«Умножение чисел, запись которых заканчивается нулями»
план-конспект занятия по математике (4 класс)

Зайнуллина Лейсан Рашитовна

конспект урока

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon matematika_konspekt_rayon.doc44.5 КБ

Предварительный просмотр:

Исәнмесез, хөрмәтле хезмәттәшләрем! Мин сезне барыгызны да мастер-класста күрүемә бик шатмын. Мастер классымны шушындый шигырь юллары белән башлап җибәрәм

   Математика кызыклы фән

     Ярата тапкырларны

     Яратмый ул наданнарны

     Белмәсәң тапкырлауны.

     Гаҗәп анда мәсьәләләр,

     Чишә алмый алҗыйсың

     Я бүләсең, я кушасың,

     Тагын алып карыйсың.

     Йә саннарны кушып карыйк

     Икегә бер- өч була.

     Ә кайчакта бигрәк кызык,

     Шушы сумма бер була.

Ә хәзер әйдәгез ачыклыйк инде, бугенге мастер классыбызның темасы  ничек  аталыр икән?

Әйе, бик дөрес. 

Ә сез математика фәнен яратасызмы?

Эйе, укучылар арасында да математиканы яратып бетермәүчеләр очрый,бар.

Кайсы гына тармакны алсак та, һәр җирдә математиканы яхшы белү таләп ителә. Шулай ук тормышта да математика фәнен белү кирәк. Балаларга математикадан төпле белем бирү кирәклеген барыбыз да аңлыйбыз.

Математика дәресендә укучыларны нинди биремнәр белән кызыксындырырга була соң? 

  • Санлы ребуслар
  • Шаяртулы биремнәр
  • Текстлы мәсьәләләр
  • Төзүгә карата мәсьәләләр
  • Шигырьләр, әкиятләр
  • Графиктан рәсемнәр
  • Кроссвордлар, ребуслар

Әйдәгез инде, хәзер максат куеп карыйк, бугенге мастер классыбызга

Максат:

Халык авыз иҗатына нигезләнеп Математика фәненә кызыксыну уяту, уеннар аша фәнгә мәхәббәт тәрбияләү; укучыларның белемен, җитезлеген, зиреклеген тикшерү.

   

     Һәр команда берничә тукталыш аша үтәргә туры килер.

Шигъри бирем:

Утыра, ди дүрт мәче

Һәр мәче алдында – өч мәче

Һәр мәченең койрыгында – бер мәче,

Барысы ничә мәче булган

Җавап: дүрт мәче булган, алар өйнең дүрт почмагында утыралар, һәр мәче үзенең койрыгында утыра

Текстлы мәсьәлә     

  • 3 тавык 3 көнгә 3 күкәй сала.

12 көнгә шундый ук 12 тавык ничә күкәй сала?  

Җавап: 1 тавык 3 көнгә 1 күкәй сала, 12 көнгә 1 тавык 4 күкәй сала, димәк 12 тавык 12 көнгә: 12*4=48 күкәй сала.

Геометрик фигурада ничә өчпочмак сурәтләнгән?

Җавап: 35 өчпочмак

“Әкияти” бирем

1. Таңбатыр әкиятендә Таңбатыр алдында ничә катлы капка була? (7)

    2. Таңбатыр патшаның кече кызын хатынлыкка алып ничә көн туй ясый? (40)
    3. “Гөлчәчәк” әкиятендә гөлчәчәк сыерчыкка ничә чәч бөртеге бирә? (2)
    4. Кәҗә белән сарык капчыкка ничә бүре башы сала? (12)

  “Мәкальләр”биреме
    Саннар кергән татар халык мәкальләрен искә төшерегез һәм дәвам итегез:
    1. Җиде кат үлчә, ....     (бер кат кис)
    2. Йөз сум акчаң булганчы, .....    (йөз дустың булсын)
    3. Егет кеше.......          (җитмеш төрле һөнәр дә аз)
    4. Иренгән- ике эшләр,.......      (артыннан бармагын тешләр)
    5. Бер алдыңа, ........         (биш артыңа кара)
    6. Ике сыңар, .......        (бер пар)  

     

Ребусны чишегез.

6н, к3, 5ек, 100ек, 5мәт, б6рган, 100ә, 1дәм, 1лек, 1үк.          

     

     

“Уен” тукталышы

Түгәрәккә басып 30 га кадәр саныйлар, 3 кә кабатлы урынына (ялгышмыйм дибез) .

     

Кисү һәм төзүгә карата бирем

Танграм  ул геометрик башваткыч. Ул квадраттан тора, ә квадрат  7 кечнэ  фигурадан тора. Шушы фигуралар төрле авырлыктагы фигуралар тозергз була.

үзеңнең фикереңне телдән матур итеп әйтә белү; башкаларны ишетә һәм тыңлый белү.

танып белү максатын билгеләү; кирәкле информация туплау; үткәндә өйрәнгәнне яңасыннан аера белү; дәреслектән, тормыш тәҗрибәңнән, дәрестә алган информациядән файдаланып сорауларга җавап бирү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Умножение чисел, запись которых заканчивается нулями

Урок знакомства с приёмом умножения многозначного числа, оканчивающегося нулями, на однозначное число....

Тема урока: Умножение чисел, запись которых оканчивается нулями.

Урок математики в 4 классе по комплекту «Школа России» авторы: М.И. Моро, М.А.Бантова и др.Учитель: Платонова О.А. Тема урока: Умножение чисел, запись которых оканчивается нулями.Цели: Позна...

Умножение чисел, запись которых заканчивается нулями.

Сборник заданий по теме: "Умножение чисел, запись которых заканчивается нулями"....