3 урока математики: "Радиус", "Диаметр", "Повторение.Радиус. Диаметр."
план-конспект урока по математике (3 класс) на тему

Набиева Зульфия Мухаматзуфаровна

Предварительный просмотр:

                      3 последовательных урока математики

1 урок:изучение нового материала на тему «Радиус окружности»,

2 урок: изучение нового материала на тему «Диаметр окружности,круга.»

3 урок: повторение и закрепление изученного .

                Набиева Зульфия Мухаматзуфаровна

Филиал МБОУ «СОШ им.Г.Г.Гарифуллина села Сардек-Баш» Кукморского муниципального района в селе Новый Сардек

           1 нче дәрес.Тема:Әйләнәнең радиусы. Яңа материал өйрәнү дәресе.

3 нче сыйныфның “Математика” дәреслеге буенча (М.И.Моро һ.б.)

Максат:1.Игътибар,логик фикерләүне һәм эзләнүле эшчәнлек вакытында укучыларның танып-белү эшчәнлеген , иҗади сәләтен үстерү.

2.Укучыларны радиус төшенчәсе белән таныштыру,циркуль ярдәмендә әйләнә сызарга өйрәтү.Исәпләү күнекмәләрен камилләштерү.

3.Бергәләп эшләү,бер-береңне тыңлау,үз фикереңне дәлилли белү күнекмәләре булдыру. Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.Математика фәненең көндәлек тормышта кирәк булуын аңлауларына ирешү.

Җиһазлау:циркуль,ак битләр, презентация “Радиус”.

Дәрес барышы:

I.Оештыру.

1)Уңай психологик халәт тудыру:-Кәефләрегез ничек?Сез дәрескә әзерме?

-Яраткан математика дәресен башлыйбыз.

2).Белемнәрне актуальләштерү.

1.Матур язу:рәтне дәвам ит:81,72,63,54,...  Тактада язылган.

2.Сүзне укы:Слайд 1.

1)63:9=*:2,       2)4 9=6 *         3)8 3=* 6            4)32:4=4 *

5)18:*=27:9      6)*:6=35:7           7)*:9=72:8             8)*:7=24:3

к     ы    ч       р      ш      а      й

30   6     14    4       2      81     56

-Нинди сүз килеп чыкты?(-Чыршыкай)

-Дөрес,балалар.Бу сүз нишләп безнең дәрескә килеп керде әле?Аның турында нәрсә әйтә аласыз?(- Тиздән Чыршы бәйрәме.)

-Әйе, Кар бабай безгә чыршы алып килергә чыккан булган, юлда бик каты буран чыккан да, Кар бабай таралган. Әйдәгез аңа булышабызмы?

(-Булышабыз.)

II .Яңа тема өстендә эш.

Башта кайсы артык икәнен табыйк: (игътибар һәм логик фикерләү өчен күнегүләр).Укытучы укый:

Кайсы артык: * кимүче, киметүче, аерма, минус, сумма (-минус, чөнки ул гамәл тамгасы яки сумма,чөнки ул алуда катнашмый )

* декабрь, март, февраль, январь (укучылар фикере 2 төрле булырга мөмкин: февраль- чөнки ул 31 көннән түгел, яки март-яз ае)

Слайд 2.* 16, 20, 24, 32, 40, 48,56 ( 20, чөнки ул 8 гә бүленми)

* 0(100-28), 15:15, 23(48-48), а0 (а0- хәрефле аңлатма, яки 15:15, - җавабы 1, 0 түгел.)

* карандаш, линейка, бетергеч,  циркуль (циркуль- чөнки моңарчы без аны кулланмадык).

-Димәк,без бүген  дәрестә нәрсә өйрәнәчәкбез?

(-Бүген дәрестә яңа инструмент циркуль белән танышып,әйләнә сызарга өйрәнәчәкбез.)

-Тагын бер мөһим төшенчә белән танышачакбыз.

2)Яңа төшенчәләр үзләштерү.

Слайд 3.

-Циркуль-латинча “циркулюс”-түгәрәк,әйләнә дигән сүз.Иң борынгы тимер циркуль Франциядә табылган.Ул 2000 ел җирдә яткан.

-Циркуль сүзе эчендә нинди сүз яшеренгән?(- цирк).

- цирк- циркулюс-түгәрәк дигән сүз. Циркның аренасы нинди?(-түгәрәк).

Слайд 4. Цирк аренасын күрсәтү.

Циркуль өлешләре белән таныштыру:башы,аяклары,очы,карандашы.Балалар

циркуль өлешләрен әйткәч , Слайд 5 не күрсәтү.

-Циркуль белән сак эш итәргә кирәк дип уйлыйсызмы?-Ни өчен?

2) Уку мәсьәләсе кую.

-Циркуль очлы аягына баса да балерина кебек әйләнә һәм әйләнә сыза.

Тактада циркуль белән әйләнә сызып күрсәтү.

-Очлы аягы торган ноктаны О хәрефе белән тамгалыйбыз һәм ул әйләнәнең үзәге дип атала.

-Кем циркуль белән эшли белә?Кул күтәрегез.Дәфтәрегездә әйләнә сызып күрсәтегез.

Укучылар әйләнә сыза.

-Хәзер әйләнәләрегезне бер-берегезнеке белән чагыштырыгыз.Ничек? (-минеке зуррак,-ә минеке кечерәк,-безнеке карап торышка бертигез төсле.)

-Ә кайчан әйләнәләр тигез була?Моны беләсегез киләме?(-килә.)

Тактада сызылган әйләнәнең радиусын үткәрү:- ОМ кисемтәсе радиус дип атала һәм аны r хәрефе белән тамгалыйлар:ОМ= r .Радиус турында нәрсә әйтә аласыз?Ул нинди кисемтә?(-үзәк О белән тоташа,икенче ноктасы әйләнә өстендә ята).

-Укыгыз:кайсысы радиус?-Ни өчен? Аңлатыгыз. Слайд 6.

1) Радиус – әйләнә эчендәге сызык.

2) Радиус – әйләнәнең бөтен нокталарын тоташтыручы сызык..

3)Радиус – әйләнәнең үзәген әйләнә өстендәге нокта белән тоташтыручы сызык.

(-3 нче җавап,үзәк әйләнә өстендә яткан нокта белән тоташкан диелә.

-Әйләнә сызар өчен циркуль гына кирәкме?(-радиус та белергә кирәк.)

-Дәрестә без нәрсә турында өйрәнәчәкбез?(-радиус турында.)

-Радиусы 2 см булган әйләнә сызарга кирәк.Ничек сызарбыз?(-мин инде эшли беләм:ападан күрдем,...2 см ны линейкада үлчәргә кирәк,әни белән түгәрәкләр кисеп,чәчәкләр ясадык,...үлчәмәсәң дә була:2 см ул 4 шакмак,...)

Укучылар әйләнә сызалар,үзәген билгелиләр,радиусын үткәрәләр.

-Хәзер әйләнәләрегез тигезме?(-әйе.)

- Ни өчен?(-радиуслары тигез.)

-Уйлап карагыз әле,ничә радиус сызарга була? Сызып карагыз.(-Чиксез күп.)

-Бу радиуслар ничек?Үлчәп карау.(-Тигез.)

-Нәтиҗә ясагыз.(-Бер әйләнәнең,түгәрәкнең радиуслары тигез.)

Физкультминут. Дежур укучы ясата. Схема буенча күзләрне  йөртү.

III.Яңа материалны ныгыту.

1)Практик эш вакыты.

Укучылар ак биткә радиуслары 2см,3см,4 см булган әйләнәләр сызалар.

-Сез нәрсәләр сыздыгыз?(әйләнәләр)

-Кайсысы зур?(-3 нчесе). –Ни өчен?(-аның радиусы иң зуры: 4 см.)

-Кайсысы кечкенә?(-радиусы 2 см лысы).

-Ә хәзер аларны кисеп алыгыз.-Сез нәрсәләр кистегез?(-түгәрәкләр).

-Сез бит әйләнә сызабыз дидегез,ә кискәч түгәрәк ,дидегез.Моны ничек аңлатырга?(-әйләнәнең эче юк, түгәрәкнең эче бар,әйләнә тишек шикелле,...периметр белән мәйдан шикелле:периметр- тышкы сызык,койма, класс идәненең плинтусы, мәйдан-эчке өлеше,бакча,класс идәне,...)

Нәтиҗә ясау:әйләнә –түгәрәкнең чиге ул.

Балаларга бидонның металл капкачын һәм аның резинкасын күрсәтү.

-Кайсы әйләнә,кайсы түгәрәк?(Укучылар аңлата:металл капкач-түгәрәк,резинкасы әйләнә формасында).

-Арканлап куелган үгез көндез су эчертмәсәң нәрсә буенча йөри?(-әйләнә буенча йөри,тапталган чирәме түгәрәк формасында).(как ходит привязанный бык, если днем его не напоить водой?)

-Әйләнә яки түгәрәк формасындагы  ниләр беләсез?(велосипед,машина тәгәрмәче,тәлинкә,тәгәрмәч камерасы,кыршау,..).

Дәреслекнең 82 битендәге түгәрәк һәм әйләнә формасындагы предметларны табу..

-Түгәрәк формасындагы нәрсәләр эшләдек?Слайд 7.

IV.Мәсьәләләр чишү.Кар бабай биремнәрен үтәү.

1) Слайд 8 .Чыршыга 72 яшь,ә чыршыкай 8 тапкыр яшьрәк.Чыршы чыршыкайдан ничә яшькә олырак?

Мәсьәләне укучылар мөстәкыйль чишә,1 укучы тактада чишә,аңлата.

-Килешәсезме? Ни өчен?(Укучылар фикере).

- Мәсьәләнең чишелеше шул килеш калырлык итеп,соравын үзгәртегез.

( -Чыршыкай чыршыдан ничә яшькә яшьрәк?)

- Мәсьәләнең чишелеше үзгәрерлек итеп,соравын үзгәртегез.(-Икесенә бергә ничә яшь?)

2) Слайд 9.

Урманда 1 зур чыршыны киссәләр,3 пар чукырга,2 тиенгә,3 төлкегә ашарга бетә,10 тычкан кача.2 чыршы киссәләр,нихәтле зыян килер?

Укучылар мәсьәләне телдән чишәләр,чыршыларны кисмичә,Яңа ел бәйрәмендә пластмасс чыршыдан файдаланып булуы турында нәтиҗә ясыйлар.

VI.Дәресне йомгаклау.

-Дәрес сезгә ошадымы? Ниләр белдегез?

-Әйләнә сыза белергә кирәкме?(-әйе,әйләнә-тирәбездәге күп предметлар әйләнә,түгәрәк формасында).Слайд 10 ны күрсәтү.

2)Өй эшен аңлату:Кар бабайга “булышырга”-3 түгәрәкне кулланып  “Кар бабай” аппликациясе ясап килергә.

Үзегезне бәяләгез. ☺•☹

-Сез барыгыз да булдырдыгыз!Билгеләр кую.

2нче дәрес.Тема:Әйләнәнең диаметры.Яңа тема өйрәнү дәресе.

Максат:Хәтерне,фикерләү сәләтен, эзләнүле эшчәнлек процессында укучыларның танып-белү эшчәнлеген үстерү.Фикерләү эшчәнлегендә мөстәкыйльлекне үстерү.

Укучыларны диаметр белән таныштыру,аның үзлекләрен ачыклауларына ирешү.Телдән исәпләү,санның өлешен һәм өлеш буенча сан табуга мәсәлә чишә белү күнекмәләрен камилләштерү.

Гаҗәпләнү,яңалык белән кызыксыну,аңлы дисциплина тәрбияләү.Математика фәнен белүдән һәм өйрәнүдән тәм табуларына ирешү.

Җиһазлау: укучыларның Кар бабайларыннан күргәзмә,кәгазьдән түгәрәкләр, ак битләр,презентация “Диаметр”.

Дәрес барышы:

I.Оештыру.

1)Уңай психологик халәт тудыру:-Кәефләрегез ничек?Сез дәрескә әзерме?

-Яраткан математика дәресен башлыйбыз.

2)Хәтер буенча яса:

-Кем ничек исендә калдырды?(-1 класста ясаган чыршы формасында,1нче өчпочмак эчендә әйләнә,2нчесенекендә-түгәрәк,3 нче өчпочмак үзе әйләнә эчендә,чыршы төбе турыпочмаклык формасында,аның эчендә боҗра.)

-Әйләнә белән түгәрәк  ничек аерыла?(-әйләнә-түгәрәкнең чиге,карандаш

белән сызылган сызык.)

-Әйләнә сызу өчен нинди инструмент файдаланыла?(-циркуль).

3)Өй эшен тикшерү:укучыларның Кар бабайларыннан күргәзмә оештыру.

-Нинди охшаш яклары бар?(-Һәр Кар бабайның 1 нче,2 нче,3 нче түгәрәкләре үзара тигез,күзләре кара,борыны кызыл кишер һ.б.)

-Ни өчен түгәрәкләр үзара тигез?(-чөнки аларның радиуслары үзара тигез).

-Нинди  яклары белән аерылалар ?(-күзләр,төймәләр,борын,куллар ясалышы төрле: кайберәүләрнең фломастер белән ясалган, кайберәүләрнең төсле кәгазьдән кисеп ябыштырылган.)

-Кар бабайларыгыз бик матур чыккан,булдыргансыз, сез бик ярдәмчел балалар икәнсез.

II.Яңа тема өстендә эш.

1)Уку мәсьәләсе кую.

-Радиусы 3 см га тигез булган әйләнә сызыгыз.Әйләнә өстендә теләсә нинди А ноктасы билгеләгез һәм АО радиусын үткәрегез.АО радиусы яткан турыны әйләнәнең икенче ягы белән кисешкәнче дәвам итегез һәм әйләнә белән кисешү ноктасын  В дип билгеләгез.

Слайд2 не күрсәтү.АВ диаметр дип атала һәм аны d хәрефе белән тамгалыйлар: АВ= d.

-Диаметр турында нәрсә әйтә аласыз?(-ул әйләнәнең 2 ноктасын тоташтыра,әйләнәнең үзәге О аша үтә.)

-Теләсә кайсы 2 ноктасын тоташтырамы?(-юк,диаметр үзәк О аша да үтә,2 ноктасын да тоташтыра.)

-АВ кисемтәсе ничек ясалган?(-АО+ОВ=АВ, 2 радиусны кушканнар).

-Нәтиҗә ясагыз,димәк  диаметр ул-(әйләнәнең үзәге аша узган һәм әйләнәнең ике ноктасын тоташтыручы кисемтә,ул ике радиуска тигез).

-Бүген дәрестә нәрсә турында өйрәнәчәкбез?(-диаметр турында)

2)Эзләнүле эш:-Дәфтәрегездәге әйләнәдә тагын 1 диаметр үткәрегез һәм аларны чагыштырыгыз.(-диаметрлар тигез.)

-Ни өчен диаметрлар тигез дип уйлыйсыз?(-2 радиустан торалар.)

-Ничә диаметр сызарга була?Дәфтәрегездә сызып карагыз.(-2,3,4,..күп)

Схема буенча күзләрне  йөртү.Физкультминут. Дежур укучы ясата.

III.Ныгыту күнегүләре.

1)Дәреслек буенча эш.84 бит. Диаметр турында укыту.

-Сез дә шулай дип таптыгызмы?(-әйе).

2 нче рәсем. Диаметрларны таптыру.

-Кайсылары диаметр түгел? (-ВС,ул үзәк аша үтми).

2)Практик эш.Теләсә нинди түгәрәк алып аны урталай бөкләү,диаметрның түгәрәкне урталай бүлүенә ышану.Яртысын буяу.

-Түгәрәктә ничә ярты бар?(-2).

Урталай бөкләнгән түгәрәкне тагын урталай бөкләү.

-Түгәрәк ничә тигез өлешкә бүленде?(-4 тигез өлешкә.)

Ничек уйлыйсыз:дүрттән бер өлеш зурракмы,әллә икедән бер өлешме?

(-1/4 өлеш,юк, 1/2 өлеш зуррак.)

-Ни өчен?(-әзгә бүлсәң, күбрәк  тия,күбрәккә бүлсәң,азрак тия.)

IV.Санның өлешен  һәм өлеше буенча санны ничек табуны ачыклау.

1)12 см озынлыкта тасма кистерү.Бөкләү юлы белән 4 тигез кисәккә бүлдерү.

-1/4 өлеше ничә см?(-3 см).

-Моны ничек белергә була?(-Тасманы 4 тигез кисәккә бүлдек,12 :4=3см).

-Санның өлешен ничек табасы?(-санны шушы өлешкә бүләсе).

2).-Дәфтәрнең яртысы 6 бит.Дәфтәрдә барлыгы ничә бит?Ничек белербез?(-62=12 бит).

-Дәфтәр битегезне санагыз,шулаймы?(-әйе,минеке 12 бит, -минеке дә,- ә минем дәфтәрдә 18 бит).

-Укучылар бу ничек була соң:берәүнең 12 бит,икенчегезнең 18 бит?(-Аның дәфтәре 18 битле булгач,яртысы 9 бит булган.)

-Өлеше буенча санны ничек табабыз?(-тапкырлап,өлешне өлеш санына тапкырлыйсы).

3).Мөстәкыйль эш.Слайд 3.

1)19(99-98)                      4)2(45:9)                7) 100-80:10

2)(12-12) 100                   5) 56:78                  8) 94-66

3) (43+17):6                       6)7:79                     9) 24+63:9

   19

  10

9

0

 31

 64

 92

с

м

т

и

я

е

р

- Нинди сүз килеп чыкты?(-Симметрия.)

-Симметриянең безнең дәрескә катнашы бармы?Бу термин белән без нинди дәресләрдә таныштык? (-Информатикада,рәсем дәресендә.) Слайд 4.

Түгәрәкне 1-2 диаметр буенча бөкләп күрсәтү:-Диаметр белән бәйләгез.

(-Диаметр симметрия күчәре булып тора.Түгәрәкнең симметрия күчәре чиксез,диаметр саны да чиксез.)

V.Дәресне йомгаклау.

-Дәрес сезгә ошадымы? Нәрсә белдегез?Үзегезне бәяләгез:☺•☹.

-Сез бүген барыгыз да булдырдыгыз,хәзер әйләнәнең диаметры турындагы белемнәрне  сез тормышта куллана аласыз.

Билгеләр кую.Өй эше:4,5,84 бит.

3 нче дәрес .Тема:Чыршы бизәү.Өйрәнгәннәрне ныгыту һәм кабатлау.

Максат:Укучыларның логик фикерләвен, чагыштыра, гомумиләштерә, анализ ясый белүләрен үстерү.

Өйрәнгән типтагы мисаллар һәм мәсьәләләр чишү күнекмәләрен камилләштерү. Авырлыклар алдында(өйрәнмәгән тема) югалып калмау,өйрәнгәннәреңне кулланып,аларны хәл итәргә омтылу.

Математика фәне белән кызыксындыру. Мисаллар һәм мәсьәләләрне чишә белүдән тәм табу,үз-үзеңә ышаныч тәрбияләү.

Җиһазлау:укучылар белән технология дәресендә күмәк ясалган чыршы,түгәрәкләр,презентация “Чыршы бизәү”.

Дәрес барышы:

I.Оештыру өлеше.

1)Уңай психологик халәт тудыру,дәрес белән кызыксындыру.

-Яраткан математика дәресен башлыйбыз.Тиздән яңа ел бәйрәме булачак. .Сезнең  кәефләрегез шәпме?(-шәп!)

-Без бүген дәрестә чыршы бизәячәкбез.Ә уенчыклар гади генә түгел.

-Менә ул сез ясаган чыршы. Ничек матур булган!

Чыршыны өстәлгә кую.

- Шулай матур булсын өчен сезгә нәрсә ярдәм итте?(-килешеп эшләү).

-“Килешеп эшләү” чыршының беренче бизәге булсын.Мин аны тактага  язып куям. Ә  калган бизәкләрне табарга  сезнең белемнәрегез ярдәм итәр.Калган бизәкләрне дә табабызмы?(-Табабыз).

2).Белемнәрне актуальләштерү.

-Шушы кроссвордны чишеп,чыршыны ясаганда нинди белемнәр кирәк булуын кабатлыйк.Слайд 1.

1.Түгәрәк русча ничек?

2.Бер әйләнәнең барлык радиуслары ... .

3.Әйләнәнең үзәге.

4. Әйләнәнең үзәге аша узган һәм әйләнәнең ике ноктасын тоташтырган кисемтә.

5.Ярты ул- икедән бер ... .

6.Чыршының ботаклары  нәрсә формасында?

7.Әйләнәне нинди инструмент белән сызалар?

8.Үгезнең арканы нәрсәгә тигез?

9.Ял көне.

-Нинди сүз килеп чыкты?(-геометрия).

-Бу сүзне ишеткәнегез бармы?(-минем юк,-ә минем бар,абыйлар геометрия укыйлар.)

- Геометрия грекчадан гео-җир,метрио –үлчәү дигән сүз.Геометрия фәнен 7 нче  класста өйрәнә башлыйлар,ә сез хәзер үк таныша башладыгыз инде.Әйләнә,түгәрәк,радиус,диаметр турында ныклап геометрия фәне өйрәтә.

-Кроссвордны чишүдә сезгә нәрсә ярдәм итте?(-тырышып уку,тырышлык).

Тырышлык сүзе дә тактага языла.

II.Ныгыту күнегүләре.

1). Матур итеп күчереп яз. Рәтне дәвам ит:4,7,13,22,34,... . Эзлеклелегенә төшенгән укучы такта янында эшли,иптәшләренә аңлата.

-Килешәсезме?Кемнеке шулай,кул күтәрсен.Молодцы,булдыргансыз.

- Рәтнең эзлеклелегенә төшенергә сезгә нәрсә ярдәм итте?( -Игътибарлы булу.)

Игътибарлылык сүзе дә тактага языла.

2).Телдән исәпләү.

-1тартмада  4  уенчык .Бу бөтен уенчыкларның өченче өлеше.Тартмада барлыгы ничә уенчык?(-12,43=12 уенчык.)

-Чыршының озынлыгы 24 см. Аның яртысы күпме?(12 см,24:2=12.)

-Чыршы озынлыгының ничәнче өлешләрен табарга мөмкин? (Укучылар әйтә һәм исәпли: 1/3? ¼? 1/6? 1/8?)

3)Мисаллар чишү.Чыршы уенчыкларының ничә төрле  булуын белү өчен,шушы мисалларны төркемләргә кирәк: Слайд2 .

(64-63) 47           89-85                     (46-19) 1

93+97                0 (200-1)                  4(5:5)

(78-78) 54           77+7                         81:90

-Чыршы уенчыклары күп төрле булса кызыгракмы?(-Әйе.)

-Менә сез дә парлап мисалларны күп төркемгә бүлергә тырышыгыз.

Укучылар  парлашып эшлиләр.

-Ничек төркемләдегез? (-Җәяле һәм җәясез аңлатмалар).

-Килешәсезме?(-әйе,тагын 2 гамәлле һәм 3 гамәлле аңлатмалар.)

-Бу фикер дә дөресме?(-әйе.Уңайлы юл белән эшли торганнары бар.)

-Кайсылары уңайлы юл белән эшләнә?(- мәсәлән,93+97 аңлатмасы.),

-Уңайлы юл белән ничек эшләнә?(-9 башта 3 тапкыр,  аннары 7 тапкыр,10 тапкыр була, 9 уның 90.)

-Килешәсезме?Тагын кайсы аңлатмалар шулай исәпләнә?(- 89-85 ,   77+7.)

Укучылар уңайлы юл белән исәпләп күрсәтә.

-Калганнарын ничек төркемләдегез?(-1гә тапкырлауга,0 не тапкырлауга аңлатмалар.)

-Димәк,мисалларны ничә төркемгә бүләргә була?(-3.)

- Молодец,булдырдыгыз!Мисалларны төркемләргә сезгә нәрсә ярдәм итте?(-бер-береңә булышу).

Бер-береңә булышу сүзе дә тактага языла.

Слайд 3.Мисалларны телдән исәпләү.  0 (200-1) аңлатмасына игътибар иттерү. Слайд 4.

-Ничек фикер йөрттегез? (-башта 200 дән 1не аласы,1не алу ул алдагы санны әйтү :199,ә 199 ны 0 гә тапкырлагач 0 була.-алып тормасаңда була,чөнки без әле аны өйрәнмәдек, ахырдан 0 гә тапкырлыйсы ,барыбер 0 була.)

- Нинди кагыйдәләр кулланып исәпләдек?(-тапкырлауның үзлекләрен кулландык,  теләсә нинди санны 1 гә тапкырлаганда шул ук сан үзе килеп чыга,  теләсә нинди санны 0 гә тапкырлаганда 0 килеп чыга).

Физкультминут.Схема буенча күзләрне  йөртү.

4).Дәреслек 85 бит,№4.1 укучы мәсьәләне кычкырып укый.

- Мәсьәләнең шартында нәрсә турында әйтелә?(-киптерелгән гөмбә һәм чи гөмбә.)

-Алар бер-берсе белән ничек бәйле?(-чи гөмбәне киптергәч,ул кими.)

-Ничек кими?(-10 тапкыр кимегән.)

-Каян белдегез?( киптерелгән гөмбә  чи гөмбәнең уннан бер өлешен тәшкил итә диелгән,-уннан бер өлешне табу өчен 10 га бүләбез,ә 10 га бүлү 10 тапкыр киметү була.)

-Тагы нәрсә билгеле?(-Чи гөмбә 30 кг.)

-Сорауга ничек җавап бирерсез?(-чи гөмбә 30 кг булгач,киптергәндә 10 тапкыр кимегәч,30:10=3кг була.)

-Икенче соравына ничек җавап бирерсез?(6ны 10 га тапкырлыйбыз,60 була).

-Ни өчен тапкырлыйбыз?(-чи гөмбәне киптергәч,ул 6 кг калган,ягъни,10 тапкыр киметкәч, 6 кг калган,башта ул 60 кг булган.)

-Барыгыз да килешәсезме?

-Бик дөрес,сез бүген шундый молодец.Дәфтәрегезгә эшләп куегыз.

-Мәсьәләне чишәргә сезгә нәрсә ярдәм итте?(-бер-береңне сабырлык белән тыңлау).

Сабырлык сүзе тактага языла.

4).Тигезләмәләр чишү.Дәреслек 85 бит,№6.

х*8=40.

-Йолдызчык урынына нинди гамәл тамгалары куярга була?(-Кушу,алу,тапкырлау,бүлү.-Ә мин бүлү гамәлен куеп була дип уйламыйм.)

-Ни өчен?(-чөнки без әле 40 ны 8 гә тапкырларга өйрәнмәдек.)

Слайд 5.Тырышкан табар-ташка кадак кагар.

-Чыннан да 40 ны 8 гә ничек тапкырларга була?(-4 не 8 гә тапкырлыйсың да 32 була, артына 0 өстәп куясың,320 була.)

-Ә 0 өстәү нәрсәне аңлатыр? 40 ны 4 аша ничек күрсәтеп була?(-40 ул 4 дистә.Димәк,4 дистәне 8 гә тапкырлыйбыз 32 дистә була.Ә 32 дистә ул 320.)

-Килешәсезме? Барыгыз да шулай уйлыймы?(-әйе.)

Теләсә кайсы 2 тигезләмәне дәфтәрдә чишү.

-Югалып калмадыгыз,булдырдыгыз.Тигезләмәне чишәргә сезгә нәрсә ярдәм итте?(-авырлыклар алдында югалып калмау.)

Тактага языла: авырлыклар алдында югалып калмау.

III.Зирәклеккә мәсьәлә.

  1. -4 санын күрәбез,16 дип әйтәбез.(-сәгать)

-Каникулдан килүгә үк вакыт үлчәү берәмлекләрен өйрәнәчәкбез. Бүгенге дәрестә вакыт берәмлеге очрадымы?(- кроссворд чишкәндә:якшәмбе.)

  1. – Сәгатьне урталай бүл.

-Бу биремне ничек аңлыйсыз?(- сәгать түгәрәк  формасында,диаметр буенча бөклибез.)

-Килешәсезме? Саннары нишли?(-саннар суммасы ике яктада тигез булырга тиештер.)

-Барыгыз да шулай уйлыймы? Бу сезгә әти-әниләрегез белән өй эше булыр.

IV. Дәресне йомгаклау.

-Дәрестә нәрсәләр белдегез?(-геометрия фәне белән таныштык, түгәрәк санга тапкырларга өйрәндек,мисалларны төркемләргә өйрәндек, өйрәнгәннәрне кабатладык)

-Дәрестә сезгә нәрсәләр ярдәм итте? Слайд6 .

Укучылар хор белән укый.

-Болар барысы да математика дәресендә кирәкле сыйфатлар.Чыршыны сез шундый күркәм сыйфатларыгыз белән бизәдегез.Сез шуның кайсысы иң мөһим дип уйлыйсыз, түгәрәккә языгыз да чыршыга элеп куегыз.

-Барыгыз да молодец!

Билгеләр куела. Өй эше №5,8,85 бит.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Урок по математике и конструированию в 3 классе по теме "Окружность. Радиус окружности. Диаметр. Круг."

Интегрированный курс «Математика и конструирование» представляет большой простор для творческой инициативы и фантазии учителя.Познавательные возможности детей младшего школьного возраста значительно в...

конспект урока по теме: Круг. Окружность, диаметр и радиус окружности

конспект урока математике во 2 классе по теме "Круг. Окружность, диаметр и радиус окружности"...

Констект урока математики по теме "Круг. Окружность. Радиус. Диаметр" 3 класс

Данный урок разработан для  знакомства учащихся  3 класса с темой "Круг. Окружность. Радиус. Диаметр" ....

открытый урок "Радиус и диаметр"

Задачи урока:- Ведение новой терминологии: диаметр окружности – отрезок, соединяющий две точки окружности и проходящий через центр;- Связь между радиусом и диаметром одной окружности;- формирование УУ...

Открытый урок на тему: Диаметр. Окружность. 3 класс, математика.

Фестиваль открытых уроков  декабрь  2017гКласс:  3классПредмет: МатематикаМесто проведения: МБОУ СОШ №3 г. ЧаданаПроводила: Куулар Ульяна Александровна – учитель начальных классов...

Конспект урока математики: «Радиус и диаметр окружности», 3 класс, УМК: «Начальная школа XXI века»

Тип урока: «открытие» нового знания.Цель урока: знакомство обучающихся с радиусом и диаметром окружности, развитие измерительных навыков, счёта.Задачи урокаДидактические:1. Познакомить обу...