Математика 1 класс разработка урока.Тема "2 санын берурынлы санга кушу"
план-конспект урока (математика, 1 класс) на тему

Лотфуллина Алсу Камалутдиновна

План-конспект урока по математике для 1 класса по ФГОС.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл matematika_1_syynyf_dres_plany.docx18.04 КБ

Предварительный просмотр:

Математика. 1 сыйныф.

Тема: 2 санын берурынлы саннарга кушу.

Максат:1.2санын берурынлы саннарга кушу очраклары белән таныштыру.

             2.Исәпләү күнекмәләрен үстерү.

             3. Икеурынлы саннар белән таныштыру.

             4. Уку культурасы булдыру.

Көтелгән нәтиҗә: 1. 2 санын берурынлы саннарга куша белү.

                               2. Икеурынлы сан белән берурынлы санны аера белү,ни өчен шулай икәнен                         аңлата белү .

                              3. 2санын кушу таблицасын истә калдыру.

Төп төшенчәләр: берурынлы сан,икеурынлы сан

Бурычлар:

1.Шәхесне формалаштыруга юнәлдергән УУГ: 2 санын кушу таблицасын дурес куллана белергә өйрәтү.

2.Регулятив УУГ: дәрестә үз эшчәнлегеңне планлаштыра белергә өйрәнү.

3.Танып-белү УУГ: 2санын кушканда дөрес фикер йөртергә өйрәнү; сан белән цифр арасында аерманы белү; берурынлы сан белән икеурынлы санны аера белү;

4. Коммуникатив УУГ: Парларда, төркемдә эшли белү күнекмәләре булдыру; үз фикереңне төгәл әйтә белү.

Предметара бәйләнеш: Математика,геометрия,өйләнә-тирә,физкультура.

Ресурслар: Дәреслек “Математика” 1 класс А.Л.Чекин.Методик материаллар.СМАРТ интерактив тактасына көйләнгән презентация,мөстәкыйль эш дәфтәре,индивидуаль карточкалар.

Оештыру: Эш төре-Фронталь,индивидуаль, группалап.

                                                 Дәрес барышы

I.Оештыру өлеше.

Укучыларны дәрескә әзерләү: Бүген безнең дәресебезне Зирәк Ябалак күзәтер.Сезнең зирәклегегезне тикшерер,үзенең киңәшләрен бирер.(слайд1)

II.Төп өлеш.

1.Актуальләштерү:

 1)-Саннарны арта бару тәртибендә куй

5 11 13 19 7 10 14 8 12 15 5 (слайд 2)

2)  Саннар арасыннан 1һәм 3 номерлар берурынлы саннарны әйтегез,2 һәм 4 номерлар икеурынлы саннарны әйтегез(Слайд3)

3) Дистә белән берәмлекне ныгыту(слайд 4)

2. Яңа материалны аңлау өстендә эш

1.Тактада мисаллар язылган.Алар турында сез нәрсә әйтә алырсыз.(слайд 5)

2+2     2+3    2+4    2+5

 2+6    2+7    2+8    2+9

-Һәрберсенең беренче кушылучысы 2

-Дөрес. Димәк без бүген дәрестә нәрсә өйрәнербез?

-2 санын кушарга.

-Ә без аларның җавапларын беләбезме?

-Без аларның җавапларын саннар составы буенча беләбез.

2 .Индивидуаль карточка буенча эш. Зирәк Ябалак белән тикшереп алабыз.(Слайд 6)

3.-Ә хәзер  2+9 мисалының җавабын чыгарабыз.(слайд 7)

КУИЗ-КУИЗ-ТРЭЙД

-Ни өчен без бу мисалга аерым тукталдык?

-Аның суммасы дистәдән артып китә.

-Менә сезгә Зирәк Ябалак 2санын кушу таблицасын бирә.Сезне бик яхшы өйрәнергә тиеш.

(Слайд 8)

ФИЗМИНУТКА(тактаны сүндереп торабыз)  МИКС-ФРИЗ-ГРУПП

-2+2(җавабын Лилия әйтә) 2+4 (Җавабын буй буенча иң озыны -Инсаф әйтә) 2+5(Кемнең туган көне сентябрьдә шул әйтә-Илмаз) 2+8(Айнур әйтә мәктәпкә иң ерак)

3.Алган белемнәрне ныгыту.

1.Дәреслек буенча эш

№1  дәфтәргә эшлибез (җавапларны каршы күршең белән тикшер)

2. Логик фикерләүгә мәсьәләләр чишү (Слайд 9,)

1).Бер имәндә тиеннең

Яшерен биш гөмбәсе бар.

Ул тагын берне куйды

Ничә гөмбәсе булды ?    (6 )

2). Лилия бакчага керде

биш кызыл алма күрде.

өчесен өзеп алды,

ботакта ничә калды?

3). Илсур,Марат һәм Динә

    бер песнәккә җим бирә

    килде тагын бер песнәк

   ничә песнәк булды әйт

4).Өч сызык белән куяннардан кәбестәләрне аер.(слайд10)

4.Дәфтәр буенча №1

5.      Раунд тэйбл (Слайд 11)

Укучылар 2не кушу таблицасын чиратлап дәфтәр битенә язып чыгалар

3.Йомгаклау

-Без бүген дәрестә нәрсә белән таныштык?

-2 не кушу таблицасы белән.

4.Рефлексия.

-Дәрес сезгә ошадымы? Зирәк ябалак белән саубуллашып .Аңа нинди бүләк бирерсез?(слайд 12)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

2 санын берурынлы саннарга кушу(1 класс)

В начальных классах дети очень любят игры. Поэтому на уроках я часто употребляю занимательные игры. Для этого нам созданы все условия: в классах имеются проектор, смарт-доска, ноутбук, в интернете мож...

1 санына берурынлы саннарны кушу

-         Кушуның беренче кушылучысы 1 булган очракларын карау;-         1+       ...

4 санына берурынлы саннарны кушу

"Перспектив башлангыч мәктәп" өчен 1класста математикадан ачык дәрес. Тема: " 4 санына берурынлы саннарны кушу"...

Технологическая карта к уроку математики.1 класс.Тема "2санын берурынлы санга кушу"

Технологическая карта к уроку математики для 1 класса по теме "2санын берурынлы санга кушу".Программа "Перспективная начальная школа"...

Презентация для смарт доски по математике 1 класс.Тема "2 санын берурынлы санга кушу"

Презентация для смарт доски по математике.1 класс.Тема "2санын берурынлы санга кушу"...

Икеурынлы санны берурынлы санга тапкырлау. 3 класс

Балалар, безгә кичекмәстән Янтка ярдәм итәргә кирәк. Сез ничек уйлыйсыз? Без хәзер үк галәмгә сәяхәт итәрбез. Көчебездән килгәнчә Янтка ярдәм итәрбез. Сез ризамы? Галәмгә нәрсә белән чыга алырбыз соң?...