Математика
рабочая программа по математике (2 класс) на тему

Cафаргалиева Резеда Гизатулловна

Математика.2 класс

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Математика48.84 КБ

Предварительный просмотр:

        

Аңлатма язуы

                                                                                                                                               Мәктәпнең укыту планы нигезендә 2 сыйныфта математика фәнен укытырга атнага

4 сәгать, барысы 136 сәгать вакыт бирелә.

Максат:

- Кече яшьтәге мәктәп укучысының математик үсешен тәэмин итү; математик күзаллауны әйләнә-тирә чынбарлыкны микъдар һәм пространство нисбәтләрендә сурәтләү өчен кулану; дәвамлы акыл эшчәнлегенә сәләтле булу.

Бурычлар:

- логик фикер йөртү, пространстволы күзаллау, математик сөйләм нигезләре формалаштыру; нигезле нәтиҗәләр ясау сәләтенә ия булу;

-уку һәм гамәли мәсьәләләрне математик чаралар белән чишү осталыгы формалаштыру; мәгълүмат эзләү; зурлыкларның мәгънәсен һәм аларны үлчәү ысулларын аңлау; сюжетлы мәсьәләләр чишү өчен арифметик ысуллар кулану,  арифметик гамәлләр башкару; мәсьәләләр чишү, чишкәндә уңайлы, камил, кыска юлнысайлый белү;

-акыл хезмәте белән кызыксыну теләге тәрбияләү, математик белемне көндәлек тормышта куллану гамәлләре формалаштыру.

                             

                                                  Предмет нәтиҗәләре

Укучылар өйрәнәчәк:

  • дистәләр һәм йөзләр белән санарга;
  • унарлы санау системасында саннар язылышының позицион принцибын аңларга;
  • «сан» һәм «цифр» терминын аерырга;
  • саннарнысаннарнурындабилгеләү;
  • саннарның натураль рәтен белү;
  • рим цифры белән язылган 1-12 кадәрге  саннарны танырга;
  • бөтен тискәре булмаган саннар буенча тапкырлау һәм бүлү гамәлләренең (операцияләренең) микъдарлы мәгънәсен аңларга;
  • тапкырлау һәм кушу, бүлү һәм алу гамәлләре арасындагы бәйләнешне;
  • компонентлар һәм гамәл нәтиҗәсе (кушу һәм алу өчен) арасында бәйләнешне аңларга;
  • билгесез компоненты булган гамәлләрне тигезләмә рәвешендә язарга;
  • турының һәм нурның чиксезлеген аңларга;
  • әйләнә һәм түгәрәк нокталарының үзлеген аңларга;
  • массаны үлчәргә һәм аны, өйрәнелгән масса берәмлекләрен (килограмм, центнер) кулланып, белдерергә;
  •  вакыт озынлгын үлчәргә һәм аны өйрәнелгән вакыт берәмлекләрен (минут, сәгать, тәү- лек, атна, ай, ел, гасыр) кулланып, белдерергә; бер вакыт берәмлегеннән икенчеләренә күчәргә;
  •  вакыйганың башы һәм ахыры һәм аның озынлыгы арасындагы бәйләнешне урнашты-рырга; вакытны сәгать буенча ачыкларга;
  • арифметик текстлы (сюжетлы) мәсьәләне математик биремнең аерым төре буларак карарга; арифметик сюжетлы мәсьәләләрне танырга һәм формалаштырырга, аларны башка мәсьәләләрдән (логик, геометрик) аерырга;
  •  төрле график модельләр һәм тигезләмәләр кулланып, арифметик сюжетлы мәсьәләләрне модельләштерергә;
  •  бирелешнең таблицалы формасын кулланырга.
  • гади һәм төзелмә мәсьәләләрне танырга һәм формалаштырырга;
  • кире мәсьәлә формалаштырырга һәм аны бирелгән чишелешнең дөреслеген тикшерү өчен кулланырга;
  • арифметик сюжетлы мәсьәләнең график моделен төзергә; төзелгән модель нигезендә мәсьәлә чишәргә;
  • барлык унарлы цифрларны белергә;
  • барлык берурынлы, икеурынлы һәм өчурынлы саннарны укырга һәм язарга;
  • берурынлы саннарның кушу таблицасын белергә һәм кулланырга;
  • тапкырлау һәм бүлү белән бәйле тамга һәм терминнарны ( (*) һәм (:) тамгалары, тап-кырчыгыш, тапкырчыгыш кыйммәте, тапкырлаучылар, өлеш, өлеш кыйммәте, бүленүче, бүлүче) кулланырга;
  • берурынлы саннарның тапкырлау таблицасын;
  •  гамәлләрне үтәү тәртибе кагыйдәсен бер яки төрле баскыч гамәлләрен үз эченә алган җәяле һәм җәясез аңлатмаларда кулланырга;
  • гамәлләрне үтәгәндә җәяләрнең роле;
  •  кушу һәм тапкырлауның урын алыштыру үзлеген;
  • өйрәнелгән геометрик терминнарны (туры, нур, почмак (туры, кысынкы, җәенке), турыпочмаклык, квадрат, әйләнә, түгәрәк, әйләнә (түгәрәк) элементлары (үзәк, радиус, диаметр)) танырга һәм сызымда кулланырга;
  • өйрәнелгән озынлык берәмлекләре (сантиметр, дециметр, метр) арасындагы нисбәт-ләрне озынлыкны төрле берәмлекләрдә белдерү өчен кулланырга;
  •  массаны үлчәргә һәм аны, өйрәнелгән масса берәмлекләрен (килограмм, центнер) кулланып, белдерергә;
  •  вакыт озынлгын үлчәргә һәм аны өйрәнелгән вакыт берәмлекләрен (минут, сәгать, тәү- лек, атна, ай, ел, гасыр) кулланып, белдерергә; бер вакыт берәмлегеннән икенчеләренә күчәргә;
  •  вакыйганың башы һәм ахыры һәм аның озынлыгы арасындагы бәйләнешне урнашты-рырга; вакытны сәгать буенча ачыкларга;
  •  гади һәм төзелмә мәсьәләләрне танырга әм формалаштырырга; “мәсьәлә” төшенчәсе белән бәйле терминнарны (шарт, таләп, чишелеш, җавап, бирелгәннәр, табылырга тиеш-ле сан (зурлык)) кулланырга.

Укучылар  өйрәнергә мөмкинлек алачак:

  • берурынлы, икеурынлы, өчурынлы саннарны укый һәм яза белергә;
  •  өйрәнелгән саннарны аларның унарлы язмасы нигезендә чагыштырырга һәм чагышты-ру нәтиҗәсен тамгалар (>, <яисә =) ярдәмендә язарга;
  • санны суммага һәм сумманы санга кушу кагыйдәләрен кулланырга;
  • кушу һәм тапкырлауның урын алыштыру үзлеген кулланырга;
  • нуль белән кушу һәм алу, нуль һәм бер белән тапкырлау кагыйдәләрен кулланырга;
  •  өч разряд кысаларында язмача кушу һәм алуны башкарырга;
  • бирелгән озынлыктагы кисемтәләрне линейка ярдәмендә сызарга;
  •  бирелгән озынлыктагы кисемтәләрнең сумма һәм аерма кыйммәтләрен үлчәү линей-касы һәм исәпләүләр ярдәмендә табарга;
  •  кисемтә озынлыгын, төрле озынлык берәмлекләрен кулланып, күрсәтә белергә (мәсә-лән, 1 м 6 дм яки 16 дм яки 160 см);
  • төзелмә мәсьәләләрне танырга әм формалаштырырга;
  • төзелмә мәсьәләне гадиләргә таркатырга һәм чишелешне язуның ике формасын кул-ланырга (гамәлләп һәм бер аңлатма рәвешендә);
  • кире мәсьәлә формалаштырырга һәм аны бирелгән чишелешнең дөреслеген тикшерү өчен кулланырга;  таблицаның юлларын һәм баганаларын укырга , тутырырга.    

                                                                       

                                                      Эчтәлек

Саннар һәм зурлыклар

Нумерация һәм саннарны чагыштыру.

Икеурынлы саннарның телдән һәм язма нумерациясе.Дистәләрнең разрядлы составы. «Түгәрәк» дистәләр

Өчурынлы саннарның телдән һәм язма нумерациясе: яна разряд берәмлеге - йөз, йөзләр разряды, өчурынлы микъдар санының төзелү принцибы. «Түгәрәк» йөзләр. Өчурынлы саннарны рядлы кушылучылар суммасы ярдәмендә күрсәтү;

Саннарны дистәләп чагыштыру;

Саннарны саннар нурында күрсәтү. Натураль саннар турында күзаллау форматаштыру.

Рим саннарының язма  нумерациясе.

Санлы тигезлек һәм тигезсезлекләр..

Саннарның эзлеклелеге турында беренчел күзаллау.

Зурлыклар һәм аларның үлчәмнәре.

Үлчәмичә предметларның  массасын чагыштыру. Авырлык үлчәү берәмлеге  - килограмм, центнер. Центнер һәм  килограммның үзара бәйләнеше (1 ц=100 кг).

Вакыт. Сәгать ярдәмендә вакытны үлчәү. Вакыт бер мизгел. Төгәл вакытны атау.  Вакыт үлчәү берәмлеге: сәгать, минут, тәүлек, атнаһәм алар арасында бәйләнеш. Үзгәрүче  вакыт берәмлекләре: ай, елһәм аларның тәүлек белән бәйләнеше. Календарь. Вакыт үлчәү берәмлеге - гасыр. Гасыр һәм ел арасындагы бәйләнеш(1 гасыр=100 ел).

         Арифметик гамәлләр  

Санлы аңлатмалар. 100 эчендә телдән разряд аша күчеп һәм күчмичә кушу-алу .. Баганалап язып кушу-алу: аның өстенлекле яклары. Кушу-алу гамәлләренең дөреслеген калькулятор ярдәмендә тикшерү.

Кушу-алу компонентлары арасындагы бәйләнеш. Билгесез компонентлар белән  эшләү формасы буларак тигезләмә. Билгесез кушылучы, кимүче, киметүчене табу кагыйдәләре;

Тапкырлау бертөрле кушылучылар суммасы. Тапкырлаубилгесе (.). тапкырлаучылар һәм тапкырчыгыш билгеләмәсе. Тапкырлау таблицасы. 0 һәм 1саннарына тапкырлау. Тапкырлауның урын алыштыру законы.

Саннарны берничә тапкыр арттыру;

Гамәлләрнеэшләү тәртибе: тапкырлау һәм кушу, тапкырлау һәм алу. Беренчел һәм икенчел степеньдәге гамәлләр.

Бүлү гамәле, аның тамгаланышы (:).. Бүленүче, бүлүче һәм өлеш. Өлеш (ярты, өчтәнбер, дүрттән бер, биштән бер өлеш). Саннарны берничә тапкыр киметү.

Гамәләрне башкарганда уңайлы юлларны сайлау.

        Текстлы мәсьәләләр

Текстлы(эчтәлекле) арифметик мәсьәләләр аерым урын алып тора. Текстлы (эчтәлекле) арифметик мәсьәләләрнең үзенчәлеге: шарты, соравы һәм  табылырга  тиешле зурлыкларында. Мәсьәләләрнең кыска язылышы;

Бирелеш һәм табылырга тиешле зурлык арасындагы бәйләнешләрне график формалаштыру.

Гади мәсьәләләр. Гади мәсьәләләрне чишкәндә тиешле гамәл сайлый белү.

Төзелмә мәсьәләләр. Төзелмә мәсьәләләрне гади мәсьәләгә әйләндерү һәм киресенчә, шартны яки сорауны үзгәртеп гадидән төзелмә мәсьәләләр ясау.Төзелмә мәсьәләләрне берничә гадигә таркату; Төзелмә мәсьәләләрнең чишелешен бер аңлатма белән күрсәтү;

Кире мәсьәләләр. Бирелештән кире мәсьәлә төзү;        

Гади мәсьәләләрне модель төзеп тигезләмә ярдәмендә чишү;

Вакытка мәсьәләләр (башы, ахыры, вакыйга барышы);

Арифметик юл белән төрле мәсьәлә чишү;

        

Геометрик  фигуралар

Чиксез туры. Нур чиксез турының яртысы. Почмак. Почмак төрләре: туры, җәенке, кысынкы. Күппочмакның почмаклары. Турыпочмаклык. Квадрат. Әйләнә һәм түгәрәк. Әйләнә һәм түгәрәкнең үзәге, радиусы, диаметры. Циркуль ярдәмендә әйләнә һәм түгәрәк сызу. Тигез кисемтәләр салу өчен циркуль кулану.

Геометрик зурлыклар

Озынлык үлчәү берәмлеге - метр. Метр, дециметр һәм сантиметр арасында бәйләнеш (1м=10дм=100см).

Сынык сызык озынлыгы. Күппочмаклык периметры. Квадрат һәмтурыпочмаклык периметры.

Мәгълүмат белән эш

Берурынлы саннарның тапкырлау таблицасы( 0дән кала). Таблица турында күзаллау. Биремнәр үтәгәндә тапкырлау таблицасын куллану.

Календарь – тематик план

Тема

Календ.

срок

Факт.

Срок

Искәрмә

1

I сыйныфта үткәннәрне кабатлау.Геометрик фигуралар. Туры һәм кәкре сызыкларның кисешү нокталары

04.09.

2

Саннар һәм зурлыклар  

Дистәләп санау һәм “түгәрәк” дистәләр

05.09.

3

Саннар һәм зурлыклар  

Санлы тигезлекләр һәм санлы тигезсезлекләр. <, >, = тамгалары

07.09.

4

Арифметик гамәлләр   Санлы аңлатмалар һәм аларның кыйммәтләре

08.09.

5

Арифметик гамәлләр  

 “Түгәрәк” дистәләрне кушу һәм алу

11.09.

6

Кереш контроль эш

12.09.

7

Хаталар өстендә эш

Дистәләр һәм берәмлекләр (разряд кушылучылары)

14.09.

8

Текстлы мәсьәләләр  

Арифметик сюжетлы мәсьәләләр. Мәсьәләләрнең кыскача язылышы

15.09.

9

Саннар һәм зурлыклар  

Масса үлчәү берәмлеге – килограмм

18.09.

10

Саннар һәм зурлыклар  

Килограмм. Ничә килограмм?

19.09.

11

Текстлы мәсьәләләр  

Мәсьәләләр чишәргә өйрәнәбез

21.09.

12

Геометрик фигуралар.   Туры чиксез

22.09.

13

Арифметик гамәлләр  

 “Түгәрәк” дистәләрне берурынлы саннар белән кушу

25.09.

14

Арифметик гамәлләр  

Исәпләүләрне ныгытабыз

26.09.

15

Арифметик гамәлләр  

Разряд аша күчмичә икеурынлы санга берурынлы санны кушу

28.09.

16

Арифметик гамәлләр  

Разряд аша күчмичә икеурынлы саннан берурынлы санны алу

29.09.

17

Арифметик гамәлләр  

Исәпләүләрне ныгыту

02.10.

18

Текстлы мәсьәләләр  

Арифметик мәсьәләләр чишү

03.10.

19

Геометрик фигуралар   Туры һәм нур

05.10.

20

Арифметик гамәлләр  

 “Түгәрәк” дистә белән икеурынлы санны кушу

06.10.

21

Арифметик гамәлләр  

Икеурынлы саннан “түгәрәк” дистәләрне алу

09.10.

22

Саннар һәм зурлыклар  

Икеурынлы санны “түгәрәк” дистәгә тутыру

10.10.

23

Арифметик гамәлләр  

Икеурынлы санны берурынлы санга разряд аша күчеп кушу

12.10.

24

Арифметик гамәлләр  

Берурынлы санны “түгәрәк” дистәдән алу

13.10.

25

Арифметик гамәлләр  

Икеурынлы саннан берурынлы санны разряд аша күчеп разрядлы алу

16.10.

26

Геометрик фигуралар   Почмак. Нинди почмак кечерәк?

Туры, җәенке, кысынкы почмаклар

17.10.

27

Саннар һәм зурлыклар  

Саннарның эзлеклелеге. Күппочмакның почмаклары.

19.10.

28

Контроль эш №2

“Икеурынлы һәм берурынлы саннарны кушу, алу”

20.10.

29

Хаталар өстендә эш.

Арифметик гамәлләр  

Исәпләүләрне ныгытабыз

23.10.

30

Арифметик гамәлләр  

Икеурынлы һәм берурынлы саннарны кушу, алуны ныгыту

24.10.

31

Арифметик гамәлләр  

Саннарны аермалары буенча чагыштыру

26.10.

32

Текстлы мәсьәләләр  

Саннарны аермалары буенча чагыштыруга мәсьәләләр чишү

27.10.

33

Саннар һәм зурлыклар  

Икеурынлы сан берурынлыдан зуррак

06.11.

34

Саннар һәм зурлыклар  

Икеурынлы саннарны чагыштыру

07.11.

35

Геометрик фигуралар   Турыпочмаклык һәм квадрат

09.11.

36

Арифметик гамәлләр  

Разряд аша күчмичә икеурынлы саннарны разрядлы  кушу

10.11.

37

Арифметик гамәлләр  

Разряд аша күчеп икеурынлы саннарны разрядлы  кушу

13.11.

38

Контроль эш №3

“Икеурынлы саннарны кушу, алу”

14.11.

39

Саннар һәм зурлыклар  

Хаталар өстендә эш.

Ун дистә яисә йөз

16.11.

40

Геометрик зурлыклар

Озынлык үлчәү берәмлекләре.

Дециметр һәм метр

17.11.

41

Саннар һәм зурлыклар  

Масса үлчәү берәмлекләре.

Килограмм һәм центнер

20.11.

42

Геометрик зурлыклар

Озынлык үлчәү берәмлекләре.

Сантиметр һәм метр

21.11.

43

Арифметик гамәлләр  

Сумма һәм тапкырчыгыш. Тапкырлау тамгасы.

23.11.

44

Арифметик гамәлләр  

Тапкырчыгыш һәм тапкырлаучылар

24.11.

45

Арифметик гамәлләр  

Тапкырчыгышның кыйммәте һәм тапкырлау

27.11.

46

Арифметик гамәлләр  

Тапкырчыгышның кыйммәте һәм тапкырлау

28.11.

47

Арифметик гамәлләр  

Тапкырлаучыларның урыннарын алыштыру

30.11.

48

Арифметик гамәлләр  

0 санын тапкырлау һәм 0 санына тапкырлау

01.12.

49

Арифметик гамәлләр  

1 санын тапкырлау һәм 1 санына тапкырлау

04.12.

50

Геометрик зурлыклар

Сынык сызыкның озынлыгы

05.12.

51

Мәгълүмат белән эш. 1 санын  берурынлы саннарга тапкырлау

07.12.

52

Мәгълүмат белән эш.  2 санын  берурынлы саннарга тапкырлау

08.12.

53

Геометрик зурлыклар

Күппочмакның периметры

11.12.

54

Геометрик зурлыклар

Турыпочмаклыкның периметры

12.12.

55

Мәгълүмат белән эш.  3 санын берурынлы санга тапкырлау

14.12.

56

Мәгълүмат белән эш.  4 санын берурынлы санга тапкырлау

15.12.

57

Контроль эш №4

“Күппочмакның периметры. Кушу һәм тапкырлау гамәлләре”

18.12.

58

Хаталар өстендә эш.

Арифметик гамәлләр  

Тапкырлау һәм кушу: гамәлләрне үтәү тәртибе

19.12.

59

Геометрик зурлыклар

Квадрат периметры

21.12.

60

Мәгълүмат белән эш. 5 санын берурынлы санга тапкырлау

22.12.

61

Мәгълүмат белән эш.  6 санын берурынлы санга тапкырлау

25.12.

62

Мәгълүмат белән эш.  7 санын берурынлы санга тапкырлау

26.12.

63

Мәгълүмат белән эш. 8 санын берурынлы санга тапкырлау

28.12.

64

Мәгълүмат белән эш.  9 санын берурынлы санга тапкырлау

12.01.

65

Мәгълүмат белән эш.  Берурынлы саннарның “Тапкырлау таблицасы”

15.01.

66

Арифметик гамәлләр  

Санны берничә тапкыр арттыру

16.01.

67

Контроль эш №5

“Берурынлы санга тапкырлау таблицасы”

18.01.

68

Хаталар өстендә эш. Текстлы мәсьәләләр  

Берничә тапкыр арттыруга мәсьәләләр.

19.01.

69

Геометрик фигуралар һәм геометрик зурлыклар

22.01.

70

Саннар һәм зурлыклар  

Дистәләп санау һәм дистәләрнең “түгәрәк” саны. Йөзләр разряды һәм “түгәрәк” йөзләрнең аталышы

23.01.

71

Арифметик гамәлләр.    

 “Түгәрәк”  йөзләрне кушу

25.01.

72

Арифметик гамәлләр  

 “Түгәрәк”  йөзләрне алу

26.01.

73

Саннар һәм зурлыклар  

Өчурынлы сан – разрядлы кушылучылар суммасы

29.01.

74

Саннар һәм зурлыклар  

Өчурынлы сан  “түгәрәк”  йөзләр һәм икеурынлы яисә берурынлы саннар суммасы

30.01.

75

Саннар һәм зурлыклар  

Өчурынлы сан  икеурынлы саннан зуррак

01.02.

76

Саннар һәм зурлыклар  

Өчурынлы саннарны чагыштыру  

02.02.

77

Текстлы мәсьәләләр.  Бер шарт һәм берничә таләп

05.02.

78

Текстлы мәсьәләләр.  Өстәмә таләпләр кертү

06.02.

79

Текстлы мәсьәләләр.  Мәсьәләләрнең чишелешен гамәлләп язу

08.02.

80

Текстлы мәсьәләләр.  Мәсьәләләрнең чишелешен бер аңлатма рәвешендә язу

09.02.

81

Арифметик гамәлләр.    

Кушуны юллап һәм баганалап язу

12.02.

82

Арифметик гамәлләр.    

Баганалап кушу ысулы

13.02.

83

Контроль эш №6

“Өчурынлы саннар”

15.02.

84

Хаталар өстендә эш. Геометрик фигуралар.

Әйләнә һәм түгәрәк

16.02.

85

Геометрик фигуралар.

Үзәк һәм радиус

19.02.

86

Геометрик фигуралар.

Радиус һәм диаметр.

Тигез фигуралар

20.02.

87

Арифметик гамәлләр.    

Суммадан сумманы алу

22.02.

88

Арифметик гамәлләр.    

Разрядлар аша күчмичә, саннарны разрялы алу

23.02.

89

Арифметик гамәлләр.    

Разрядлар аша күчеп, саннарны разрядлы алу

26.02.

90

Арифметик гамәлләр.    

Алу  гамәлен юллап һәм баганалап язу

27.02.

91

Арифметик гамәлләр.    

Баганалап алу ысулы. Аның гамәлләрне  юллап язудан өстенлеге

01.03.

92

Контроль эш №7

“Өчурынлы саннарны кушу һәм алу”

02.03.

93

Хаталар өстендә эш.

Арифметик гамәлләр.    

Тапкырлау һәм алу: гамәлләрне үтәү тәртибе

05.03.

94

Арифметик гамәлләр.    

Калькулятор ярдәмендә исәпләүләр

06.03.

95

Арифметик гамәлләр.    

Билгеле һәм билгесез

08.03.

96

Арифметик гамәлләр.    

Санлы тигезлек һәм тигезләмә

09.03.

97

Арифметик гамәлләр.    

Билгесез кушылучыны табу кагыйдәләре

12.03.

98

Арифметик гамәлләр.    

Билгесез киметүчене табу кагыйдәләре

13.03.

99

Арифметик гамәлләр.    

Билгесез кимүчене табу кагыйдәләре

15.03.

100

Контроль эш №8

“ Тигезләмәләр”

16.03.

101

Хаталар өстендә эш.Бүлү белән предметлы гамәлләр дәрәҗәсендә танышу

19.03.

102

Арифметик гамәлләр.    

Бүлү тамгасы

20.03.

103

Арифметик гамәлләр.    

Өлеш һәм аның кыйммәте

22.03.

104

Арифметик гамәлләр.    

Бүленүче һәм бүлүче

23.03.

105

Арифметик гамәлләр.    

Эзлекле алу буларак бүлү

05.04.

106

Арифметик гамәлләр.    

Бүлү һәм үлчәү

06.04.

107

Арифметик гамәлләр.    

Өлеш. Урталай бүлү һәм ярты

09.04.

108

Арифметик гамәлләр.    

Берничә тигез кисәккә бүлү һәм өлеш

10.04.

109

Арифметик гамәлләр.    

Берничә тапкыр киметү

12.04.

110

Арифметик гамәлләр.    

Беренче һәм икенче баскыч гамәлләре

13.04.

111

Контроль эш №9

“Бүлү”

16.04.

112

Хаталар өстендә эш.

Саннар һәм зурлыклар  

Вакыт озынлыгы.  Кояш һәм ком сәгатьләре

17.04.

113

Саннар һәм зурлыклар  

Мизгел буларак вакыт.  Көн уртасы һәм төн уртасы

19.04.

114

Саннар һәм зурлыклар  

Циферблат һәм Рим цифрлары

20.04.

115

Саннар һәм зурлыклар  

Сәгать һәм минут, алар арасындагы нисбәтләр. Вакыйганың бетү мизгеле һәм башлану мизгеле аермасы буларак дәвамлылык

23.04.

116

Саннар һәм зурлыклар  

Тигез кисемтәләр үлчәп салу

24.04.

117

Саннар һәм зурлыклар  

Саннарны саннар нурында сурәтләү

26.04.

118

Саннар һәм зурлыклар  

Саннарның натураль рәте турында төшенчә

27.04

119

Саннар һәм зурлыклар  

Сәгать һәм тәүлек. Тәүлек һәм атна. Алар арасындагы нисбәтләр

30.04.

120

Саннар һәм зурлыклар  

Тәүлек һәм ай. Үзгәрүчән вакыт берәмлекләре ай һәм ел һәм алар арасындагы нисбәтләр  

01.05.

121

Саннар һәм зурлыклар  

Календарь. Ай һәм ел

03.05.

122

Саннар һәм зурлыклар  

Ел һәм гасыр. Алар арасындагы нисбәтләр

04.05.

123

Арифметик гамәлләр.    

Бирелгән һәм эзләнелә торган саннар

07.05.

124

Арадаш аттестация (Контроль эш)

08.05.

125

Хаталар өстендә эш.

Текстлы мәсьәләләр. Кире мәсьәләләр

10.05.

126

Текстлы мәсьәләләр. Кире мәсьәләләр һәм бирелгән мәсьәлә чишелешенең дөреслеген тикшерү

11.05.

127

Текстлы мәсьәләләр. Мәсьәләләр чишелешен тигезләмә рәвешендә язу

14.05.

128

Геометрик зурлыклар

Циркуль һәм линейка ярдәмендә геометрик төзүләр

15.05.

129

Текстлы мәсьәләләр. Мәсьәләләр чишәбез һәм дөреслеген тикшерәбез. Кире мәсьәләләр

17.05.

130

Үткәннәрне ныгыту. Математик уеннар

18.05.

131

Кабатлау. Текстлы мәсьәләләр. Вакыт-дата һәм вакыт озынлыгы

21.05.

132

Кабатлау. Мәгълүмат белән эш. Тапкырлау таблицасы буйлап сәяхәт. Мәгълүматны таблицада бирү

22.05.

133

Геометрик фигуралар һәм геометрик зурлыклар.

24.05.

134

Санлы эзлеклелекләр турында беренче күзаллаулар.

25.05

135

Үткәннәрне ныгыту

28.05

136

Йомгаклау

29.05

Әдәбият

  • Захарова О.А.,  Юдина Е.П. Мөстәкыйль  эш дәфтәре. Математика сорауларда һәм биремнәрдә. Москва /Академкнига/Учебник/2014,   Казан /”Хәтер”2014 ел
  • СәгъдиеваИ. Т. Математика курсы буенча эш программасы. 2 сыйныф. Казан 2012
  • Чекин А. Л. Математика. 2 нчесыйныфөчендәреслек. Икекисәктә / Русчадан И. Т. Сәгъдиева тәрҗ. – Москва /Академкнига/Учебник/2014, Казан: «Хәтер» нәшрияты/2014
  • ЧекинА. Л. Математика. Методическое пособие для учителя. - М.: Академкнига/Учебник. 2014г.

   

Кушымта

Математикадан арадаш аттестация (контроль эш) өчен үрнәк йомгаклау контроль эше

I вариант

  1. Аңлатмаларның кыйммәтләрен баганалап язып исәплә:

56 + 44             76 – 38         90-67

583 + 299        721 - 589       498 + 379

  1. Аңлатмаларның кыйммәтләрен тап:

63 : 7              4 * 9 - 9               100 – 26 +  4

20  * 8         18 : 6 * 3                 35 + (68 – 49)

  1. Мәсьәләне чиш:

Зиләнең 100 сум акчасы бар иде. Ул 24 сумга печенье, 36 сумга сөт, ә калган акчасына каймак алды. Каймак өчен Зилә күпме акча түләгән?

  1. Буе 8 см, иңе 3 см булган турыпочмаклыкның периметрын тап.
  2. Аңлатманы яз һәм кыйммәтен тап:

           28 санына 66 һәм 14 саннарының аермасын кушарга:

     6* 1 кг тоз 3 сум 50 тиен тора.  2 кг тоз алыр өчен ничә сум акча кирәк?

II вариант

  1. Аңлатмаларның кыйммәтләрен баганалап язып исәплә:

38 + 62           41 - 24              70 – 53

594 + 379       831 – 698         389 + 497

  1. Аңлатмаларның кыйммәтләрен тап:

           42 : 6        4 * 8 – 8           70 -27 +3

           90 * 2     16 : 4 * 2         71 - (26 -19)

  1. Мәсьәләне чиш:

Язиләнең 45 сум, ә Айгизәнең 55 сум акчасы бар. Кызлар, акчаларын     кушып, 80 сумга китап алдылар. Аларның ничә сум акчалары калган?

  1. Буе 7 см, иңе 4 см булган турыпочмаклыкның периметрын тап.
  2. Аңлатманы яз һәм кыйммәтен тап:

      92 саныннан 12  һәм 158 саннарының суммасын алырга.

      6* 1кг тары ярмасы 19 сум 50 тиен тора. 2 кг тары ярмасы өчен ничә сум акча кирәк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Нестандартный урок математики в 4 классе на тему "Математика в углу"

Цель: познакомить детей с понятиями «луч», закрепить знания о“сторонах угла”, “вершине угла”, понятиях “острый угол”, “тупой угол”, “прямой угол”. Учить находить прямой угол среди других углов. Зак...

Урок математики в 4 классе по учебнику Т.Е. Демидовой, С.А. Козловой, А.П.Тонких “Моя математика» Тема урока Не только математика… Решение задач.

Цель урока: мотивировать детей к работе с разными источниками информации; формирование у детей интеллектуальных общеучебных умений.Машина времени готова к новому полету. А отправляемся мы снова в Росс...

конспект урока по математике 2 класс. рабочая программа ппо математике 1 класс . презентации по математике и грамматике для будущих первоклассников

1. Конспект открытого урока математике, данного во 2 классе по программе "Школа России" на тему :"Приёмы деления, основанные на связи между компонентами  и результатом умножения."2. Презентация к...

Урок математики, "Учебник математики. Роль математики в жизни людей и общества".

Цель:выявить роль математики в жизни людей; познакомить с учебником и правилами работы по нему....

Программно-методическое сопровождение по математике (УМК «Перспектива»): «Дидактические карточки для индивидуального опроса по математике для 3-ого класса по учебнику Г.В. Дорофеева, Т.Н. Мираковой, Т.Б. Бука «Математика»»

Данное программно-методическое сопровождение по математике для 3-его класса поможет педагогам в проверке знаний учащихся. Удобство данного материала заключается в том, что весь материал разбит на инди...