Тапкырлау таблицасын кабатлау
план-конспект урока по математике (3 класс) на тему

Таблицалы    тапкырлау” темасы буенча укучыларның      индивидуаль һәм фронталь белемнәрен тикшерү,

                

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tapkyrlau_tablitsasy.docx23.4 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы

муниципаль  бюджет белем бирү учреждениесе

                        “Күлле - Киме урта гомуми белем бирү мәктәбе”

                                      Математика

                       Тема: Тапкырлау таблицасы

                                            Төзеде: Хамитова Р. башлангыч                  

                                                           сыйныф укытучысы

                                         2012ел

Тема:      Тапкырлау таблицасын кабатлау

Максат:        1. “Таблицалы    тапкырлау” темасы буенча укучыларның                    индивидуаль һәм фронталь белемнәрен тикшерү,

                2. Тапкырлау һәм бүлү белән гамәлләрне, мәйданнарны кабатлау,  логик фикерләү сәләтен үстерү.

                3. Дуслык, бердәмлек хисләре, фәнгә мәхәббәт,

                     кызыксынучанлык тәрбияләү.

Материал: дәреслек “Математика 3”

Җиһазлар: рәсемнәр, карточкалар.”Эш дәфтәрләре”, компьютер, презентация

Дәрес барышы:

I Дәресне башлау.

- (Укучыларга тема һәм максатны җиткерү).Бүген без тапкырлау таблицасын кабатларбыз.

II. Төп өлеш

1.  Күпер ике өлештән тора.  Беренче өлеш 40 м булса, күпернең икенче өлеше 4 тапкыр кыскарак.  Күпернең  озынлыгы нинди?

Күперне үткәч тә юл шактый гына озын иде әле. Шул сәбәпле юлчылар атларга атландылар һәм юртып киттеләр.

2“Атны иярлә” уены. (урындыкка атланып утыралар, 1 укучы тактада эшли)

  1.  Тапкырлауның нәтиҗәсе(тапкырчыгыш)              
  2. Бүленүче,бүлүче    (өлеш)
  3. турыпочмаклыкның иңен буена тапкырлагач нәрсә килеп чыга= (мәйдан)
  4. санны шул ук санга бүлгәч 1 килеп  чыга  (әйе)
  5. ягы 8 см булган квадратның мәйданын исәпләргә (64)

(Эшләрне алышып тикшерү.)

.

3. Урманның  бер өлешендә 48 имән агачы үсә,юкә агачлары имәннәргә караганда 6    тапкыр ким, ә наратлар юкә агачларына караганда 5 тапкыр артык. Урмандагы агачлар санын табарга.

:

4.Быел урманда балан күп булды.Сезгә күчтәнәч булсын дип,бер куактан 12 кг,ә икенчесеннән 16 кг балан җыйдым. Шуларны тигез итеп 4 кәрҗингә салдым, бер кәрҗиндә күпме балан булыр?

Сәламәтлек паузасы. “Тапкырлау таблицасын беләсеңме?”

а)  4*7= 28,

     9*9= 81,

     7*5= 35,

     9*6= 54,

4*9= 36,

9*8= 72,

7*7= 49,

80:8 = 10.

б)  

12= 2*6=3*4

     24= 8*3= 4*6

     20= 2*10= 4*5

     18=3*6= 2*9

5. Гөлчәчәккә 20 яшь тулган көнне  Дию аңа тәкъдим ясый. Гөлчәчәк Диюнең алтынлы ничә сандыгы булуы белән кызыксына.

 - 20 сандык , һәм һәр ел саен 2 гә арта,- дигән Дию.

 - Менә 100 сандык алтының булгач, сиңа кияүгә чыгармын,- дигән Гөлчәчәк.

Туй көнендә кәләшкә ничә яшь була соң?

-  Дөрес, кәләшкә 60 яшь булачак. Диюнең алай озак көтәсе килмәгән, һәм ул укырга керергә уйлаган, башка аны кызлар алай итеп төп башына утыртмасыннар өчен.

5. Дәреслек буенча эш № 3,62 бит

6. Һәр кеше 1 көн эшләде. Юлчылар 4 кеше булып, барысы да бергә эшләсәләр, кораб ничә  көндә төзелеп бетә?

Җавап: 1 көн.

7. Әгәр корабның йөккүтәрүчәнлеге 100 кг булса, һәрберсе уртача 25 кг массалы 4 кешене кораб күтәрә алырмы?

кораб барлык кешене дә күтәрә алачак, әмма анда бит әле утырасы бар. (Корабка менә торган трапка тигезләмәләр язылган, хаталарны төзәтергә)

21 – х =14                   х + 9 = 63

Х = 21 + 14                  х =63 +9

Х =35                           х= 72

8 . Һәр мисал корабка менү өчен бер баскыч. Эш  тизрәк барсын өчен юлчылар ике төркемгә бүленде. (Төркемнәрдә эш.)

№4,62 бит

 (Кечкенә сандык. Аның эчендә 4 һәм 5 леләр.һәр бала үзенә бүләкне сайлап ала.)

10 .  Патша сараеның ишек алдына  куяннар  һәм күгәрченнәр  җыелган . Барлыгы 14 баш, 36 тәпи. Ничә куян  һәм  күгәрчен  бар?

 III. Йомгаклау.

Өй эше  №5 мисалларны чишәргә        

1.21 – х =14                  

Х = 21 + 14                  

Х =35                          

2.х + 9 = 63

х =63 +9

х= 72


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Урок математики в 4 классе "Нульгә тәмамланган саннарны тапкырлау"

Сәяхәт дәрес, Казан турында күзаллауны киңәйтү, тестлар белән эш....

2, 3, 4 нче класста " Тапкырлау. Ныгыту" темасына математика дәресе

Татарстан Республикасы Сарман муниципальрайоныКүтәмәле төп гомуми белем бирү мәктәбе    2, 3, 4 нче класста математикадан ачык дәрес  Тема:”Тапкырлау. Ныгыту”...

Күбурынлы саннарны кушу, алу, бүлү, тапкырлау.

2 нче сыйныфта уку, татар теле, әйләнә- тирә дөнья фәннәре белән интегральләштерелгән математика фәненнән дәрес эшкәртмәсе....

Математика 4 класс М.И.Моро ( ачык дәрес) Икеурынлы санга язып тапкырлау

4 класста үткәрелгән  дәрес ( Тема: Икеурынлы санга баганалап тапкырлау)...

Тапкырлау һәм бүлү таблицасын ныгыту.

Тапкырлау һәм бүлү таблицасын  укучылар  җиңел үзләштертерсен өчен дәрес уен-сәяхәт формасында алып барыла...

3 сыйныф математика дәресенең проекты.Тема “Тапкырлау һәм бүлү таблицасын ныгыту.

3 сыйныф математика дәресенең проекты.Тема “Тапкырлау һәм бүлү таблицасын ныгыту. Мәсьәләләр чишү. УМК -“Россия мәктәбе” (“Школа России”) М.И.Моро “Математика” дәреслеге . Казан Татарстан китап нәшрия...

Тапкырлау һәм аның үзлекләре. 0 гә һәм 1 гә тапкырлау. 4 класс математика дәресе

1гә һәм  0гә  тапкырлау күнекмәләрен ныгыту,исәпләү күнекмәләрен , логик фикерләүләрен  үстерү...