Тапкырлау һәм бүлү таблицасын ныгыту.
план-конспект урока (математика, 3 класс) по теме

Газимова Люция Гаязовна

Тапкырлау һәм бүлү таблицасын  укучылар  җиңел үзләштертерсен өчен дәрес уен-сәяхәт формасында алып барыла

Скачать:


Предварительный просмотр:

“Тапкырлау һәм бүлү таблицасын ныгыту”

Максатлар: 1.Таблицалы тапкырлау һәм бүлү күнекмәсен ныгыту;

                    2. Исәпләү күнекмәләрен, турыпочмаклыкның мәйданын табу,

                        дүртенче пропорциональне табуга мәсьәләләр чишү                                  

                        күнекмәләрен  камилләштерү;

                     3. Логик фикерләүне, математика белән кызыксынуны үстерү;

                     4. Бер-береңә булышу, үзара ярдәмләшү кебек сыйфатларны

                          тәрбияләү.

Демонстрация: ноутбук, проектор, экран.

Җиһазлау: презентация, жетоннар, геометрик фигуралар.

                                           Дәрес барышы:

1.Оештыру өлеше.

-Исәнмесез,балалар!Мин сезне бүген әкиятләр иленә сәяхәткә чакырам.

Слайд 1. ”Таблицалы тапкырлау һәм бүлү”

2. Дәреснең темасын Һәм темасын ачыклау.

- Слайд 2. Әкият башлана. Тылсымлы математика патшалыгында 2кечкенә фәрештә туган. Әти-әниләре аларның исемен туганчы ук кодлаштырып куйганнар. Ни өчен? Беркем дә аларны яхшылык эшли ала торган сихри сәләтләреннән мәхрүм итмәсен өчен. Бу исемнәрне яхшы кешеләр укый алса,

Фәрештәләр беркайчан да сихри сәләтләрен югалтмаячак, явыз кешеләр укыса, алар яхшылык кыла алмаслар. Безгә, һичшиксез, булышырга кирәк.

Үзебез белән яхшы эш кәефен һәм ярдәмчел булуны да алыйк.

3. Телдән исәпләү.

Слайд 3.   1. Төркемнәрдә эш.

- Игътибар итегез әле, һәр хәреф сан кебек кодлаштырылган. Нинди сүз икәнен белү өчен мисалларны чишәргә, саннарны арта бару тәртибендә

язарга һәм укырга кирәк.  Кодны табарга  тапкырлау таблицасын белү

ярдәм итәр.

2. Эшне тикшерү.

Слайд 4. - Дөрес, бер Фәрештә – Тапкырлау, икенчесе- Бүлү исемле.

( укучылар жетон ала )

Слайд 5.  3. Мәсьәләләр чишү.

- Фәрештәләргә курчаклар һәм йомшак уенчыклар бүләк иткәннәр.

- 8 : 2 = 4 ( укучылар жетон ала )

- Чишелеше бертөрле, сораулар төрле булса да. Ни өчен?

- Кагыйдәне әйтү: Бер санның икенче саннан ничә тапкыр күбрәк яки азрак

икәнен белү өчен зур саннан кечкенә санны алырга кирәк.

4. Дөрес язу.

Слайд 6.  – Фәрештәләр курчак белән генә уйнамаганнар, төрле мәсьәләләр дә чишкәннәр. Тапкырлау Фәрештәсе цифрлардан саннар язарга, ә Бүлү Фәрештәсе- саннар рәтендәге эзлеклелекне табып саннар рәтен дәвам итәргә яраткан. Сезгә дә шундый биремнәр тәкъдим итәләр. 1нче төркем- Бүлү Фәрештәсе, ә 2т- Тапкырлау Фәрештәсенекен эшли.  Саннарны дөрес итеп язабыз. ( эшләрне тикшерү, дәфтәрне алмашып билге кую )

5. Үткән материалны ныгыту.

Слайд 7.  - Тапкырлау Фәрештәсе ярдәмендә яхшылык арта, күбәя, тапкырлана. Бүлү Фәрештәсе ярдәмендә явызлык кими, юкка чыга. Ләкин Явыз Фәрештә  Тапкырлау таблицасын урлаган, шуңа күрә безнең Фәрештәләр аны тапмыйча барлык сихри көчләрен куллана алмыйлар. Кечкенә Фәрештәләр аңа ошаганнар, ул аларга шарт куя:

әгәр 3 сынауны үтсәгез, Тапкырлау таблицасын кайтарам дигән.

1сынау.

Слайд 8. Мәсьәләләр сарае. 

-Бу сарай белән Мәсьәлә исемле патша идарә итә. Явыз Фәрештә аны читлеккә япкан. Әйдәгез, булышыйк аңа. Слайд 9.

Слайд 10. Дәреслек бит62, №2 ) Слайд 11. 1т.-1в.,2т.- 2в.

- Тикшерү.

Слайд 12.  - Бу биремне дә үтәдек. Патшабыз иректә, рәхмәт белдерә. 

ФМ. Күзләр өчен  электроминутка

2сынау. Слайд 13. Мисаллар диңгезе.

-Безнең алда Мисаллар диңгезе. Мисалларны математик терминнар кулланып укы. Без Фәрештәләргә Геометрик  аланга  чыгу өчен  диңгезне кичәргә ярдәм итик.

Тактада мисаллар язылган, балалар йөзү хәрәкәте ясап килә дә мисалны чишеп китә, икенче балага акбур тапшыра.

 5х5            12:6+8х1                                       8х8                     3х3-7х0

2х8:4          2х(15-6)                                        30:5х3                 27:(11-8)

-Сезгә бу мисалларны эшләргә нәрсә ярдәм итә?

- Тапкырлау таблицасы.

3сынау. Слайд 14. Геометрик алан.

-Бу алан тылсымлы, ул үзенең формасын еш үзгәртеп тора.

- Геометрик фигураларның исемнәрен әйт.(төрле фигураларны күрсәтү)

- Аланга эләгү өчен, геом.аланның S табарга кирәк. ( турыпочмаклык һәм квадратның S табу) S=4х4=16кв.см.; S=8х2=16кв.см.

- Нәтиҗә ясау:турыпочмаклыкның S ничек табалар?

Слайд 15. Тигезләмәләр һәм тигезсезлекләрне чишү.

-Фәрештәләр безне көтеп тора, аларга ярдәм итик, биремнәрне үтик.

-Нәрсәләр күрәсез? (Тигезләмәләр һәм тигезсезлекләр)

- Чишү.(жетон бирелә)

-Сезгә бу биремне  үтәргә нәрсә ярдәм итә?

- Тапкырлау таблицасы.

6. Йомгаклау.

-Бу биремне дә яхшы үтәдек. Сез ничек уйлыйсыз, Явыз Фәрештә тапкырлау таблицасын кая яшерде икән? Слайд 16.

-Чүлмәккә.

-Дөрес.

- Тапкырлау таблицасын белү нигә кирәк?

- Слайд 17. Сез биремнәрне үтәдегез, Фәрештәләр бары тик яхшы эшләр генә башкарырлар.Фәрештәләр һәм мин сезгә яхшы эшегез өчен рәхмәт белдерәбез.

7. Билге кую.-Үзегезнең жетоннарыгызны санагыз.

 8. Рефлексия.

- Дәрестә кәефегез ничек булды? Алдыгызда кояш, нурлар.Кәефегез күтәренке булса.сары нурлар куегыз,ә начаррак булса кызыл нур куегыз.

9.Өй эше. 1.Тапкырлау таблицасын кабатла.

                  2.№29,бит 70


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

2, 3, 4 нче класста " Тапкырлау. Ныгыту" темасына математика дәресе

Татарстан Республикасы Сарман муниципальрайоныКүтәмәле төп гомуми белем бирү мәктәбе    2, 3, 4 нче класста математикадан ачык дәрес  Тема:”Тапкырлау. Ныгыту”...

Тапкырлау таблицасын кабатлау

Таблицалы    тапкырлау” темасы буенча укучыларның      индивидуаль һәм фронталь белемнәрен тикшерү,              ...

3 НЧЕ КЛАССТА СИНГАПУР МЕТОДИКАСЫ БУЕНЧА МАТЕМАТИКАДАН ДӘРЕС ПЛАНЫ Тема: “3 санын тапкырлау. 3 кә бүлү темасын ныгыту”

3 НЧЕ КЛАССТА СИНГАПУР МЕТОДИКАСЫ БУЕНЧА МАТЕМАТИКАДАН ДӘРЕС ПЛАНЫ  Тема: “3 санын тапкырлау. 3 кә бүлү темасын ныгыту”...

3 сыйныф математика дәресенең проекты.Тема “Тапкырлау һәм бүлү таблицасын ныгыту.

3 сыйныф математика дәресенең проекты.Тема “Тапкырлау һәм бүлү таблицасын ныгыту. Мәсьәләләр чишү. УМК -“Россия мәктәбе” (“Школа России”) М.И.Моро “Математика” дәреслеге . Казан Татарстан китап нәшрия...

2, 3,4,5,6,7саннары белән тапкырлау һәм бүлү таблицаларын ныгыту.

математикадан    дәрес  план - конспекты(3 класс)...

Дәрес темасы: 2, 3,4,5,6,7саннары белән тапкырлау һәм бүлү таблицаларын ныгыту.

Дәрес темасы:  2, 3,4,5,6,7саннары белән тапкырлау һәм бүлү таблицаларын ныгыту....

2, 3,4,5,6,7 саннары белән тапкырлау һәм бүлү таблицаларын ныгыту.

  “Математика” дәресе 3 сыйныфта тәртип саны буенча 43 нче, тема буенча чирек ахырында йомгаклау дәресе булып үткәрелде. Дәресне балаларның яшь үзенчәлекләрен, дәреснең заманча...