

  (Казанның матур урыннарын күрсәтү)

   C:\Documents and Settings\home_\Мои документы\Мои рисунки\КАРТОЧКА\КАРТОЧКА 019.jpg             

       

IV. Белемнәрне тикшерү. 1) Тест биремнәрен үтәү

- Тест эшләп алабыз.

1)          2400 х 30

а)        72                  б)  7200            в)  72000

2)        әгәр 900 не 100 гә арттырсак, була

  а)        10000            б) 800               в) 90000

  3)        3000 һәм 6 саннарының өлеше

а)         500               б)   800          в)    18000

4)         2сәг. ничә минут?

  а)        2 мин      б)  120 мин         в)    60 мин

  1. 160 км ны метрга күчер

а)    160000        б)   1600          в) 16000

Слайд 6

  1. Тишерү. Җаваплар: 72000, 90000, 500, 120, 160000

V. Өй эшләрен язабыз:

        I в - № 11  ( 2, 3 багана)

        II в - № 18 (дәреслек, икенче кисәк)

VI. Йомгаклау. Фикерләп алыйк әле.

а.) Сызымда ничә өчпочмак hәм ничә дүртпочмак булганын табыгыз?

Слайд 7

     

 

              Кызлар дүтпочмак саный ( 4 )

              Малайлар өчпочмак ( 6 )

б.) Төрле тамгалар куеп эшләү

              2..2..2..2=4

Җаваплар тыңланыла. Компьютер буенча җаваплар тикшерелә.

Слайд 8

2 + 2 : 2 х 2 = 4

2 + 2 – 2 + 2 = 4

в.) - Бүген дәрестә нинди эшләр башкардык?

 VII. Билгеләр кую.