Контрольные работы по математике для 2го класса
методическая разработка по математике (2 класс) по теме

Хайруллина Гульсиня Асадулловна

 Математикадан контроль эшләр М. И.  Моро, М. А. Бантова, Г. В. Бельтюкова һәм башкалар авторлыгындагы дәреслек нигезендә, башлангыч белем стандарты таләпләрен истә тотып төзелде.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon hayrullina1.doc152 КБ

Предварительный просмотр:

   Математикадан контроль эшләр М. И.  Моро, М. А. Бантова, Г. В. Бельтюкова һәм башкалар авторлыгындагы дәреслек нигезендә, башлангыч белем стандарты таләпләрен истә тотып төзелде. I-II варианттагы эшләр уртача әзерлекле, III-IV вариант аеруча әзерлекле укучылар өчен тәкъдим ителә.

     Контроль эшләр ике өлештән тора: мәҗбүри һәм өстәмә (йолдызчыклы) биремнәр. Йолдызчыклы биремнәр укучыларның логик фикерләү сәләтен ачыклау өчен бирелә, аларга бары тик “4”ле яки “5” ле билгеләре генә куела, “3”ле яки “5”ле билгеләре куелмый. II-IV классларда мәҗбүри биремнәргә билге бәяләү нормаларына нигезләнеп куела.

I чирек

Кереш контроль эше.

Эшнең максаты булып  I сыйныф математика курсының бик мөһим мәсьәләләренең укучылар тарафыннан үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү тора. Түбәндәгеләр тикшерелә: нульне дә кертеп 10 эчендә кушу һәм алу таблицаларын белү, кушу һәм алуга гади арифметик мәсьәләләр (арифметик гамәлләрнең мәгънәсен аңлауга мәсьәләләр, шулай ук санны берничә берәмлеккә арттыру һәм киметүгә мәсьәләләр) чишә белү.

Вариант I

  1. Җавапларны языгыз:

4 + 2

9 + 1

1 – 1

5 + 3

4 + 3

6 – 0

7 + 0

7 – 1

7 – 4

2 + 6

9 – 2

6 – 3

  1. Колхозда 5 трактор бар иде. Быел колхоз 3 яңа трактор алды.                      Колхозда барысы ничә трактор булды?

  1. Алиянең 7 йомгак йоны булган. 2 йомгагыннан ул башлык бәйләгән. Ничә йомгак йон калган?

4*. Кушу нәтиҗәсндә 1 чыгарлык ике сан уйлагыз һәм языгыз.

5.* Дүрт шәм янып тора. Өчесен сүндерәләр. Ничә шәм кала?

Вариант II

  1. Җавапларны языгыз:

6 + 1

2 + 2

5 – 4

7 + 0

2 + 3

9 + 1

5 + 2

8 – 1

7 – 2

4 – 3

3 – 2

10 – 3

  1. Өстәл өстендә 2 аш кашыгы һәм  3 балкашыгы ята. Өстәл өстендә барлыгы ничә кашык булган?
  2. Тәлинкәдә 9 эремчек пәрәмәче бар иде. Взли 3 эремчек пәрәмәчен ашады. Тәлинкәдә ничә эремчек пәрәмәче калган?

4*. Гүзәлнең 3 тасмасы бар иде. Шуларның берсен ул икегә бүлде. Гүзәлнең ничә тасмасы булды?

5.* Бүлмәдә, 8 баланы утыртып бетерү өчен, ике урындык җитми. Бүлмәдә ничә урындык бар?

“Берурынлы саннарны кушу таблицасы” буенча

контроль эш.

Эшнең максаты – укучыларның кушу таблицасын, шулай ук таблицалы алу нәтиҗәләрен үзләштерүне, кушу һәм алуга гади арифметик мәсьәләләр (арифметик гамәлләрнең мәгънәсен аңлауга мәсьәләләр, шулай ук санны берничә берәмлеккә арттыру һәм киметүгә мәсьәләләр) чишә белү тикшерелә.

Вариант I

  1. Җавапларны языгыз:

9 – 3

4 + 7

14 – 7

8 + 4

6 + 5

13 – 0

7 + 5

11 – 2

11 – 8

5 + 8

12 – 6

11 – 5

  1. Балалар ишек алдында уйнаганнар. 2 бала бау тотып торган, ә 6 бала бау аша сикергән. Ишек алдында ничә бала уйнаган?

  1. Бер тәлинкәдә 9 вак бәлеш, ә икенчесендә 3 бәлешкә кимрәк. Икенче тәлинкәдә ничә вак бәлеш?

4*. 9 * 0 = 9 язмасы дөрес булсын өчен, йолдызчык урынына нинди тамга (+ яки -) язарга мөмкин? Дөрес язмалар языгыз.

5.* Тактаны 4 кисәккә бүлү өчен, карандаш белән ничә тамга салырга кирәклеген табыгыз.

Вариант II

  1. Җавапларны языгыз:

6 + 4

6 + 9

14 – 9

7 + 7

5 + 5

12 – 5

9 + 3

11 – 3

15 – 7

8 + 5

13 – 8

11 – 9

  1. Бер бәйләмдә 5 кишер, икенчесендә 4. Ике бәйләмдә ничә кишер бар?
  2. Айгөл 8 мисал эшләде, ә Ләйлә Айгөлгә караганда 3 мисал күбрәк эшләде. Ләйлә ничә мисал эшләгән?

4*. Паркта яшел һәм зәңгәр 4 эскәмия бар. Яшел эскәмияләр зәңгәрләреннән күбрәк. Һәр төстәге эскәмияләр ничә?

5.* Акча тартмасына берничә сум акча салсам 10 сум акчам кала. Әгәр минем бер 10 сумлык һәм бер 5 сумлык акчам булса, акча тартмасына күпме акча салырмын?

I чирек

Контроль эше.

Контроль эш максаты булып укучыларның исәпләү күнекмәләрен тикшерү, ике гамәлле арифметик мәсьәләләр чишү осталыгын, линейка ярдәмендә бирелгән озынлыктагы кисемтә төзи белүләрен тикшерү тора.

Вариант I

  1. 7 һәм 5 саннарының суммасын языгыз.

         6 һәм 2 саннарының аермасын языгыз.

2. Гамәлләрне эшләгез.

9 – 5 + 6

3. Бабасы белән оныгы балык тотканнар. Бабасы 16 балык,ә оныгы 5кә кимрәк балык тоткан. Алар барысы ничә балык тотканнар?

4. 7см озынлыктагы кисемтә сызыгыз.

5*. Доктор Айболитка күренү өчен 6 авыручы чират көтеп торалар    икән. Доктор башта тешләре бик каты сызлаганнарын кабинетка чакырган. Өченче һәм бишенче авыручылар кабинетка кергәннәр. Чиратларын көтеп, тагын ничә авыручы калган.

6*. Тиешле саннарны куеп языгыз.

... + ... = 10.

Вариант II

  1. 8 һәм 6 саннарының суммасын языгыз.

         7 һәм 3 саннарының аермасын языгыз.

2. Гамәлләрне эшләгез.

10 – 7 + 4

3. Букетта 5 сары роза, ә ак роза чәчәге сары розага караганда 8 гә күбрәк. Букетта барлыгы ничә чәчәк булган?

4. 9см озынлыгындагы кисемтә сызгыз.

5*. Өтерге сүзен өч шакмакка язып буламы?

6*. Вәли урманда 17 гөмбә (ал гөмбәләр һәм каен гөмбәләре) тапкан. Ул миндә каен гөмбәләре ал гөмбәләр кадәр, дип әйткән. Вәли ялгышмаганмы? Өч җавап арасыннан дөресен сайлап алыгыз һәм шул сүзнең астына сызыгыз.

  1. Ялгышкан; 2)Ялгышмаган; 3)Белмим.

II чирек

“Кушу һәм алу” темасы буенча контроль эш

Контроль эштә укучыларның 100 эчендә дистә аша чыкмыйча 30 ± 20, 25 ± 3, 43 ± 20, 76 – 70, 67 – 7, 30 + 6, һ.б. очракларда саннарны кушу ңәм алу гамәлләрен башкара белүләре, яңа төрдәге ике гамәлле арифметик мәсьәләләр, санныны берничә берәмлеккә арттыру һәм киметүгә мәсьәләләр чишә белүләре тикшерелә.

Вариант I

  1. Гамәлләрне эшләгез:

60 + 5

36 + 2

76 – 70

50 – 30

40 + 10

80 + 13

28 – 8

39 – 7

2. Бер районда 10 яңа йорт төзегәннәр, икенчесендә беренче районга караганда 2гә азрак, ә өченчесендә беренче белән икенче районда төзелгән кадәр йортлар төзегәннәр. Өченче районда ничә йорт төзегәннәр?

3. Равиянең буе 95 см. Наилә Равиядән 5см га  кыскарак. Наиләнең буен билгеләгез.

4.        30 һәм 60 саннары суммасын 25 кә кимет;

    8 санына 26 һәм 20 саннары аермасын кушарга.

     5*. Иң зур ике урынлы сан языгыз.

Вариант II

  1. Гамәлләрне эшләгез:

70 + 6

56 + 4

47 – 30

70 – 40

80 + 20

90 + 15

69 – 9

56 – 4

  1. Бер бакчадан 20 капчык, ә икенчесеннән 10 капчыкка күбрәк, ә өченчесеннән беренче белән икенче бакчадагы кадәр бәрәңге җыеп алганнар. Өченче бакчадан ничә капчык бәрәңге җыеп алганнар?

  1. Беренче коеның тирәнлеге 60 м, ә икенчесенеке 3 м га артыграк. Икенче коеның тирәнлеге нинди?

          4. 2.        90 һәм 25 саннары аермасын 13 кә арттырырга;

             70 саныннан 6 һәм 7 саннары суммасын алырга.

5*. Иң кечкенә ике урынлы сан языгыз.


Уку елының беренче яртысына контроль эш.

Контроль эшкә җәяле аңлатмаларны төзеп, аларның кыйммәтләрен исәпләгәндә тәртип кагыйдәләрен куллана белүне, текстлы арифметик мәсьәләләр (ике гамәлле мәсьәләләр) чишә белүне тикшерергә ярдәм итә торган биремнәр кертелгән.

I вариант

  1. Аңлатманың кыйммәтен табыгыз:

80-26+4

60-(36+9)

2. Илнарның 50 сум акчасы бар иде. Ул 13 сумга туңдырма һәм 15 сумга чикләвек сатып алды. Илнарның ничә сум акчасы калган?

3. Сумманы тапкырчыгыш белән алыштырыгыз:

6+6+6+6

          4. Ягы 10 см га тигез булган квадратның периметрын табыгыз.

          5. 54 мм озынлыгында кмсемтә сызыгыз.

         6*. Бер сан икечесеннән 5кә зур, ә аларның суммасы 5кә тигез. Бу    нинди саннар?

 7*. Нокталар урынына нинди саннарны язарга була?

             55 см ›... дм

II вариант

       1.        Аңлатманың кыйммәтен табыгыз:

        60-6+14

        90-(6+57)

       2. Алсу кибеттә дәфтәрләр өчен – 33 сум, ручка өчен 9 сум акча түләде. 50 сумнан аңа ничә сум  

       Акчаны кире бирерләр?                

      3.Сумманы тапкырчыгыш белән алыштырыгыз:

         5+5+5+5+5+5

        4. Ягы 20 мм га тигез булган квадратның периметрын табыгыз.

        5. 62 мм озынлыгында кмсемтә сызыгыз.

        6*.  Ике санның суммасы аларның аермасына тигез. Шундый ике санны языгыз.

        7*. Нокталар урынына нинди саннарны язарга була?

             36 мм ›... см

III вариант

  1. Аңлатмаларның кыйммәтен табыгыз:

     90-(46+18)                                                   (56+6)-40

      61-33+7                                                        90-67

       2. Теш пастасы 24 сум тора, ә сабын теш пастасына караганда 5 сумга арзанрак. Теш пастасы һәм сабын икесе бергә ничә сум тора?

       3.  Бирелгән аңлатмалардан тигезлек төзегез:

14-8; 8+8; 6+7;11-2; 12-6; 8+5; 14-5; 9+7

       4. Чагыштырыгыз һәм нокталар урынына ›, ‹ яки = тамгаларын языгыз:

       38 дм ... 3 м 80 см

       7 дм 3 см...75 см

       5.  Тигезләмәне чишегез:

x-8=13

       6. Соңгы цифры 9 булган иң зур икеурынлы сан  языгыз.

       7. Өстәлдәге китап киштәсендә – 10, ә түбәндәге киштәдә 6 китап бар. Икесендә дә китаплар саны бертигез булсын өчен, өске киштәдән түбәнгесенә ничә китапны алып куярга кирәк булыр?

IV вариант

1.        Аңлатмаларның кыйммәтен табыгыз:

     74-(45+14)                                                   (43+4)-30

      52+38-19                                                        60-27

2.  Бер тартмада 12 кг, ә икенчесендә беренчесенә караганда 8 кг га кимрәк алма бар. Ике тартмада барысы ничә кг алма бар?

3.         Бирелгән аңлатмалардан тигезлек төзегез:

16-9; 9+6; 8+6;13-7; 12-5; 7+8; 11-5; 9+5

4.        Чагыштырыгыз һәм нокталар урынына ›, ‹ яки = тамгаларын языгыз:

4 см 7мм ... 74 мм

6 м 3 дм...60 дм

5.        Тигезләмәне чишегез:

X+9=15

6. Беренче  цифры 7 булган иң кечкенә икеурынлы сан  языгыз.

7.        Алсуның 3, ә Ләйләнең 9 уенчыгы бар. Ләйлә Алсуга берничә уенчыгын биргәч, кызларның уенчыклар саны тигезләште. Ләйлә Алсуга ничә уенчыгын биргән?

 

III чирек

Контроль эш

Эшнең максаты: исәпләүнең язмача ысулларын куланып укучыларның 100 эчендә кушу һәм алу гамәлләрен, арифметик мәсьәләләр чишә белүләрен тикшерү.

Вариант I

1.  Саннарны “баганалап” языгыз һәм исәпләгез;

35 + 13

56 + 7

64 – 31

40 – 5

42 + 8

23 + 49

23 – 4

31 – 12

2. 74 + 10 + 6 аңлатмасының кыйммәтен табыгыз.

         3.  Мәктәп бакчасында 30 бала эшли. Шуларның 5 се орлык алырга, ә 8     се      суга китте. Бакчада ничә бала калган?

         4. Уңайлы юл белән исәпләгез:

6+2+7+4

13+5+7+5

         5*. Мансур 6 цифрын язган, аның уң ягына 0 санын язып куйган.    Барлыкка килгән сан 6 дан күпмегә зуррак?

Вариант II

  1. Саннарны “баганалап” языгыз һәм исәпләгез;

64 + 21

78 + 3

89 – 65

50 – 9

56 + 4

14 + 27

21 – 7

46 – 27

2. 48 + 6 + 2 аңлатмасының кыйммәтен табыгыз.

          3.Мәктәп бакчасында 12 малай һәм 13 кыз бала эшли. Аларның 6 сы түтәл казый, ә калганнары агач төбе йомшарталар. Ничә бала агач төбе йомшарта?

 4. Тигезләмәне чишегез:

X+13=16          X-0=16

5*. Марат 25 санын язган һәм 5 цифрын сызып куйган. Сан ничәгә кимегән?

III чирек

Эшнең максаты: исәпләүнең язмача ысулларын куланып укучыларның 100 эчендә кушу һәм алу гамәлләрен, арифметик мәсьәләләр чишә белүләрен тикшерү.

Вариант I

  1. Саннарны “баганалап” языгыз һәм исәпләгез;

52 + 9

36 + 48

37 – 8

50 – 34

44 + 35

47 + 3

25 – 19

60 – 9

2. 16 + 9 – 5  аңлатмасының кыйммәтен табыгыз.

          3.Мәктәп бакчасында 31 агач үсә иде. Шулар арасыннан 8 карт агачны кистеләр һәм 26 яшь агач утырттылар. Бакчада ничә агач булды?

         4. Чагыштырыгыз:

               15 см... 1 дм 5 см

               1 дм 7 см ...1 дм 3 см

               44 мм... 4 см 4 мм

5*. Кыйммәте 6 санына тигез булган аңлатма уйлап яз.

Вариант II

  1. Саннарны “баганалап” языгыз һәм исәпләгез;

76 + 8

45 + 45

96 – 7

60 – 15

86 + 13

61 + 9

31 – 16

80 – 7

2. 12 + 6 – 4  аңлатмасының кыйммәтен табыгыз.

          3. Станциягә 54 вагон күмер килде. Иртән 18 вагон, ә кичен 17 вагон бушаттылар.  Ничә вагон бушатасы калган?

          4. 16 һәм 3, 18 һәм 5, 20 1әм 6 саннарының аермасын табыгыз.

5*.  Вәсил массасы 6 кг нан артык булган йөкне күтәрә алмый. Алар әбисе белән кибеттән 3 кг алма, 6 кг бәрәңге 2 кг кыяр алган булсалар, Вәсил аларның кайсыларын күтәреп кайта ала?

IV чирек

Контроль эштә укучыларның берурынлы саннарны 2 гә һәм 3 кә тапкырлау таблицаларын һәм тиңдәшле бүлү очракларының нәтиҗәләрен белүләре, тапкырчыгышны һәм өлешне табуга мәсьәләләр чишә белүләре тикшерелә.

Вариант I

  1. Җавапларны языгыз:

3 · 2

4 · 3

8 : 2

27 : 3

6 · 2

9 · 3

10 : 2

18 : 3

5 · 3

3 · 3

12 : 3

12 : 2

2. Әни һәркайсы 3 әр булган 6 пакет бәрәңге сатып алды. Әни ничә килограмм бәрәңге сатып алган?

  1. 12 алманы тигез итеп 3 пакетка салганнар. Һәр пакетка ничә алма салганнар?
  2. Тигезләмәне чишегез:

                X:8=5                        

5*.  Кыйммәте 8 гә тигез булган аңлатма уйлап табыгыз һәм языгыз.

6*.  Абыйсы сеңелесеннән 2 яшькә зуррак. Абыйсына 91 яшь булса, сеңлесенә ничә яшь?

Вариант II

  1. Җавапларны языгыз:

4 · 2

6 · 3

6 : 2

24 : 3

8 · 2

2 · 2

6 : 3

15 : 3

9  · 3

7 · 3

16 : 2

18 : 2

2. Һәр күлмәкне тегү өчен 3 м ефәк киткән. 4 күлмәк тегү өчен күпме ефәк кирәк?

  1. 10 л виноград согын тигез итеп 2 шешәгә салганнар. Һәр шешәгә ничә литр сок салганнар?
  2. Тигезләмәне чишегез:

           21: X=7

     

5*. 2 гә һәм 3 кә бүленүче сан уйлап табыгыз һәм язып куегыз.

6*. Әниләре бәйрәмгә кызлары Гөлназ, Гөлнара, Гөлнурга аю, курчак һәм эт бүләк иткән. Гөлназ үзенә курчакны һәм этне, ә Гөлнара курчакны сайламаса, һәр кыз нинди бүләк алган?

Уку елының икенче яртысына контроль эш.

Контроль эштә укучыларның берурынлы саннарны 2 гә һәм 3 кә тапкырлау таблицаларын һәм тиңдәшле бүлү очракларының нәтиҗәләрен белүләре, исәпләүнең язмача ысулларын куланып укучыларның 100 эчендә кушу һәм алу гамәлләрен, текстлы арифметик мәсьәләләр (ике гамәлле мәсьәләләр) чишә белүне тикшерергә ярдәм итә торган биремнәр кертелгән.

Вариант I

  1. Мисалларны чишегез.

8 + 7

 6 · 3

5 + 9

 7 · 2

17 – 9

16 : 2

14 – 8

24 : 3

  1. Баганалап язып чишегез: 

35 + 59

73 – 58

60 – 17

40 + 56

  1. Марат 3әр сумнан 5 дәфтәр һәм 20 сумга бетергеч алды. Ул барысы күпме акча түләде?

  1. Яклары 3 см һәм 5 см булган турыпочмаклык сызыгыз һәм аның  

периметрын табыгыз.

  1. Тигезләмәне чиш:

   

6*. Тигезлек дөрес булырлык итеп җәяләрне куегыз:

5 + 3 · 2 = 16

Вариант II

  1. Мисалларны чишегез.

             5 + 7

 7 · 3

             6 + 9

 8 · 2

             13 – 8

14 : 2

             15 – 6

18 : 3

  1. Баганалап язып чишегез: 
  1. + 58

    70 – 24

  1. + 27

    84 - 38

  1. Бидонда 32 л сөт бар иде. Сатучы 9 кешегә 2шәр л сөт сатты. Би-

донда күпме сөт калды?                                                        

  1. Ягы 3 см булган квадрат сызыгыз һәм аның периметрын табыгыз.
  2. Тигезләмәне чиш:

18:X=6

          6*.  10 китапны өч киштәгә тигез итеп урнаштырып буламы?

Кулланылган әдәбият:

  1. С.Г. Вагыйзов “Кызыклы грамматика”.
  2. Мәгариф, №11, 2001.
  3. Мәгариф, №11, 2003.
  4. Мәгариф, №11, 2008.

          5.  М.И. Моро, “Математика” 2 класс, I, II кисәкләр.

6.  В.Н. Рудницкая “Башлангыч мәктәптә математикадан контроль эшләр”.

7.  Н.Г. Уткина “Математикадан күнегүләр һәм тикшерү эшләре җыентыгы  I – III сыйныфлар өчен”.



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Контрольная работа по математике для 3 класса по теме "Таблицы умножения и деления"

Работа предлагается в двух вариантах. расчитана на 35 минут....

Контрольные работы по математике для 2 класса

Подборка материала для контроля знаний по математике во 2 классе (из метод. пособий)...

Контрольная работа по математике в 3 классе (сентябрь).

Стартовая контрольная работа по математике в 3 классе....

Контрольная работа по математике во 2 классе Контрольная работа № 1 по теме «Нумерация чисел от 1 до 100»

Контрольная работа по математике во 2 классеКонтрольная работа № 1 по теме«Нумерация чисел от 1 до 100»...


 

Комментарии

Хайруллина Гульсиня Асадулловна

Подборка материала для контроля знаний по математике во 2 классе за весь учебный год.