Татар телен өйрәнү мөмкинлекләре
занимательные факты

Гинятуллина Ләйсән Мансур кызы

Татар телен өйрәнү мөмкинлекләре юлы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tatar_telen_onlayn_oyrnu_momkinleklre.doc36.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татар телен онлайн өйрәнү мөмкинлекләре

Интернет аша татар телен ничек өйрәнеп була? 

     XXI гасыр интернет чоры булгач, пәрәвез челтәре аша теләсә нинди мәгълүматны табып була. Мәглумат табу гына түгел, төрле  телләрне дә интернет аша   өйрәнү мөмкин. Һәрхәлдә, чит телләр өйрәнгәндә хәзер дәреслек сатып алу да, зур акчалар түләп махсус курсларга да йөрү дә мәҗбүри түгел. Интернет сәхифәләрендә махсус сайтлар, методикалар җитәрлек.

  1. «Ана теле»онлайн мәктәбе. Кемнән сорама, барысы да бу проектны төп тел өйрәнү чыганагы итeп күрә. Дөньякүләм English First oешмасы белән Татарстан хөкүмәте килешүе нигезендә эшләнгән бу сайтта татар телен бөтенләй белмәгән килеш өйрәнеп була. 9 тел белү дәрәҗәсе каралган, һәр дәрәҗәдә 8 комплекслы дәрес бар.

Проектка булган мөгаен бердәнбер тәнкыйть – лицензияләр җитмәү. Бер үк вакытта сайтта 10 мең кеше генә тел өйрәнә ала икән. Лицензияләр алу мөмкинлеге елга бер мәртәбә ачыла, өлгермәгән укучылар тагын бер ел көтәргә тиеш. Теләүчеләр исә шактый күп булып чыга.

  1. «Татар теле баскычлары»сайты. Мәскәү егете Марат Төхвәтуллин ачып җибәргән бу сайтта татар теленең нигезләрен, грамматик төзелешен аңларга мөмкин. Ул Русия телевидениесенең “Полиглот” тапшыру методикасына охшатып төзелде. Сайтта виджетлар уңышлы ясалган, татар телен уен форматында өйрәнү мөмкинлеге бирелә.
  2. «Татар телен өйрәнү өчен«сайт. Рустелле укучыларга юнәлгән бу ресурста татар телен өйрәнүгә күпсанлы материаллар тупланган. Сүзлекләр, тәрҗемәчеләр, аудиокурс һәм үзөйрәткечләр – боларны бу сайттан алып өйрәнеп була. Моннан тыш татар теле турында файдалы мәгълүматлар да тупланган.
  3. «Туган тел»сәхифәсе дә тел өйрәнү өчен төрле хезмәтләрне туплаган. Грамматик нигезне биргән курстан тыш биредә зур сүзлекне дә кулланып була.
  4. ТНВ видеодәресләре. Татар телен укытуда бердәнбер зур видеодәрес курсы булып тора. Youtube-та урнаштырылган берничә йөз дәрестә төрле темаларга бәйле татар сүзләре белән танышырга мөмкин.
  5.  Вконтакте челтәрендә татар телен өйрәнүгә багышланган дистәләп төркем-паблик бар. Алар арасында иң зуры – Учим татарский язык! дигән паблик. Рәсемнәр, юмор, аудио-видео һ.б. аша көндәлек татар телен укыту эше бара биредә. Пабликка 57 меңнән артык кеше язылган.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сәламәт буласың килсә – спортны ярат! 3 нче сыйныф өчен татар теленнән дәрес планы (рус төркемендә укучы балалар өчен)

Бүгенге көн, заман укучыларының сәламәтлеге мактанырлык түгел. Дәресләремдә укучыларыма спорт белән кызыксынырга, спортның сәламәтлекне ныгытуын аңлатырга тырышам .Сыйныфтагы укучыларның спорт буенча ...

Һөнәрләр темасы буенча татар теленнән ачык дәрес (4 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле)

Укытучы яңа теманы аңлата, укучыларда татар теле дәресенә кызыксыну уяна....

Татар теленнән з сыйныф өчен дәрес конспекты.

Тема:                   Алмашлыклар. Максатлар:информацион-коммуникатив технологияләр куллану шартларында...

Татар теленнән тестлар 3-4 класс.

Татар теленнән тестлар "Исем","Сыйфат", "Фигыль" темаларын үткәннән соң укучыларның белемнәрен тикшерү өчен үткәрелә....

4нче сыйныф. Татар теленнән эш программасы (татар төркеме)

Рус мәктәбендә укучы татар балалары өчен эш программасы тәкдим итәм. 2010 елда чыккан прогаммага нигезләнеп төзелде. атнага 3 сәгать (елга 105 сәгать)...

Авторская программа "Рус мәктәпләрендәге татар балаларына татар теленнән тестлар җыентыгы"

Укытучы өчен үзе укыткан укучыларның программа таләп иткән  минимумны үзләштерү дәрәҗәсен тиз һәм оператив тикшереп бару  отышлы.      Хәзерге вакытта, минем фикерем...

3 нче татар сыйныфы өчен татар теленнән биремнәр һәм тест сораулары

3 нче сыйныфларда "Сүз.Сүзнең мәгънәсе " темасын үткәндә тикшерү өчен бирем һәм тест сораулары....