"Грамоталы язу" темасыны методик берләшмә алдында чыгыш.
материал (1 класс) по теме

Латыпова Гульназ Аглюлловна

Мәктәпнең методик берләшмә утырышларында куллану өчен тәкъдим ителә.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Ары башлангыч мәктәбе

Язды: II квалификацион категорияле

укытучы Латыпова Г.А.

2009 ел.

   Үткән заманның күп кенә методист һәм психологлары орфографик күнекмә булдыру нигезендә күреп зиһенгә алу һәм сүзнең дөрес язылышын хәтердә калдыру ята дип, икенчеләре язу аша зиһенгә алу һәм күзаллау әһәмиятле дип, өченчеләре ишетү һәм сөйләү органнары хәрәкәте аша зиһенгә алу һәм күзаллау мөһим дип исәпләгәннәр.

Хәзерге фән дә, орфографияне үзләштерү өчен, күреп зиһенгә алу һәм күзаллауның әһәмиятен инкарь итми. Күп укый торган һәм күзәтүчән  бала дөресрәк яза. Дикъкатьләп уку балага сүзнең график образын күреп хәтерләргә, дөрес язу закончалыкларын “тотып алырга” мөмкинлек бирә, грамматик һәм орфографик гомумиләштерүләр өчен дә материал туплый, үткәннәрне тәмам төшенеп җитүгә дә ярдәм итә. Язу процессында да, язганны тикшергәндә дә, күрүнең роле зур. Бигрәк тә башлангычларда, язарга һәм дөрес язарга өйрәткәндә, балаларда күрү зирәклеген һәм хәтерне тәрбияләүгә аеруча нык игътибар итәргә кирәк. Бер кагыйдәгә нигезләнмәгән сүзләрне дөрес язу  күрү юлы белән үзләштерелә. Ләкин сүзләрне дөрес яза белергә өйрәтүне күреп зиһенгә алу һәм хәтерләүгә генә калдырып калдырырга ярамый, чөнки сүзләр ясала, кушыла, төрләнә һәм шул нигездә фонетик үзгәрешләр кичерә. Меңләгән сүзнең язылышын күреп кенә хәтердә калдыру мөмкин түгел, шуңа күрә сүзләрнең дөрес язылышын башка чара һәм алымнар белән дә үзләштерәләр.

   Язу процессында кул хәрәкәте аша зиһенгә алу һәм күзаллаулар турында да шуны әйтеп була. Әлбәттә, язарга һәм дөрес язарга өйрәнү өчен, иң элек еш язарга һәм һәрвакыт төгәл язарга кирәк. Башкалар укыганны гына тыңлап торган, яки, үзе укып, кагыйдәләрен өйрәнсә дә, бер дә язмаган кеше дөрес язарга гына түгел, бөтенләй язарга да өйрәнә алмый. Матур, чиста һәм ритмик дөрес хәрәкәт белән язган баланың орфографик хатасы да аз була. Матур, чиста һәм ритмик дөрес хәрәкәт белән еш һәм күп язарга. Сүзләрне язганда, кулны туктатмыйча, каләмне кәгазьдән аермыйча, бөтен сүзләр белән тоташ язарга кирәк. Бала бервакытта да сүзне хәрефләп язмаска тиеш.

   Әмма орфографияне үзләштерүгә башка факторлар да тәэсир итә. Язганда кеше һәрвакыт ишетмә сүздән чыгып, шуңа таянып эш итә. Хәтта күчереп язганда да сүзнең аваз составына игътибар итсә генә, дөрес күчерә. Инде бала сүзне яхшы ишетә, сөйләм эченнән ишетеп аера икән һәм, үзе әйтеп, аваз составын сүздәге тәртиптә дөрес билгели ала икән, иң элек бу аны хәреф өстәү, хәреф урыннарын алыштыру кебек хаталардан саклый.

   Орфография кагыйдәләре нинди генә булмасын, хәрефләр барыбер әдәби дөрес әйтелгән сүзнең төп авазларын белдерә. Димәк, орфографик дөрес язу өчен, сүзләрне дөрес ишетергә дә, дөрес әйтергә дә кирәк.

   Сүзләрнең әйтелеше белән язылышы арасындагы аерманы да балалардан яшермәскә кирәк, киресенчә, күрсәтергә һәм, киләчәктә хата ясамасын өчен, кече яшьтән үк аерманы күрә белүләренә һәм аңлауларына ирешергә кирәк.

   Орфографик күнекмәләр булдыруда, югарыда саналган факторлардан тыш, дөрес язуны аңлауга һәм үзләштерүгә уңайлык тудыра яки комачаулый торган шартлар да бар.

  1. Язганда, укучының беренче эше язылачак сүзнең мәгънәсен яки җөмләнең эчтәлеген ачыклаудан башлана. Кайчак укучы, бер сүзнең мәгънәсен аңламау аркасында, бөтен бер җөмләне ялгыш яза.
  2. “дәфтәрне чиста тот, биремнәрне җиренә җиткереп эшләп бетер, хәтерлә, дикъкать белән тыңла, язгач тикшереп чык һ.б.” Менә шулай әкренләп мөстәкыйльлек һәм активлык формалаштырырга һәм аны үстерергә кирәк.
  3. Системалы рәвештә тамырдаш сүзләр туплау, җөмлә һәм сүзтезмәләр төзү, җөмлә һәм сүзләргә анализ ясау, охшаш һәм аермалы яклары буенча чагыштырулар үткәрү – болар барысы да укучыларның фикерләвен активлаштыра.
  4. Тел күренешләренең кайсы да булса бер ягы белән генә мавыгу, һичшиксез, башка яклар өстендә эшләүне йомшарта. Күчереп язу, диктантларны изложение һәм сочинениелар белән чиратлаштыру зарур.
  5. Башлыча, орфографик күнегүләргә нигезләнгән грамматик күнегүләр сүзлек- орфографик эшләр белән чиратлаштырып алып барыла.
  6. Орфография  Һәм башка төрле сөйләм хаталарын алдан кисәтү дә-грамоталы язуның әһәмиятле шарты.Укытучы язылачак текстка карата әзерләнгән биремнәрне телдән эшләтә һәм язгач тикшерә белергә өйрәнә. Изложение һәм сочинение тибындагы мөстәкыйль язма эшләр үтәүгә барлык укучыларның да эзлекле әзерләнүләренә исәп тотылган күрсәтмәләр бирүе һәм даими өйрәтә килүе дә иҗади характердагы язма эшләрне грамоталы башкаруга нык ярдәм итә.
  7. Күнекмәләр ныклыгының әһәмиятле шарты итеп аларның системалыгын да санарга кирәк. Белемнәр системалыгы, алган мәгълүмат, күнекмә һәм эш белү осталыгының үзара тыгыз бәйләнгән бербөтен булуын таләп итә.

   Төрле кагыйдәләргә карап бирелгән  мисалларны үзара чагыштыру, алар нигезендә яткан уртак билгеләрне таптыру , шул ук вакытта һәрберсенә хас аермалы якларын да күрсәттерү, укучыларның белемнәрен системага салу, дөресрәге, балаларны телдәге һәм язудагы системалылыкны күрергә өйрәтү була. Һәм бу – оптималь тизлек белән алга баруны тудыра. Мәсәлән, сыйфат дәрәҗәсе кушымчаларын шул ук типтагы башка сыйфатларга ялганган шул ук кушымчалар белән чагыштырып тикшерергә кирәк. Дөрес язуның аерым кагыйдәләре арасындагы бәйләнешне күрсәтү – укучыларның белемнәрен системага салу, тел күренешләре һәм орфограммаларның системалы булуын ачу дигән сүз.

  1. Сүзнең язылышы белән әйтелеше арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләрне җентекләп аңлату кирәкми. Ләкин укучылар, язганда, кайчан сүзнең дөрес әйтелешенә игътибар итәргә. Кайчан кагыйдә буенча тикшерергә һәм кайчан сүзлеккә карарга кирәклеген торган саен тирәнрәк аңларга һәм шулай эшли белергә тиешләр.
  2. Һәртөрле күнекмә, бигрәк тә орфографик, даими күнегү эшенә мохтаҗ. Күнегүләрдән башка күнекмә тумый. Дөрес, барлык кагыйдәләр өчен дә бер үк сандагы кабатлау күнегүләре кирәкми, ләкин күптән үтелгәннәр истән чыгарылмаска, язу аша яңартылырга тиеш.

   Кагыйдәне белү ахыр чиктә дөрес яза алу аша күнекмәгә әйләнергә тиеш. Моның өчен яңадан – яңа материаллар  өстендә төрле язу күнегүләре үткәрелә. Нәкъ менә шулар күнекмә формалаштыра да инде. Күнегү төрләре күп.

Орфографик күнегү төрләре.

   Грамматик- орфографик анализ укучыларның орфографик һәм грамматик күренешләр арасындагы үзара бәйләнешне аңлауларын, орфографик читенлекләрне, “шикле” язылышларны таба белү һәм өйрәтелгән теге яки бу күренешне башка күренешләр арасыннан аерып таный белүләрен булдыру өчен кирәк.

   Грамматик- орфографик тикшерү мөстәкыйль күнегү итеп тә, башка төрле күнегүләрнең   ( күчереп язу, диктант) бер элементы итеп үткәрелә. Баларга язарга туры килгән барлык орфографик күнегүләрнең текстларын йә язар алдыннан, йә язгач тикшереп бару таләбен куярга да мөмкин.

   Тикшерү ике формада була. Укучылар йә күз алларында торган текстны уку (күрү), йә укытучы укыган текстны ишетү буенчы тикшерәләр.Соңгысында укытучы бер җөмлә укый, ә укучылар, текстны күрмәгән килеш, сүзләрнең дөрес язылышын әйтәләр. Икесенең дә әһәмияте зур:беренчесе күрү хәтеренә нигезләнсә, икенчесе укучыларны ишетеп дөрес язарга өйрәтә. Язганда астына сызу, аерып язу, килешен яки затын билгеләү кебек өстәмә эшләр дә бирелә. Карточкалар куллану, орфограммаларның астына сызу укучыларның игътибарын активлаштыра, уйлап- төшенеп эшләргә өйрәтә, ә укытучыга аларның ни дәрәҗәдә аңлаганлыкларын берьюлы билгеләргә мөмкинлек бирә.

   Күчереп язу берничә төрле була: 1) бер сүзен дә төшереп калдырмыйча; 2) кирәклесен генә сайлап алып күчереп язу; 3) төрле биремнәр белән катлауландырылган күчереп язу. Шуның өстенә хәтердән язу бик файдалы: хәтерне үстерә, язу тизлеген арттыра.

   Орфографик күнегү буларак күчертеп яздырганда, түбәндәге шартларны үтәү зарур: а) баларга аңлаешлы һәм кызыклы материал бирү; б) язар алдыннан, грамматик- орфографиктикшерү үткәрү; в) китап яки тактадан күчереп язу техникасын өйрәтү: башта сүзне бөтен килеш, аннары иҗекләп укы да нәрсә язачагыңны аңладыңмы, юкмы- уйла, сүзнең ничек язылганын исеңә төшер, хәзер текстка карамыйча гына яз, язып бетергәч, текст белән чагыштыр, дөреслеген тикшер.

   Беренче сыйныфта текстның бер сүзен дә калдырмыйча күчертеп яздырырга кирәк.

  Сайлап күчереп язу -  күчереп язуның актив формасы.

  Логик күчереп язу – сүзләрне төркемләп язу.

  Хәтердә калганча язу – текстны укып хәтерләүгә нигезләнгән. Укучылар үз язганнарын төп текст буенча тикшерәләр.

  Сүзлек- орфографик күнегүләр эшләтү читен сүзләрнең язылышын өйрәнгәндә нәтиҗәлерәк була. Укытучы, мондый сүзләрнең язылышын хәтерләп калырга йөрәтү өчен, эш моментларын билгели:

  1. һәр сүзне игътибар белән эчтән һәм кычкырып укыгыз;
  2. мәгънәсе аңлашылмаса сорагыз;
  3. сүзне иҗекләп әйтеп укыгыз һәм әйтеп языгыз;
  4. сүзнең хәтердә калдырырга теләгән кисәге астына сызыгыз;
  5. язылышы дөрес булуын анык билгеләү өчен, сүзне иҗекләп әйтегез, сүзлектән карагыз;
  6. сүзне берничә кат язып карагыз.

  Ирекле күчереп язу.   Балалар башта текстны укыйлар, тикшерәләр, аннары китапны ябып куеп, нәрсәне хәтерләп калган булсалар – шуны, ничек истә калган булса, шулай язалар. Сүзгә-сүз хәтерләп язу таләп ителми, әмма җөмләләр төзек, дөрес, текст бәйләнешле булырга тиеш.

  Грамматик биремле күчереп язу. Текстның төшереп калдырылган хәреф һәм иҗекләрен куеп, күчереп язу; төшереп калдырылган сүзен куеп яки язылып бетмәгән җөмләне язып бетереп, күчереп язу; бирелгән сүзләрнең формасын яки җөмләнең төзелешен үзгәртеп язу кебек эшләр грамматик биремле күчереп язу була. Мондый төр күнегүләрдә текстны тулы килеш күреп зиһенгә алу булмаса да, алар уйларга, билгеле бер читенлекләргә анализ ясарга өйрәтә, актив фикер йөртү эшчәнлеген булдыра, материалны аңлап үзләштерүгә ярдәм итә.

  Язу дүрт төрле була: күчереп язу, ишетеп язу, ияреп язу(изложение), иҗат итеп язу (сочинение). Мәктәптә диктант график, орфографик һәм пунктуацион дөрес язарга, ягъни техник грамоталы булуга өйрәтү чараларының берсе итеп кулланыла. Укучы кайсы сүзнең ничек язылырга тиешлеген диктантны язганчы, укытучы әйтеп торганда, тәмам белеп җиткерергә һәм, язганда ышанып яза алырлык хәлдә булырга тиеш. Диктантны балаларның үзләреннән укытып төзәтүгә исәп тотып яздырырга, “язылып беткәч төзәтәсе бар әле, шунда карармын” га гадәтләндерергә ярамый. Хаталар өстендә эшләүне оештыруга караганда, хата җибәрмәслек итеп язуны оештыру күп тапкыр әйбәт. Хәтта югары сыйныфларда да еш кына шундый хәлне күрергә туры килә: укытучы җөмләне әйтә, укучы тактага яза, аннары язганны укып чыга, сүзләрне төзәтә, тыныш билгеләрен куя. Контроль диктантларда да шул гадәт чагыла. Нәтиҗәдә, бер дә төзәтелмичә язылган диктантлар мәктәпләрдә аз очрый. Язгач укып төзәтү гадәте булган балада дөрес язу күнекмәсе озак формалаша.

  Грамматика һәм дөрес язу дәресләрендә төрле күрсәтмә әсбаплар: таблицалар, схемалар, таратма дидактик материаллар кулланыла. Татар теле дәресләрендә сәнгатьле уку һәм сәнгатьле сөйләү дә күрсәтмә чара булып санала. Сыйныф тактасы да башлангыч мәктәптә зур урын алып тора. Анда сүзләр, җөмләләр язу гына түгел, анализ үрнәкләре дә, таблицалар, схемалар да бирелә. Аңа язылган язулар, сызымнар ачык, каллиграфик дөрес булырга тиеш.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Метод берләшмә эше планы

Башлангыч сыйныфлар өчен эш планы...

Методик берләшмә планы

Коррекцион мәктәптә гуманитар фәннәр берләшмәсенең планы....

2015 – 2016 нчы уку елына башлангыч сыйныф укытучылары методик берләшмәсенең эш планы

Район методик темасы: Педагогның һөнәри стандарты белем бирү стандартларын тормышка ашыруның төп ресурсы.Мәктәп метод темасы:  ФГОС ка күчү шартларында укучыларның белем сыйфатын күтәрүдә проблем...

Методик берләшмә планы

Методик берләшмә планы...

«Югары уку тизлегенә ничек ирешергә?» дигэн темага ата-аналар алдында уку өчен доклад

Бу докладнын максаты: ата-аналарга оптималь уку турында төшенчә бирү, югары уку тизлегенә ирешү юллары белән таныштыру, мәктәп белән элемтәне ныгыту...

Методик тема буенча чыгыш, 2018 нче ел

Тема: Педагогик- психологик мәсьәләләрне хәл иткәндә укучыларның иҗади эшчәнлеген оештыру. ...