"Математик поезд"
методическая разработка по математике (3 класс) по теме

 уен дәрес

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 8_kf8.doc69 КБ

Предварительный просмотр:

Максат: 1) тапкырлау һәм бүлү күнекмәләрен уеннар аша ныгыту;

               2) укучыларның тапкырлыкка, зирәклеккә булган фикерләү     дәрәҗәләрен үстерү;

               3) укучыларның математика фәненә мәхәббәтләрен тагын да үстерү, кызыксынуларын үстерү.

Җиһазлау: “Кассалар” залы, “Белешмәләр” бюросы, “Көтеп тору” залы, “Математика” станциясе, “Күңелле уеннар” станциясе, талоннар, билетлар, кроссворд, плакатлар, карточкалар

Кичә барышы:

       Кичәдә балалар һәм әниләр командасы ярыша. Балалар командасы чыгып тезеләләр һәм шигырьләр сөйлиләр.

  1. Якты мәктәп залларында

     Яңгырый безнең аваз.

      Күңелле безнең балачак,

      Тормышыбыз мәңге яз.

                     2. Хәрәкәттә - бәрәкәт

                    Икәнен онытмагыз.

                    Бер урында тик торудан

                    Күгәреп тутыкмагыз.

  1. Безнең бәйрәмне карарга

     Дусларыбыз килгәннәр.

     Бергәләп күңел ачыйк,

     Уйнап алыйк дигәннәр.

                      4. Сез әзерме безнең белән

                     Арыганчы уйнарга.

                     Күңелле уен башладык,

                     Әйдә, рәхим итегез залга.

  1. Кемнәр уйнарга ярата?

 Кемнәр өлгер һәм җитез?

 Безнең белән ярышырга,

 Кемнәр тели, әйтегез?

                    6.   Безнең белән ярышырга

                           Җитез кешеләр кирәк.

                           Кемнәр ярышырга әзер

                          Чыгып басыйк тизрәк.

        Икенче команда да чыгып басып тезелә. Кичә барышы белән таныштыру.

Алып баручы:

         Иң башта кичәбезне бәяләп бару өчен хөкемдарлар билгеләргә кирәк булачак.

      “ Тыңлагыз!  Тыңлагыз!

       Математик поездда барырга җыенган иптәшләр игътибарына! Мәктәп коридорыннан “Математика – күңелле уеннар” маршруты буенча баручы “Әти, әни һәм мин” поезды кузгалып китәчәк. Пассажирларның касса залына кереп, утыру талоннарын алуларын сорыйбыз. Талонның эчтәлеге белән танышыгыз һәм сорауларга җавап бирегез. Җавап биргәннән соң, кассадан билет алыгыз. Әгәр мәсьәләне чишә алмасагыз, “Белешмәләр” бюросына мөрәҗәгать итегез!”

  1. Талон алып мәсьәлә чишү.
  2. Талоннарны биреп кассадан билет алу

     “ Тыңлагыз!  Тыңлагыз! “Математика – күңелле уеннар” маршруты буенча баручы “Әти, әни һәм мин” поезды кузгалып китә. Пассажирларның үз урыннарына утыруларын сорыйбыз...”    (Көй уйнала)

       Командалар кара – каршы тезеләләр.

       Кадерле әти - әниләр! Кадерле укучылар! Күңелле математик кичәнең беренче өлешен уңышлы гына үтеп, безнең поездга утырып бару бәхетенә ирештегез.  Алда сезне “Математика” һәм “Күңелле уеннар” станцияләрендә төрле мәсьәләләр, башваткычлар, күңелле уеннар көтә.

        Сезгә хәерле юл һәм уңышлар телибез.

     “Пассажирлар игътибарына! Поздыбыз “Математика” станциясенә килеп тукталды. Бу станциядә математик ярышлар үткәреләчәк.    

“Математика” станциясендә үткәрелә торган ярышлар:

  1. “Кызыклы саналмыш”

(1 дән 20 гә кадәрге саннарны үсә бару тәртибендә табып уку)

(Слайдта саннар бутап күрсәтелә)

  1. Җавап дөрес булырлык итеп   җәя куясы:

7*9+12*3-2=23

Җавап: (7*9+12)*3-2=23 (Җаваплар слайдта күрсәтеп барыла)

76-20+5=51

Җавап: 76-(20+5)=51(Җаваплар слайдта күрсәтеп барыла)

     “ Тыңлагыз!  Тыңлагыз! “Математик” станциядән  “Әти, әни һәм мин” поезды кузгалып китә. Пассажирларның үз урыннарына утырулары сорала.  

    (Слайдта поездның кабынып, кузгалып китү авазы ишетелә. Поезд рәсеме күрсәтелә.)

   

          “Пассажирлар игътибарына! Поздыбыз “Күңелле уеннар” станциясенә килеп тукталды. Бу станциядә күңелле ярышлар үткәреләчәк.    

1 нче ярыш:

     “Юлий Цезарьлар” ярышы. Балалар командасы 1 дән 30 га кадәр санарга тиешләр, ә әниләр командасы, киресенчә, 30 дан 1 гә кадәр санап төшәргә тиешләр.

2 нче ярыш:

    “Күз бәйләп рәсем ясау” ярышы. Һәр командадан бер кеше күзне бәйләп поезд рәсемен ясарга тиешләр

(Слайдта поезд рәсеме яктыртыла)

          3 нче ярыш:

     “Кем тизрәк?” дип атала. Бу уенда без сезнең өлгерлекне, җитезлекне сынарбыз. Уртага ике урындык куябыз. Урындыкның берсе астыннан икенчесен таба  кулъяулыкны  сузабыз. Һәр командадан бер  кеше катнаша. Көй уйный башлауга, татарча матур итеп, урындыктан читтә биергә тиешсез. Көй туктауга, кем тизрәк кулъяулыкны тартып ала, шул команда җиңүче була.

      Уен барыгызга да аңлашылдымы?  (Командадан ике, өч кеше дә чиратлап ярыша ала).

(Слайдта Сабантуй бәйрәменнән күренешләр күрсәтелә)

          4 нче ярыш:

       “Кем тизрәк?” дип атала. Бу уен белән инде  сезнең җитезлекне сынарга вакыт җитте. Командадан бөтен  кеше дә катнаша. Көй уйный башлауга, татарча матур итеп биеп, кашык белән суны аласыз һәм, чиратлап, икенче стаканга илтеп бушатасыз. Көй туктауга, кайсы команданың күбрәк тутырылган була, шул команда җиңүче була.

      Уен барыгызга да аңлашылдымы?  

(Слайдта Сабантуй бәйрәменнән күренешләр күрсәтелә)  

    5 нче ярыш:

    “Сүз төзү” дип атала.

1 нче командага:                                                  2 нче командага:

К о с м о с                                                               Р а к е т а

4*9=                                                                         7*4=

7*5=                                                                         9*5=

4*8=                                                                         3*6=

3*2=                                                                         8*2=

5*3=                                                                         2*7=

3*7=                                                                         6*4=

       

    6 нчы ярыш:

Кроссворд чишү.

1. Җ

О

2. М

Г

А

А

Е

В

Т

3. К

В

А

Д

Р

А

4. Т

У

П

А

Ш

П

5. Т

У

Г

Ы

З

К

Ы

Р

6. М

Ә

С

Ь

Ә

Л

Ә

А

У

Горизонталь буенча:

  1. Атнаның бишенче көне (җомга)
  1. Дүрт ягы да тип – тигез булган геометрик җисем (квадрат)
  1. 3 кә 3 не тапкырлагач... (тугыз)
  2. Математика дәресләрендә мисаллар һәм .... чишәбез (мәсьәләләр)

Вертикаль буенча:

  1. Озынлык үлчәү берәмлеге (Метр)
  2. Математик гамәл  (Кушу)
  3. ....  + тапкырлау = тапкырчыгыш    (Тапкырлау)

- Менә, кадерле пассажирлар, шуның белән бу станциябездә дә уеннар бетте. Барлык катнашучылар да мине таң калдырды. Үзләре уңган, белемле, җитез һәм тапкыр уенчылар җыелган икән монда. Ләкин уен булгач, кемдер җиңәргә, кемдер җиңелергә тиеш. Шуны ачыклау өчен сүзне хөрмәтле хөкемдарларга бирәбез. Алар тиешле бәя биргәнче укучылар тарафыннан әзерләнгән җырлары әти - әниләребезгә бүләк булып яңгырасын.

(Хөкемдарлар нәтиҗә чыгаралар).

Бәйрәм өстәл табыны артында дәвам итә. Укучылар үзләре әзерләгән концерт номерларын күрсәтәләр)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

презентация к мероприятию математический поезд "Станция задачкино"

Презентация по математике,конспекты уроков по русскому языку,по математике,проекты,созданные учащимися,конкурсный урок по математике...

Зачем нужны автомобили и поезда

Работа предназначена для учащихся первых классов по предмету «Окружающий мир», способствующая расширению кругозора  и общему развитию детей младшего возраста.   При создании презентации...

Путешествие на поезде "Здоровье"

Лекарственные растения и их применение, правила личной гигиены и использование растений для укрепления здоровья, умение выжить на необитаемом острове, использование растений для приготовления бл...

Урок - путешествие на поезде "Наше здоровье".

Урок разработан для учащихся 2 класса по программе М.З. Биболетовой....

Игровая программа "Путешествие на поезде Здоровье"

Игровая программа "Путешествие на поезде Здоровья" проведена на конкуре "Самый классный классный" для учащихся 1 класса. Цели: формировать навык здорового образа жизни, воспитывать у школьников ответс...

Для чего нужны поезда?

Урок окружающего мира в 1 классе....

"Математик поезд"

математикадан уен дәрес...