дәрес планы
план-конспект урока по математике (1 класс) на тему

Каримова Гульзиля Махмутовна

Беренче сыйныфта математикадан 5ле саны һәм цифрасы белән танышу

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 5_sany_hm_tsifry.doc343.5 КБ

Предварительный просмотр:

5 саны һәм цифры

Олы Нырсы урта мәктәбенең 1 классында

 ФГОС таләпләренә туры китереп

уздырылган  ачык дәрес эшкәртмәсе

Каримова Г.М.

2016 – 2017 уку елы

Тема:  5 саны һәм цифры

Максат: -   ТБУУГ: укучыларны 5 саны һәм цифры, “нокталы” формасы белән таныштыру, микъдар һәм тәртип саннарының мәгънәләрен үзләштерү; сан ярдәмендә предмет,  күренешләрне сурәтләү;

  • РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү;
  • КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану;
  • ШУУГ: дәреслек геройларына, күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасын күрсәтү.

Җиһазлау:     5 саны белән бәйле әкият геройлары рәсемнәре бирелгән презентация, экран, проектор,   фишкалар, биремле карточкалар.

Материал:      А.Л.Чекин  Математика 1 класс, 50-51 бит; мөстәкыйль эш дәфтәре    №1, 54-55 бит.

Дәрес барышы

  1. Дәресне оештыру. Дәрескә әзерлекне тикшерү, уңай психологик халәт булдыру.
  1. Исәнләшү

-Укучылар, кәефләрегез ничек?

hello_html_1aaeb043.pnghello_html_343ff18.pnghello_html_m6403bea4.png

Елмайган кояш кебек?  (күтәренке кәефлеләр)

Бераз болыт капладымы? (төшенкерәк кәефлеләр булса )

Киттеме яңгыр сибеп? (начар кәефлеләр өчен)

Укытучы: Бер, бер,  бер генә

Безнең туган ил генә.

Ике нәрсә дисәгез –

Әти һәм әниебез.

Өч, өч, өч кенә

Яшьтә энем, кечкенә,

Дүрт, дүрт, дүрт тула

Киләсе елда аңа.

Аннан инде 5 тула,

Аннан 6 да була.

Җиде яше тулгач та,

Ул укучы булгач та,

Сәгать сигезгә һәркөн

Мәктәпкә барыр энем.

Сәгать тугызга калмас,

Икелеләр дә алмас

Һәм санарга өйрәнер

Ул бердән унга кадәр:

1,2,3,4,5,6,7,8,9,10                     10,9,8,7,6,5,4,3,2,1.

  • Балалар, күрәсезме, без инде 10 эчендә ничек оста саныйбыз. Санап кына калмыйбыз, без аларны әле язарга да өйрәнәбез.
  • Без нинди саннарны язарга өйрәндек?
  •  1, 2, 3 һәм 4 саннарының язылышы безгә инде таныш.
  • 4 тән соң нинди сан килә?
  • 5
  1. Уку мәсьәләсен кую

Тактада кәҗә бәтие санаган хайваннар рәсеме (алар 4) ат рәсеме куела. Алар ничәү булалар?   5.  (слайд 1)

- Ничек уйлыйсыз, без бүген нинди сан  белән танышырбыз икән?

5 саны белән танышабыз

  1. Уку мәсьәләсен чишү. Яңа белем ачу.
  • Балалар, бүгенге дәрестә нәрсә белергә теләр идегез?
  • 5 саны белән танышырга һәм 5 цифрасын язарга.  (слайд 2)
  • Әйе, дәресебезнең максаты  шундый.  

Балалар безнең дәресебезгә  кунак булып сезнең яраткан мультфильм геройлары  килде.   ( Крокодил Гена һәм Чебурашка фотосы һәм 5ле саны тактага эленә)

- Безгә бүген иң беренче ярдәмне дәреслек  күрсәтәчәк.  Дәреслекләрнең 50 нче битен ачабыз.  

Дәреслек белән эшләү.  № 1

(Шартлы билгеләргә таянып укучылар эш төрләрен атый)

Диалог укыла, биремне парларда эшлиләр.

№ 2  Тамгалар арасыннан 5 цифрасын күрсәтәләр.

 № 3  5 цифрасына охшаган предметларны яки аларның кисәләрен табып әйтәләр.

  1. Тема өстендә эш
  1. 5 цифры белән танышу
  • - Балалар,  5 саны язуда менә шушындый математик билге  белән

күрсәтелә һәм 5 цифры дип атала.( Экранда 5 цифры күрсәтелә). (слайд 3)

5 цифрының язылышы. (слайд 4)

Мөстәкыйл эш дәфтәрендә 5 цифрасын язалар

Физкультминут    МИКС-ФРИЗ-ГРУПП

Белемнәрне беренчел  ныгыту.

  Балалар,   Крокодил  Гена белән Чебурашка сезнең янга буш кул белән килмәгәннәр. Алар сезгә парларда биремнәр эшләргә тәкъдим итәләр.  Өстәлегездә биремле карточкалар ята. Шуларны парларда эшлибез.  Балалар, парларда эшләгәндә без бер-беребезгә ярдәм итәбез, бер-беребезнең фикерен тыңлыйбыз.

Карточка 1.    <;     >;      =.

 1) 2 * 4            5 * 1           5 * 2         3 * 4

 5 * 3             5 * 5            3 * 3          2 * 2

Карточка  2.     <;     >;      =.

 5*1               5*4                 5*3        5 * 2

 4*2               3*3               5*0         2 * 2

Үз тикшерү  (слайд 5)

  1. Өйрәнгәннәрне ныгыту.

Мөстәкыйль эш дәфтәрләрендә  № 2 биремне үтәү.

Физкультминут.

Уен. 5 санын ишетүгә хәрәкәтле уен: укытучы әйткән җөмләдә 5 саны ишетелсә укучы кул чаба, башка саннар ишетелсә – аякларын тыпырдата (Безнең класста 1 ишек,  5 тәрәзә, 5 кыз, 3 малай, 6 китап, 5 алма, 2 үрдәк, 3 куян, 5 күгәрчен)

  1. Дәресне йомгаклау. Рефлексия.

Экранда  күрсәтелгән  схема буенча укучылар үз фикерләрен әйтә:

Яшел түгәрәк  -  мин барысын да аңладым, мин молодец.

Сары квадрат   - мин барысын да булдырдым дип әйтә алмыйм, әмма ләкин мин бик тырыштым.

Кызыл түгәрәк   -  миңа игътибарлырак булырга кирәк. (слайд 6 )

Дәрес тәмам, рәхмәт барыгызга да.  (слайд 7)

        

                                 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Примерный план оформления воспитательного плана классного руководителя

Примерный план оформления воспитательного плана классного руководителя. + социальный паспорт класса...

Рисунок и план. План местности

Рисунок и план. План местности...

Тест по литературному чтению, 4 класс. Тема: План текста. Виды планов.

Тест обеспечивает  освоение учащимися способов выполнения проверочных заданий по литературному чтению....

индивидуальный план план повышения профессионального уровня

Перспективный план реализации методической темы с 2014 года по 2017 годы...

план самообразования; план работы со слабыми и с одаренными детьми;

Татар теле фәнен авыр үзләштерүче укучылар белән эшләү планы...