Путешествие в город витаминов( на татарском языке)
методическая разработка по математике (1 класс) на тему

Бадрутдинова Нурия Талховна

Урок-путешествие по математике в 1 классе Тема" Сложение и вычитание в пределах 10"

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon puteshestvie_v_gorod_vitaminov.doc634.5 КБ

Предварительный просмотр:

“Витаминнар шәһәрендә кунакта”

Математика. 1нче сыйныф.

Сәяхәт дәрес.

Тема.       1дән 10 га кадәр саннарны кушу һәм алу. Кабатлау.

Максат.  1дән 10 га кадәр саннарны кушу, алу,  гади мәсьәләләр   чишү

                  күнекмәләрен ныгыту.

          Логик фикерләү сәләтен, кызыксынучанлыкны үстерү.

                 Витаминнарның  кеше тормышындагы әһәмияте турында

                 күзаллауларын киңәйтү, үз сәламәтлегең өчен кайгыртучанлык,

                 аны саклый белү хисе тәрбияләү.

Җиһазлау. “Витаминнар шәһәре” (таблица), яшелчә, җиләк-җимеш рәсемнәре,

                   дифференциаль  биремле карточкалар,  зирәклеккә мәсьәлә,  

                  “Лабиринт-хат”, санлы карточкалар.

Дәрес барышы.

I. Оештыру- мотивлаштыру моменты.

-Исәнмесез, балалар! Хәерле көн!

Бер-беребезгә исәнлек-саулык теләп елмайыйк.

Кулларны әкрен генә өскә күтәрик.

Кояшка үрелик.

Тәнебез көч, шатлык белән тула.

Кулларны төшерик.

- Бүген безгә кунаклар килгән. Сезнең дә кунакка барасыгыз киләме?

Мин сезне бүген кунакка чакырам. Ә кунакка барганда нәрсә кирәк? (күчтәнәч)

Безнең күчтәнәч - математикадан белемнәребез булыр,

нәрсәләргә өйрәндек – кунакта шуларны күрсәтербез.

Кунакка кая барабыз икән? Әлегә бу сер.

II. Актуальләштерү. Телдән исәпләү.

Гади мәсьәләләр чишү.      (укучыларда санау линейкасы)

- Игътибар белән тактадагы саннарга карыйк. Бу саннарның кайсы артык булыр?

5

7

9

20

(артык – 20, бу    икеурынлы сан)

- Калган саннар артына сер яшеренгән. Серне белер өчен берничә мәсьәлә чишик.

а)  Ләйләдә 3 алма бар. Наиләдә 4 алмага күбрәк. Наиләдә ничә алма бар? (7)

ә) Хәзер тәртип буенча ничәнче ай? (5)

б) Балалар мәктәп янына 7 юкә һәм 2 каен агачы утырттылар. Алар барысы ничә агач утыртканнар? (9)

- Саннар артындагы серне ачыйк . Килеп чыккан сүзне укыйк.

МИН

ТА

ВИ

-Менә сер ачылды да.

Бүген без “Витаминнар шәһәре”ндә кунакта. (Тактада шәһәр күренешле плакат ачыла)

-Балалар , “Витаминнар шәһәре”ндә нәрсәләр яши?

-Ничек уйлыйсыз, витаминнар  нинди ашамлыкларда күп  була?( яшелчә, җиләк-җимештә)

-Әйе, яшелчә, җиләк-җимеш безнең тәнебезгә, организмга үсәргә,ныгырга ярдәм итә.Яз җиткәч, сәламәт булу өчен витаминнар бигрәк тә кирәк.

III. Үтелгән материалны ныгыту, кабатлау.

1) Уен “Кәрзинне тутырыйк!”

- Безне бу шәһәрнең хуҗалары каршылый. А, В, С витаминнары нәрсәләрдә була икән? Моны белер өчен, яшелчә-җимешләрне тиешле кәрзиннәргә салырга кирәк.

( һәр укучы үзендәге “яшелчә”дәге  мисалны чишеп, җавабы буенча тиешле кәрзингә “сала”)

   10

     9

8

   А                                         В                                     С

3+7 (помидор)                  3+6( кыяр)                     4+4 (алма)

5+5 (помидор)                 2+7( кыяр)                      18-10 (кәбестә)

4+6 ( кишер)                    4+5 (кишер)                   6+2 (кыяр)

18-8 ( кишер)                  10-1 (алма)                      0+8 ( сарымсак)

10+0 ( чөгендер)               1+8 (груша)                  3+5 (җиләк)

        10-2( суган)

        7-5( бәрәңге)

-Балалар,  нәрсәләрдә А витамины бар икән?  В? С?

(һәр кәрзиндәге яшелчәләрне саныйлар)

2) Мөстәкыйль  эш. Дифференциаль биремнәр.

-Алманың  сезгә әйтер сүзе бар. Сезнең каршыда өч төрле төстәге алма ясалган карточкалар бар.  Яшел алмалысында – биремнәр җиңелрәк, сары алма – кыенрак, ә кызыл алмалыда – катлаулы биремнәр.  Сезгә кайсы алма биреме ошый – үзегез сайлап алыгыз.

 Алма безгә нинди сүз әйтергә тели?

    6-4 =            И                  10- 3 =            П                      

    7+ 3 =         А                   2+4 =              Е

    9-4  =          Т                   7-2 =               Т

10

7

7

6

5

2

5

                     5-2 =         Ө

                     6+2=          К

                    7+0=           Ч

8

3

7

        1+5 =           Л                       1+7=             М

        8+2 =           Ю                     6+3=              Е

        7-3=            А

9

6

8

4

10

-Нинди сүзләр килеп чыкты?   ( Аппетит, елмаю, көч)

     

 аппетит

  көч

 елмаю

-Алмада В витамины бар. В витамины көчле, шат күңелле булу өчен кирәк, ул аппетитны арттыра.

“Аппетит белән аша,

Булырсың таза”.-ди ул.

3) Зирәклеккә мәсьәлә.

- Ә менә А витамины зур үсәргә ярдәм итә.

- Бу малайларның кайсына бу витамин белән дуслашырга кирәк?

        Мәсьәлә. Азат Илнурдан озынрак, ә Мараттан тәбәнәгрәк. Малайларның  

                             кайсы буе буенча иң кечкенә? (Илнур)

 -Илнурга нинди киңәш бирәбез?

(Үсәсең килсә - ..., ..., ...   аша. А кәрзинендәге яшелчәләрне саныйлар)

 

4) “Хатны укы!”   уены. (игътибарлылыкны үстерү)

       

       үсү

 тешләр нык

 әйбәт күрү

-А витамины әле тагын тешләрне дә нык итә,

күзләргә дә әйбәт күрергә булыша.

-Менә куян да, күп итеп кишер ашыйм, шуңа тешләрем авыртмый, күзләрем ерактан ук күрә, ди.

Куянга кайсы кишер эләгер икән?

“Хат”ны укып, куян юлын сызып күрсәт. “Хат”ны астан өскә таба укы.

        

                                  9-4

        

5

1

6

2

        3-2        2-2        

                 7-2

        

        4+2        3+2

           8-1        

        

        6-4        7-4

                

-Куян кайсы кишерне алды?

Мисалны укы.  ( 9-4)

5) Геометрик мәсьәлә.

Карлыган -  10

Лимон  -      8

Гөлҗимеш  - 9

     

 авырмау

 тиз терелү

        

Бу үсемлекләр С витаминына бай. С витамины авырмас    өчен,

авырып киткәндә тизрәк терелер өчен кирәк.

- Бу үсемлекләрнең берсен – витаминнар хуҗасы дип йөртәләр. Кайсы икән ул?

Мәсьәлә. Карточкадагы сынык сызыкның озынлыгын тапсагыз,

 “витаминнар хуҗасын” белерсез.           -Болар бар да сынык сызыкмы?

                   (җавап: 9см)

     

-Нинди үсемлек – витаминнар хуҗасы?

-Әйе, гөлҗимештә С витамины карлыганга караганда 10 тапкыр, лимонга караганда 50 тапкыр артык икән!

IV. Йомгаклау.

-Балалар, витаминнар нәрсә ул?

(яшелчәләр, җиләк-җимешләр, ризыклар)

-Витаминнар безнең дусларыбыз. Алар безгә нишләргә ярдәм итә?

(үсәргә, яхшы күрергә, тиз йөгерергә, көчле булырга, авыруларны җиңәргә, яхшы укырга)

-Витаминнар сезне яраттылар, күчтәнәч-белемнәрегез аларга бик ошады. Шуңа күрә сезгә хат бирделәр. Өйдә укыгыз, аларның киңәшләрен онытмагыз.

                   Дустым!

Гадәт булып керсен, онытма:

Кулың юмый ашамлыкларны тотма!

Безне ярат һәм юып аша!

             Яшелчәләр, җиләк-җимешләр.          


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рабочая программа по Русскому языку и по татарскому языку в татарской школе

Рабочая программа по русскому языку и татарскому языку  для 1 класса в татарской школе...

Рабочие программы для 1 класса татарской школы по татарскому языку и литературному чтению на татарском языке по учебникам Мияссаровой

Рабочие программы для первого класса по ФГОС по УМК " Перспективная начальная школа". Авторы учебников: И.Х. Мияссарова, Ч.М. Харисова. Татар теле. Казан «Мәгариф-Вакыт», 2012,И.Х. Мияссарова, Ф...

Занятие "Путешествие в город Витаминный"

Занятие проходит в игровой форме в режиме ГПД. Дети путешествуют в г.Витаминный,где узнают о пользе нашего питания-фруктах.овощах....