Методик тема буенча чыгыш, 2018 нче ел
методическая разработка на тему

Рамазанова Эльмира Хамитовна

Тема: Педагогик- психологик мәсьәләләрне хәл иткәндә укучыларның иҗади эшчәнлеген оештыру.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл metodik_tema_buencha_chygysh_2018_nche_el.docx18.13 КБ

Предварительный просмотр:

ФИО : Рамазанова Эльмира Хәмитовна

Вазыйфа: башлангыч сыйныф укытучысы

Эш стажы: 29 ел

Белеме: махсус  урта -АПУ 1988 ел, югары- ТГГИ,2003 ел

Категория: I

Педагогик темам:         Педагогик- психологик мәсьәләләрне хәл иткәндә укучыларның иҗади эшчәнлеген оештыру.

 “Иҗадилык – үз шәхесеңне, фикерләвеңне, аң һәм интеллектыңны даими камилләштерү. Иҗади эшчәнлектә кеше үсә, махсус тәҗрибә туплый, үзенең табигый сәләтен һәм мөмкинлеген ача, ихтыяҗын канәгатьләндерә. Шул рәвешчә, иҗадилык кеше тормышын алга илтүче төп көчкә әверелә”.

Әхмәт Зәки улы Рәхимов (“Иҗат психологиясе”)

     Без яңача фикерләүгә игътибар бирелгән, тормышта әледән-әле яңа ачышлар ясала торган заманда яшибез. Үсеш-үзгәрешләр уку-укыту, тәрбия процессына да кагыла. Укыту-тәрбия өлкәсендә моңа кадәр билгеле булмаган ысуллар,чаралар гамәлгә керә, таныш булган метод -алымнар үзгәреш кичерә, камилләшә.

    Укытучының төп бурычы- балаларга белем бирү. Укытучы үзенә туплаган барлык фәнни белемен башкаларга җиткерергә тырыша. Укытучы өчен иң мөһим эш- белгәннәрен укучыларга җиткерү. Фәнни иҗатка бай булган укытучы  гына югары сыйфатка ирешә ала.

   Нәтиҗәле эшләүче укытучы үзе укыта торган фән, фәлсәфә, психология, физиология ягыннан белемле булырга, укучының аң-фикер эшчәнлеген формалаштыру һәм үсү процессын, баланың сәләтен,төрле хәлләрдән чыгу юлларын белүен чамаларга, педагогик технологияләрне белергә тиеш. 

    Бүген белем учагы – мәктәп интернет челтәре, төрле аудио-видео техника, интерактив такта, проектор кебек җиhазлардан башка була алмый. Мәктәпләрнең шундый киң мөмкинлекләре укытучыларны да даими рәвештә үсеш юлында булырга,замана белән янәшә атларга этәрә.

Хәзерге чор укытучысы- төрле проблемаларны чишүче генә түгел, аларны сынаучы да, уйлап табучы да!

Минем педагогик кредом:

Укытучы, сак бул!

 Ялгыша  күрмә!

Балага зарар китермә!

Укучының ышанычлы дусты бул!

Бертуктамый баладагы күңел байлыгын эзлә!

Баладагы могҗизаны көткәндә сабыр бул!

Шул могҗизаны очратырга әзер тор!

         Эшләү дәверендә мин үз  эшчәнлегемнең төп максатын билгеләдем. Ул- һәр баланың сәләтен ачу һәм шул нигездә һәр укучының шәхесен үсеш режимына чыгару.

        Дәресләремне методологик нигезгә таянып эшләргә тырышып, төрле эш формаларын кулланам – индивидуаль эш формасы, группада эш һәм фронталь эш. Компьютерны иркен куллану миңа дәресләрдә әзер программалар кулланырга ярдәм итә,  шулай ук мөстәкыйль рәвештә  тестлар, электрон биремнәр,презентацияләр, таблицалар ясарга булыша. Укучыларны  компьютерда проектлар ясарга өндәүгә этәргеч булып тора. Кечкенә булсалар да укучылар яңа  дәрес өчен материаллар әзерләп килергә яраталар: сораулар төзеп килү, кроссвордлар төзү, проект һәм эзләнү  эшләре , тема буенча презентацияләр ясап килү. Укытыла торган һәрбер дәрестә укытучы һәм укучы арасында дустанә мөнәсәбәт күзәтелә.

   

   Мин укучыларым өчен укытучы апа гына түгел, мин – киңәшче, ярдәмче. Мин аларга менү юлларын күрсәтмим, мин аларга юнәлеш барлыгын әйтәм  генә. Ә уңышка ирешү, иң беренче чиратта, максат куюдан башлана. Әгәр максатны укучыларга мин әйтәм икән, бу - минем максат, минем юлым, алар үз юллары өчен максатны үзләре билгеләргә тиеш. Шушы гамәлдән иҗадилыкка бер адым ясала, чөнки син алдыңа максатны куйгансың икән, аңа ирешү юллары да сайлау инде синнән тора. Баланың берсе укытучы әйткән сүзне шул мизгелдә үк “эләктереп” алса, икенчесенә берничә тапкыр кабатларга кирәк, ә өченчесе исә, күнегүләр эшләү, проблемалы ситуацияләрне чишеп кенә теманы аңлауга ирешә. Шуның өчен дәрес темасын  аңлатканда төрле алымнар кулланырга тырышам. Төркемдә минем укучыларым, бер-берсенең уй-фикерләрен тыңлап, уртак эш башкаралар. Эш барышында алар бер-берләренә нык бәйләнгәнлекләрен аңлыйлар.  Дәресләремдә электрон искәрмәләр, электрон әсбаплар кулланам. Шулай ук укучылар әзер белем белән генә канәгатьләнмичә, үзләре эзләнсен тикшеренсен өчен төрле иҗади биремнәр  бирәм, проект эшләре эшлибез, төп фәннәрдән комплекслы биремнәр ярдәмендә белемнәрен тикшерәм. Укучылар андый эшләрне бик теләп башкаралар, кызыксынулары зур. Күмәк иҗади эшләр эшләгәндә дә һәрбересе үзен җаваплы итеп тоя.

      Башлангыч сыйныф укучылары белән эшләү бер караганда кызыклы булса, бер кара-ганда алар белән эшләү бик зур җаваплылык таләп итә.                    

Укучылары дәресләрдә активлык күрсәтергә тырышалар , аралашучан,  үзләренә, иптәшләренә бәя куялар, үз фикерләрен курыкмыйча әйтәләр.Ә бит кеше ялгышларын күрә-күрә, төзәтә-төзәтә үсешкә ирешә.

       Алда әйтелеп үтелгәннәрдән чыгып, шуны әйтәсем килә. Укучылар белән бер рәттән мин үзем дә үсәм, үзгәрәм, алар белән беррәттән төрле уңышларга ирешәм. Укучыларым төрле конкурсларда , олимпиадаларда катнашалар.

         Минем педагогик эшчәнлегем укыту кысаларында гына калмый. Укыту- тәрбия эшендә класстан тыш эшләргә зур әһәмият бирәм. Укучыларымны милли традицияләр, бәйрәмнәр, хезмәт  кешеләренең эше  белән  таныштыру максатыннан  төрле чаралар уздырыга тырышам. Әлеге класстан тыш   чаралар   укучыларның талантларын ачуда, сәләтләрен үстерүдә ярдәм итәләр. Аларның  нәтиҗәләре дә мине куандыра.

     Педагогик эзләнүләр юлына ышанычлы аяк басканда балаларның аңына йогынты ясарлык күп нәрсәләрне белергә, яңа программалар үзләштерергә, яңа техниканы өйрәнергә, энциклопедиялар, белешмәләр, кулланмалар укырга кирәк икәнен аңлыйсың. Карашлар, фикерләр, мөнәсәбәтләр арасыннан үзеңә кирәклесен, үз фикереңдәгесен сайлау кирәк.

 “Укытучы – оста артист, ләкин аңа кул чапмыйлар, ул – оста скульптор, ләкин аны күрмиләр, ул – яхшы табиб, ләкин пациентлары аңа дәвалаган өчен бик сирәк кенә рәхмәт әйтә, кайберәүләре, кайвакыт, дәваланырга да теләми. Ә рухлану өчен кайдан көч алырга соң? Бары тик үзеңнән, үзеңнең хезмәтеңнең бөеклегеннән, ”- дигән танылган язучы С.Л. Соловейчик. Әйе, укучыларын шатландырып, күңелләрен күреп, ихласлыкларын сүндермичә, белемгә кызыксыну уятып, эшләргә дә эшләргә кирәк авыл укытучысына.

      Кытай халык мәкале болай ди: “Сөйлә - мин онытырмын, күрсәт - мин истә калдырырмын, үземә эшләтсәң - мин аңлармын ди.”

       Балаларда мәкальдәгечә үзләре күргән, ишеткән һәм тотып караган әйберләрне генә исләрендә калдыралар. Беркем өчен дә сер түгел, кече  яшьтәге мәктәп баласы үзенең табигате белән үк эзләнүче. Яңа кичерешләргә омтылу, яңа мәгълуматлар эзләү балаларның үз – үзләрен тотышының гадәти күренеше. Эзләү, ачу, өйрәнү, табу - ул танылмаган, тикшерелмәгән дөньяга таба бер адым. Матурлыкны күреп, һәм матурлык турында ишетеп торган кеше үзе дә гел матурлыкка омтыла. Шуңа күрә без балаларны бары тик матурлык белән генә чорнап алырга тиеш.

Мин үзем эзләнергә, нидер уйлап табарга яратам. “ Күңелле нокталар” планшеты да моның ачык мисалы. Гап- гади кнопка һәм резинкалар ярдәмендә искиткеч эшләр дә  башкарырга була ич! Моның өчен бераз фанат кына булырга кирәк.Күңелем аша уйлап табылган әлеге эшем-  минем дәресләремдә иң нык булышчым да. Саннар, хәреф һәм сүзләр язу,төрле рәсемнәр дә ясарга була анда.Сузык һәм тартык аваз хәрефләре темасын өйрәнгәндә әлеге хәрефләрне төсле резинкалар белән дә биреп була.  Шулай ук график диктантлар язу өчен дә бик кулай.  Бары тик фантазия гына кирәк!Әлеге планшетны дәресләрдә һәм дәрестән тыш эшчәнлек вакытында кулланам.

Мин гомеремне бушка уздырмавым өчен сөенеп туя алмыйм: ярый әле шушы һөнәрне сайлаганмын. Үзең яраткан эштә узган гомер – бәхет бит ул!

Яраткан эшне генә бөтен күңелең биреп башкарып була. Кеше гомеренең асылы – киләчәк өчен изге эшләр кылу. Куйган хезмәтемнең нәтиҗәсе гел дә булса иде.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Грамоталы язу" темасыны методик берләшмә алдында чыгыш.

Мәктәпнең методик берләшмә утырышларында куллану өчен тәкъдим ителә....

Конспект урока по русскому языку, построенный по сингапурской методике. Тема урока «Соединительные гласные е, о в сложных словах.»

Аннотация урока.В учебнике для 3 класса (УМК «Школа-2100»,авторы Р.Н.Бунеев, Е.В.Бунеева, О.В.Пронина, 1 часть) тема »Знакомство с понятием «Сложные слова» находится в разделе №7 «Сложные слова ...

Конспект урока окружающего мира по сингапурской методике тема "Овощи и фрукты на нашем столе"

Урок построен с использованием методических приемов сингапурской методики преподавания....

"Ата-аналарга ир баланы тәрбияләүдә киңәшләр" темасы буенча ата-аналар җыелышында чыгыш

"Ата-аналарга ир баланы тәрбияләүдә киңәшләр" темасы буенча ата-аналар җыелышында чыгыш...

"Гаиләдә баланы тәрбияләү" темасы буенча Ааа-аналар җыелышында чыгыш

"Гаиләдә баланы тәрбияләү" темасы буенча Ааа-аналар җыелышында чыгыш...

4 нче сыйныф татар теленнән методик кулланма(Җамалетдинова дәреслеге буенча)

4 нче сыйныф татар теленнән (Җамалетдинова дәреслеге буенча) дәрес эшкәртмәләре...