2, 3,4,5,6,7 саннары белән тапкырлау һәм бүлү таблицаларын ныгыту.
план-конспект занятия по математике (3 класс)

 Семенова Елена Петровна

    “Математика” дәресе 3 сыйныфта тәртип саны буенча 43 нче, тема буенча чирек ахырында йомгаклау дәресе булып үткәрелде. Дәресне балаларның яшь үзенчәлекләрен, дәреснең заманчалыгын, тормыш белән бәйләнешен исәпкә алып төзедем. Белем һәм тәрбия бирүгә якын килеп, дәресемдә балаларның белемнәрен күтәрү өстендә эш алып бардым.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tap._tabl._nygytu.docx26.3 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан республикасы Теләче муниципаль районы Олы Нырсы урта гомумбелем бирү мәктәбе

   

Тема:    2, 3,4,5,6,7  саннары  белән  тапкырлау һәм бүлү таблицаларын ныгыту.

3 нче сыйныф,     УМК “Россия мәктәбе”

                                                                          Семенова Елена Петровна

                                                                         1 нче квалификацион категорияле

                                                                         башлангыч сыйныф укытучысы

                                           29  октябрь  2019 ел

Дәрес темасы:   2, 3,4,5,6,7  саннары  белән  тапкырлау һәм бүлү таблицаларын ныгыту.

Материал : М. И. Моро, М.А. Бантова "Математика" 3 сыйныф дәреслеге 52 нче бит, Казан "Татарстан китап нәшрияты" 2018, УМК "Россия мәктәбе"

Җиһазлау: Презентация, ноутбук, мультфильм геройлары , конверт, карточкалар, сандык, монеталар, салават күпере

Дәрес тибы: кабатлау, ныгыту дәресе

Предметара бәйләнешләр:  музыка, ана теле, әдәби уку, рус. яз, ИЗО

Эшчәнлек максаты: универсаль уку гамәлләре формалаштыру

Белем бирү максаты: 2, 3,4,5,6,7саннары белән тапкырлау һәм бүлү таблицаларын ныгыту, исәпләү күнекмәләрен камилләштерү, тапкырлау һәм бүлүгә карата мәсьәләләр чишүне камилләштерү; логик фикерли алуларын булдыру, хәтердә калдыру сәләтен үстерү.

Тәрбия бирү максаты: төркемнәрдә фронталь һәм индивидуаль эшләү культурасын тәрбияләү, мультфильм геройларына һәм бер-берсенә карата толерантлы караш тәрбияләү;

УУГ формалаштыру:

Шәхси гамәлләр: укучыларда уку эшчәнлегенә, дәрес темасына кызыксыну уяту, дәрескә карата уңай мөнәсәбәт булдыру; уку эшчәнлегенең уңышлар критериясе нигезендә үзбәяләү сәләте формалаштыру.

Регулятив гамәлләр: кагыйдәләрне истә тоту һәм аларга таянып гамәлләр чишү; үзконтроль, үз эшчәнлегеңне контрольдә тоту;

Танып-белү гамәлләре:  

танып – белү мәсьәләсен мөстәкыйль рәвештә ачыклау; дәрес темасын ачыклау, дәрескә максат кую; кирәкле информация туплау һәм мисал, мәсьәләләр чишүдә мөстәкыйль куллана белү;

Коммуникатив гамәлләр: үзеңнең фикереңне телдән матур итеп әйтә белү, башкаларны ишетә һәм тыңлый белү,коллектив фикер алуда катнашу;

                                             

                                Дәрес барышы:

  1. Оештыру олеше. Мотивация. Уңай эмоциональ хәләт тудыру.

1.Хәерле көн дуслар, сезгә!

Хәерле көн һәммәгезгә

Математиканы өйрәнүдә

Уңышлар телим сезгә.

        Гел бишлеләр алып торыйк

        Өлкәннәрне сөендерик.

        Шушы изге теләк белән

        Хәзер дәрескә керик.

 Яхшы кәеф, шат күңел белән дәресебезне башлап җибәрәбез.

Шушы яхшы кәефләрне дәрес дәвамында саклап, дәрестән соң, өйгә кайткач та күңелләр күтәренке калсын өчен дәрестә игьтибарлы булыйк, тырышып эшләп яхшы билгеләр алыйк.

  • Тыныч һәм матур итеп урыннарыбызга утырабыз.

  1. Бүген сездә дәресне мин алып барам. Минем исемем Елена Петровна. Мин бүген сезгә килгәндә урамда туңып торучы мультфильм геройларын очраттым. Аларны да үзем белән дәрескә алып килдем. Балалар, сез бу әкият геройларын таныйсызмы? (арыслан баласы(львенок) БИЛ, юлбарыс баласы (тигренок) НИК. Сез аларга ярдәм итәргә әзерме?

  1. Белемнәрне актуальләштерү.

  1. Телдән исәпләү: слайд (юлның озынлыгын тап)
  • Бегемот баласы белән юлбарыс баласы арасындагы ераклыкны табабыз.
  • Арыслан баласы белән юлбарыс баласы арасындагы ерпклыкны табабыз.

  1. Дәфтәрләрне ачып, бүгенге  числоны язганчы дөрес утыру кагыйдәләрен искә төшереп китик.

  • Язганда баш әзерәк иелә, җилкәләр туры, ручкаларны дөрес итеп тотабыз, дәфтәрләрне авыш итеп куябыз. Һәм чиста, матур итеп яза башлыйбыз.

29 нчы октябрь. (такта)

Сыйныф эше.

  1. Матур язу.

- Ә хәзер мин сезгә бер табышмак укыйм. (слайд)

* Дуга-дуга сыры бар,

7 катлы юлы бар.

Анда төснең 7 төре

Ул: салават күпере

- Салават күперендә ничә төс бар? (7) Төсләрне санап чыгыйк әле. Рәсем дәресендә төсләрне ничек истә калдырдыгыз? Русчалатып әйтсәк: Каждый охотник желает знать, где сидит фазан.Татарчага әйләндерсәк(кызыл, куе сары, яшел, ачык зәңгәр, зәңгәр, шәмәхә) Димәк матур язуга нинди сан язабыз? (7) (Тактага язу)

 -Дәфтәрләргә 7  һәм 77 санын язу. (Арыслан баласы белән юлбарыс баласы сезнең язганыгызны күзәтеп торачаклар)

III. Дәрескә максат, бурыч кую. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

    Шигырьгә игътибар белән карагыз эле. Нинди тыныш билгеләрен күрәсез?(.  :  ,)  Кайсылары математик гамәлләргә ошаган? ( . :)

- Ни өчен 7 санын яздык ? Алдагы дәрестә 7 саны белән нәрсә өйрәндегез сез? (7 гә тапкырлау һәм бүлү таблицасын)

- нинди тапкырлау таблицаларын өйрәндегез? (2-7)

- өйрәнгәннәрне онытмас өчен без даими нишлибез укучылар?

- Буген без сезнең бн нәрсә кабатларбыз икэн?

Слайд тема: 2, 3, 4, 5, 6,7 саннары белән тапкырлау һәм бүлү таблицасын ныгыту.

  1. Алган белемнәрне беренчел ныгыту.

Арыслан баласы белән юлбарыс баласының кулында конверт  бар иде. Әйдәгез ачып карыйк эле. 

  1. Мөстәкыйль эш.

  Конвертта бирем.Мисалларны чагыштыр (дәреслек №9, 53 бит) Дусларыбызга ярдәм итик әле. Тикшерү слайд, җавапларын чагыштыралар.Кемнәрнең барысы да шулар басыгыз әле. Кемнең бер- ике хатасы бар бер хәзер алар бассын. Кемнең 3 -4 хатасы бар , алар бассыннар.

2. Дәреслек белән эшләү. (коллектив бн эш)

№27, 55 бит (тактага кыскача бирелешен бергәләп язу,чишелешен бер укучы тактада эшли.

  • Мәсьәләне укыгыз.(Прочитайте задачу)
  • Мәсьәләдә нәрсәләр билгеле? ( Что известно в задаче)

Дәфтәр – 8 сум

Китап – 4 тап. кыйммәт

Китап ничә сум торганын таба алабызмы? (Каким действием это можно узнать?)

Чишү:

8*4=32 (сум)- китап

Бер сан икенчесеннән ничәгә зуррак яисә кечерәк икәнен белү өчен нишлибез? Чтобы узнать, на сколько одно число больше или меньше другого, что мы делаем? Нужно из большего числа вычесть меньшее.)

(Зуррак саннан кечерәк санны алабыз)

32-8=28 сумга арзан

Җавап:28 сумга арзанрак.  

  1. Ял  итеп алабыз. (Бию көе җибәрәм, музыка туктагач биремнәр әйтәм. Саннарны стенага ябыштырам)

 

  • җөп саннар янына барырга; (2, 4, 6, 8, 10)

  • 5 кә арта баручы саннар янына барырга; (5, 10, 15, 20,25)

  • Так саннар янына барырга;(1, 3,5,7, 9)

  • Түгәрәк саннар янына барырга (10, 70, 30, 60, 100)

  1. Белемнәрне икенчел ныгыту. Төркем белән эшләү.
  1. -  Ә хәзер укучылар карагыз эле, мультфильм геройлары безгә нәрсә алып килгәннәр. Серле сандык . Әгәр дә бүген дәрестә алган белемнәрегезне шушы сандыкка тутырып  куйсагыз, сез өйрәнгәннәрегезне беркайчан да онытмассыз. Бер-берегезгә якынрак утырыгыз әле.Бер- берегез белән киңәшләшеп, ярдәм итешеп, монетадагы биремнәрне эшлисез. Аннан соң дөреслеген тикшереп сандыкка тутырыбыз.
  2. Без инде бик күп эшләдек, хәзер җырлап алсак та була. Сез тапкырлау, бүлү сүзләре кергән, саннар кергән нинди җырлар беләсез? “Өйрәтәләр мәктәпләрдә”

Каләм тотып кулларга, хәрефләрне язарга

Ойрэтэлэр мэктэплэрдэ мэктэплэрдэ.

Тапкырларга, бүләргә, нәниләрне сөяргә

Ойрәтәләр мәктәпәрдә мәктәпләрдә

Бишкә бишне кушарга,хәрефтән суз язарга

Ойрәтәләр мәктәпләрдә мәктәпләрдә.

Белер очен бик купне яратырга китапны

Ойрэтэлэр мэктэпләрдә мәктәпләрдә

Буквы разные писать
Тонким перышком в тетрадь
Учат в школе, учат в школе,
Учат в школе.
Вычитать и умножать,
Малышей не обижать
Учат в школе, учат в школе,
Учат в школе.
Вычитать и умножать,
Малышей не обижать
Учат в школе, учат в школе,
Учат в школе.

  1.  Ныгыту.
  • Сез бүген дәрестә нәрсәләр эшләдегез?
  • Тапкырлау таблицасы тормышта кирәкме, кайларда кулланыла? (кибеттә, төзелештә...)
  1.  Рефлексия.
  • Сезгә бүген мультфильм геройлары бик зур рәхмәт эйтәләр. Әгәр дә син, мин тапкырлау һәм бүлү  таблицасын яхшы беләм һәм алга таба да дусларыма ярдәм итәргә әзер дисен икән юлбарыс баласын салават күперенең өске өлешенә үк ябыштырып куясың.  
  1. Өйгә эш.
  • Мисалларны чишеп, рәсемне буярга. Дәреслек №25, 55 бит
  1. Билгеләр кую.

< ,  > , =  тамгалары куярга:

3 * 8 + 3     3 * 9

4 * 9 – 9     4 * 8

7 см 8 мм     87 мм

4 дм 5 см      54 см

< ,  > , =  тамгалары куярга:

3 * 8 + 3     3 * 9

4 * 9 – 9     4 * 8

7 см 8 мм     87 мм

4 дм 5 см      54 см

< ,  > , =  тамгалары куярга:

3 * 8 + 3     3 * 9

4 * 9 – 9     4 * 8

7 см 8 мм     87 мм

4 дм 5 см      54 см


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

2, 3, 4 нче класста " Тапкырлау. Ныгыту" темасына математика дәресе

Татарстан Республикасы Сарман муниципальрайоныКүтәмәле төп гомуми белем бирү мәктәбе    2, 3, 4 нче класста математикадан ачык дәрес  Тема:”Тапкырлау. Ныгыту”...

"Исем" темасын ныгыту.

Конспект урока по татарскому языку для 3 класса татарских школ....

Кушу хэм алу алымнарын кулланып телдэн хэм язма исэплэу буенча исэплэуне ныгыту.

Максат:     Кушу һәм алу алымнарын кулланып язма һәм телдән исәпләү буенча белемнәрен ныгыту.Өйрәнгән  типтагы мәсьәлә чишү,исәпләү күнекмәләрен камилләштерү.Математика ...

Кушу һәм алуны язып исәпләү алымнарын ныгыту

математикадан 2 класслар өчен дәрес планы....

Сыйфатларны ныгыту. 3 нче сыйныф өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе

Сыйфат сүз төркемен ныгыту.                Сыйфатларны телдән һәм язма сөйләмдә  урынлы куллану.              ...

2, 3,4,5,6,7саннары белән тапкырлау һәм бүлү таблицаларын ныгыту.

математикадан    дәрес  план - конспекты(3 класс)...

Дәрес темасы: 2, 3,4,5,6,7саннары белән тапкырлау һәм бүлү таблицаларын ныгыту.

Дәрес темасы:  2, 3,4,5,6,7саннары белән тапкырлау һәм бүлү таблицаларын ныгыту....