"Калдыклы бүлү" темасына дәрес эшкәртмәсе.(Деление с остатком)
план-конспект урока по математике (4 класс) по теме

"Калдыклы бүлү" темасына Сингапур уку методы кулланылган дәрес эшкэртмэсе,шулай ук дэрес эшкәртмәсенә туры китереп ясалган презентация һәм физкультминутка өчен җыр.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Аксубай муниципаль районы

4 сыйныф

Тема: Калдыклы бүлү.

Төзеде: башлангыч сыйныфлар укытучысы

                                                                                                               Хәйруллина Әлфия Галимҗан кызы



2014-2015 нче уку елы

Тема

Калдыклы бүлү. Бөтенләтә бүлү.

Дата

2.12.2014

Планлаштырылган нәтиҗә:

Эшчәнлек максаты: Укучыларда калдыклы бүлүгә беренчел күзаллау формалаштыру.

Белем бирү максаты: Телдән исәпләү, логик фикерләү күнекмәсен үстерү. 

Тәрбия бирү максаты: Балаларда аралашу культурасы тәрбияләү, фәнгә кызыксыну уяту.

Дәрес тибы

Яңа материалны өйрәнү дәресе

Көтелгән нәтиҗә

Шәхси: хата ясаудан курыкмау, үзбәя кую сәләте булдыру.

Регулятив: тапкырлау  һәм бүлүнең ысулларын , предметларның  үзара бәйләнешен үзләштерү.

Танып-белү: математик гамәлләр һәм зурлыкларны, терминнарның русча әйтелешен аңлау.

Коммуникатив: куелган  сорауларга дөрес җавап  бирә белү, парларда һәм төркемнәрдә эшләү күнекмәләре булдыру.

Төп төшенчәләр

Калдыклы бүлү, буленүче, бүлүче, өлеш, калдык.

Предметара бәйләнеш

Рус теле

Ресурслар

Математика  дәреслеге, авторы  Г.В.Дорофеев,  компьютер, проектор, карточкалар, дәрес өчен презентация.

Төркемнәрне оештыру

Индивидуаль, парларда, төркемнәрдә эш.

Дәрес барышы:

Үткәрү технологиясе

Һәр этапның өйрәтү һәм үстерешле биремнәре

Һәр этапның диагностик биремнәре

1 этап. Оештыру өлеше.

Максат: укучыларның  дәрескә хәзерлеген күзәтү, барлау; белем алырга әзерлек алып бару.

Көтелгән нәтиҗә: дәрескә уңай психологик халәт булдыру.

  • Хәерле иртә, балалар!

- Хәерле иртә!

  • Урыннарга тыныч кына утырдык. Дәресебезне дәвам итәбез.

Коммуникатив блок. Иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү гамәле.

Шәхес буларак блок (әхлакый-этик бәяләү)

2 этап. Белемнәрне актуальләштерү.

Максаты: телдән исәпләү күнекмәләрен үстерү.

Көтелгән нәтиҗә: Тапкырлау һәм бүлү таблицасын, мәсьәлә чишүне искә төшерү.

а) Өй эшләрен тикшерү.

б) Телдән исәпләү өчен биремнәр. (слайд 2,3,4,5)

1. Һәр рәттә артык санны тап:

13  33  53  (63)  73 (саннар 20 гә арта бара)

37  42  47  52  (18) (саннар 5 кэ арта бара)

57  64  59  (14)  66 (1 сан аралаш саннар 2 гэ арта)

2. Капкага тупны керт!

165-45=120           36:6=6

44+27=71              67-13=54

48:6=8                   9*7=63

27*2=54                56:7=8

3. Тапкрылау. 4 санына тапкырлагач чыкмый торган нәтиҗәләрне әйтергә: 30, 18, 38

Регулятив эшчәнлек (укучылар тарафыннан белгән яки әлегечә белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү)

Танып-белү эшчәнлеге (гомуми уку)

Коммуникатив эшчәнлек (сораулар куелышы, фикереңне әйтә белү)

3 этап. Яңа тема өстендә эш.

Максаты: калдыклы һәм бөтенләтә  бүлүне аңлату.

Көтелгән нәтиҗә:

Тапкырлау һәм бүлү таблицасын  искә төшерү,

калдыклы һәм бөтенләтә бүлүне өйрәнү.

Нәтиҗә:калдыклы һәм бөтенләтә бүлүне эшләү.

  • Ә хәзер әйдәгез алдыгызда яткан конвертлардан мәсьәләне алыгыз. Һәм беренче мәьәләне укыгыз. (Бөек Җиңүнең 70 еллыгына 15 ветеран бабайга 255 чәчкә алалар. Һәр ветеран бабайга ничәшәр чәчәк туры килә?)
  • Ничә өлешкә бүлдегез? (15 өлешкә)
  • Һәр өлештә чәчәкләр саны тигезме (тигез)

Укучылар әлеге язманы тактага чыгып язып куялар.  (255:15=17)

- Әлеге язмада 255 саны ничек атала? (Бүленүче-делимое)

- Ә беренче 15 саны? (Бүлүче-делитель)

- Ә җавапта чыккан сан? (Өлеш-частное)

- Димәк, 255 саны 15 кә төгәл бүленде. Мондый бүлүне без бөтенләтә бүлү (Деление нацело) дип атарбыз.

- Хәзер әйдәгез тактага карыйк. (слайд 6)

Әмир 778 санын 65 кә тигез итеп бүлеп буламы дип сорый. Әминә юк дип уйлый. Ә сезнеңчә ничек булыр икән. Әйдәгез бүлеп карыйк.

778 санын 65 кә бүләләр. Нәтиҗәдә укучылар авырлык белән очраша, чөнки төгәл бүленми, 1 калдык кала. (Төркемнәрдә эш)

- Нәрсә әйтә аласыз?

Балаларның җаваплары тыңлана. Тактага укытучы әлеге язманы яза (778:65=11 (калдык 63))

- Димәк, балалар, безнең 63 калдык калды. Мондый бүленеш атала безнең калдыклы бүлү (Деление с остатком) дип.

- Балалар, димәк, бүгенге дәресебезнең темасы? (Калдыклы бүлү.)

- Калдыклы бүлүнең дөрес исәпләнгәнен тикшерергә кирәк. Без моны ничек эшләрбез? Уйлап карагыз әле.

Калдыклы бүлүне тикшерәбез. 65*11+63=778

- Димәк, тапкырлау  таблицасын  белмичә, калдыклы бүлүне эшләп булмый.

- Калдык бүлүчедән зурмы әллә кечкенәме? (кечкенә)

Кагыйдәләрне уку (слайд 7,8).

Цистернада 953 л бинзин бар.Шул бинзинны 96 л лы бочкаларга бүлеп салдылар. Ничә тулы бочка бинзин булды, һәм ничә литр бинзин артык калды?.  (слайд 9)

Укучылар музыка астында бииләр. ФИЗКУЛЬТМИНУТКА

1)8:4

2)16:2

3)24:6

Регулятив эшчәнлек (алдан фаразлау, контроль)

Танып-белү эшчәнлеге ( логик, проблема кую һәм чишү)

Коммуникатив эшчәнлек (сораулар куелышы, иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү, фикереңне әйтә белү, тикшерү, коррекцияләү)

Шәхес буларак эшчәлек (әхлакый-этик бәяләү)

4 этап. Ныгыту.

Максаты: алган белемнәрне ныгыту, мәсьәләләр чишүне ныгыту.

Көтелгән нәтиҗә: мәсьәләләр чишүне ныгыту.

№ 2, 85 нче бит (язма)

- Мәсьәләдә сүз ни турында бара? (бәрәңге)

- Мәсьәләнең соравы? (бер капчыкка ничә кг бәрәңге сыя?)

- Таба алабызмы? (әйе) 

720:16=45(бер капчыкта 45 кг)

- Мәсьәләнең соравына җавап табылдымы? (әйе) 

- Алга таба нишлибез? (12+2=14)

№ 4, 85 нче бит (язма)

- Мәсьәләдә сүз ни турында бара? (ремонт)

- Мәсьәләнең соравы? (известь һәм цементны барлыгы ничә кг тотканнар?)

- Таба алабызмы? (әйе) 

187*3=561(кг известь тотылган)

- Мәсьәләнең соравына җавап табылдымы? (юк) 

- Алга таба нишлибез?

187+561=748 (кг цемент һәм известь тотылган)

Регулятив эшчәнлек (алдан фаразлау, контроль)

Танып-белү эшчәнлеге (гомуми уку, логик, проблема кую һәм чишү)

Коммуникатив эшчәнлек (сораулар куелышы, иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү, фикереңне әйтә белү, тикшерү, информация табу)

Шәхес буларак эшчәлек (әхлакый-этик бәяләү, мәгънә төзелеше)

5 этап. Тикшерү күнегүләре.

Максаты: үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү, укучыларда уку эшчәнле-ген мөстәкыйль башкара алу күнекмәләре формалаштыру

Көтелгән нәтиҗә: калдыклы бүлүне эшләү.

Танып-белү эшчәнлеген диагностикалау

Мөстәкыйль эш.

1. Калдыклы бүлүне башкар:


231:19=                                 387:15=
197:27=                                 169:53=

Регулятив эшчәнлек (алдан фаразлау, контроль)

Танып-белү эшчәнлеге (логик, проблема кую һәм чишү)

Шәхес буларак эшчәлек

6 этап. Рефлексия

Максаты:Дәрестә эшләгән эшләргә нәтиҗә ясау.

Көтелгәннәтиҗә: дәрестәге эшчән-леккә объектив бәя бирә белү,

алган белемнең куллану өлкәсен күзаллый белү.

а) - Бүгенге дәрестә сез нәрсәләр белдегез?

- Үзегез  өчен нинди яңалык ачтыгыз?

- Тапкырлау таблицасын  безгә ни өчен белергә кирәк?

б) Өй эше № 5,85 нче бит. 

Өстәмә билге алырга теләүчеләргә карточкалар белән дә өй эше бирелә.

б) Укучыларның дәрестәге эшчәнлеген бәяләү. (Бәя һәм үзбәя)

- Дәрестә үз эшчәнлегегезне ничек бәялисез? Смайликларга карап билгеләгез. Ни өчен?

- Бүгенге дәрестә сезнең барыгызга да карточкалар буенча, ә инде дәрестә актив катнашып, сорауларга дөрес җавап бирүчеләргә ике билге куела.

Шәхес буларак эшчәлек (мәгънә төзелеше)

Регулятив эшчәнлек (бәяләү)

Коммуникатив эшчәнлек (фикерне әйтә белү)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

методическая разработка "Деление нацело и деление с остатком"

Конспект урока математики "Деление нацело и деление с остатком"(4 класс. УМК "Перспективная начальная школа")...

Технологическая карта урока математики «Деление с остатком. Правило остатка» 3 класс

Предмет: математикаКласс: 3-аТема урока: «Деление с остатком. Правило остатка» Цель урока:  познакомить и изучить  приёмы  деления чисел в случаях, когда получается остаток;Планиру...

УРОК МАТЕМАТИКИ ПО ТЕМЕ "ДЕЛЕНИЕ С ОСТАТКОМ. ПРОВЕРКА ДЕЛЕНИЯ С ОСТАТКОМ".

Математика 3 класс. Тема: «Деление с остатком». Данное занятие может использоваться на разных ступенях обучения: при изучении, закреплении материала по теме.Для достижения поставленных цел...

КОНСПЕКТ УРОКА МАТЕМАТИКИ ПО ТЕМЕ"Деление с остатком. Приёмы нахождения частного и остатка".

             Урок насыщен необходимым для работы оборудованием, наглядностью, дидактическим и раздаточным материалом, наблюдается логическое соответствие межд...

Конспект урока математики "«Деление с остатком прием нахождения частного и остатка». 3 кл школа россии

Конспект урока математики "«Деление с остатком прием нахождения частного и остатка». 3 кл школа россии...

Устные приемы деления вида 600:20, 5600:800. Деление с остатком на 10, 100, 1000. Письменное деление на числа, оканчивающиеся нулями.

Устные приемы деления вида 600:20, 5600:800. Деление с остатком на 10, 100, 1000. Письменное деление на числа, оканчивающиеся нулями....

Математика 3 класс "Приемы нахождения частного и остатка. Алгоритм деления с остатком" Школа России, М.И.Моро - стр. 28.

Презентация к уроку математики 3 класс "Школа России" М.И. Моро - стр. 28. "Приёмы нахождения частного и остатка. Алгоритм деления с остатком"...