2 класска математикадан дәрес- план конспекты
план-конспект урока по математике (2 класс)

Миннуллина Ания Рустямовна

Дорофеев дәреслеге буенча татар мәктәпләренең икенче сыйныфында эшләүче башлангыч сыйныф укытучылары өчен методик ярдәм.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dres_konspekty_matematika.docx25.57 КБ

Предварительный просмотр:

                                                                                                                            ГБМБУ «Ямаширмә урта гомуми белем мәктәбе»

  2 сыйныфта математика дәресе

Тема: «Түгәрәк саннарны тапкырлау һәм бүлүне ныгыту».

УМК: «Перспектива».

Укытучы: Миннуллина Ания Рөстәмовна

Эшчәнлек максаты: түгәрәк саннарны тапкырлау юлларын белүне ныгыту,түгәрәк саннарны бүлү юлларын өйрәнүгә әзерләү,мәсьәләләр чишү, телдән һәм язма исәпләү күнекмәләрен камилләштерү.

Дәреснең бурычлары: мәсьәләләр,мисаллар чишү аша түгәрәк саннарны тапкырлау һәм бүлүне ныгытуга ирешү.

Көтелгән нәтиҗә: түгәрәк саннарны тапкырлау һәм бүлү юлларын үзләштерү.

Дәрес тибы: ныгыту дәресе.

Планлаштырган нәтиҗәләр.

 ШУУГ: дәрестә уңай атмосфера тудыру; актив, тәрбияле, күпне белергә теләүче укучы булу.

РУУГ: эшчәнлекне оештыра белү, үз алдыңа максат куя белү, эшеңә нәтиҗә ясау, эшеңне контрольдә тоту, игътибарлы булу.

ТУУГ: аңлатма, мәсьәләләр чишкәндә гамәлләрне дөрес билгеләү; кушу-тапкырлау, бүлү-алу арасындагы бәйләнешне күрә белү; тормышта шуларны кулланырга өйрәтү.

КУУГ: сөйләшү барышында үз фикереңне әйтә белү; төркемнәрдә эшләгәндә бер-береңә ярдәм итү, бер-береңне тыңлый белү; өйрәнгәннәрне төрле очракта куллана белү.

Укучылар эшчәнлеген оештыруформалары:парлы, фронталь, индивидуаль.

  • компьютер, проектор;
  • дәреслекГ.В.ДорофеевТ.Н.Миракова «Математика», 2класс,  2 кисәк;
  • сигнал карточкалар; төсле фигуралар, компонент исемнәре язылган карточкалар.

Дәрес барышы.

I.Оештыру моменты.

-Исәнмесз,укучылар!

-Исәнмесез!

-Кояш чыга ,ал нурлары тәрәзә чиртә.

-Хәерле иртә балалар!

-Хәерле иртә!

- Барыбыз да бер-беребезгә һәм кунакларга карап матур итеп елмайдык.

- Күтәренке кәефтә дәресебезне башлап җибәрик,һәркайсыгызга уңышлар телим.

- Әйдәгез, дәрестә кирәк булган кагыйдәләрне искә төшереп китик.

Слайд 1.

  1. Иптәшеңне игътибар белән тыңла!
  2. Үз фикереңне дөрес итеп аңлата бел!
  3. Тулы итеп җавап бир!
  4. Аңламасаң сора!

II.Актуальләштерү.

-Дәресебезне үткән дәрес материалын искә төшерүдән башларбыз.

-Ә хәзер экранга карыйбыз.

Слайд 2.               60  6  40  33  12  20  5

  • Түбәндәге саннарны нинди ике төркемгә бүлеп була? ( Берурынлы һәм икеурынлы саннар.)
  • Берурынлы саннарны әйтәбез.
  • Икеурынлы саннарны әйтәбез.
  • Икеурынлы саннар арасында  без өйрәнгән нинди саннарны күрәсез?
  • Хәзер шул түгәрәк саннарны үсә бару тәртибендә әйтеп,рәтне дәвам итегез.
  • Молодцы.
  • Ә хәзер дәфтәрләрне ачтык, число язабыз,сыйныф эше.

 Слайд 3

  • Матур итеп 1 юл 5 һәм 7 саннарын язабыз.
  • Математик диктант язырбыз,мин укыйм, сез җавапларын гына язып барасыз.
  1. 30 һәм 3 саннарының тапкырчыгышын тап.(90)
  2.  Беренче тапкырлаучы 40, икенчесе 2. Тапкырчыгыш ничәгә тигез?(80)
  3. Нинди түгәрәк сан һәм 2 санының тапкырчыгышы 60? (30)
  4.  80 килеп чыксын өчен 2 санын ничәгә тапкырларга кирәк? (40)
  5.  Нинди санны 4 кә бүлсәң 20 килеп чыга? (80)
  6. Мин бер сан уйладым,аны 5 кә тапкырласаң, 100 килеп чыга. Мин нинди сан уйладым? (20)
  7. Түгәрәк санны 6 га бүлдем һәм 10 килеп чыкты. Мин нинди санны бүлдем? (60)
  8. Бүленүче 90, бүлүче 3,өлешне тап.(30)
  9. 100 һәм 2 саннарының өлеше ничәгә тигез? (50)
  10. 20 саны 3 тапкыр кабатлана. Нәтиҗәне тап. (60)

-Хәзер бер-берегез белән дәфтәрләрне алмаштырып, эшләрне тактага карап тикшереп чыгыгыз.

- Сигнал карточкалары ярдәмендә эшегезгә бәя бирегез.

-Молодцы,булдырдыгыз.

III.Уку мәсьәләсен кую.

  • Ә хәзер экранга карыйбыз.

Слайд 4

20 * 3              100 : 2

40 * 2               80 : 2

50 * 2               60 : 3

  • Ике төркем мисалларны чагыштырыгыз.Алар нәрсә белән аерыла? (Беренче баганадагы мисаллар тапкырлауга, ә икенче баганада – бүлүгә)
  • Беренче баганадагы җаваплар ничек атала? ( Тапкырчыгышлар)
  • Ә икенче баганада? ( Өлешләр)
  • Тапкырлау гамәленең компонентларын әйтеп,беренче баганадагы мисалларны укыгыз.
  • Бүлү гамәленең компонентларын әйтеп,икенче баганадагы мисалларны укыгыз.
  • Ә хәзер дәреснең темасын ачыклый алырсызмы?
  • Без бүген тапкырлау һәм бүлү гамәленең компонентларын,түгәрәк саннарны тапкырлау һәм бүлүне ныгытырбыз.

 IV.Танып-белү эшчәнлеге.  

Дәреслек 23 бит №1.

  • Тапкырлау һәм бүлү гамәленең компонентларын дөрес әйтеп мисалларны укырга һәм исәпләргә кирәк. Беренче партадан башлап чылбыр буенча барырбыз.
  • Молодцы балалар ,булдырдыгыз.
  • Ә хәзер № 2 не табабыз. (Телдән )
  • Беренчесен  мөстәкыйль укыйбыз.
  • Мәсьәләдә нәрсә билгеле?
  • Нәрсә сорала?
  • Аны белеп буламы?
  • Нинди гамәл белән?
  • Ничәне ничәгә бүләбез? ( 60 : 3)
  • (Була 20)
  • (Бер рулонда 20м обой була)
  • Хәзер икенчесен мөстәкыль укыйбыз.
  • Мәсьәләдә нәрсә билгеле?( 40 кирпечне ,һәрберсенә тигез итен, 2 рәткә өеп куйганнар.)
  • Нәрсә сорала? (Бер рәттә ничә кирпеч?)
  • Мәсьәлә соравына җавап бирер өчен нишлибез?
  • Нинди гамәл кулланабыз? ( Бүлү)
  • Ничәне ничәгә бүләбез? ( 40 : 2), ( Була 20)
  • Тулы җавап.(Бер рәттә 20 кирпеч.)
  • Молодцы,балалар.

V. Физкультминутка. Флоу зе лидер.

- Хәзер балалар,ял итеп алырбыз, флоу зе лидер структурасын кулланырбыз.Һәр укучы лидер артыннан аның хәрәкәтләрен кабатлый, музыка туктагач,икенче укучы лидер була, аннары өченче һәм дүртенче укучылар.

- Тыныч кына урыннарга утырдык.

VI. Ныгыту күнегүләре.

  • Балалар дәреслекнең 24нче битен ачабыз ,№3 карыйбыз
  • Беренче юлны бергәләп, аңлатып эшлибез.
  • Калган ике юлны ,мөстәкыль эшлибез.
  • Икенче юлны I вариант,өченче юлны II вариант эшләр.Һәр варианттан берәр укучы тактага чыгар.
  • Хәзер тактада эшләгән эшләрне тикшереп чыгабыз. Әйдә Милена мисалларыңны укы.
  • Балалар, мисалларның дөреслеген сигнал карточкалары ярдәмендә күрсәтегез.
  • Әйдә,Камил мислларыңны укы.
  • Мисалларның дөреслеген сигнал карточкалар ярдәмендә күрсәтегез.
  • Молодцы!
  • Ә хәзер экранга игътибар итегез,логик бирем үтәп алырбыз.                                 Слайд 5

  • Бирелгән фигуралар күплеген өлешләргә бүлергә кирәк.Өч ысулны табырга тырышыгыз.
  • Кем тапты,кем әзер?
  • Нинди ысулларны таптыгыз? ( Төсләр буенча.Формалары буенча.Зурлыклары буенча.)
  • Такта яныны чыгып күрсәтегез.

     -     Булдырдыгыз,  молодцы.

     -     Ә хәзер мәсьәлә чишеп алырбыз. Мәсьәләне Азалия укый.

     -    Шартын әйтеп чык ..... . (Бер җир участогыннан 50 кг бәрәңге, ә икенчесеннән 10 га кимрәк бәрәңге җыеп алганнар.)

     -    Мәсьәләдә нәрсә сорала?

     -    Мәсьәлә соравына бер гамәл белән җавап биреп буламы? ( Юк.)

     -   Ни өчен? ( Икенче җир участогыннан , күпме бәрәңге җыеп алганны белмибез.)

- Аны белеп буламы? ( Була.)

- Нинди гамәл белән? ( Алу.)

- Ни өчен алабыз? ( 10 кг га кимрәк диелгән.)

- Хәзер мәсьәлә соравына җавап бирә алабызмы? ( Алабыз.)

- Ничек итеп? (Кушу камәле белән.)

- Хәзер чишелеш планын төзибез.

- Беренче гамәл белән нәрсә табабыз? ( Икенче җир участогыннан җыеп алган бәрәңгене.)

- Икенче гамәл белән нәрсә табабыз? (Ике җир участогыннан җыеп алган бәрәңгене.)

- Әйдәгез тактага игътибар итегез әле,кыскача шартларның кайсысы  безнең мәсьәләгә туры килер?( Беренчесе.)

- Хәзер дәфтәрләрдә мәсьәлә чишелешен башкарабыз,тулы җавап язабыз.

- Экранга карап дөреслеген тикшерәбез.

Слайд 6

- Кемнәрнең дөрес урыннан торып басабыз.

- Молодцы балалар.

VII. Рефлексия.

- Балалар белемнәребезне бәяләр вакытта җитте.

- Мин сезгә карточкалар эләшәм,сез аны тиз арада тутырырга тырышыгыз.

- Хәзер экранга карап үзегезнең эшләрегезне тикшереп чыгыгыз.Аннары бәяләрсез.

- Кемнәр үзләренә “ 5” ле куйды басыгыз.                                                                        - Молодцы.Балалар тактада кояш күрәсез.

- Ләкин аның нурлары юк.                                                                                             - Әгәрдә сезгә дәрес ошаган, тема аңлашылган икән,кояшка кызыл төстәге нурлар куярсыз.                                                                                                                            – Әгәр дәрес материалын аңлап, берәр соравыгыз калса, сары төстәге нурлар куярсыз.

- Дәрес ошамаса, теманы аңламасагыз,чия  төстәге нурлар куярсыз.

VII. Дәресне йомгаклау.

  • Без бүген дәрестә нинди белемнәрне ныгыттык?
  •  Тапкырлаганда саннар ничек атала?
  •  Бүлгәндә саннар ничек атала?
  • Өй эше : №5 (2),№4 ,24 бит.Билгеләр кую.

- Молодцы! Дәрестә барыгыз да актив катнашты. Дәрес бетте, чыгарга мөмкин.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

3-4- класска математикадан кагыйдәләр, таблицалар

3-4- класска математикадан кагыйдәләр, таблицалар . Интерактив так И.ттт...

3 класска математикадан гомуми тест

3 класска математикадан интерактив такта өчен тест, гомуми....

1 класска математикадан татарча эш программасы

1 класска математикадан татарча эш программасы. УМК "Перспектива". Дәреслек Дорофеев....

Математикадан дәрес планы

Математикадан яңа материал белән таныштыру буенча дәрес планы....

3 НЧЕ КЛАССТА СИНГАПУР МЕТОДИКАСЫ БУЕНЧА МАТЕМАТИКАДАН ДӘРЕС ПЛАНЫ Тема: “3 санын тапкырлау. 3 кә бүлү темасын ныгыту”

3 НЧЕ КЛАССТА СИНГАПУР МЕТОДИКАСЫ БУЕНЧА МАТЕМАТИКАДАН ДӘРЕС ПЛАНЫ  Тема: “3 санын тапкырлау. 3 кә бүлү темасын ныгыту”...

3-ку класска литературлуг номчулга кичээлинин план-конспектизи

Кичээлдин темазы: Тыва улустун тоолу « Чыраа кулун»Кичээлдин хевири: Чаа билиглер «ажыдарынын» кичээлиСорулгалары:Ооредилгелиг: Тыва улустун тоолу  « Чыраа кулун&raq...