Дециметр
план-конспект урока по математике (2 класс) на тему
Яңа озынлык үлчәү берәмлеге дециметр белән таныштыру. Кисемтәләрнең озынлыгын үлчәү, нумерацияне белүне ныгыту
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 15.78 КБ |
Предварительный просмотр:
Тема: Дециметр.
Максат :1. Яңа озынлык үлчәү берәмлеге дециметр белән
таныштыру,
2.Кисемтәләрнең озынлыгын үлчәү, нумерацияне
белүне ныгыту.
3. Мәсьәләләр һәм мисаллар чишә белү күнекмә-
ләрен ныгыту.
4.Җәнлекләргә карата мәхәббәт хисе тәрбияләү.
Дәрес тибы: Яңа теманы аңлату.
Дәрес төре: Сәяхәт дәрес.
Дәрес методлары: иллюстратив-аңлатмалы.
Материал һәм М.1 (2.) 47 б.,метод.ярдәмлек 281б., җән-
җиһазлар: лекләр рәсемнәре,дециметр моделе, санти-
метр һәм дециметр модельләрен ясау өчен
кәгазь тасмалар,кайчылар, биремле кар-
точкалар.
План.
1.Оештыру өлеше
1) Укучының дәрескә әзерлеген тикшерү.
2.Алган белемнәрен актуальләштерү.
а) Телдән исәпләү.
б) Логик фикерләүгә мәсьәләләр.
3. Яңа тема өстендә эш.
а) Дециметр белән танышу.
б) Китап белән эш.
1) № 1 кәгазьтасма кисү.
2) № 2 дәфтәрдә кисемтә кисү.
3) № 3 дәреслек тышлыгын үлчәү.
4)№ 4 мәсьәлә вариантлап эшләү.
5) № 6 мисал (мөст.эшләүләре )
6) № 7 Зирәклеккә мәсьәлә.
Дәрес барышы.
1. Оештыру өлеше.
а) Укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү.
2. Нумерацияне кабатлау. Телдән исәпләү.
а) –Укучылар без сезнең белән бүген бер җиргә экскурсиягә барырбыз. Кайда икәнен белү өчен безгә мисаллар чишәргә кирәк булыр.
-Нинди сүз килеп чыкты, әйдәгез бергәләп кычкырып укыйк әле. Зоопарк.
-Укучылар нәрсә ул зоопарк? Зоопаркта нәрсәләр яши?
б) –Менә шул зоопарктан җәнлекләр чыкканнарда адашканнар. Әйдәгез, аларга үз читлекләренә керергә ярдәм итәбезме.
-Ә хәзер тактага игътибар белән карагыз.Ничәнче номерлы читлекләр бар? (11, 12, 13)
-Дөрес, молодцы.
12 нче читлектә арыслан, аның сул ягында-фил, уң ягында-бегемот яши. Кем кайсы читлектә яши? (арыслан-12, фил-11, бегемот-13 )
-Әйдә, балалар җәнлекләргә булыш әле.
-Бу саннарда ничә дистә, ничә берәмлек бар? (11,12,13)
в) Ә хәзер яхшылап, игъбар белән тыңлагыз.
-Тиен, аю, куян 14,17,19нчы номерлы читлекләрдә яшиләр.
Тиен 19 һәм 17, аю 19 нчы читлектә яшәми.Кем кайда яши?
(тиен -14, аю -17, куян -19.)
-Бу санның ничә дистәсе, ничә берәмлеге бар?(14, 17,19.)
-Җәнленкләрнең ашыйсылары килгән. Аларга ашарга бирү өчен бирем үтәргә кирәк. Әйдәгез аларга ярдәм итик.
-Чикләвекне кем ярата? (тиен)
1дис.7бер.= 2дис. 0бер. =
2дис.3бер. =
-Кишерне кайсы җәнлек ярата? (куян )
1дис. 0бер. = 15 =*дис. *бер.
16 =*дис. *бер.
-Аю безнең бар нәрсәне дә яратып ашый, әйдәгез аңар бүген алма бирик.
20 =*дис. *бер. 1дис.8бер. =
18 =*дис. *бер.
г) Ә хәзер тактадан 1дис.4бер. булган,санны табыгыз. Күршеләрен табыгыз.(13,15 )
1дис. 2бер.булган санны табыгыз. Аның күршеләрен тап.(11, 13)
1дис. 7бер.булган санны табыгыз. Бу санның күршеләрен тап. (16, 18 )
Мин хәзер сезгә җөмләнең башын укыйм, сан күрсәтәм тиешле сүзне сез әйтегез.
-Әти массасы 11...булган чемодан тоткан.
-Чиләккә 10...су сыя.
-Укучы дәфтәрдә озынлыгы 1...булган кисемтә сызды.
3.Дәрес темасы өстендә эш.
-Без нинди озынлык үлчәү берәмлеге беләбез?(см)
-Нәрсә ул кг ? (авырлык,масса үлчәү берәмлеге )
-Нәрсә ул л ? күләм үлчәү берәмлеге )
-Ә хәзер дәфтәрләрне ачтык.
-Бүген ничәсе? Кайсы ай ? Елның кайсы вакыты ? Атнаның ничәнче көне? Исеме?.
4.Дәфтәрдә озынлыгы 1см һәм 10 см булган кисемтәләр сызыгыз? (1һәм 10см лы )
10 бер. Ничә дистә? (1дис.)
10см ,1дис. см ,моеы без 1 дециметр дип атарбыз.
-Димәк,без нинди озынлык үлчәү берәмлеге белән танышабыз? (дм )
1дм =10 см була. Дециметр сүзен, кыскартып болай язарбыз дм
1 дм булсын өчен ничә см булу кирәк ?(10 см) 10 см кимрәк булса, 1дм була аламы ? (юк )
5.Китапларны ачабыз. Китаптагы рәсемдә тасма нинди озынлыкта? (10 см яки 1 дм )
-Мин, сезгә тасмалар өләшәм. Сез 1 дм озынлыктагы тасманы ничек кисәрсез? (Моның өчен 10 см үлчәп алырга һәм кисәргә. 0 дән башлап куеп үлчибез ) Укучылар үлчәп кисәләр.
6.Физкультминутка.
Озынлыкларны үлчәү һәм бирелгән озынлыктагы кисемтәләр сызу.
а) №1, 1дм озынлыктагы кәгазь тасма кисеп алу һәм шуның белән 3 дм бау үлчәп кисү.
б) № 2 дәфтәрдә кисемтә сызу.
Бу кисемтәдә ничә дм һәм ничә см ?
в) № 3 дәреслек тышлыгының буен һәм иңен үлчәү.(ничә дм, см ?)
7. өйрәнгәннәрне кабатлау.
г) №4, мәсьәлә вариантлап эшләтү. Ике мәсьәләне уку һәм чагыштыру.
-Бу мәсьәләләр нәрсә белән охшаш?(ике мәсьәләдә дә сүз балыклар турында бара )
-Ә нәрсә белән аерыла ? (берсендә артыграк, икенчесендә кимрәк )
1 в. , 2 в. тактада эшлиләр
З.- 5 З.-5
А. -?,2 гә артык Н. -?,2 гә ким
5 + 2 = 7 5 -2 =3
-Ни өчен кушу гамәле белән эшләдең. (чөнки кимрәк диелгән )
д) № 5 (телд.) 1 гә кимет, 1гә арттыр.
е) №6 мисал эшләү мөст.
Җавапларын тикшерү, балалар дөрес җавапка + куеп баралар.
ж) №7 телд. Һәр фигурада ничә өчпочмак? Ничә дүртпочмак?
8. Дәресне йомгаклау.
-Укучылар без сезнең белән нинди озынлык үлчәү берәмлекләрен беләбез? ( см, дм )
-Ә хәзер китаптагы фигураларны үлчәп карагыз,озынлыгы 1 дм булган фигура бармы? (юк )
-Ни өчен, юк. Чөнки яклары 10 см.дан кечерәк.
-1 дм булсын өчен ничә см кирәк? (10 см )
-Бүген дәрестә нинди озынлык үлчәү берәмлеге белән таныштык ? ( дм)
Барыгыз да дәрестә бик яхшы катнаштыгыз. Рәхмәт, молодцы.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Дециметр
К уроку прилагается самоанализПлан урока с хронометражем (35 минут).1.Постановка проблемы проекта 1-2 минуты2.Устный счёт ...
Измеряем длину в дециметрах
Ход урока. Организационный момент.Повернёмся к нашим гостям, поздороваемся.Проверьте все ли у вас готово (учебник, тетрадь, линейка, пенал, карточки с цифрами) Ввод в тему урока (постановка ...

Тема урока: Буква «Г, г». Звуковой анализ слов «рога», «флаги». Измерение длины в дециметрах и сантиметрах.
Интегрированный урок грамота и математика....
"Дециметр"
Данный материал можно использовать на уроках математики по любому УМК. Данный материал можно давать и на вводных уроках по данной теме , и на этапах закрепления......

математика, 1 класс, дециметр
урок по математике знакомит ребят с понятием ДЕЦИМЕТР, работаем в парах и группах...

ЦМР к уроку математики в 1 классе "Дециметр - новая единица длины"
Ресурс содержит технологическую карту урока, презентацию учебного материала в программе Microsoft PowerPoint 2003 ,...
квадратный дециметр
конспект урока...