Баланың дикциясен яхшырту күнегүләре
тренажёр

Гинятуллина Ләйсән Мансур кызы

укучыларның телләрен шомарту

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tizytkechlr.doc32 КБ

Предварительный просмотр:

Тизәйткечләр

          Тизәйткечләр тиз арада баланың "телен шомартырга" ярдәм итә, дикциясен яхшырта. Тизәйткечләр кызык итеп яңгырый, кәефне дә күтәрә.

        

  1. Абагага бага-бага, башым бәрдем баганага.
    Андый төймә Ләбибәдә дә бар, Нәфидәдә дә бар.(а,ә)
     .

  1. Әрәмәдәге әрем әче. (ә,э)

  1. Без, Бәдәр белән бәрәңгегә барганда,

            Бәдәрнең бидрәсенә балчык белән бәрә-бәрә бардык, (б)

  1. Мин агамның дагаланган

            Атын дагалаганмын, (г)

  1. Үгезегез үзегезнеке,

            Мөгезе үгезегезнеке, (з)

  1.  Сигез сыер асраганчы симез сыер асра. (с, з)

 

  1. Мич башында биш мәче,

биш мәченең биш башы.

Биш мәченең биш башына

ишелмәсен мич ташы. (м,ч)

  1. Кара карга кардан бара

            Канатларын кага-кага. (к,р,г)

 

  1. Карга, кара, кара, карга!

            Каррык, каррык, каркылдама! (к,р)

 

  1. Тукый, тукый тукыган,

            Тугыз талны чукыган, (т, к)

 

  1. Тау башындагы таллыкта

            Тукраннар тукылдый, (т)

 

  1. Чыпчык, чыпчык, чык, чыпчык,

            Чык-чык, кошчык, очып чык! (ч, к)

 

  1. Чыбык-чабык дип чыгып чабып,

            Чак чыбык-чабыкка абынмадым, (ч, к)

 

  1. Күпер башында күп күркә,

            Күп күркәгә кирәк күп көрпә, (к, у)

 

  1. Таулар биек таллардан

            Тал бөресе балланган, (л)

  1. Белән шушы төшне тиште, (ш)

 

  1. Җәйнең ямьле көннәрендә

            Җиләк җыя Җәмилә,

          Җиләк ,җиләк,җиләкләр,
         Бик тиз тулмый чиләкләр.

          Тулыр иде чиләге,
        Юк бит аның җиләге. (җ)

  1. Күп күркәгә кирәк күп көрпә (ү)

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Балықшы мен балық

Әдебиеттік оқуСабақтың тақырыбы: Пушкин А.С. "Балықшы мен балық"(Ертегі)Сабақтың мақсаттары: Сабақтың мақсаты:1.  Ертегі мазмұнын түсіну арқылы идеясын ашуға, өмірімен байланыстыра білуге дағдыла...

А.С.Пушкин "Балық пен балықшы"

А.С.Пушкин туралы түсінік бере отырып ертегіні түсіндіру....

А.С.Пушкин "Балық пен балықшы"

А.С.Пушкин туралы түсінік бере отырып ертегіні түсіндіру....

А.С.Пушкин "Балық пен балықшы"

А.С.Пушкин туралы түсінік бере отырып ертегіні түсіндіру....

А.С.Пушкин "Балық пен балықшы"

А.С.Пушкин туралы түсінік бере отырып ертегіні түсіндіру....

"Әдепті бала, арлы бала" тәрбие сағаты

Тәрбие сағаттың тақырыбы:  "Әдепті бала, арлы бала" деп аталады. Тәрбие сағатының мақсаты:     а) Оқушыларды  адамгершілікке, қарапайымдылыққа, кішіпейілділікке, әдептілікке,...

Сценарий Пушкинского бала «Я был от балов без ума!»

Занятие построено в форме бала XIX века, что позволяет учителю познакомить учащихся с некоторыми страницами романа А.С.Пушкина «Евгений Онегин», пробудить интерес к творчеству великого русского поэта ...