Шаяннар һәм тапкырлар бәйгесе
методическая разработка по математике (3, 4 класс) на тему

Сулейманова Наиля Талгатовна

"Кызыклы математика түгәрәге өчен бәйге үрнәге

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл shayannar_hem_tapkyrlar.docx439.07 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы

белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

«Яңа Шашы  төп гомуми белем мәктәбе»

C:\WINDOWS\Temp\FineReader10\media\image1.jpeg

C:\WINDOWS\Temp\FineReader10\media\image2.jpeg

           Кызыклы математика" түгәрәгендә уздырылган уен-бәйге

Түгәрәк җитәкчесе: Сөләйманова

Наилә Тәлгать кызы.

Ноябрь, 2016

\\

"ШАЯННАР ҺӘМ ТАПКЫРЛАР" БӘЙГЕСЕ

("Кызыклы математика" түгәрәгендә үткәрелгән уен- ярыш эшкәртмәсе)

МАКСАТ. 1. Укучыларда математика фәне белән кызыксыну тәрбияләүне дәвам

иттерү.        

2. Укучыларның хәтерләрен, игътибарларын, фикер йөртү сәләтләрен үстерү.        

3 . Укучыларда бер-береңә ярдәм итү сыйфатлары тәрбияләү.

ҖИҺАЗЛАУ. 1. ТҮГӘРӘК, КВАДРАТ сүзләренең хәрефләре язылган карточкалар

  1. Саннар кергән җырлар
  2. Мультимедиа пректында:

C:\WINDOWS\Temp\FineReader10\media\image3.jpeg

C:\WINDOWS\Temp\FineReader10\media\image4.jpeg

4. "Күңелле санау" уены өчен саннар язылгач таблица.

6. Рим цифрлары таблицасы.

МАТЕРИАЛ. 1. И.Г.Сәгъдиев. "Хикмәтле Математика".

  1. "Я иду на урок в начальную школу». Внеклассная работа. Олимпиады и интеллектуалъные игры".
  2. "Завуч начальной школы". №5, 2005.
  3. Г.Т.Дьячкова. "Математика" Внеклассные занятия и на, ыьпи школе"
  4. . Г.Т.Дьячкова. "Олимпиады по математике"

УЕННЫҢ БАРЫШЫ:

  1. ОЕШТЫРУ ӨЛЕШЕ.
  1. Бүгенге уен-ярышны үткәрү максаты, эш тәртибе белән танышу.
  2. Командаларның бер-берсен сәламләве.
  1. ЯРЫШНЫҢ БАРЫШЫ.
  1. КОМАНДАЛАРНЫҢ ИСЕМНӘРЕН БИЛГЕЛӘҮ.

Ике командага да конвертка салынган хәрефләр бирелә. Шул хәрефләрдән алар сүз төзергә тиеш булалар, үзләренә исем сайлыйлар. "Түгәрәк" һәм "Квадрат" сүзләре килеп чыга. һәр команда үзләрен яклый, ягъни бу геометрик фигура турында нәрсә әйтә алалар, шул турыда сөйлиләр.

  1. "БЕЗНЕҢ ДЕВИЗ" УЕНЫ.

Таблицага саннар, саннар астына хәрефләр язылган. Шул саннарны үсә бару тәртибендә урнаштырсаң командаларның девизлары килеп чыга.

C:\WINDOWS\Temp\FineReader10\media\image5.jpeg

(«Бер- беребезгә мәрхәмәтле булыйк!

“Һәркөнне яхшылык эшләргә ашыгыйк!”)

3 . РАЗМИНКА.

Зирәклеккә, игътибарлылыкка сораулар, (һәр командага 5 әр сорау бирелә)

-Ике малай һәм ике әти 3 йомырка ашадылар, һәр кеше ничә йомырка ашаган?(берәрне).

C:\WINDOWS\Temp\FineReader10\media\image6.jpeg

Әби кеше Казанга бара, ә аның каршысына 3 бабай очрый. Бабайларның һәрберсе Зәр капчык күтәргән. Ничә кеше Казанга бара? (бер кеше- әби)

- Нәрсәнең башын да ахырын да табып булмый? ( түгәрәк, боҗра)

1кг ит 1 сәг. тә пешә. Ярты кг ит ничә сәг.тә пешә?(1 сәг. тә)

Читлектә 4 куян бар иде. 4 малай һәрберсе берәр куян алгач, читлектә бер куян калды. Бу ничек шулай була?(бер мал^й куянп читлеге белән алган)

Өстәлдә чия тутырылган 3 стакан тора. Самат бер стакан чияне алып ашады да, буш стаканны кире өстәлгә куйды. Ничә стакан калган? (3 стакан)

Түтәлдә 6 чыпчык утыра иде, тагын 4 чыпчык килеп кунды. Песи яшеренеп кенә килде дә, бер чыпчыкны тотып алды. Түтәлдә ничә чыпчык калды?( 0 чыпчык)

Азатның линейкасы 15 см лы, ә Маратның линейкасы 1дм 5см лы. Азатның линейкасы ничә см га озынрак?(икесенеке дә тигез)

Биш таякның ничә очы бар? (ун)

Көннәрнең исемнәрен дә әйтмичә, саннар да кулланмыйча, кем 5 көнне рәттән атый алыр? ( өченче көн, кичә, бүген, иртә1 . берсекөнгә)

Өстәл өстенең 4 почмагы бар, бер почмагын кистеләр. Өстәлнең ничә) почмагы булды? ( 5 почмагы)

  1. КАПИТАННАР  ЯРЫШЫ.

( 9 өлештән  торган квадратка команда членнары 1дән алып 9 га кадәр саннар язалар, капитаннар шул саннарны горизонталҗьһәм вертикаль буенча кушалар,  гомуми сумманы чыгаралар.

       

  1. “КҮҢЕЛЛЕ САНАУ.

Тактада 1 дән 30га кадәрге саннар язылган  ике таблица эленгән. Һәр командадан берә укучы чыгып сыйныфка карап баса. “Башладык” командасы булгач, тиз генә борылып, күрсәткеч белән һәр санны күрсәтеп , рәттән саный башлыйлар. Кем барлык саннарны алдан дөрес итеп күрсәтеп һәм әйтеп бетерә , шул җиңүче була.

  1. “КЕМ КҮБРӘК”

һәр ике командага   да бер үк төсле мисаллар бирелә. Билгеле бер вакыт эчендә кайсы команда  мисалларны күбрәк, дөрес чишсә, шул команда бу ярышта җиңүче була.

• 65+17

53-26

• 48-29

37+25

• 38+34

74-46

• 7x8

9x6

• 6x7

8x4

• 16+38

74-48

• 84-37

47+47

• 38+46

5x7

3x9

72-9

6x5

8x8

                                                                                             

6. РИМ ЦИФРЛАРЫ БЕЛӘН ЯЗУ.

һәр командага Зәр сан язылган карточкалар бирелгән. Бирелгән саннарны рим цифрлары белән язу. ( 59, 793,1805-беренче командага, 68, 839, 1903-икенче командага)

III. ЯРЫШКА ЙОМГАК ЯСАУ.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Зирәкләр һәм тапкырлар кичәсе.

Габдулла Тукайның тормышын һәм иҗатын өйрәнүгә багышланган чара....

"Озын толым" бәйгесе

"Озын толым" бәйгесе...

4 нче сыйныфта сүз төркемнәрен йомгаклау дәресендә үткәрелгән "Зур узыш" бәйгесе.

Бу бәйге - исем, сыйфат, фигыльне сүзләр арасыннан, җөмләләрдә дөрес аерып күрсәтә белүне камилләштерү максатыннан үткәрелде....

4 нче сыйныф укучылары арасында А. Алиш иҗатына багышланган "Тапкырлар һәм зирәкләр" бәйгесе

Татар язучылары белән таныштыру, татар телен өйрәнүгә кызыксыну тәрбияләү максатыннан....

«Тамчы - шоу» бәйгесе.

Балаларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну, җитезлек, игътибатлылык, күзәтүчәнлек тәрбияләү....

«Тапкырлар һәм зирәкләр” тамчы-шоу

Тема: «Тапкырлар һәм зирәкләр” тамчы-шоуМаксат: укучыларда укуга карата аңлы караш булдыру, сөйләм телен, дөньяны танып-белү, күзаллауларын арттыру, укучыларга үз мөмкинлекләрен тормышка ашыру, сәләтл...

"Әни - җирдә иң кирәкле кеше". Әниләр көненә багышланган уен-бәйге. Зирәкләр һәм тапкырлар бәйгесе.

Сценарий внеклассного мероприятия посвященного ко дню матери на татарском языке....