математикадан дәрес эшкәртмәсе
план-конспект урока по математике (3 класс)

математикадан 3нче сыйныф өчен дәрес эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Office presentation icon prezentatsiya_9_sany.ppt183 КБ
Файл matematika_dres_eshkrtmse.docx42.25 КБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Математика-төгәл фән, Киләчәкнең тоткасы. Шуңа күрә һәр укучы Бик нык өйрәнсен аны. .

Слайд 2

Дәреснең темасы 9 санын тапкырлау. 9 га бүлү.

Слайд 3

9х2=18 9х6=54 9х3=27 9х7=63 9х4=36 9х8=72 9х5=45 9х9=81 9х10=90 9га тапкырлау таблицасы

Слайд 4

«Фикси ләр” мультфильмы герое Симканың исәпләү ысулы

Слайд 5

Физкультминут Бигрәк шаян инде без, Тик тормыйбыз бер дә без. Кулларны күтәрәбез. Аннары төшерәбез. Чүгәлибез,торабыз, Башны уңга борабыз Аннан сулга карыйбыз Һәм сикерә башлыйбыз. Шул арада иелеп, Басарга өлгерәбез. Тирән тиеп сулыйбыз, Ял итәргә туктыйбыз.

Слайд 6

А ңлатмаларны чишәбез (36+27) : 9 (55+26) : 9 90 - 9 * 9 6 * (45: 5)

Слайд 7

Карточка биремнәренең җавапларын тикшерәбез 9*2=18 9*7 = 63 9*8 =72 9*6 = 54 9*1= 9 9*5= 45 9*3= 27 9*4 = 36 9*9 = 81 9*10= 90

Слайд 8

Өй эше 1)Тапкырлау таблицасын ятларга. 2) Укучылар үзләре сайлап ала: № 7, №8, №9*.



Предварительный просмотр:

Предмет: Математика

Тема: 9 санын тапкырлау. 9 га бүлү.

Класс : 3

Автор: Хөсәенова  Энҗе Илдус кызы, башлангыч сыйныф укытучысы, “Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Дөбъяз урта гомуми белем мәктәбе”филиалы – “Чыршы башлангыч гомуми белем мәктәбе”

e-mail:enje.husainowa@yandex.ru

сот.тел. 89600353481

3 СЫЙНЫФТА МАТЕМАТИКА ДӘРЕСЕНӘ ТЕХНОЛОГИК КАРТА

Укытучы

Хөсәенова Энҗе Илдусовна

Предмет

Математика

Класс

3

УМК

“Перспектива”

Дәрес тибы

Яңа белем ачу

Эш алымнары

Әңгәмә, өлешчә-эзләнү, практик

Эшне оештыру төрләре

Фронталь, парлы, индивидуаль

Тема

9 санын тапкырлау. 9 га бүлү.

Дәреснең максаты

9 санын тапкырлау һәм 9 га бүлү таблицасын төзү; тапкырлау таблицасын кулланып мәсьәләләр чишү; исәпләү күнекмәләрен ныгыту.

Планлаштырылган нәтиҗәләр

  1. Предмет күнекмәләр:

100 эчендә 9 санын тапкырлау һәм 9 га бүлү гамәлләрен башкару; 2-3 гамәлле мәсьәләләрне уңайлы ысул белән чишү.

  1. Метапредмет күнекмәләр:
  • Регулятив- тапкырлау  һәм бүлүне төрле ысуллар белән башкару; логик, арифметик хаталарны табу һәм төзәтү,гамәлләрне үрнәк буенча башкару, белемеңне бәяләү;
  • танып-белү – исәпләүнең төрле юлларын табу,төрле формада бирелгән мәгълүмат (текст, таблица, схема, модель һ.б.) белән эшли белү;
  • коммуникатив – башкаларның фикерен тыңлый һәм үз фикереңне математик төшенчәләр кулланып дәлилли белү.
  1. Шәхси күнекмәләр:

үз эшчәнлегең нәтиҗәләрен анализлый белү; уңыш  һәм уңышсызлыкларның сәбәпләрен ачыклый белү

Төп төшенчәләр

Тапкырлау таблицасы, тапкырчыгыш, периметр.

Предметара бәйләнеш

Уку, әйләнә-тирә.

Ресурслар

  • төп

  • өстәмә

Дорофеев Г.В. “Математика” дәреслеге, 3 сыйныф,  2 кисәк, М., Просвещение, 2013,  22-23 битләр; Дорофеев Г.В. “Математика” эш дәфтәре 3 сыйныф,  2 кисәк, М., Просвещение, 2015,16нчы бит

Ноутбук, презентация, биремле карточкалар, сигнал карточкалары

Дәрес барышы

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

I. Уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

Слайд 1

-Исәнмесез, укучылар! Әйдәгез, бер-беребезгә  карап, матур итеп елмаешыйк та, һәркайсыбызга да уңышлар теләп, дәресебезне  башлыйк.

М                 Математика-төгәл фән,

                     Киләчәкнең тоткасы.

                     Шуңа күрә һәр укучы

                     Бик нык өйрәнсен аны.

-Исәнмесез!

II. Белемнәрне актуальләштерү.

НАМБЭ АП

 Тапкырлау таблицасын кабатлау.

-Укучылар, алдагы дәресләрдә алган белемнәрне ныгытыйк.

-Сез 1 дән башлап,чираттан саныйсыз. Әгәр сан “серле сан”га бүленә икән, бу санны әйтмичә генә урыныгыздан торасыз.Дәвам итүче киләсе саннан башлый.

 “Серле сан”-7 саны.

 

Укучылар   эшне үтиләр.

III.Уку мәсьәләсен кую.

 

Слайд №2

1.Дәфтәрләрне ачып числоны язып куегыз.

Аңлатмаларны укыйбыз һәм кыйммәтләрен табып әйтәбез:

32:8   56:8   6*8

8:8     24:8   8*5

40:8   48:8   7*8

16:8   72:8   9*9

-Кайсы аңлатма артык?

-Ни өчен?

-Укучылар,безнең бүгенге дәреснең темасы нинди ? Безнең алда нинди максат тора?

Дәфтәрдә число языла.

Аңлатмаларны укыйлар,җавапларын әйтәләр.

9*9

-Монда 8 санын тапкырлау һәм 8 гә бүлү бирелгән.

-9 санын тапкырлау һәм 9 га бүлү.

9 санын тапкырлау һәм 9 га бүлү таблицасын төзү һәм өйрәнү.

IV.Уку мәсьәләсен чишү.

Слайд  №3

Слайд №4

- Дәфтәрдә бергәләп 9 санын тапкырлау таблицасын төзик. (Чылбыр буенча җавапларны әйтәләр. Укытучы җавапларны слайдтан күрсәтә)

- 9*9 тапкырчыгышын ничек исәпләрбез?

- Укучылар, 9  га тапкырлау таблицасын без ике ысул белән исәпләдек. Ә менә безнең кунагыбыз – сезнең яратып караган “Фиксиләр» мултфильмы герое - Симка  сезне башкача исәпләргә өйрәтә. Аның ысулы менә нинди.

- Кулларыгызны рәсемдә күрсәтелгәнчә куегыз, күңелдән һәр бармакка 1-10 га кадәр сан куегыз.

Мәсәлән, 9*4 тапкырлау өчен, сулдан дүртенче бармакны бөгәбез. Нәтиҗәдә сулда өч бармак - дистәләр, уңда алты бармак – берәмлекләр (36) килеп чыга.

C:\Users\Энже\Desktop\42085247.286941633.jpeg

- Әйдәгез хәзер 9*5, 9*7 тапкырлап карыйк.

Укучылар дәфтәрдә таблицаны язып һәм тикшереп баралар

 Төрле ысуллар тәкъдим итәләр

1 нче ысул  9+9+9+9+9+9+9+9+9=81

 2нче ысул

9*8+9=81

Укучылар тапкырлап карыйлар.

V.Физкультминут

Слайд №5

МИКС ФРИЗ ГРУП

Укучылар,барыбыз да басабыз  һәм парта араларыннан чыгабыз. Музыка  кушылгач,  бүлмә буйлап  хәрәкәтләнәбез. Музыка тәмамлангач туктап калабыз  һәм сорауны тыңлыйбыз. Җавап ничә булса, шуның кадәр  кешедән торган группаларга берләшергә кирәк була.

-20 санында ничә дистә бар?

-Бүген атнаның ничәнче көне?

-40 һәм 10 саннарының өлеше

- 3 һәм 1 саннарының тапкырчыгышы

Укучылар хәрәкәтләнәләр

VI. Беренчел ныгыту.

- Тапкырлау таблицасын ни өчен белергә кирәк?

- Исәпләүләрне дәвам итик. Дәреслек 22нче бит № 2

Беренче юлдагы исәпләүләрне эшлә.Исәпләмичә һәм элек алган нәтиҗәләрне кулланып, икенче юлдагы аңлатмаларның кыйммәтләрен билгелә.

3*9 =        4*9 =   5*9 =      6*9 =      7*9

9*3 =        9*4 =   9*5 =      9*6 =      9*7

- Мисаллар, мәсьәләләр чишкәндә тиз исәпләү өчен.

Аңлатмалар дәфтәрдә башкарыла һәм телдән тикшерелә

VII.  Белемнәрне үзләштерүне тикшерү

Слайд № 6

Слайдтагы аңлатмаларны дәфтәрдә чишәбез һәм парларда тикшерәбез

(36+27) : 9

(55+26):9

90-9*9

6*(45:5)

Балалар мөстәкыйль эшлиләр, парларда тикшерәләр.

VII. Ныгыту.

Дәреслек белән эшләү.

1.№6, 23 нче бит.  

 Бер үк төрле ике гирляндада 40 лампочка бар. Шундый 5 гирляндада ничә лампочка булыр?

  • Мәсьәләнең  кыскача шартын язу (укытучы тактада яза)

2 г. – 40л.

5 г. - ?

  • Анализ ясау.

- Шундый 5 гирляндада ничә лампочка икәнен белә алабызмы?

- Бер гирляндадагы лампочкаларны белеп буламы? Нинди гамәл белән?

- 5 гирляндада ничә лампочка? Нинди гамәл белән табабыз?

  • Чишү планын төзү.

- Мәсьәлә ничә гамәлле?

- Беренче нәрсә беләбез?

- Икенче?

  • Мөстәкыйль чишәләр. Тикшерү. Үз-үзләрен бәяләү.

2. №5, 23 нче бит. Геометрик материал.

Периметр табуны кабатлау.

3.Эш дәфтәре: 16нчы бит № 1

- Беренче баганадагы аңлатмаларның кыйммәтләрен исәплә. Аңлатмаларның нинди кагыйдәгә нигезләнеп төзелгәнен тап һәм билгесез саннарны яз, кыйммәтләрен исәплә.

 6*8 =                 9   *    4    =    

8* 6 =                      *          =

      : 6=8                  :            =

      :8= 6                  :           =    

Укучылар мәсьәләне укыйлар.

Дәфтәрдә мәсьәләнең кыскача шартын язалар.

- Юк, чөнки бер гирляндада ничә лампочка икәнен белмибез.

Сорауларга җавап бирәләр.

Чишү:

40:2=20

20*5=100

IX. Рефлексия.

Слайд 7

- Дәреснең максаты нинди иде? Максатка ирештекме? Моны ачыклау өчен карточка биремнәрен үтәгез( һәр карточкада 4әр мисал),үзегезгә бәя бирегез.

9*2     9*7    9*8   9*6   9*1

9*3     9*5    9*4  9*9    9*10

Җавапларны слайдтан тикшерәбез.

Бүген дәрестә барыгыз да яхшы эшләдегез.

- Дәрестә кем бар эшне дә аңлап, үз-үзенә ышанып эшләде яшел сигнал карточкасын күтәрегез.

-Әгәр бераз икеләнебрәк эшләгән һәм ялгышкан булсагыз сары сигнал карточкасын күтәрегез.

-Сезгз эшләр бик авыр тоелган һәм биремнәрне үти алмаган булсагыз кызыл сигнал карточкасын күтәрегез.

9 санын тапкырлау таблицасын төзү һәм истә калдыру.

Слайдтан җавапларны тикшерәләр.

Үзбәяне сигнал карточкалары ярдәмендә бирәләр.

Өй эше.

Слайд № 8

1)Тапкырлау таблицасын ятларга.

2) Укучылар үзләре сайлап ала:

№7, №8, №9*.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Математикадан тестлар. 3 класс.

Математикадан III чирек өчен тестлар. Тест туры килүчәнлеккә төелгән...

1 нче сыйныфта математикадан дәрес эшкәртмәсе

1 нче сыйныфта математикадан дәрес эшкәртмәсе Г. В. Дорофеев дәреслеге буенча "Сантиметр" темасына төзелде. (УМК "Перспектива" )...

3-4- класска математикадан кагыйдәләр, таблицалар

3-4- класска математикадан кагыйдәләр, таблицалар . Интерактив так И.ттт...

3 класска математикадан гомуми тест

3 класска математикадан интерактив такта өчен тест, гомуми....

Математикадан кабатлау дәресе

Тема : 20 кадәр саннар арасында кушу һәм алуны, аларның     составларын    кабатлау          Дәрес тибы : Үткәннәрне...

математикадан эш программасы 1класс ПНШ

Математикадан 1класска эш программасы Переспектив башлангыч мәктәп УМКасы буенча төзелде.Ул 132 сәгатькә исәпләнгән....

Математикадан тестлар. 2 класс. М.И.Моро дәреслеге буенча

М.И.Моро дәреслеге буенча математикадан тестлар...