Контрольные работы по математике. 4 класс
учебно-методический материал по математике (4 класс) по теме

Гасимова Чулпан Галиевна

Контрольные работы по математике. 4 класс

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл №116.09 КБ
Файл №216.07 КБ
Файл №316.07 КБ
Файл №417.48 КБ
Файл №517.16 КБ
Файл №616.72 КБ
Файл №716.69 КБ
Файл №818.02 КБ
Файл №917.82 КБ
Файл №1016.37 КБ

Предварительный просмотр:

Контроль эш № 1

I вариант

  1. Мәсьәләне чишәргә:

32 м тукымадан бертөрле 8 күлмәк тектеләр. Шундый 12 күлмәк тегәр өчен ничә м тукыма кирәк?

  1. Баганалап язып чишәргә:

109х7                486х2                686:7                  608-359

3х251                436:4                 792:3                  328+296

  1. Аска алып язып чишәргә:

72+48:(3х2)                    (1230+600)-(570-70)

  1. Яклары 8 см һәм 3 см булган турыпочмаклыкның периметрын һәм мәйданын табарга.

5.* Саннар рәтенә тагын өч сан өстәп яз: 608, 618, 628...

6.*  Тәртип буенча алу, бүлү, кушу гамәлләре башкарылырлык итеп, аңлатма төзергә.

7.* Әгәр сатучының алмаларына шуларның яртысын, тагын 1 дистәне кушсаң, аның барлык алмалары 1 йөз булыр иде. Сатучының ничә алмасы булган?

Контроль эш № 1

II вариант

  1. Мәсьәләне чишәргә:

32 м тукымадан бертөрле 8 күлмәк тектеләр. 60 м тукымадан шундый ничә күлмәк тегеп була?

  1. Баганалап язып чишәргә:

407х2                2х462                278х3                 706-428

812х2                536:8                 774:2                  246+479

  1. Аска алып язып чишәргә:

41-3х(63:9)                    (980-800)+(320-20)

  1. Ягы 7 см лы квадратның периметрын һәм мәйданын табарга.

5.* Саннар рәтенә тагын өч сан өстәп яз: 995, 985, 975...

6.* Тәртип буенча бүлү, кушу, тапкырлау гамәлләре башкарылырлык итеп, аңлатма төзергә.

7.* Малай 37 л суны ике чиләккә бүлеп салды. Күтәреп барганда ул абынып егылды һәм беренче чиләктән 2 л суны, икенче чиләктән 5 л суны түкте. Шуннан соң чиләкләрдәге су тигезләште. Башта һәр чиләктә ничәшәр л су булган?



Предварительный просмотр:

Контроль эш № 2

I вариант

  1. Үсә бару тәртибендә саннар белән яз: 75 йөз, 758 йөз, 785 дистә, 75 мең.
  2. Саннарны разряд кушылучылар суммасы рәвешендә яз:

317 10=           , 8 500 235=           .

  1. Саннарны чагыштыр:

574 215 һәм 573 215            56 000 һәм 65 000

7 615 һәм 7165                     3 714 һәм 3 174

  1. 7 548, 9 287, 5 348, 2 976, 8 400 саннары арасыннан иң кечкенәсен һәм иң зурысын яз.
  2. Саннар рәтен дәвам ит:

12 496, 12 497, 12 498, .. ...,   .. ...,    .. ... .

810 004, 810 003, 810 002, ... ...,   ... ...,   ... ... .

  1. Саннар белән яз:

50 мең 30 бер. =        8 мең 8 бер. =           200 мең 2 бер. =

7.* Саннар рәтен дәвам ит:

 5 670, 5 672, 5 674, . ...,   . ...,   . ... .

3 970, 3 860, 3 750, . ...,    . ...,   . ... .

8.*  Саннар арасыннан меңнәр классында 5 цифры булганнарын яз: 11 545, 652 050, 765 432, 950 545, 25 000.

Контроль эш № 2

II вариант

  1. Үсә бару тәртибендә саннар белән яз: 84 йөз, 845 йөз, 854 дистә, 85 мең.
  2. Саннарны разряд кушылучылар суммасы рәвешендә яз:

263 301=     , 7 300 162=     .

  1. Саннарны чагыштыр:

685 400 һәм 694 500         37 514 һәм 73 514

5 827 һәм 5 872                 8 111 һәм 9 198

  1. 35 130, 68 247, 90 000, 24 352, 68 371 саннары арасыннан иң кечкенәсен һәм иң зурысын яз.
  2. Саннар рәтен дәвам ит:

74 396, 74 397, 74 398, .. ...,      .. ...,     .. ... .

270 003, 270 002, 270 001, ... ... ,    ... ... ,   ... ... .

  1. Саннар белән яз:

70 мең 2 бер. =         7 мең 80 бер. =        102 мең 20 бер. =

7.*  Саннар рәтен дәвам ит:

2 590, 2 600, 2 610, . ...,     . ....  ,      . ... .

39 720, 37 520, 35 320, .. ... ,    .. ... ,    .. ... .

8.* Саннар арасыннан меңнәр классында 5 цифры булганнарын яз: 73 852, 935 855, 15 005, 80 555, 42 755, 35 015.



Предварительный просмотр:

Контроль эш № 3

I вариант

  1. Мәсьәләне чиш:

Кайсысы һәм ничә кг га җиңелрәк: һәрберсендә 32 шәр кг лы 8 тартма конфетмы, әллә һәрберсендә 36 шар кг лы 7 тартма вафлимы?

  1. Чагыштыр:

2 500 мм ... 25 см            3 км 205 м ... 3 250 м

6 т 800 кг ... 68 ц             10 250 кг ... 10 т 2 ц

5 249 ... 5х1 000+2х100+9х10+4

  1. Исәплә:

25 819+1          395 000:100

309х100           758 000-10 000

500 000-1         130 007+8 000

4. а) яклары 2 см һәм 4 см булган турыпочмаклыкның периметрын һәм мәйданын тап;

     б) шундый ук периметрга  тигез булган квадратның якларын тап һәм мәйданын исәплә.

5.*  Зурлыкларны үсә бару тәртибендә яз: 5 дм2, 50 см2, 500 дм2, 5 000 см2.

6.* Һәр тортны икегә, һәр яртышар кисәкне тагын икегә бүлгәч, 12 кисәк торт чыкты. Барлыгы ничә торт булган?

Контроль эш № 3

II вариант

  1. Мәсьәләне чиш:

Кайсысы һәм ничә кг га авыррак: һәрберсендә 46 шар кг лы 6 капчык онмы, әллә һәрберсендә 48 әр кг лы 5 капчык дөгеме?

  1. Чагыштыр:

12 дм 80 мм ... 1 280 мм       52 мм ... 2 см 5 мм

2 400 кг ... 240 ц                     6 т 8 кг … 6 080 кг

814 129 ... 814 100+2х10+9

  1. Исәплә:

73 549+1                      84 600:10

326 000-1 000              30 000-1

268х1 000                     206 317-300

  1. а) яклары 7 см һәм 3 см булган турыпочмаклыкның периметрын һәм мәйданын тап;

б) шундый ук периметрга  тигез булган квадратның якларын тап һәм мәйданын исәплә.

5.* Зурлыкларны үсә бару тәртибендә яз: 7 дм2, 70 см2, 700 дм2, 7 000 см2.

6.*  24 кызыл һәм 18 ак розадан букет ясадылар.  Һәр букетта 3 кызыл һәм 3 ак роза.  Ничә букет ясап булыр?



Предварительный просмотр:

Контроль эш № 4

I вариант

  1. Мәсьәләне чиш:

Комбинатта декабрь аенда 7 163 л сок, ә январьда 68 л га кимрәк сок әзерләделәр. Барлык сокның 9 789 л ын пакетларга, калганын шешәләргә тутырдылар. Шешәләргә ничә л сок тутырганнар?

  1. Исәплә һәм дөреслеген тикшер:

700 000-24 618               804 608+96 395              312 879-179 542

  1. Баганалап язып исәплә:

28 км 640 м – 9 км 890 м

18 т 360 кг + 16 т 740 кг

4 сәг 40 мин – 55 мин

  1. Тигезләмәне чиш:

290+Х=640-260

5.*  Төшеп калган цифрларны яз:

            3 * 7 9

        +  4 4 * 1

            5 6 0 *  

          ** 5 6 8 

6.*  Гамәл тәртибен күрсәт:  a : b - c х d +k х m : n

Контроль эш № 4

II вариант

  1. Мәсьәләне чиш:

Кышын кибеттә 3 486 курчак, ә язын 697 гә кимрәк саттылар. Барлык сатылган курчакларның 4 486 сы күлмәктән, калганнары спорт костюмыннан иде. Спорт костюмыннан ничә курчак сатканнар?

  1. Исәплә һәм дөреслеген тикшер:

600 600-24 863       143 807+57 296        

529 631-181 479

  1. Баганалап язып исәплә:

16 т 230 кг – 9 т 750 кг

32 км 560 м + 19 км 540 м

  1. сәг 2 мин – 45 мин
  1. Тигезләмәне чиш:

400 – Х = 275 + 25

5.*  Төшеп калган цифрларны яз:

          6 7 1 *

      +  5 * 8 3

          7 6 * 9

        ** 6 2 6

6.*  Гамәл тәртибен күрсәт:  a : (b –c) х  d + k х (m : n)



Предварительный просмотр:

Контроль эш №5

I вариант

  1. Мәсьәләне чиш:

Бер станок, сәгатенә 1 200 әр деталь эшләп, 3 сәгать эшли. Икенче станок, сәгатенә 890 шар деталь эшләп, 4 сәгать эшли. Ике станок барлыгы ничә деталь эшләгән?

  1. Баганалап язып исәплә:

237 592 х 4              7 х 16 004           65 376 : 9

  1. 519 х 2                  8 571 : 3              1 722 : 6
  1. Тигезләмәне чиш:

Х х 8 = 800 х 10

  1. Чагыштыр:

1 212 + 1 212 + 1 221 ... 1 212 х 3                   20 400 : 4 ... 20 000 : 4 + 400 : 4

19 300 : 4 + 2 828 ... 19 300 : 4 + 2 882      5 060 х 6 ... 5 600 х 6

5.*  Тигезсезлекләр дөрес булыр итеп, барлык берурынлы саннарны яз:

  1. * < 1 650                    222 х * > 888

6.* Мәсьәләне чиш:

        Вазада алмалар бар иде. Аңа тагын 11 груша куйдылар. Вазадан ярты җиләк-җимешне алгач, анда 16 җиләк-җимеш калды. Вазада башта ничә алма булган?

Контроль эш №5

II вариант

  1. Мәсьәләне чиш:

Пристаньга һәрберсендә 750 шәр кеше булган 2 теплоход һәм һәрберсендә 630 ар кеше булган 3 теплоход килеп туктады. Бу ике теплоход барлыгы ничә кеше алып килгән?

  1. Баганалап язып исәплә:

123 812 х 6              6 512 : 4               48 068 х 4

3 х 8 426                  32 568 : 6             2 435 : 5

  1. Тигезләмәне чиш:
  1.  Х = 840 – 720
  1. Чагыштыр:

7 979 + 7 979 + 7 979 ... 7 979 х 3                30 500 : 5 ... 30 000 : 5 + 5 000 : 5

65 376 : 9 + 3 737 ... 65 376 : 9 + 3 773        8 303 х 9 ... 8 330 х 9

5.*  Тигезсезлекләр дөрес булыр итеп, барлык берурынлы саннарны яз:

  1. х *  > 666              623 х * < 6 230

6.*Мәсьәләне чиш:

         Кәрзиндә кызыл алмалар бар иде. Аңа тагын 15 яшел алма салдылар. Кәрзиннән ярты алманы алгач, анда 18 алма калды. Башта кәрзиндә ничә алма булган?



Предварительный просмотр:

Контроль эш №6

I вариант

  1. Мәсьәләне чиш:

Автобус Минск шәһәренә кадәр 63 км/сәг тизлек белән 12 сәг барган. Шушы ук араны 9 сәг тә үтәр өчен автобус нинди тизлек белән барырга тиеш?

  1. Аска алып язып исәплә:
  1. 700 + 32 415) х 3 – 35 073 : 9
  1. Тигезләмәне чиш:

Х х 4 = 756 – 240

  1. Турыпочмаклык һәм квадратның периметры бертөсле – 16 см га тигез. Турыпочмаклыкның буе иңенә караганда 3 тапкырга зуррак булса, әлеге фигураларның мәйданнарын исәплә, аларны сыз.
  2. Чагыштыр:

5 350 м ... 5 км 530 м                  527 см ... 52 дм 2 см + 5 см

3 016 кг ... 3 т 16 кг                     5 сәг 30 мин ... 140 мин + 190 мин

6.*    Патша: “Кем дә кем 840 м араны беренче булып атта үтә, шуңа кызымны кияүгә бирәм, ярты патшалыгымны калдырам, ” – дигән белдерү бирә. Ваня 210 м/ мин тизлек белән, министр 180 м/мин тизлек белән бара. Финишка килеп җиткәндә Ваня министрны ничә м га калдыра?

Контроль эш № 6

II вариант

  1. Мәсьәләне чиш:

Тиз йөрешле поезд Санкт-Петербургка 140 км/сәг тизлек белән 6 сәг бара. Шушы ук араны 14 сәг үтә торган товар поездының тизлеге күпме булырга тиеш?

  1. Аска алып язып исәплә:

13 640 : 4 + 7 х (90 206 – 42 910)

  1. Тигезләмәне чиш:

763 : Х = 854 – 745

  1. Турыпочмаклык һәм квадратның периметры бертөсле – 12 см га тигез. Турыпочмаклыкның буе иңенә караганда 5 тапкырга зуррак булса, әлеге фигураларның мәйданнарын исәплә, аларны сыз.
  2. Чагыштыр:

3 км 650 м ... 3 560 м                         992 см ... 97 дм 2 см + 20 см

7 ц 93 кг ... 7 093 кг                           409 мин ... 5 сәг 55 мин + 55 мин

6.*         Төлке әтәчне урлый да 18 км/сәг тизлек белән урманга кереп кача. 2 сәг тән соң мәче килә, ә әтәч юк. Мәче 24 км/сәг тизлек белән куа китә. Әтәчкә төлкене куып тоту өчен күпме вакыт кирәк булыр?



Предварительный просмотр:

Контроль эш №7

I вариант

  1. Мәсьәләне чиш:

Укучы, 5 көн 55 әр бит һәм шимбә, якшәмбе көннәрендә 150 бит укып,  “Гарри Поттер”  китабын укый. Әгәр китапта барлыгы 580 бит булса, аның тагын ничә бит укыйсы калган?

  1. Баганалап язып исәплә:

62 240 : 40                   238 800 : 600

  1. 050 х 600                  7 320 х 40
  1. Аска алып язып исәплә:

563 430 : 70 + 9 204 х 40

  1. Тигезләмәне чиш:

204 х 500 – Х = 390

  1. Яклары 6 см булган квадрат сыз. Бу квадрат мәйданының 1/6 өлешен буя.Син ничә см2 буядың?
  2. *  Бер тәпәндә 20 кг бал бар. Винни-Пух 2 кг бал алганнан соң анда икенчесенә караганда 4 кг га азрак бал калды. Ике банкада бергә күпме бал калган?

Контроль эш №7

II вариант

  1. Мәсьәләне чиш:

Илсөяр, 5 көн 47 шәр бит һәм шимбә, якшәмбе көннәрендә 135 бит укып,  “Таня  Гроттер”  китабын укый. Әгәр китапта барлыгы 495 бит булса, аның тагын ничә бит укыйсы калган?

  1. Баганалап язып исәплә:

75 270 : 30                   205 100 : 700

  1. 700 х 900                  4 080 х 50
  1. Аска алып язып исәплә:
  1. 360 : 60 + 7 021 х 30
  1. Тигезләмәне чиш:

701 х 200 – Х = 920

  1. Яклары 7 см булган квадрат сыз. Бу квадрат мәйданының 1/7 өлешен буя. Син ничә см2 буядың?
  2. *  5 балта остасы һәм 1 ышкучыдан торган бригада эшен төгәлләде. Балта осталары 200 әр сум, ә ышкучы бригаданың уртача хезмәт хакыннан 30 сумга артыграк акча алды. Ышкучыга күпме акча эләккән?



Предварительный просмотр:

Контроль эш № 8

I вариант

  1. Мәсьәләне чиш:

Поезд 8 сәг тә 480 км, ә самолет 2 сәг тә 1 320 км юл үткән. Поездның тизлеге самолет тизлегеннән ничә тапкыр кимрәк?

  1. Исәплә:

68 920 х 170                              2 кг 450 г х 36

  1. 144 : 52                                 17 сум 84 тиен : 8
  1. Аска алып язып исәплә:
  1. 000 – 352 х 650 : 40 + 280
  1. Чагыштыр:

2/5 км ... 4 000 м           14 сәг ... 5/8 тәүлек         14 кг + 1 ц 25 кг ... 150 кг

  1. Турыпочмаклыкның буе 9 см, иңе 3 тапкыр кыскарак. Мәйданын тап.
  2. * Балыкчы балык тотты. Койрыгы 1 кг, башы койрык һәм ярты гәүдәсе кадәр, ә гәүдәсе башы һәм койрыгы кадәр. Балык ничә кг?

Контроль эш № 8

 II вариант

  1. Мәсьәләне чиш:

Товар поезды 2 тәүлектә 2 160 км, ә электр поезды 3 сәг тә 270 км юл үтте. Электр поездының тизлеге товар поезды тизлегеннән ничә тапкыр артыграк?

  1. Исәплә:

39 534 : 66                 25 т 7ц 50 кг : 50 кг

  1. 006 х 89                  40 тиен 32 сум х 18
  1. Аска алып язып исәплә:
  1. (57 428 : 98 – 306) + 8 320
  1. Чагыштыр:

1/5 т ... 250 кг           3/10 сәг ... 15 мин           1 т 6 ц 87 кг – 253 кг ... 14 ц

  1. Турыпочмаклыкның буе 15 см, иңе 5 тапкыр кыскарак. Мәйданын тап.
  2. *  Ярминкәдә сыер эттән 4 тапкыр кыйммәтрәк, ә аттан 4 тапкыр арзанрак тора. Бер кеше 200 сум акчага шушы ярминкәдән эт, ике сыер һәм ат сатып алган. Һәр мал ничә сум тора?



Предварительный просмотр:

Контроль эш № 9

I вариант

  1. Мәсьәләне чиш:

Укучы 4 көн 35 әр бит, аннан тагын 65 бит укыган. Китапта барлыгы 420 бит булса, аның ничә бит укыйсы калган?

  1. Исәплә:

5 092 : 38         12 096 : 56         16 533 : 33

43 м – 6 м 8 мм =

  1. ц – 4 ц 47 г =
  1. Аска алып язып исәплә:

2 503 х 85 + (100 000 – 1 975) : 75

  1. Тигезләмәне чиш:

5 х Х – 30 = 105

  1. Участокның мәйданы 416 м2 . Киңлеге 16 м булса, озынлыгы күпме?
  2. *    45 куянны,  һәр читлектә төрлечә санда булырлык итеп, 9 читлеккә урнаштыр.

Контроль эш № 9

II вариант

  1. Мәсьәләне чиш:

Кибет 5 көн 165 әр кг, аннан тагын 400 кг кәбестә сатты. Барлыгы 2 000 кг булса, тагын күпме кәбестә сатасы калган?

  1. Исәплә:

5 070 : 78         12 502 : 14          15 652 : 26

14 сәг – 12 сек =

  1. ц 82 г – 93 г =
  1. Аска алып язып исәплә:
  1. 168 : 16 + (830 х 65 – 8 548)
  1. Тигезләмәне чиш:

68 + Х х 6 = 164

  1. Участокның мәйданы 234 м2 . Озынлыгы 26 м булса, киңлеге  күпме?
  2. *  Гольф уйнаганда көнгерәнең сумкасына туп керә. Капитан көнгерәне куа китә. Көнгерә минутына 70 сикерү ясый, һәр сикерүе 10 м лы. Капитан 10 м/сек тизлек белән йөгерә. Ул көнгерәне куып җитә алганмы?



Предварительный просмотр:

Контроль эш № 10

I вариант

  1. Мәсьәләне чиш:

Колумбия фермеры 4 т кофе бөртеге җыйган. Шуның 940 кг ын шоколад фабрикасына саткан, калганын 68 капчыкка тигез итеп салып куйган. Һәр капчыкта ничәшәр кг кофе бөртеге?

  1. Исәплә:

7 247 х 5                    930 760 – 845 999

1 305 : 9                     68 754 + 224 689

6 098 х 83                  16 727 : 389

38 744 : 58                 189 088 : 622

  1. Исәплә:

2 т 2 ц 88 кг + 7 ц 86 кг = … т … ц … кг

2 мин 52 сек + 43 сек = … мин … сек

8 тәүлек 17 сәг – 5 тәүлек 22 сәг 10 мин = ... тәүлек ... сәг ... мин

  1. Тигезләмәне чиш:

112 : Х = 48 : 6

  1. *  Ягы 8 м лы квадрат формасындагы идәнне каплар өчен озынлыгы 4 м лы, киңлеге 4 дм лы ничә такта кирәк булыр?

Контроль эш № 10

II вариант

  1. Мәсьәләне чиш:

Фермер 6 т 2 ц 88 кг алма үстергән. Шуның 2 590 кг ын сок җитештерү өчен производствога биргән, ә калган алмаларны тигез итеп 86 тартмага тутырган. Һәр тартмада ничә кг алма?

  1. Исәплә:

5 289 х 9                    48 909 + 298 698

13 518 : 9                   92 800 – 21 799

15 698 : 47                 19 152 : 684

240 542 : 86               41 097 : 399

  1. Исәплә:

33 м 49 см + 22 м 68 см = ... м ... см

8 мин 10 сек – 7  мин 45 сек = ... мин ... сек

  1. т 2 ц 75 кг – 8 ц 98 кг = ... т ... ц ... кг
  1. Тигезләмәне чиш:

126 : Х = 54 : 6

  1. * Ягы 6 м лы квадрат формасындагы идәнне каплар өчен озынлыгы 3 м лы, киңлеге 2 дм лы ничә такта кирәк булыр?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тематические контрольные работы по математике № 3, № 4, № 5, № 6 ( программа Л.Г. Петерсон, 2 класс). Итоговая контрольная работа по математике за II четверть.

Данные контрольные работы составлены по программе Л.Г. Петерсон 2 класс и соответствует требованиям ФГОС, т. к. имеет 4 уровня сложности (А, В, С, D).Для удобства учителей и родителей (они имеют возмо...

Контрольная работа по математике во 2 классе Контрольная работа № 1 по теме «Нумерация чисел от 1 до 100»

Контрольная работа по математике во 2 классеКонтрольная работа № 1 по теме«Нумерация чисел от 1 до 100»...

Контрольная работа по математике класс школа России

Контрольная работа по математике  класс школа России...

Контрольная работа по математике по теме "Итоговая контрольная работа за 1 четверть".

Данная контрольная работа может быть использована в конце 1 четверти 2 класса. Программа "Школа России". Сборник С.И.Волковой...