Икеурынлы санны берурынлы санга тапкырлау. 3 класс
план-конспект урока по математике (3 класс) на тему

Харисова Роза Гыйлвановна

Балалар, безгә кичекмәстән Янтка ярдәм итәргә кирәк. Сез ничек уйлыйсыз? Без хәзер үк галәмгә сәяхәт итәрбез. Көчебездән килгәнчә Янтка ярдәм итәрбез. Сез ризамы? Галәмгә нәрсә белән чыга алырбыз соң? Әйе безгә космик корабль кирәк булачак. Ә корабльне без үзебез тозербез. (Интерактив тактада геометрик фигуралардан космик корабль төзү.)  Һәрбер корабльнең дә бортовой журналы була. Әйдәгез без дә журналга (дәфтәргә) тарихи датаны язып куйыйк. Ә хәзер дөрес итеп утырдык, скафандрларыбызны киик, каешларны каптырдык. Алга! Ни өчендер безнең кораблебез кузгалмый бит әле. Менә эш нәрсәдә икән! Корабльнең бер чылбыры өзелгән. Шушы чылбырның буынын табарга кирәк. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл matem_3_achyk_d.docx20.12 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Карадуган урта белем мәктәбе

3 нче класста математикадан ачык дәрес эшкәртмәсе

Тема: Икеурынлы санны берурынлы санга тапкырлау.

Харисова Р.Г.

1 категорияле башлангыч

сыйныф укытучысы

Тема: Икеурынлы санны берурынлы санга тапкырлау.

Максат: укучыларны икеурынлы санны берурынлы санга тпкырларга өйрәтү;

               исәпләү, мәсьәлә чишү күнекмәләрен үстерү;  

               алдагы дәресләрдә өйрәнгәннәрне куллана   белергә өйрәтү;

              игътибарлылык, зирәклек тәрбияләү;

Материал:  М.И.Моро “Математика 3”, 2нче кисәк, 8б.

Җиһазлау: дәреслекләр, интерактив такта.

                                        Дәрес барышы

1.Оештыру өлеше.

1) Дәрескә әзерлекләрен барлау.

2) Янттан (чит планета кешесе) СМС ка килә. (Зинһар ярдәм итегез! Янт.)

        Балалар, безгә кичекмәстән Янтка ярдәм итәргә кирәк. Сез ничек уйлыйсыз? Без хәзер үк галәмгә сәяхәт итәрбез. Көчебездән килгәнчә Янтка ярдәм итәрбез. Сез ризамы? Галәмгә нәрсә белән чыга алырбыз соң? Әйе безгә космик корабль кирәк булачак. Ә корабльне без үзебез тозербез. (Интерактив тактада геометрик фигуралардан космик корабль төзү.)  Һәрбер корабльнең дә бортовой журналы була. Әйдәгез без дә журналга (дәфтәргә) тарихи датаны язып куйыйк. Ә хәзер дөрес итеп утырдык, скафандрларыбызны киик, каешларны каптырдык. Алга! Ни өчендер безнең кораблебез кузгалмый бит әле. Менә эш нәрсәдә икән! Корабльнең бер чылбыры өзелгән. Шушы чылбырның буынын табарга кирәк.

2. Телдән исәпләү.

1)“Чылбыр” уены  (Интерактив тактада. Җавабы дөрес булган чылбырны табып, өзелгән чылбырны ялгау.)           7 . 8 – 2 : 9 . 5 ____ ? (50, 35, 27, 30 )

Ә хәзер кузгалсак та була инде.

Интерактив тактада космик корабль, йолдызлы күк йөзе.

Бер генә сәяхәт тә каршылыкларсыз булмый. Безнең алда тагын бер бирем. Күрәсез галәмгә болай гына чыгып булмый.

2)”Шифрны ач!” уены. (Интерактив тактада)

16

5

13

42

54

70

7 . 6 =Д       9 + 7 =Й        91 – 78 = Л         10 . 7 = З        50 : 10 = О         9 . 6 = Ы

Безнең белән йолдызлар шаяра икән. Әйдәгез шушы кәрҗиннәргә йолдызлар чүплик әле.  8гә бүленә торган “йолдызларны” “8” ле, ә 7 гә бүленә торганнарын  “7” ле кәрҗиненә салабыз.

3) “Йолдыз җыю” уены.(Интерактив тактада) (14, 16, 28, 64,35, 21, 24, 72, 40,63,48,7)

4) Физкультминутка.  Йолдызлар аланлыгында бераз ял итеп тә алыйк инде.

3. Яңа материал өстендә эш.

1) Интерактив тактада уйга калган Янт һәм мисаллар.          25 . 3      3 . 25         5 . 19      

Менә ни өчен борчыла икән Янт. Без аңа ярдәм итә алырбызмы икән? Мондый мисалларны безнең дә эшләгәнебез юк бит. Без эшли торган мисаллардан нәрсә белән аерылып тора соң алар? Безнең мондый икеурынлы саннарны тапкырлаганыбыз бармы әле? Янт та аптырап калган. Ә сез ничек чишәр идегез? Балалар үз вариантларын тәкъдим итәләр.

2 Интерактив тактада: аңлатмаларның  парын тап, уклар белән тоташтыр.

(30 + 2) . 4                                         (40 + 8) .2

(21 +34) . 2                                         30 . 4 + 2 . 4

40 . 2 + 8 . 2                                        21 . 2 + 34 . 2

  • Нинди үзлек кулланылды? (Сумманы санга тапкырлау үзлеге.)  

3)Разряд кушылучылар суммасы белән алыштыр: 35, 87,92.

35 = (... + ...)        87 = (... + ...)        92 = (... + ...)      

  • Шушы үзлекләрне файдаланып аңлатмаларны чишеп карыйк.

25 . 3 = (20 + 5) . 3 = 20 . 3 + 5 . 3 = 60 + 15 = 75  

Нәтиҗә ясау.

Икеурынлы санны берурынлы санга тапкырлау өчен, икеурынлы санны разряд кушылучылар суммасы рәвешендә күрсәтәбез һәм һәр кушылучыны санга тапкырлап,килеп чыккан нәтиҗәләрне кушабыз.

2) Дәреслектәге параграф белән танышу (8б).

4. Яңа материалны ныгыту.

1) № 1 (комментарий белән дәфтәрләргә эшләү)

5. Физкультминутка.

Чит планетада йөрибез, йөгерәбез, очабыз,

Чүгәлибез, сикерәбез, бер-беребезне кочабыз.

6. Үткән материал өстендә эш.

1) Мәсьәләләр чишү. (тактада)

а) № 2       32 : 8 = 4(кг)      6 . 4 = 24 (кг)      Җавап: 24 кг.

в) №3      (36 + 42) – 38 = 40(кыз)

2) карточкаларда (резерв бирем)

К -1

  1. Мәсьәләнең чишү юлын тап.

Алиянең 9 конфеты бар иде. Ул конфетларны тигез итеп  3 дус кызына бүлеп бирде. Һәр кызга ничә конфет  тиде?

а) 9 . 3                   б) 3 . 9             в) 9 : 3

       2. Бер тартмада 9 карандаш булса, шундый 3 тартмада ничә карандаш?

              а) 9 . 3                   б) 3 .9               в) 9 : 3

      3. Алсу 10ар сумлык 5 дәфтәр сатып алган. Ул ничә сум түләгән?

              а) 10 . 5                б) 5 . 10              в) 10 : 5

4.Тигезләмәләрне чиш.

Х . 30 = 60                        80 – х = 20                  х -76 = 18                 х : 5 = 7

7. Йомгаклау.

Балалар, галәмгә сәяхәтебез шуның белән тәмам. Класска кайтырга да вакыт җитте. Бу сәяхәттән үзегезгә нинди яңалыклар алдыгыз? Бу сәяхәтне файдалы булды дип табасызмы? Ни өчен?

Янт сезгә рәхмәтен белдерә. Ул сезгә күчтәнәчләр дә әзерләгән әле.

1нче күчтәнәч – билге кую;

2нче күчтәнәч – өй эше № 5, 6 (8б).

                         

                               

                     

К -1

1. Мәсьәләләрнең чишү юлын тап.

       1) Алиянең 9 конфеты бар иде. Ул конфетларны тигез итеп  3 дус кызына бүлеп бирде. Һәр        кызга ничә конфет тиде?

а) 9 .3                   б) 3 .9             в) 9 : 3

       2) Бер тартмада 9 карандаш булса, шундый 3 тартмада ничә карандаш?

              а) 9 . 3                   б) 3 .9               в) 9 : 3

      3) Алсу 10ар сумлык 5 дәфтәр сатып алган. Ул ничә сум түләгән?

              а) 10 . 5                б) 5 . 10              в) 10 : 5

2.Тигезләмәләрне чиш.

Х . 30 = 60                        80 – х = 20                  х -76 = 18                 х : 5 = 7

К -1

  1. Мәсьәләнең чишү юлын тап.

      1) Алиянең 9 конфеты бар иде. Ул конфетларны тигез итеп  3 дус кызына бүлеп бирде. Һәр кызга ничә конфет тиде?

а) 9 .3                   б) 3 .9             в) 9 : 3

       2) Бер тартмада 9 карандаш булса, шундый 3 тартмада ничә карандаш?

              а) 9 . 3                   б) 3 .9               в) 9 : 3

      3. Алсу 10ар сумлык 5 дәфтәр сатып алган. Ул ничә сум түләгән?

              а) 10 . 5                б) 5 . 10              в) 10 : 5

2.Тигезләмәләрне чиш.

Х . 30 = 60                        80 – х = 20                  х -76 = 18                 х : 5 = 7

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Математика 4 класс М.И.Моро ( ачык дәрес) Икеурынлы санга язып тапкырлау

4 класста үткәрелгән  дәрес ( Тема: Икеурынлы санга баганалап тапкырлау)...

Математика 1 класс разработка урока.Тема "2 санын берурынлы санга кушу"

План-конспект урока по математике для 1 класса по ФГОС....

Технологическая карта к уроку математики.1 класс.Тема "2санын берурынлы санга кушу"

Технологическая карта к уроку математики для 1 класса по теме "2санын берурынлы санга кушу".Программа "Перспективная начальная школа"...

Презентация для смарт доски по математике 1 класс.Тема "2 санын берурынлы санга кушу"

Презентация для смарт доски по математике.1 класс.Тема "2санын берурынлы санга кушу"...

Тапкырлау һәм аның үзлекләре. 0 гә һәм 1 гә тапкырлау. 4 класс математика дәресе

1гә һәм  0гә  тапкырлау күнекмәләрен ныгыту,исәпләү күнекмәләрен , логик фикерләүләрен  үстерү...

Презентация к уроку ИЗО на тему "Сани Деда Мороза" 3 класс

В презентации представлено пошаговое выполнение рисунка  с комментированием по теме "Сани Деда Мороза"....