Түгәрәк саннарны тапкырлау (Умножение круглых чисел)
план-конспект урока по математике (2 класс) по теме

Урок математики во 2 классе по теме "Умножение круглых чисел.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tugrk_sannarny_tapkyrlau_2_kl.docx28.49 КБ

Предварительный просмотр:

Математика 2 сыйныф

УМК «Перспектива»

Укытучы: Нуруллина Руфия Ислямовна

Татарстан Республикасы

 Аксубай муниципаль районы

Иске Ибрай урта мәктәбе

Тема:   «Түгәрәк саннарны тапкырлау»

Максат:

  • 100 эчендә түгәрәк саннарны тапкырлау ысулларын өйрәтү;
  • Игътибарларын, фикер йөртү сәләтләрен үстерү;
  • Математика фәненә кызыксыну уяту.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

        Предмет нәтиҗәләре: 

  • санау таякчыклары ярдәмендә түгәрәк саннарны тапкырлау ысулларын модельләштерү;
  • 100 эчендә түгәрәк саннарны тапкырлау;
  • түгәрәк саннарны тапкырлауга карата гади мәсьәләләр чишү;
  • аңлатмаларда төшеп калган гамәлләрне дөрес кую;
  • саннар рәтенең закончалыгын табып, рәтне тулылыандыру.

Предметара нәтиҗәләр:

  • регулятив: 
  • уку эшчәнлегенең максатын билгеләү;
  • уку мәсьәләсен чишү буенча эш планын төзү;
  • план буенча эшләү;
  • эшне үрнәк буенча тикшерү.
  • танып – белү:
  • кирәкле информацияне эзләү һәм  табу;
  • таблица, кыскача язу, математик аңлатмаларны дөрес файдалана белү.
  • коммуникатив:
  • дәрестә гади, аңлаешлы сөйләм куллану;
  • дәреслектәге текстларны кычкырып яки эчтән уку;
  • әңгәмәләрдә, күмәк фикер алышуларда катшашу;
  • укытучы сорауларына җавап бирү.

Шәхси нәтиҗәләр:

  • үз эшчәнлегеңне контрольдә тоту;
  • бәяләү;
  • уңышыңның һәм уңышсызлыгыңның сәбәбен аңлау;
  • математика фәненә уңай мөнәсәбәт;
  • гади тәртип кагыйдәләрен булдыру.

Җиһазлау:

  • презентация;
  • биремле карточкалар;
  • үзбәя өчен карточкалар.

Дәрес төзелеше: 

  1. Оештыру өлеше.
  2. Танып – белү эшчәнлеге:
  • белемнәрне актуальләштерү;
  • икеурынлы түгәрәк саннарны тапкырлау кагыйдәсен кертү;
  • мөстәкыйль эш;
  1. Рефлексия. Үзанализ һәм үзбәя.

Дәрес барышы

  1. Оештыру өлеше.

   Күңелле кыңгырау чыңлый,

   Чакырып безне дәрескә.

   “5” ле эләктереп калыйк”,-дип,

                  Керешик без дәрескә

II. Белемнәрне актуальләштерү.

- Сез берурынлы саннарны тапкырлый беләсез. Кушуны тапкырлау, тапкырлауны кушу белән алыштырып язып карагыз.

Бирем  N1 (вариантларда бирелә).

СЛАЙД 2.

I вариант

2 + 2 + 2 + 2 + 2 =

6 + 6 + 6 =

4 + 4 + 4 +4 =

II вариант

3 х 5 =

5 х 4 =

7 х 2 =

- Карточкаларны алышып ,эшләрегезне, тактадагы үрнәккә карап, тикшереп чыгыгыз һәм бәяләгез.

СЛАЙД 3

Бирем № 2. Бирелгән аңлатмалар арасыннан мәсьәләнең чишелешенә туры килгәнен табыгыз. Фикерегезне дәлилләгез.

- Ике атнада ничә көн?

- Дүрт куянның ничә аягы?

- Биш керпенең ничә колагы?

- Өч үрмәкүчнең ничә аягы?

- Артык калган аңлатмага үзегез мәсьәлә уйлап карагыз.

СЛАЙД 4

Бирем № 3. Телдән исәпләү.

20 +30                           80 – 20

60 – 40                         100 – 60

10 + 40                          90 – 50

50 + 50                          30 + 60

70 – 30                          20 x 3

III.  Теманы формалаштыру, максатны билгеләү.

СЛАЙД 5

              Түгәрәк саннарны тапкырлау кагыйдәсен кертү

- Әлеге аңлатмалар турында нәрсә әйтә аласыз? (Түгәрәк саннарны кушу һәм алу.) Артык аңлатма турында ни әйтерсез? (Түгәрәк саннарны тапкырлау).

-Бүгенге тема “Түгәрәк саннарны тапкырлау”, -дип атала.

Без нинди максатка ирешергә тиешбез? (Түгәрәк саннарны тапкырларга өйрәнергә кирәк)

IV.  Яңа теманы ачу.

  1. Түгәрәк саннарны тапкырлау кагыйдәсен чыгару.

      1 ысул.

  • 20 x 3 нең кыйммәтен ничек табарбыз икән? Бәлки миңа ярдәм итүчеләр табылыр?
  • 20 не 3 тапкыр кушабыз.

20 + 20 + 20 = 60

2 ысул.

( Санау таякчыклары бәйләмнәре ярдәмендә тапкырлауның икенче ысулы карала.)

  • 20 не 3 кә тагын ничек тапкырлап була ? 20 ул ничә дистә?

(20 – 2 дистә. 2 дистәне 3 кә тапкырлыйбыз, 6 дистә яки 60 була.)

-Кайсы ысул беоән исәпләргә җиңелрәк? (Икенче ысул белән исәпләү ансатрак.)

 - Икеурынлы түгәрәк саннарны берурынлы санга тапкырлау кагыйдәсен формалаштырып карый әле.  ( Икеурынлы түгәрәк санны берурынлы санга тапкырлау өчен, түгәрәк санны дистәләргә әйләндерергә һәм тапкырларга.)

2. Физкультминутка.

СЛАЙД 6

3. Теманы ныгыту. Мөстәкыйль эш.

- Аңлатмаларны ике ысул белән чишәргә.

20 х 4

20 + 20 + 20 + 20 =80

2 дис. х 4 = 8 дис.

30 х 3

30 + 30 + 30 = 90

3 дис. х 3 = 9 дис.

V. Дәреслек белән эшләү.

  1. Телдән исәпләү. № 1,2,3 (17, 18 бит)

      Мисаллар алдан тактага язып куела, чиратлап җавапларны гына язалар.

  1. Дәфтәрләрдә эш.

 № 4 (18 бит , комментарияле эш)

 № 6,7 ( 18 бит , мөстәкыйль)

VI. Үтелгән материалны кабатлау.

    № 8,9 (18 бит, телдән)

 VII. Диагностик бирем.

1.- Кушуны тапкырлау белән алыштырып язырга.

1 вариант

10 + 10 + 10 + 10 + 10 + 10 =

20 + 20 + 20 + 20 =

30 + 30 =

2 вариант.

40 + 40 =

20 + 20 + 20 =

50 + 50 =

- Парларда тикшерегез.

- Тактадан дөреслеген карагыз.

 СЛАЙД 7

- Кем барысын да дөрес эшләде? /х кеше.

- Кем барысын да эшләп бетерә алмады, ләкин эшләгәннәре дөрес? /х кеше

- Кемнең хаталары бар? /х кеше.

- Кем чишә алмады? /x кеше

2. Аңлатмаларны исәпләргә.

50 x 2        10 x 9        40 x 2         10 x 10          30 x 3

20 x 5        20 x 3        10 x 6         7 x 10             4 x 10

VIII.  Рефлексия.

СЛАЙД 8

Смайлик сайлагыз:

-“Мин өйрәндем, башкаларга да булыша алам.”

-“Мин беләм, ләкин бераз ярдәм кирәк.”

-“Миңа дәрестә авыр булды.”

IX. Дәресне йомгаклау.

  • Нинди яңа белемнәр алдык? (Түгәрәк саннарны тапкырларга өйрәндек)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Математика "Умножение круглых чисел" УМК "Перспектива" 2 кл

Урок математики по теме "Умножение круглых чисел" с большой долей самостоятельной работы на знание умножения двузначных чисел, понимание выполнения вычисления арифметических выражений двумя способами,...

Умножение круглых чисел . 3 класс

Цели: - познакомить детей с умножением круглых чисел;            - повторить таблицу умножения на 7, умножение и деление ...

Түгәрәк саннарны тапкырлау (Умножение круглых чисел)

Презентация урока математики во 2 классе. Тема "Умножение круглых чисел"...

Самостоятельная работа по математике по теме "Умножение многозначного числа на однозначное. Умножение круглых чисел"

Самостоятельная работа по математике по теме "Умножение многозначного числа на однозначное. Умножение круглых чисел."...

Конспект урока математики "Умножение круглых чисел, сводящихся к умножению на двузначное число" 3 класс УМК "Перспектива"

План-конспект урока математики (3 класс)Тема: Умножение круглых чисел, сводящихся к умножению на двухзначное число...

План- конспект по математике 3 класс, УМК "Школа России", тема : «БЛИЦтурнир». «Умножение круглых чисел, сводящих к умножению на двузначное число"

Цели деятельности учителя: -формирование умений умножать круглые числа, сводящиеся к умножению на двузначное число-раскрытие умений учащихся к исправлению допущенных ошибок на основе рефлексии собстве...

Конспект урока по математике УМК "Перспектива" 3 класс. Тема: «Умножение круглых чисел, сводящихся к умножению на двузначное число»

КОНСПЕКТ УРОКА МАТЕМАТИКИТема: «Умножение круглых чисел, сводящихся к умножению на двузначное число»   Цели деятельности учителя:формирование умений умножать круглые числа, ...