Калдыклы бүлү. Бөтенләтә бүлү.
план-конспект урока по математике (4 класс) на тему

Вахитова Залина Назифовна

Технологическая карта и презентация урока "Калдыклы бүлү. Бөтенләтә бүлү."  по математике для 4 класса.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Актаныш муниципаль районы

Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе

 Математикадан  ачык дәрес эшкәртмәсе (технологик карта)

4 сыйныф

Тема: Калдыклы бүлү. Бөтенләтә бүлү.

Төзеде: башлангыч сыйныфлар укытучысы

                                                                                                              Вахитова Зәлинә Назиф кызы

2014-2015 нче уку елы

Тема

Калдыклы бүлү. Бөтенләтә бүлү.

Дата

21.10.2014

Планлаштырылган нәтиҗә:

Эшчәнлек максаты: Укучыларда калдыклы һәм бөтенләтә бүлүгә беренчел күзаллау формалаштыру.

Белем бирү максаты: Телдән исәпләү, логик фикерләү күнекмәсен үстерү. 

Тәрбия бирү максаты: Балаларда аралашу культурасы тәрбияләү, фәнгә кызыксыну уяту.

Дәрес тибы

Яңа материалны өйрәнү дәресе

Көтелгән нәтиҗә

Шәхси: хата ясаудан курыкмау, үзбәя кую сәләте булдыру.

Регулятив: тапкырлау  һәм бүлүнең ысулларын , предметларның  үзара бәйләнешен үзләштерү.

Танып-белү: математик гамәлләр һәм зурлыкларны, терминнарның русча әйтелешен аңлау.

Коммуникатив: куелган  сорауларга дөрес җавап  бирә белү, парларда һәм төркемнәрдә эшләү күнекмәләре булдыру.

Төп төшенчәләр

Калдыклы бүлү, бөтенләтә бүлү, буленүче, бүлүче, өлеш, калдык.

Предметара бәйләнеш

Рус теле

Ресурслар

Математика  дәреслеге, авторы  А.Л.Чекин,  компьютер, проектор, карточкалар, дәрес өчен презентация.

Төркемнәрне оештыру

Индивидуаль, парларда, төркемнәрдә эш.

Дәрес барышы:

Үткәрү технологиясе

Һәр этапның өйрәтү һәм үстерешле биремнәре

Һәр этапның диагностик биремнәре

1 этап. Оештыру өлеше.

Максат: укучыларның  дәрескә хәзерлеген күзәтү, барлау; белем алырга әзерлек алып бару.

Көтелгән нәтиҗә: дәрескә уңай психологик халәт булдыру.

  • Хәерле иртә, балалар!

- Хәерле иртә!

  • Безнең сезнең ничек эшләвегезне, белемнәргезне карарга дәресебездә кунаклар да бар. Әйдәгез кунаклар белән дә елмаеп исәнләшик.
  •  Исәнмесез!
  • Урыннарга тыныч кына утырдык. Дәресебезне дәвам итәбез.

Коммуникатив блок. Иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү гамәле.

Шәхес буларак блок (әхлакый-этик бәяләү)

2 этап. Белемнәрне актуальләштерү.

Максаты: телдән исәпләү күнекмәләрен үстерү.

Көтелгән нәтиҗә: Тапкырлау һәм бүлү таблицасын, мәсьәлә чишүне искә төшерү.

а) Өй эшләрен тикшерү.

б) Телдән исәпләү өчен биремнәр. (слайд 2,3,4,5)

1. Һәр рәттә артык санны тап:

13  33  53  (63)  73 (саннар 20 гә арта бара)

37  42  47  52  (18) (саннар 5 кэ арта бара)

57  64  59  (14)  66 (1 сан аралаш саннар 2 гэ арта)

2. Капкага тупны керт!

165-45=120           36:6=6

44+27=71              67-13=54

48:6=8                   9*7=63

27*2=54                56:7=8

3. Тапкрылау. 4 санына тапкырлагач чыкмый торган нәтиҗәләрне әйтергә: 30, 18, 38

Регулятив эшчәнлек (укучылар тарафыннан белгән яки әлегечә белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү)

Танып-белү эшчәнлеге (гомуми уку)

Коммуникатив эшчәнлек (сораулар куелышы, фикереңне әйтә белү)

3 этап. Яңа тема өстендә эш.

Максаты: калдыклы һәм бөтенләтә  бүлүне аңлату.

Көтелгән нәтиҗә:

Тапкырлау һәм бүлү таблицасын  искә төшерү,

калдыклы һәм бөтенләтә бүлүне өйрәнү.

Нәтиҗә:калдыклы һәм бөтенләтә бүлүне эшләү.

  • Ә хәзер әйдәгез алдыгызда яткан конвертлардан 16 түгәрәк алыгыз. Шушы түгәрәкләрне 4 шәрләп өстәлдә бүлеп куегыз.
  • Ничә өлешкә бүлдегез? (4 өлешкә)
  • Һәр өлештә түгәрәкләр саны тигезме (тигез)

Укучылар әлеге язманы тактага чыгып язып куялар.  (16:4=4)

- Әлеге язмада 16 саны ничек атала? (Бүленүче-делимое)

- Ә беренче 4 саны? (Бүлүче-делитель)

- Ә җавапта чыккан сан? (Өлеш-частное)

- Димәк, 16 санын 4 кә төгәл бүленде. Мондый бүлүне без бөтенләтә бүлү (Деление нацело) дип атарбыз.

- Хәзер әйдәгез тактага карыйк. (слайд 6)

Әмир 13 шарны 4 кә тигез итеп бүлеп буламы дип сорый. Әминә юк дип уйлый. Ә сезнеңчә ничек булыр икән. Әйдәгез бүлеп карыйк.

13 түгәрәкне алып 4 кә бүләләр. Нәтиҗәдә укучылар авырлык белән очраша, чөнки төгәл бүленми, 1 түгәрәк артып кала. (Төркемнәрдә эш)

- Нәрсә әйтә аласыз?

Балаларның җаваплары тыңлана. Тактага укытучы әлеге язманы яза (13:4=3 (калдык 1))

- Димәк, балалар, безнең 1 калдык калды. Мондый бүленеш атала безнең калдыклы бүлү (Деление с остатком) дип.

- Балалар, димәк, бүгенге дәресебезнең темасы? (Калдыклы бүлү. Бөтенләтә бүлү.)

- Калдыклы бүлүнең дөрес исәпләнгәнен тикшерергә кирәк. Без моны ничек эшләрбез? Уйлап карагыз әле.

Калдыклы бүлүне тикшерәбез. 4*3+1=13

- Димәк, тапкырлау  таблицасын  белмичә, калдыклы бүлүне эшләп булмый.

- Калдык бүлүчедән зурмы әллә кечкенәме? (кечкенә)

Кагыйдәләрне уку (слайд 7,8).

Тактада помидорларны тигез итеп тарелкаларга бүләләр (парларда тишерәләр) (слайд 9)

МИКС-ПЭА-ШЭА

Укучылар музыка астында бииләр. ФИЗКУЛЬТМИНУТКА

Музыка туктауга үзләренә пар табалар. Бер-берсенә “5”не бирәләр. Биремне үтиләр:

Һәр рәсемгә туры килүче чишелешне табарга. (слайд 10)

Чиратлап үз пары белән җавапларны алышалар.  

РЕЛЛИ РОБИН (кыска җавап, чиратлап)

Регулятив эшчәнлек (алдан фаразлау, контроль)

Танып-белү эшчәнлеге ( логик, проблема кую һәм чишү)

Коммуникатив эшчәнлек (сораулар куелышы, иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү, фикереңне әйтә белү, тикшерү, коррекцияләү)

Шәхес буларак эшчәлек (әхлакый-этик бәяләү)

4 этап. Ныгыту.

Максаты: алган белемнәрне ныгыту, мәсьәләләр чишүне ныгыту.

Көтелгән нәтиҗә: мәсьәләләр чишүне ныгыту.

№ 149, 52 нче бит (телдән)

- Мәсьәләдә сүз ни турында бара? (сосиска)

- Мәсьәләнең соравы? (ничә сосиска пешерелгәнен табарга)

- Таба алабызмы? (әйе) 

4*3=12 (тарелкалардагы сосиска саны)

- Мәсьәләнең соравына җавап табылдымы? (юк) 

- Алга таба нишлибез? (12+2=14)

Дәфтәрләрдә 14 санын 4 санына калдыклы бүлүне эшләү.

№ 150, 52 нче бит (2 багананы эшләү)

Такта алдында эшләнә.

24:6=4                              27:3=9

27:6=4 (калдык 3)           29:3=9 (калдык 2)

Беренче баганадагы бүлү гамәлләрен кара. Аларның кайсысы таблица очрагы булып тора? Бер бүленүче икенчесеннән ничәгә аерыла? Бу сан калдык белән туры киләме? (Җаваплар тыңлана, эшләнгән эшләрнең дөреслеге тикшерелеп барыла.)

№ 152, 53 нче бит ( 2 баганасын эшләү)

(67-1):9= 66:9=7 (калдык 3)

(67-5):9=6 (калдык 8)

(67-2):9=7 (калдык 2)

(67-6):9=6 (калдык 7)

Регулятив эшчәнлек (алдан фаразлау, контроль)

Танып-белү эшчәнлеге (гомуми уку, логик, проблема кую һәм чишү)

Коммуникатив эшчәнлек (сораулар куелышы, иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү, фикереңне әйтә белү, тикшерү, информация табу)

Шәхес буларак эшчәлек (әхлакый-этик бәяләү, мәгънә төзелеше)

5 этап. Тикшерү күнегүләре.

Максаты: үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү, укучыларда уку эшчәнле-ген мөстәкыйль башкара алу күнекмәләре формалаштыру

Көтелгән нәтиҗә: калдыклы бүлүне эшләү.

Танып-белү эшчәнлеген диагностикалау

Мөстәкыйль эш.

1. Калдыклы бүлүне башкар:

9:4=                50:9 =              76:8=

48:7 =             5:6 =                59:6=

2. Мөстәкыйль эш дәфтәрләрендә эшләү.

Регулятив эшчәнлек (алдан фаразлау, контроль)

Танып-белү эшчәнлеге (логик, проблема кую һәм чишү)

Шәхес буларак эшчәлек

6 этап. Рефлексия

Максаты:Дәрестә эшләгән эшләргә нәтиҗә ясау.

Көтелгәннәтиҗә: дәрестәге эшчән-леккә объектив бәя бирә белү,

алган белемнең куллану өлкәсен күзаллый белү.

а) - Бүгенге дәрестә сез нәрсәләр белдегез?

- Үзегез  өчен нинди яңалык ачтыгыз?

- Тапкырлау таблицасын  безгә ни өчен белергә кирәк?

б) Өй эше № 150 (3,4 багана), 152 (3, 4 багана), 52-53 нче битләр. Өстәмә билге алырга теләүчеләргә карточкалар белән дә өй эше бирелә.

б) Укучыларның дәрестәге эшчәнлеген бәяләү. (Бәя һәм үзбәя)

- Дәрестә үз эшчәнлегегезне ничек бәялисез? Смайликларга карап билгеләгез. Ни өчен?

- Бүгенге дәрестә сезнең барыгызга да карточкалар буенча, ә инде дәрестә актив катнашып, сорауларга дөрес җавап бирүчеләргә ике билге куела.

Шәхес буларак эшчәлек (мәгънә төзелеше)

Регулятив эшчәнлек (бәяләү)

Коммуникатив эшчәнлек (фикерне әйтә белү)


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Калдыклы бүлү" темасына дәрес эшкәртмәсе.(Деление с остатком)

"Калдыклы бүлү" темасына Сингапур уку методы кулланылган дәрес эшкэртмэсе,шулай ук дэрес эшкәртмәсенә туры китереп ясалган презентация һәм физкультминутка өчен җыр....