«Тапкырлар һәм зирәкләр” тамчы-шоу
классный час (2 класс) по теме

Тема: «Тапкырлар һәм зирәкләр” тамчы-шоу

Максат: укучыларда укуга карата аңлы караш булдыру, сөйләм телен, дөньяны танып-белү, күзаллауларын арттыру, укучыларга үз мөмкинлекләрен тормышка ашыру, сәләтләрен үстерү өчен өстәмә мөмкинлекләр тудыру;туган телгә, аның күренекле кешеләренә карата ихтирам, хөрмәт, горурлык, мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

Скачать:


Предварительный просмотр:

ТАТАРСТАН   РЕСПУБЛИКАСЫ

ӘЛКИ  МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ

ТАТАР БОРНАЕ ТӨП  ГОМУМИ БЕЛЕМ  БИРҮ МӘКТӘБЕ

«Тапкырлар һәм зирәкләр”

тамчы-шоу

 

                                Укытучы:  КАШАПОВА РУЗИЯ И.  

 

Тема: «Тапкырлар һәм зирәкләр” тамчы-шоу

Максат: укучыларда укуга карата аңлы караш булдыру, сөйләм телен, дөньяны танып-белү, күзаллауларын арттыру, укучыларга үз мөмкинлекләрен тормышка ашыру, сәләтләрен үстерү өчен өстәмә мөмкинлекләр тудыру;туган телгә, аның күренекле кешеләренә карата ихтирам, хөрмәт, горурлык, мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

Материал: “Ачык дәрес” газетасы, “Табышмаклар”.

Җиһаз: компьютер, презентация,бүләкләр, эмблемалар.

Уен барышы:

Залда күңелле көй яңгырый.

А.б Хәерле көн, хөрмәтле укытучылар, укучылар! “Тамчы-шоу” уенын башлап җибәрәбез.

Тел дигән дәрья бар,

Дәрья төбендә мәрҗән бар,

Белгәннәр чумып алыр,

Белмәгәннәр коры калыр

Әйдәгез әле, белем  дәрьясының хәзинәләрен барлыйк, тапкырлыкта, зирәклектә көч сынашыйк.

Үзләре белән таныштыру өчен сүз командаларга бирелә. Алар исем, девиз һәм һәрбер кеше үзе белән кыскача таныштыра.

1 нче тур: “Кем күп сорауга җавап бирә?” дип атала. Башта Тапкырлар командасына сораулар бирелә.

Елның кайсы вакытында һәм нинди айда укулар башлана? (, көз, сентябрь аенда)

Дәресләр арасындагы ял вакыты( тәнәфес)

Хатны нәрсәгә салалар? (конверт)

Кешенең күзе начар күргәндә кия торган әйбер(күзлек)

Кәгазь ябыштыру өчен кулланыла торган әйбер(клей)

Тиз бозыла торган ашамлыклар саклана торган урын(суыткыч)

Әниеңнең әнисенә син ничек дәшәсең?(әби)

Анда клоунны күрергә мөмкин(цирк)

Даруларны кайдан сатып алырга мөмкин?(аптека)

Яңа ел агачы( чыршы)

Кипкән виноград(йөзем)

Барлык яклары да үзара тигез булган фигура(квадрат)

Ничек итсәң ит, 3не 6 ит(3.2)

Көз көне җылы якларга китеп яз кайткан кошлар ничек атала?(күчмә)

Бер сүздә 100 ә буламы? (  йөзә) .                                                                                                           Зирәкләр командасына сораулар.

Г.Тукайның татарларның гимнына әверелгән шигыре(“Туган тел”)

Казан башында нәрсә бар?(к хәрефе)

Г.Тукайның авыл турындагы шигыре(Туган авыл)

Дөньяда берәү генә, авылда өй саен( ө хәрефе)

Казан ханбикәсе(Сөембикә)

Халык авыз иҗатын икенче төрле ничек атыйбыз?(фольклор)

Мәктә ул бер, розада ике, ромашкада ничә?(сузык аваз хәрефе,3)

“Беренче кар” картинасы Пластовныкымы, әллә Левитанныкымы?(Пластовныкы)

К хәрефенә башланга 3 кош исеме әйт.

К хәрефе өстәсәң

Нинди сүзнең азагына

Әйләнеп йорт хайванына

Кереп ята абзарына?(сары, сарык)

Әдәби герое Шәвәли булган язучы кем? (Ш.Галиев)

Татарстан гербының авторы кем?(Риф Фәхретдинов)

2 нче тур : Игътибарлылык бәйгесе. Компьютерда рәсемнәр күрсәтелә.Шул рәсемнәрдән чыгып, төрле сораулар бирелә.

3 нче тур: Әдәби әсәрне таны.

 Буратино нәрсәдән ясалган?(агач)

Әрҗә төбеннән,бура почмакларыннан себереп бер-ике куш уч он белән нәрсә пешереп була? (йомрикмәк)

Алтын таракның төшеп калган урыны.(басма)

Кәҗә кемгә рәхмәт әйтеп сакалын селкетә? Ни өчен?(Гали, печән сыйлаган өчен)

Әби белән бабайга шалкан тартырга булышучы этнең исеме.(Акбай)

Берьюлы ничә куянның артыннан куарга ярамый?(ике)

Бер тапкыр кискәнче, ничә тапкыр үлчәргә кирәк?(7)

Торна Төлкегә дип әзерләгән сыен нинди савытка сала?(чүлмәк)

Сыерчыкның мактанчык күршесе( чыпчык)

Боздан салынган өй ныкмы, әллә кайрыдан салынганмы?(кайрыдан)

Эт белән тычкан арасындагы шалкан тартырга булышучы(песи)

Тәүфыйклы этме, әллә песиме?(песи)

“Кечкенә дусларга” китабының авторы( М.Җәлил)

“Өч аю” әкиятендәге аюларның исемен ата( әнисе-Настасья Петровна, әтисе-Михаил Иванович, кечкенә аю-Мишутка)

Кайсы әкияттәге герой бабайсының чанасыннан балыкларын юлга ташлый?(төлке, “Төлке белән бабай”)

Озын бармаклы, маңгаенда мөгезе бар.Кети-кети уйнарга ярата.(“Шүрәле”)

М.Җәлилнең төрмәдә утырганда язган шигырьләр җыентыгы(Моабит дәфтәре)

4 нче тур. Капитаннар ярышы. “Мәкальләр беләсеңме?”

Тапкырлар командасына:

Ана шәфкать.... (диңгезе)

Әнкәм йорты-...алтын бишек

Ата-ананы тыңлаган- адәм булган, тыңламаган-...әрәм булган

Иленнән аерылган... канаты каерылган

Һәркемгә үз иле....газиз

Илдә булса, үлмәссең...илсез көн күрмәссең

Үз илем- алтын бишек, башка илнең....төбе тишек

Кеше холкын күзәт, үзеңнекен ...төзәт

Намуслы йөз...ояла

Холкы начардан-...дуслары качар

Үзеңне үзең мактама, ...кеше сине мактасын

Яхшыдан үрнәк ал,яманнан...гыйбрәт ал.

Иле барның...теле бар

Иң таталы тел туган тел...анам сөйләп торган тел.

Бауның озыны-...сүзнең кыскасы яхшы

Күп бел, ....аз сөйлә

Ялган сөйләсәң- тотылырсың, ....дөрес сөйләсәң котылырсың.

Эшләгән –ашый, эшләмәгән-....башын кашый

Хезмәте барның...хөрмәте бар

Йокы...тамак туйдырмый                                                                                                                          Зирәкләр командасы

Ата-ананы хурлаган...үзен хурлаган булыр

Тату туганнар...таштан көйма корганнар.

Алтын-көмеш яуган җирдән...туган үскән ил артык

Кешедән оял...үзеңнән күбрәк оял

Әдәпленең...күлмәге сәдәпле

Акыллы өйрәнер, ...ахмак өйрәтер

Яхшы белән юлдаш булсаң, эшең бетәр,....яман белән юлдаш булсаң, башың бетәр

Яхшылык күрәсең килсә,...яхшылык ит

Теле барлар халык булган... теле юклар балык булган

Бауның озыны, ....сүзнең кыскасы яхшы

Гайбәт сүзне сөйләмә,сөйләгәнне...тыңлама

Сүздә тору-зурлык, ...сүздә тормау хурлык

Мәкальсез сүз-...тозсыз аш

Алтын җирдән табыла, белем....китаптан

Укыган үлмәс,...укымаган көн күрмәс

Күп эшләсәң эш көне,....тук булырсың кыш көне

Һөнәр ашаргасорамый, үзе...ашата

Тырышлык бәхет китерер,...ялкаулык ачтан үтерер

Иренгәннең ирене...икмәккә тимәс

5 нче тур. Сүздән сүзләр төзү.

Катнашучылар сүзеннән сүзләр төзеп язу. Кайсы команда күп сүз төзи, шул җиңүче була.

Уенны йомгаклау, җиңүчеләрне билгеләү, бүләкләр тапшыру.

 

 

.

 

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тамчы шоу

Внеклассное мероприятие по теме " Сказки" для проведения с учащимися 4-5 классов русских школ....

Зирәкләр һәм тапкырлар кичәсе.

Габдулла Тукайның тормышын һәм иҗатын өйрәнүгә багышланган чара....

4 нче сыйныф укучылары арасында А. Алиш иҗатына багышланган "Тапкырлар һәм зирәкләр" бәйгесе

Татар язучылары белән таныштыру, татар телен өйрәнүгә кызыксыну тәрбияләү максатыннан....

Тамчы-шоу "Без Тукайны беләбезме?"

Внеклассное мероприятие в виде игры-соревнования между двумя командами. Проверяет усвоенные знания учащихся начальных классов о жизни и творчестве великого татарского поэта Г. Тукая....

тамчы шоу

Максат: балаларның әйләнә-тирә дөнья, татар                     теле, укудан белемнәрен тикшерү, интел- ...

"Әни - җирдә иң кирәкле кеше". Әниләр көненә багышланган уен-бәйге. Зирәкләр һәм тапкырлар бәйгесе.

Сценарий внеклассного мероприятия посвященного ко дню матери на татарском языке....

Шаяннар һәм тапкырлар бәйгесе

"Кызыклы математика түгәрәге өчен бәйге үрнәге...