Открытый урок по математике. 3 санына тапкырлау
план-конспект урока по математике (2 класс)

Загертдинова Диля Муллаяновна

2класста " 3 санына тапкырлау" темасына математикадан ачык дэрес

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл otkrytyy_urok_3ne_tapkyrlau_dile1.docx37.46 КБ
Office presentation icon mat._2_klass-_tat.ppt1.27 МБ

Предварительный просмотр:

Открытый урок по математике.Учитель начальных классов Загертдинова Диля Муллаяновна.

                                II сыйныфта математика дәресе

Дәрес темасы: 3 санына тапкырлау

Дәрес тибы. Яңа материалны үзләштерү.

Дәрес төре.Теоретик һәм практик мөстәкыйль эшләү дәресе.

Максат. 3 санына тапкырлау таблицасын төзү һәм үзләштерү.

Бурычлар. 3 санына тапкырлау таблицасын төзү һәм үзләштерү; телдән һәм язма исәпләү күнекмәләрен камилләштерү; игътибар, хәтер,логик фикерләү сәләтен үстерү; коллективта бергәләп эшләү, бер-береңне тыңлау күнекмәләрен тәрбияләү.

Дәрес этаплары:

      -     оештыру моменты

  • алдагы эш нәтиҗәләрен тикшерү;
  • яңа материалны презентацияләү;
  • укытучы җитәкчелегендә практика;
  • эш нәтиҗәләренә үзконтроль һәм үзбәя;
  • укучыларның белемнәрен тикшерү;
  • йомгак ясау;
  • өй эшен билгеләү;
  • махсус кабатлау.

Җиһазлау.Дәреслек, компьютер, перфокарталар.

Дәрес барышы.

I.Оештыру моменты.

Укытучы. Исәнмесез, укучылар!

Хәерле көннәр сезгә.

Зиһен һәм тел ачкычлары

Телимен һәммәгезгә!

Укучылар. Хәерле булсын безнең дәресебез,

Хәерле булсын безнең һәр эшебез.

Кызыклы һәм мавыктыргыч шул

Безнең математика дәресебез.

-Безнең дәресебезгә кунаклар килде! Кунакларга борылып исәнләшик.

Балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру. (Слайд 1 )

- Рәхмәт, кояш! Таң китердең,

Бар дөньяны ялт иттердең.

Нурың төште бүлмәбезгә,

Җылы, рәхәт һәммәбезгә.

- Менә безнең кояшыбыз балкый бүгенге дәрестә дә. Ул безгә көч, дәрт биреп торыр. Сез дә кояш кебек  елмаеп, балкып торыгыз.

(Укытучы тактага кояш рәсеме беркетә.)         - Исәнмесез,  диде берәү килеп....

- Шушы күтәренке кәефтә дәресебезне башлап җибәрик, һәркайсыгызга уңышлар телим. Дәрес ахырында һәркем үзенең тырышлыгын бәяләр.

II. Алдагы эш нәтиҗәләрен тикшерү.

1. - Балалар, алдагы дәресләрдә без нәрсә белән шөгылләндек?

- 2 санына тапкырлау һәм бүлү таблицасын төзедек һәм үзләштердек; телдән һәм язма исәпләү күнекмәләрен камилләштердек; игътибар, логик фикерләүгә мәсьәләләр чиштек.

2. - Сез күбрәк уйларга, фикер йөртергә, тиз исәпләргә, яңа төшенчәләр белән танышырга телисезме?

-Әйе, телибез.

3. -Укучылар, бүген бездә кунакта бер  әкият герое була- ул Йомры икмәк. Бу әкият ничек башлана, искә  төшерик әле: (Слайд 2 )

–Яшәгән ди әби белән бабай. Алар йомры икмәк  пешерергә уйлаганнар.Ул бик тәмле булып кызарып пешкән.

-Кинәт ул кеше кебек сөйләшә башлаган. “Әби-бабай. Мин гади икмәк түгел, ә математик Икмәк. Мин мисаллар һәм мәсьәләләр чишә беләм дигән. Әби белән бабай  моңа бик гаҗәпләнгәннәр һәм Йомры икмәкне тикшерергә булганнар.  Ә без, балалар,  Йомры икмәккә булышыйк, бу биремнәрне бергәләп башкарыйк. Алар мондыйрак  сораулар, мәсьәләләр әзерләгән:

4. Логик фикерләүгә мәсьәләләр.  (Слайд 3 )

1) Өч кеше 3 сәгать  тукталышта автобус көткән. Һәр кеше ничә сәгать автобус көткән? (3 сәгать)

2). 3 дус очрашкач бер-берсенең кулын кысыштылар. Ничә кул кысышу булган?(3)

3). Бер йомырка 15 минут пешә. Савыттагы 3 йомырка ничә минут пешә?( 15)

- Әйдәгез, бу биремне кем ничек башкарды- эшебезне бәялик. Кем яхшы эшләде-яшел түгәрәк, кемнең  1-2 хатасы чыкты-сары,  ә кемнен хатасы күбрәк кызыл түгәрәк күтәрегез. (Слайд 4 )

III. Уку бурычын кую. Проблемалы ситуация тудыру.

1.- Бу кайсы әкияттән?

1. Бу нинди әкияттән? Яшәгән ди 3 дуңгыз баласы...  “Өч дуңгыз баласы”

-Нинди сан  турында әйтелгән?(3)

-Тагы нинди әкиятләрдә 3 санын очратырга була? (“ Өч кыз”, “Өч ул”, “Өч дус”,  А.С.Пушкинның «Солтан патша турында әкият»ендә өч кыз. (С.Пушкин . «...Три девицы под окном Пряли поздно вечерком...)

-Әйе. Менә нинди тылсымлы сан икән безнен 3 саны.

2. Матур язу кунегүе.- Дәфтәрләрне ачып бүгенге  числоны язып куегыз- 13 нче апрель.

-Нинди сан язарбыз? (3)      - 3 33 3 33 –Нинди хата булырга мөмкин?

3.  Хәзер сезгә мисаллар. Кем тиз һәм дөрес чишә алыр икән? Җавапларын гына  дәфтәргә язабыз.

        80-25       30-4       14:2              (карточкалар)                                     ( Слайд 5, 6)

        2х3          18+12     3х5        55, 6, 26, 30, 7, 15

Укучылар 5 мисалны бик тиз чишә. 3х6 укучыларга таныш түгел.

-Ни өчен чишә алмыйсыз? Ә 3 кә тапкырлау таблицасын без беләбезме?

- Ә сез ничек уйлыйсыз, безнен бугенге дәреснең темасы нинди булыр икән?

 -3не һәм 3 кә тапкырлау.

- Әйдәгез, бу биремне кем ничек башкарды- эшебезне бәялик. Кем яхшы эшләде-яшел түгәрәк, кемнең  1-2 хатасы чыкты-сары,  ә кемнен хатасы күбрәк кызыл түгәрәк күтәрегез.

IV. Яңа белемне ачу.

1)-Әкиятне дәвам итәбез. Әби белән бабай бервакыт  Йомры икмәкнең туган коненә кунаклар чакырганнар.

 Аларга 5 кунак килгән. Бәйрәмдә ничә әкият герое  булган? (8)

-Ничек белдек? (3+5=8) (сигнал карточкасы)

2) - Һәр кунакның алдына тәрлинкә  салып алма куйганнар. Һәр тәрлинкәдә 3 алма булган. Димәк, 1кунакка ничә алма тигән?

 -Ничек белдегез? Әйдәгез языйк:  3х1=3 (Мин рәсем күрсәтәм, 1 бала тугәрәк куя бара.)

              3х1=3                                     ооо  ооо  ооо  ооо  ооо  ооо                

              3х2=6            3 +3                    1      2       3     4     5      6

             3х3=9          3 +3  + 3   һ.б.

-Ике кунакка ничә алма тигән? 3х2=6   (2 бала тактада эшли-түгәрәк куя.)

- Өч кунакка? 3х3=9     һ.б.

(Балалар сөйли-сөйли язалар. Берсе тактада.)

-Без 3 санын тапкырлау таблицасын төзедек.

-Әйдәгез кушылучыларның урыннарын алыштыру законын кулланып 3кә тапкырлау таблицасын төзик. (Берсе тактада.)

-Бергәләп дөрес итеп укып чыгыйк.

-Ә 2х3 һәм 3х2 мисаллары берүкме яки алар арасында аерма бармы?

- Беренче тапкырлаучы нәрсә белдерә?- Икенче тапкырлаучы нәрсә белдерә?

-3 не 2 гә тапкырлау ул 3 не 2 тапкыр кушу дигән сүз. Сумма рәвешендә язабыз: 3+3 һәм сумманы тапкырлау белән алыштырабыз: 3х2.  3- бердәй кушылучы, ә 2 саны ничә мәртәбә кушсак, шул санны аңлата

- Без сезнең белән бердәй кушылучылар диеп өйрәнгән идек инде. 3 кә тапкырлау таблицасын болай укырга мөмкин: өч тапкыр ике(өч икең) –алты, өч тапкыр өч (өч өчең) –тугыз.,…

3х1=3            1х3=3

3х2=6            2х3=6

3х3=9           3х3=9

3х4=12          4х3=12

3х5=15           5х3=15

- Без сезнең белән нинди таблица төзедек? .(Слайд 7) Җавапларны чагыштырыгыз, сезнең дә җаваплар шулаймы? Дәреслек буенча тикшерәбез.

- Игътибар белән таблицаны карагыз, 2 баганадагы мисалларда нинди охшашлык, нинди аерма күрәсез?

- Бу таблицаларга карап нинди тапкырлау кагыйдәсен без беләбез?

- Димәк, тапкырлаучыларның урыннарын алыштырганга карап тапкырчыгыш үзгәрми.

- Укучылар,Түгәрәк ипи болай дип сорый:

- Ни өчен чираттагы һәр җавап 3кә артык? (Һәр суммага 3 не өсти бардык, нәтиҗәдә тапкырчыгыш 3кә арта барды.)

3. Йомры ипи сезгә гомерлеккә эш куша. Ул менә нәрсә ди: «Тапкырлау таблицасын кат-кат чутлап истә калдырыгыз !»

V.Физминутка

Хәзер бераз ял итик,

Тәнебезгә көч кертик.

Бер урында таптаныйк

Сикергәләп тә алыйк.

Уңга, сулга күз салыйк,

Муеннарны боргалыйк.

Ишкәкләрне нык тотыйк

Беләкләрне ныгытыйк.

Кулларны алга сузыйк,

Үткен кайчылар булыйк.

Бер чүгәлик, бер басыйк,

Кул тегермәне ясыйк.

Тиз армаска тырышыйк

Арганнарга булышыйк. )  (Слайд 8)

VI. Белемнәрне беренчел ныгыту.

1) -Хәзер әйдәгез 3 кә тапкырлау таблицасын кабатлап, ныгытып китәбез. Парларда эшлибез.

(Һәр укучыга перфокарталар таратыла. Анда 3 санына тапкырлауга аңлатмалар язылган.Укучылар эшли һәм бер-берсенекен тикшерәләр.)

- Кем яхшы үзләштерде яшел түгәрәк, кемнең  1-2 хатасы чыкты-сары,  ә кемнен хатасы күбрәк кызыл түгәрәк күтәрегез.

2)-Ә хәзер  бергәләп эшлибез. –Искә төшереп үтәбез: нинди гамәлдә нинди компонентлар була? (тактада карточкалар).  -Бүлгәндә саннар ничек әйтелә? (1рәттән 1 бала  шул карточкаларны җыя).

-Тапкырлаганда саннар ничек атала? Һәр рәттән 1 бала шул карточкаларны җыя. –Кушуда-1 нче кушылучы, 2 нче кушылучы, сумма. Алуда -кимүче, киметүче, аерма. Тапкырлауда-1 нче тапкырлаучы, 2 нче тапкырлаучы, тапкырчыгыш. Бүлүдә-бүленүче, бүлүче, өлеш. Төшенчәләрне  бик яхшы истә калдырырга кирәк. 3 нче сыйныфта тигезләмәләр чишкәндә бик кирәк булачак.

-Санлы аңлатмаларны укыйбыз (язабыз). 1 укучы тактада, калганнары дәфтәрдә: )(Слайд 9,10)

  1. 15 һәм 5 саннарының суммасын 2 тапкыр кечерәйтергә. (15+5):2=10
  2. 20 һәм 14 саннарының аермасын 3 кә зурайтырга. (20-14)+3=9
  3. 30 һәм 10 санының өлешен 1 тапкыр зурайт. (30:10)х1=3
  4. 12 һәм 4 саннарының суммасын 8 тапкыр кечерәйт. (12+4):8=2

- Кем яхшы эшләде-яшел түгәрәк, кемнең  1-2 хатасы чыкты-сары,  ә кемнен хатасы күбрәк кызыл түгәрәк күтәрегез.

3)Дәреслек буенча  эш.

1).Мәсьәлә чишү.№2.- Шартын әйтегез.-Соравы нинди?-Нинди гамәл белән чишәбез?

Мәсьәлә тапкырлау белән чишелә диючеләр – басалар, ә кем башкача уйлый – утырып кала.

  • Кыскача язылышын язабыз. 1 укучы-3д.

4 укучы-?д.

       5 укучы-?д.

        10 укучы-?д.

3х4=12(д)

3х5=15(д)

10х10=30(д)

Җавап: 4 укучы 12дәфтәр, 5 укучы 15дәфтәр,  10укучы 12дәфтәр алган. )(Слайд 11, 12)

2)90 нчы бит. №1-сөйләп аңлатабыз.

- Кем яхшы эшләде-яшел түгәрәк, кемнең  хатасы чыкты-сары,  ә кемнен дөрес эшләмәде-кызыл түгәрәк күтәрегез.

VII.Үткәннәрне ныгыту.

1) Мөстәкыйль эш. -Саннар рәтен дәвам ит: 2, ,4, 6, .......,20  (Слайд 13)

-Бу нинди саннар? – җөп саннар

3, 5, 7, ... 30 , -так саннар) –Нинди кагыйдә буенча төзелгән?

   2) -Укучылар сезгә Йомры икмәк янә бер уен тәкъдим итә. Менә бу тактадагы мисалларның җавапларын гына дәфтәргә языгыз. ( Мөстәкыйль эшлиләр.  Дәфтәрләрне алышып тикшерәләр. Берәмләп чыгып мисалларны укып җавабын әйтәләр. ) (Слайд 14)

 1 рәт-37+50=87  3х2=6   5х3=15  

2 рәт-62+8=70    6х2=12   10:2=5

3 рәт-53+16=69  4х3=12   8:2=4

- Кайсы рәт яхшы эшләде-яшел түгәрәк, кемнең  1-2 хатасы чыкты-сары,  ә кемнен хатасы күбрәк кызыл түгәрәк күтәрегез.

 3). Арифметик диктант.

2х2= 4-Т                 -Ике икен ничә?      

2х8= 16-А               -2 не 8гә тапкырлыйбыз.    

6х3= 18-П               -6ны 3 тапкыр зурайткач ничә була?    

14:2= 7-К               - 14не 2гә бүләбез.    

                     9+4=13-Ы               -9 га кушабыз 4 не

                     12-6=6-Р                 -12 дән алабыз 6ны.

                     10х5=50-Л              -10 ны тапкырлыйбыз 5 кә

                     7х2=14-А                -7не 2 тапкыр зурайтабыз.

                     18:2=9-У                 - 18 не 2 тапкыр кечерәйтәбез.

   (Тапкырлау)(Слайд 15 )

т

а

п

к

ы

р

л

а

у

4

16

18

7

13

6

50

14

9

- Кем яхшы эшләде-яшел түгәрәк, кемнең  хатасы чыкты-сары,  ә кемнен дөрес эшләмәде-кызыл түгәрәк күтәрегез. 

- Кем яхшы эшләде-яшел түгәрәк, кемнең  хатасы чыкты-сары,  ә кемнен дөрес эшләмәде-кызыл түгәрәк күтәрегез.

VIII. Рефлексия. Нәтиҗә ясау.

1. Вербаль  рефлексия.-Укучылар безнең бүгенге тема нинди иде? Дәрестә  сез нәрсә белдегез?

(Укучыларның җаваплары)

-тапкырлау, -3 санына тапкырлау, - тапкырлау таблицасын төзү

 -Сорауларга җаваплар таптыкмы?

- Әйе...

-Бүген алган белемнәрегез тормышта кирәк буламы?Кайсы өлкәдә?

-Төзелештә кирәк була.

-Кибеттә сатучыга, тегүчегә.

-Агроном булып эшләгән кешегә.

-Нәрсәне кабатларга кирәк булыр?

-3 санына тапкырлау таблицасын яттан өйрәнергә.

2. Рәсемле рефлексия: 

-Кем 2 яки 3 яшел түгәрәк алды? Сез начар эшләмәдегез.

- Кемнең яшел түгәрәге күбрәк булды? Сез бик яхшы эшләдегез.

- Үзегезгә билге куегыз, ә аннары бергәләп киңәшербез.

“Кәеф” (сенсор рефлексия) – укучылар үз кәефләрен, халәтләрен чагылдырган рәсемне сайлыйлар.  (   Рәсем- тактада)    

-Безнең бүгенге күмәк эшне сез ничек бәяләрсез?

-Дәрес өчен рәхмәт!

3.Өй эше.(2 вариантта бирелә)(Слайд 16,17 )

1) Дәреслек буенча тапкырлау таблицасын ятларга-барысына да.

1в. Дәреслек буенча: №5 -язмача эшдәргә.

2в. Математик терминнар белән кроссворд төзе.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Исәнмесез! 2 4 5 7 5

Слайд 2

Йомры икмәк 02.11.19

Слайд 3

Мәс ь әләләр Өч кеше 3 сәгать тукталышта автобус көткән. Һәр кеше ничә сәгать автобус көткән? 3 дус очрашкач бер-берсенең кулын кысыштылар. Ничә кул кысышу булган? Бер йомырка 15 минут пешә. Савыттагы 3 йомырка ничә минут пешә? 02.11.19

Слайд 4

02.11.19 яхшы эшләдем хатам күбрәк 1-2 хата чыкты

Слайд 5

80-25 = 30-6= 14:2= 2х3 = 12+18= 3х5= 02.11.19

Слайд 6

55, 6, 24, 30, 7, 15 02.11.19

Слайд 7

3х х3 3х 1= 3 1х3=3 3х 2= 6 2х3=6 3х 3= 9 3х3=9 3х 4= 12 4х3=12 3х 5=1 5 5х3=15 ооо ооо ооо ооо ооо ооо ооо ооо ооо ооо ооо ооо ооо ооо ооо 02.11.19

Слайд 8

Физминутка Хәзер бераз ял итик, Тәнебезгә көч кертик. Бер урында таптаныйк Сикергәләп тә алыйк. Уңга, сулга күз салыйк, Муеннарны боргалыйк. Ишкәкләрне нык тотыйк Беләкләрне ныгытыйк. Кулларны алга сузыйк, Үткен кайчылар булыйк. Бер чүгәлик, бер басыйк, Кул тегермәне ясыйк. Тиз армаска тырышыйк Арганнарга булышыйк. 02.11.19

Слайд 9

(15+5):2= (20-14)+3= (30:10)х1= (12+4):8= 02.11.19

Слайд 10

Санлы аңлатма (15+5):2=10 (20-14)+3=9 (30:10)х1=3 (12+4):8=2 02.11.19

Слайд 11

Дәреслек белән эш 90 нче бит № 2

Слайд 12

Мәс ь әлә 1 укучы-3д. 4 укучы-?д. 5 укучы-?д. 10 укучы-?д. 3х4=12(д) 3х5=15(д) 3х10=30(д) Җавап: 4 укучы 12 дәфтәр, 5 укучы 15 дәфтәр, 10 укучы 30 дәфтәр алган. 02.11.19

Слайд 13

Саннар рәтен дәвам ит. 2, 4, 6, 8, 10, 12, 14, 16, 18, 20. – җөп саннар 3, 5, 7, 9, 11, 13, 15, 17, 19, 21, 23, 25, 27, 29. -так саннар 02.11.19

Слайд 14

Тикшерегез. 1 рәт 37+50= 87 3х2= 6 5х3= 15 2 рәт 62+8= 70 6х2= 12 10:2= 5 3 рәт 53+16= 69 4х3= 12 8:2= 4 02.11.19

Слайд 15

02.11.19 4 16 18 7 13 6 5 0 14 9 т а п к ы р л а у

Слайд 16

Өй эше 1) Дәреслек буенча тапкырлау таблицасын ятларга. 2)1в. Дәреслек буенча:90нчы бит №6 -язмача эшләргә. 3)2в. Математик терминнар белән кроссворд төзе.

Слайд 17

Молод цы! Игътибарыгыз ө чен рәхмәт! .

Слайд 18

02.11.19


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Открытый урок по математике в 1 классе "Сравнение выражений" по учебнику Л.Г. Петерсон "Математика. 1 класс"

Открытый урок по математике в 1 классе "Сравнение выражений" по учебнику Л.Г. Петерсон "Математика. 1 класс". Фрагмент урока был дан на районном семинаре г. Химки Московской обл. "Новейшие ИКТ в начал...

Методическая разработка по математике. Открытый урок по математике 2 класс. Урок-беседа "Что значит - быть гражданином"

(II четверть по УМК «Планета Знаний») Тип урока: повторение и закрепление ранее изученного. Дидактическая задача: создать условия для формирования универсальных учебных действий (УУД) в усло...

Конспект открытого урока по математике во 2 «Б» классе УМК «Начальная школа 21 века Тема Полёт к звёздам. (интегрированный урок по математике и художественному труду) Учитель Гущина Т.И 2012-2013

Конспект  открытого   урока  по математике  во 2 «Б» классе УМК  «Начальная школа 21 века  Тема Полёт  к звёздам.  (интегрированный урок по математике и ху...

Открытый урок по математике по теме " Таблица умножения и деления с числом 9." ФГОС в 3 "б" классе 29.11.2017 года . Уровень муниципальный . Показан опыт работы на уроке математики учащегося с ОВЗ.

Урок изучения нового материала проведён по  теме "Таблица умножения и деления  с числом 9" ФГОС  на муниципальном уровне по программе "Школа России"....

Открытый урок "Почему математику поставили в угол".День открытых дверей.

Урок математики в 2 классе по теме:"Почему математику поставили в углу (угол, виды углов)" Цель:познакомить детей с понятиями «луч», закрепить знания о“сторонах угла&r...