Дәрес темасы: 2, 3,4,5,6,7саннары белән тапкырлау һәм бүлү таблицаларын ныгыту.
план-конспект урока по математике (3 класс)

Гимадеева Рамзия Раисовна

Дәрес темасы:  2, 3,4,5,6,7саннары белән тапкырлау һәм бүлү таблицаларын ныгыту.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Тема: “5 санын тапкырлау. 5кә бүлү темасын ныгыту”.

Материал Г.В.Дорофеев,Т.Н.Миракова,Т.Б.Бука:”Математика” 3 сыйныф дәреслеге,8-10 нчы бит, Казан ”Татарстан китап нәшрияты” 2013, УМК”Перспектива”

Дәрес тибы: Сингапур структурасын кулланып   белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру дәресе.

Предметара бәйләнешләр: әйләнә-тирә дөнья, әдәби уку

Эшчәнлек максаты:   универсаль уку гамәлләре  формалаштыру

Белем бирү максаты:  5саны белән тапкырлау һәм бүлү таблицасын   ныгыту ,исәпләү күнекмәләрен камилләштерү, тапкырлау һәм бүлүгә карата мәсьәләләр чишүне камилләштерү; логик фикерли алуларын булдыру, хәтердә калдыру  сәләтен үстерү.

Тәрбия бирү максаты:  төркемнәрдә  фронталь  һәм  индивидуаль  эшләү  культурасын тәрбияләү.

УУГ формалаштыру:

Шәхси гамәлләр: ( үзбилгеләмә, укуның дәлилләре, мәгънә төзелеше, әхлакый-этик бәяләү)     уку эшчәнлегенең уңышлар  критериясе  нигезендә  үзбәяләү  сәләте  формалаштыру.

Регулятив гамәлләр: (максатка ышану, планлаштыру, алдан фаразлау, контроль, коррекцияләү, бәяләү, үз-үзеңне  ихтыяр буенча көйләү)

       укытучы  ярдәмендә  дәреснең  максатын  билгели  һәм  формалаштыра  белү,  

 дәрестәге эш гамәлләренең  эзлеклелеген  әйтү.

Танып-белү гамәлләре: (гомуми уку, логик  проблема кую һәм чишү)

           танып - белү максатын билгеләү, кирәкле информация  туплау,үткәндә                өйрәнгәнне  яңасыннан  аера  белү.

Коммуникатив гамәлләр: (бергәләп уку эшчәнлеген планлаштыру, сораулар куелышы,           конфликтларны чишү,   иптәшенең үз-үзен тотышы белән идарә итүе, иптәшеңнең эшчәнлеген бәяләү, үз фикереңне тулы әйтә белү)

     үзеңнең фикереңне телдән матур итеп әйтә белү,башкаларны ишетә һәм тыңлый белү.

Җиһазлау:    смайликлар,чыгу билетлары, таймер, карточкалар.

Дәрес барышы:

  1. Дәреснең темасы, максаты белән таныштыру.

ХАЙ ФАЙВ (тынычлык)

Исәнмесез укучылар

Килдегезме дәрескә ,

Уен ,көлке эшләрегез ,

Калдымы тәнәфестә ?

Көмеш кыңгырау чыңлый.

Юк.чыңламый,ул-җырлый:

Балалар, килегез,-ди,-

Дәрескә керегез,-ди.

Укучылар : кыңгырауны ишеттек тә,

Ашыктык без дәрескә

Җиңнәребезне сызганып ,

Тотынабыз зур эшкә .

Укучылар кәефләрегез ничек ? Смайликлар белән кәефләрен күрсәтәләр.

Дәресебезне башлыйбыз. Дәрестә үзебезгә кирәк булган кагыйдәләрне искә төшерик.  

1. Дәрестә иптәшеңне тыңлый бел!

2. Үз фикереңне аңлата бел!

3. Тулы итеп җавап бир!

 Иң еш кулланыла торган математик гамәлне атагыз. (Тапкыр һәм бүлү.) Димәк, бездә бүген 5 кә тапкырлау һәм бүлүне ныгыту , кабатлау дәресе

  1. Телдән исәпләү.

КОНТИНИУС РАУНД РОБИН ( билгеләнгән вакыт аралыгында укучылар берәм-берәм җавапны атыйлар)

Сорау: 1. 50 гә кадәр 5 кә бүленүче саннарны ата. (5,10,15,20,25,30,35,40)

2. 50 га кадәр 3 кә бүленүче так саннарны ата ( 5,15,25,35)

ТЕЙК ОФ ТАЧ ДАУН (җавап дерес булса укучылар басалар, дөрес булмаса урында калалар)

3 х 5 = 15

4 х 5 = 16

20 : 5 = 6

5 х 7 = 35

35 : 5 = 4

15 : 5 = 3

25 : 5 = 4

5 : 5 = 1

5 х 10 = 30

1 х 5 = 5

СИМАЛТИНИУС РАУНД ТЭЙБЛ ( 4 шәр укучы карточкалар белән эшли һәм битләрне бер-берсенә тапшыра)

  1. 15 һәм 5 саннарының суммасын 2 тапкыр кечерәйтергә. 10
  2. 20 һәм 14 саннарының аермасын 3 тапкыр зурайтырга. 18
  3. 30 һәм 10 санының өлешен 1 тапкыр кечерәйт 3
  4. 22 һәм 5 саннарының суммасын 9 тапкыр кечерәйт. 3

  1. Ныгыту өстендә эшләү.

1. Дәфтәрләрне алмаштыру

2. Дәфтәрләрне ачып бүгенге числоны язып куегыз.

Дәреслек белән эш

№ 3, 99 бит.

ФИНК-РАЙТ-РАУНД РОБИН (сорауга җавапны уйлыйлар, язалар һәм һәр кеше әйтеп җавапны тикшерәләр)

6x5-19=11

8x5-19=21

5x5-19=6

14x5-19=51

7x5-19=16

Физминутка – МИКС-ФРИЗ-ГРУП (сорауның җавабы төркемдә кеше санына тигез)

  1. Дүртпочмакның ничә ягы бар?
  2. 10ны 5 кә бүлгәч ничә була?
  3. Бу фигураның ничә почмагы бар? (өчпочмак)
  4. Сез ничәнче класста укыйсыз?

№ 4 99 бит

  1. Мәсьәләне укып чыгабыз.
  2. Кыскача шартын төзәбез.
  3. Чишелешен мөстәкыйль уйлыйбыз һәм нәтиҗәләрне тикшерәбез -ФИНК-РАЙТ-РАУНД РОБИН (сорауга җавапны уйлыйлар, язалар һәм һәр кеше әйтеп җавапны тикшерәләр)

Әтисенә 30 яшь

Илдар 5 тапкыр яшьрәк

Илдарга ничә яшь?

Чишү:

30:5=6(яшь) –Илдарга

Җавап: 6 яшь Илдарга

№ 6 99 бит

  1. Биремне укып чыгабыз.
  2. Чишелешне бергә уйлыйбыз

P= 2x(4+ 4)= 16см= 1 дм 6 см

  1. Йомгаклау

ЧЫГУ БИЛЕТЫ

1. Белемем артты.- яшел төсле кәгазь

  1. Җөп һәм так саннарны аера беләм - яшел төсле кәгазь
  2. 2,3,3,4,5, кә кадәр тапкырлау һәм бүлү таблицаларын белеп бетермим әле.-- сары төсле смайлик
  3. 2,3,3,4,5,кә кадәр тапкырлау һәм булү таблицаларын яхшы беләм. –яшел төсле смайлик
  4. Мәсьәләләр чишүдә кыенсынам.---сары төсле смайлик
  5. Мисалларны яратып эшлим.------ яшел төсле смайлик

Укучылар, сез бүгенге дәрестән канәгатьме? Әйдәгез, канәгать булсагыз, бер-берегезгә карап елмаегыз. Смайликлар белән кәефләрегезне күрсәтегез.

Өй эше № 8, 100 бит.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

2, 3, 4 нче класста " Тапкырлау. Ныгыту" темасына математика дәресе

Татарстан Республикасы Сарман муниципальрайоныКүтәмәле төп гомуми белем бирү мәктәбе    2, 3, 4 нче класста математикадан ачык дәрес  Тема:”Тапкырлау. Ныгыту”...

Тапкырлау һәм бүлү таблицасын ныгыту.

Тапкырлау һәм бүлү таблицасын  укучылар  җиңел үзләштертерсен өчен дәрес уен-сәяхәт формасында алып барыла...

3 НЧЕ КЛАССТА СИНГАПУР МЕТОДИКАСЫ БУЕНЧА МАТЕМАТИКАДАН ДӘРЕС ПЛАНЫ Тема: “3 санын тапкырлау. 3 кә бүлү темасын ныгыту”

3 НЧЕ КЛАССТА СИНГАПУР МЕТОДИКАСЫ БУЕНЧА МАТЕМАТИКАДАН ДӘРЕС ПЛАНЫ  Тема: “3 санын тапкырлау. 3 кә бүлү темасын ныгыту”...

3 сыйныф математика дәресенең проекты.Тема “Тапкырлау һәм бүлү таблицасын ныгыту.

3 сыйныф математика дәресенең проекты.Тема “Тапкырлау һәм бүлү таблицасын ныгыту. Мәсьәләләр чишү. УМК -“Россия мәктәбе” (“Школа России”) М.И.Моро “Математика” дәреслеге . Казан Татарстан китап нәшрия...

2, 3,4,5,6,7саннары белән тапкырлау һәм бүлү таблицаларын ныгыту.

математикадан    дәрес  план - конспекты(3 класс)...

Тема: 5санын тапкырлау. 5 кә бүлүне ныгыту дәресе.

Тема: 5санын тапкырлау. 5 кә бүлүне ныгыту дәресе....

2, 3,4,5,6,7 саннары белән тапкырлау һәм бүлү таблицаларын ныгыту.

  “Математика” дәресе 3 сыйныфта тәртип саны буенча 43 нче, тема буенча чирек ахырында йомгаклау дәресе булып үткәрелде. Дәресне балаларның яшь үзенчәлекләрен, дәреснең заманча...