«Умножение чисел, запись которых заканчивается нулями»
план-конспект занятия по математике (4 класс)

Зайнуллина Лейсан Рашитовна

конспект урока

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon matematika_derese.doc60.5 КБ

Предварительный просмотр:

                          Апас муниципаль районы

         Иске Йомралы гомуми урта белем бирү мәктәбе

                 4 класс

Тема: Нульгә тәмамланган саннарга язмача тапкырлау.

                                                                                     

                                                                        Укытучы: Л.Р.Зәйнуллина

                                                        2021 ел

    Тема.Нульгә тәмамланган саннарга язмача тапкырлау.

Максат. Нульгә тәмамланган саннарга язмача тапкырлау алымы  белән таныштыру, логик фикерләүне үстерү, мөстәкыйльлек тәрбияләү.

Җиһазлау. Интерактив такта, дәреслек 13 бит.

Дәрес барышы

1.Оештыру өлеше.

И, балалар эшләгез сез,

Иң мөкаддәс нәрсә эш

Эш агачы һәрвакытта

Бик юмарт китерер җимеш

-Укучылар, бүгенге математика дәресен мин Г.Тукайның шигыре белән юкка гына башламадым. Сезне дәрестә зур эшләр көтә. Уңышка бары тик тырыш, кызыксынучан, игътибарлы укучылар гына  ирешәчәк.

II. Телдән исәпләү

Ә сезгә мин үрнәк итеп бик тырыш бәләкәй генә җан ияләрен куяр идем. Кемнәр икәнен исәпләү күнегүләрен дөрес итеп эшләгәч белерсез.

   1) 490 санын 1000 тапкыр зурайт.

   2) 8419 һәм 7000 саннарының суммасын исәплә

   3) 2500 санының биштән бер өлешен табарга.

   4) Иң зур бишурынлы санны яз.

   5)  ... км ... м = 4395 км

   6) ...т ... кг = 4750 кг

    7)385 тәүл.= ... ел ... тәүл.

    8) 7342һәм 0 саннарының тапкырчыгышын тап

(Укучылар җавапны экраннан чагыштыралар: 490000, 15419, 500,99999, 4км 395м, 4т 750 кг, 1 ел 20 тәүл., 0)  (  Бал корты).

-Әйе, балалар, бал кортлары армый – талмый хезмәт куючы, дөньядагы иң тырыш җан ияләре. Безне бүген шуларның берсе озата барачак (Тактага элә).

- Бал кортын кешеләр бик хасиятләгәннәр. Бал –аллалар азыгы дип исәпләнгән.

 

Умарта оясына карасан, кайнап торган кортларны күрергә була. Алар төрлесе –төрлечә хәрәкәтләнә кебек, тик бу алай түгел, монда математикадагы кебек билгеле бер тәртип һәм законнар бар икән.

  • Әйдәгез дәфтәргә бүгенге числоны языйк. (СЛАЙД)

Ә хәзер укучылар түбәндәге мисалны карап китик. Ничек уйлыйсыз бу мисалны ничек чишербез 154*200= (Г.Ринат тактада эшли, калганнар урыннарда чишә.)

 -Әйе, икенче тапкырлаучыны шул рәвешле таркатып тапкырлыйбыз:

154*200=154*(2*100)=154*2*100=30800

  • Укучылар игътибар итегез әле, чишү юлы нинди озын килеп чыкты.
  • Әлеге мисалны тагын ничек чишәргә була?

-Әлеге мисалны баганалап чишәргә була.

Безгә моның өчен нәрсәне белергэ кирәк?

Тапкырлау таблицасын белергә, бигрәк тә 0 гә беткән саннарны тапкырлау кагыйдәсен.

Ничек уйлыйсыз безнең дәреснең темасы ничек булыр икән укучылар?

Нульгә тәмамланган саннарга язмача тапкырлау

Әйе, укучылар,  дәреснең темасы нульгә тәмамланган саннарга язмача тапкырлау. Дәрескә нинди максат куябыз: Нульгә беткән саннарны баганалап тапкырларга өйрәнергә.

  • Кайсы язу дөресрәк булыр?

        

х154                                   х154

 200                                         200

Икенче ысул безгә җиңелрәк булыр:

х154

     200

100 гә тапкырлау кагыйдәсенә таянып нульне төшереп куябыз, 2 не тапкырлыйбыз.

 

Әйдәгез җавапларны чагыштырыйк. Җаваплар дөрес

  • Кайсы җайлырак Ринат чишкәнеме, мин чишкәнеме?
  • Әйе, укучылар мин чишкәне безгә җайлырак, чөнки урынны да, вакытны да әзрәк ала.

Ә хәзер дәреслектә бирелгән мисаллар чишәбез.

 

№40 беренче юл( С.Илмаз, Г.Илмаз, М.Ринат)

№41 мәсьәләдә сүз нәрсә турында бара(умарталык)

  • Мәсьәләнең шарты буенча нәрсәләр беләбез?
  • Мәсьәләнең соравы нинди? (Әмир укый)

 

30 умарта- 36 шар кг бал

20 умарта- 42 шәр кг

Барлыгы  - ? кг

(36*30+42*20)=

№45 Тигезләмәләр чишү.(Эшне укучылар чиратлап тактада башкаралар).

№46 Кайсы зуррак һәм ничә тапкырга:

1)10 һәм 40 саннарының суммасы яки тапкырчыгышымы;

2) 25 һәм 5 саннарының өлеше яки аларның аермасымы?(Укучылар урыннарда башкаралар һәм тактадан тикшерәләр.

 

Өй эше.1)Нульгә тәмамланган саннарга тапкырлауны ныгытырга.

             2) №47

             3) 9 биттәге сызымны сыз.

IV.Рефлекция.

Нинди мисаллар чишәргә өйрәндек?

- Нульгә тәмамланган саннарга язмача тапкырларга

- Дәрес башында нинди максат куйган идек?

Нульгә беткән саннарны баганалап тапкырларга өйрәнергә.

- Максатка ирештекме?

- Әйе.

- Авырлыкны җиңдекме?

-Әйе.Без сөйләп кенә тормадык, эшләп карадык, хәтердә калдырдык һәм аңлап бардык.

- Молодцы, укучылар! Дәресебезне нинди кәефтә тәмамларбыз микән, безгә парта өстендәге смайликлар ярдәмгә киләчәк. Сезгә бик зур рәхмәт,дәрес тәмам.

.

Укучылар, кулларны билгә куеп, гәүдәне уңга борып, күзләрегез белән иң ерак ноктаны билгеләгез. Ә хәзер сулга борылып, иң ерак ноктаны табыйк.

 Ә хәзер бу күнегүне тагын бер кат кабатлыйк әле,  мөмкин кадәр ераккарак карарга тырышыгыз. Кем үзенең нәтиҗәсен тагын да арттыра алды? Молодцы. Димәк тырышлык һәм көч куйганда гына без тагын да зуррак нәтиҗәләргә ирешә алабыз. Бүгенге дәресебез дә сезгә зур уңышлар китерсен.

Дәресебезне телдән исәпләүләр белән башлап җибәрәбез

     1) 8419 һәм 7000 саннарының суммасын исәплә.

     2) 490 санын 1000 тапкыр зурайт.

     3) Иң зур бишурынлы санны яз.

     4) 1252 санының дүрттән бер өлешен табарга.

     5)  2500 санының биштән өч өлешен табарга.

     6) 4 т ... кг = 4750 кг

          4395м = ...км ... м

         385 тәүл.= ... ел ... тәүл.

(Укучылар җавапны экраннан чагыштыралар: 15419, 490000,99999,313,1500,4т 750 кг,4км 395м, 1 ел 20 тәүл.).

 

II.Уку мәсьәләсен  кую һәм чишү.

Ә хәзер укучылар түбәндәге мисалларны карап китик. Ничек уйлыйсыз бу мисалларны ничек чишәрбез икән?

154* 200=

208*30=

(икенче  тапкырлаучыларны 2*100 һәм 3*10 дип таркатабыз)

-Әйе, икенче тапкырлаучыны шул рәвешле таркатып тапкырлыйбыз:

154*200=154*(2*100)=154*2*100=30800

208*30=208*(3*10)=208*3*10=6240

Әлеге мисалларны тагын ичек чишәргә була?

-Әлеге мисалларны баганалап чишәргә була.

 Ничек уйлыйсыз безнең дәреснең темасы ничек булыр икән укучылар?

Нульгә тәмамланган саннарга язмача тапкырлау

Әйе, укучылар, без буген сезнең белән нульгә тәмамланган саннарга язмача тапкырларга өйрәнербез.

Безгә моның өчен нәрсәне белергэ кирәк?

Тапкырлау таблицасын белергә, бигрәк тә 0 гә беткән саннарны тапкырлау кагыйдәсен.

Сез ничек итеп язарга тәкъдим итәсез?

(Укучылар түбәндәгечә язарга тәкъдим итәргә мөмкин:    154

                                                                                                х

                                                                                                   200

-Санны нульгә тапкырлаганда нинди сан килеп чыга?( Нуль).

-Нульгә тапкырлап тормас өчен түбәндәгечә язу уңайлырак:

                                                                                                   154

                                                                                                х

                                                                                                       200

-Үзебез чыгарган нәтиҗәне дәреслекнең 9 битендәге аңлатма белән чагыштырабыз.

III.Физкультминутка.

а) Дәреслектән №41 не баганалап язып исәпләү( (Укучылар чиратлап чыгып интерактив тактада эшлиләр).

б) Мәсьәләләр чишү.

№42 30 умарта- 36 шар кг бал

         20 умарта- 42 шәр кг бал

         Барлык бал-?

(36*30+42*20=)

№43 (Экранда таблица барлыкка килә)

1 тартмада

Тартмалар саны

Барлыгы

Карандашлар

12

40

?

960 данә

Фломастерлар

?

10

?

-Таблицаның беренченче юлына карагыз.Бирелгәннәрдән нәрсә табып була?(Барлыгы ничә карандаш булган. 12*40=480 данә карандаш).

-Ә хәзер икенче баганага карагыз.(Карандаш һәм фломастерның икесе бергә барлыгы 960, шулардан карандашларның 480 икәнен белә торып, фломастерныларның барысы ничә икәнен табып була. 960-480=480 данә фломастер)

-Икенче юлдагы бирелгәннәр буенча мәсьәләнең соравына җавап бирә алабызмы?(Әйе. 480:10=48 данә фломастер).

№45 Тигезләмәләр чишү.(Эшне укучылар чиратлап тактада башкаралар).

№46 Кайсы зуррак һәм ничә тапкырга:

1)10 һәм 40 саннарының суммасы яки тапкырчыгышымы;

2) 25 һәм 5 саннарының өлеше яки аларның аермасымы?(Укучылар урыннарда башкаралар һәм тактадан тикшерәләр.

 

IV.Рефлекция.

-Нәрсә белдек?

-Ничек белдек? Үзбәя.

Өй эше.1)Нульгә тәмамланган саннарга тапкырлауны ныгытырга.

             2) №47

             3) 9 биттәге сызымны сыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Умножение чисел, запись которых заканчивается нулями

Урок знакомства с приёмом умножения многозначного числа, оканчивающегося нулями, на однозначное число....

Тема урока: Умножение чисел, запись которых оканчивается нулями.

Урок математики в 4 классе по комплекту «Школа России» авторы: М.И. Моро, М.А.Бантова и др.Учитель: Платонова О.А. Тема урока: Умножение чисел, запись которых оканчивается нулями.Цели: Позна...

Умножение чисел, запись которых заканчивается нулями.

Сборник заданий по теме: "Умножение чисел, запись которых заканчивается нулями"....