Башлангыч класста ана телен укыту программа
методическая разработка по теме

Басирова Фидалия Агелиевна

1-4 классларда ана телен укыту программасы

Скачать:


Предварительный просмотр:

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЛЫГЫ

Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү  мәктәбендә

ана теле укыту: гомуми программа

1 – 4 нче сыйныфлар

Төзүче-авторлары:  Ч. М. Харисова

                                           И. Х. Мияссарова

                                           Ф. Ш. Гарифуллина

Казан

2011

Э Ч Т Ә Л Е К

Аңлатма язуы.......................................................................................

Программаны үзләштерүдән көтелгән нәтиҗәләр..............................

Тел системасы.........................................................................................

Татар теленнән гомуми программа.................................................................

  Татар теле укытуны материаль-техник һәм мәгълүмати яктан тәэмин итү......

Аңлатма язуы

Татар мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында ана теле укытуның гомуми үрнәк программасы федераль дәүләт белем стандарты[1] таләпләрен истә тотып төзелде. Анда 1–4 нче сыйныф укучыларына белем һәм тәрбия бирү, аларның рухи-әхлакый, иҗтимагый, шәхси һәм акыл үсешен канәгатьләндерерлек шартлар күзаллана. Әлеге программа нигезендә башлангыч сыйныфларда шушы предмет буенча белем бирүнең төп программасы төзелә. Ул дәүләт аккредитациясендәге белем йортының төрен, укучыларның шушы өлкәдәге мәнфәгатьләрен дә истә тота.

Башлангыч мәктәп чоры укучы тормышында хәлиткеч санала. Ул баланың укучы булып формалаша башлавы да, әйләнә-тирәне танып белүнең яңа дәвере дә, иптәшләре һәм өлкәннәр белән рухи-әхлакый аралашуның дәвамы да булып тора. Монда 6 яшь ярым – 11 яшьлек укучыга хас шәхси үзенчәлекләр – укуга максатчан караш, тирә-юньдәгеләр белән уртак тел таба белү кебек сыйфатлар да истә тотыла. Бу эштә укытучының роле дә зур: вакытында күрсәтелгән методик һәм педагогик ярдәм, тиешле урында бирелгән акыллы киңәш бала өчен аеруча мөһим.

Татар теленә өйрәтүнең бурычлары түбәндәгеләр:

  1. Укучыларда ана телен өйрәнүгә кызыксыну, омтылыш уяту, үз милләтеңә һәм аның теленә мәхәббәт тәрбияләү.
  2.  Балаларда татар теленең барлык бүлекләре буенча мәгълүматлылыкны (компетенцияне) булдыру.
  3.  Укучыларда коммуникатив компетенция булдыру. Аралашканда тел чараларыннан урынлы файдаланырга өйрәтү.
  4. Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре булдыру.
  5. Укучыларда татар мәдәниятенә караган мәгълүматлылыкны үстерү.

Программа тел һәм сөйләм материалының эчтәлеген, күләмен билгели. Гамәли эштә ул гомумдидактик (фәннилек һәм дәвамчанлык, теориянең практика белән бәйләнеше, аңлылык һәм активлык, аңлаешлылык һәм көч җитү, укучыга аерым якын килү, күрсәтмәлелек, иҗади үсеш технологиясенә корылган укыту, тәрбия бирү), лингвистик (системалылык һәм аңа бәйле комплекслылык, функциональ-семантик, культурологик), методик (аралашу, ситуатив-тематик, дифференциацияләү (аеру, бүлү), интеграцияләү (бер-берсенә керешеп китү) һәм психологик принципларга таянып эшләүне күз алдында тота.

Татар телен укытканда тәрҗемә итү, таныштыру, аудиовизуаль, күзәтү, әңгәмә кебек методларны файдалану отышлы. Программаның эчтәлеге башлангыч сыйныфларда татар теле укытуның максаты һәм бурычларыннан чыгып билгеләнә. Беренчедән, программада балаларның сөйләмен (телдән һәм язма сөйләм) үстерү күздә тотылса, икенчедән, татар теле буенча системалы фәнни белем бирүгә дә аерым игътибар ителә.

Башлангыч сыйныфларда ана теле укыту программасы түбәндәге бүлекләрдән гыйбарәт:

  • аңлатма язуы;
  • программаны үзәштерүдән көтелгән нәтиҗәләр;
  • тел системасы;
  • татар теленнән гомуми программа;
  • татар теле укытуны материаль-техник һәм мәгълүмати яктан тәэмин итү.

Программаны үзләштерүдән көтелгән нәтиҗәләр

Программа белән эшләүнең төп максаты – 4 нче сыйныф ахырына планлаштырылган (яки көтелгән) нәтиҗәләргә ирешү. Алар түбәндәгеләр:

шәхси нәтиҗәләр: укучының өйрәнгән предметы (татар теле) буенча алган белем һәм күнекмәләре аның шәхес булып формалашуы өчен нигез була ала; уку һәм танып белүгә битараф булмау, тормышка актив караш тәрбияләнә. Бу нәтиҗәләр баланың рухи-әхлакый үсешенә, сәламәт һәм хәвеф-хәтәрсез яши белүенә дә бәйле;

– төрле предметларны өйрәнү белән бәйле предметара яки универсаль нәтиҗәләр танып белү һәм аралашу өлкәсенә карый. Татар теле дәресләрендә укучыларның рус теленнән алган белем һәм күнекмәләре дә ярдәмгә килә. Мондый нәтиҗәләр телнең төрле бүлекләрен үткәндә дә, аралашканда да күренә;

аерым предметны (татар телен) өйрәнү нәтиҗәләре шушы өлкәгә караган белемгә ия булуны, аны үзгәртеп (яки үзгәртмичә) гамәлдә куллана белүне күз уңында тота.

Башлангыч мәктәптә татар телен өйрәнүгә нигез салына. Татар теленнән гомуми башлангыч белем бирү (1–4 сыйныфлар) баскычында укучылар телне аралашу чарасы һәм милли мәдәниятнең чагылышы буларак аңларга өйрәнәләр, татар теленең милли-мәдәни үзенчәлегенә төшенәләр. Татар теле укучыларның иҗади һәм мөстәкыйль фикерли алу мөмкинлекләрен үстерү, үз фикерләрен дәлилләргә күнектерү өчен нигез булып тора. Татар телен өйрәнү вакытында укучылар телдән һәм язма аралашу мөмкинлегенә ия булалар һәм телне, уку биремнәрен үтәү максатыннан чыгып, кирәкле мәгълүматны төрле чыганаклардан эзләп табу өчен кулланырга өйрәнәләр.

Башлангыч мәктәпнең гомуми белем бирү программасын үзләштерүче укучыларда телдән һәм язма сөйләмгә карата, кешенең гомуми культурасы күрсәткече буларак, уңай караш формалаша. Укучылар татар әдәби теленең төрле нормалары (орфоэпик, лексик һәм грамматик), сөйләм әдәбе кагыйдәләре турында башлангыч белем алалар, аралашу вакытында куелган максат, бурыч һәм чаралардан чыгып, өйрәнгән материалны кулланырга өйрәнәләр, бу, катлаулы булмаган монологик сөйләм һәм язма текстлар төзегәндә, коммуникатив бурычларны уңышлы үтәү өчен, туры килгән тел чараларын сайлау өчен нигез булып тора.

Балаларда кара-каршы сөйләшүдә уңышлы катнашу өчен кирәк булган дәрәҗәдә эш күнекмәләре формалаша: әңгәмәдәшең фикерен искә алу, аралашканда төрле фикерләрне һәм үз фикереңне, үз карашыңны төгәл белдерергә омтылу, сораулар бирә белү.

Башлангыч белем бирү баскычында укучылар:

  • хатасыз язу культура дәрәҗәсенең бер күрсәткече булуын аңлый;
  • татар теленең авазларын һәм хәрефләрен, аларның әйтелеш һәм язылыш үзенчәлеләрен өйрәнә;
  • үзе төзегән һәм тәкъдим ителгән текстларны язганда, орфография һәм тыныш билгеләрен дөрес кую кагыйдәләрен өйрәнелгән күләмдә куллана һәм язылганнарны тикшерә ала;
  • татар теленең системасы һәм төзелеше турында башлангыч мәгълүмат ала: тел белеме бүлекләре – фонетика, графика, лексикология, сүз төзелеше һәм сүз ясалышы, морфология һәм синтаксис белән таныша, курс эчтәлеге күләмендә аваз, хәреф, сүз кисәге, җөмлә кисәге, сүз төркеме һәм гади җөмлә кебек тел берәмлекләрен таба белергә, аларны үзара чагыштырырга, үзенчәлекле билгеләрен табарга өйрәнә.

Башлангыч белем алу нәтиҗәсендә укучыларда яңа материал белән кызыксыну уяна, танып-белү эшчәнлеге телне өйрәнүнең алдагы яңа баскычына нигез сала.

Тел системасы

Фонетика, орфоэпия һәм графика

Татар теленнән башлангыч гомуми белем бирү баскычын (1–4 сыйныфлар) тәмамлаган укучы:

  • аваз һәм хәрефләрне аера;
  • ана теленең авазларын һәм хәрефләрен, аларның әйтелеш һәм язылыш үзенчелекләрен аңлый, авазларга характеристика бирә ала;
  • хәрефләрнең алфавитта урнашу тәртибен һәм, кирәкле мәгълүматны табу өчен, алфавитны куллана ала.

Укучыга дәреслектә тәкъдим ителгән үрнәк буенча сүзгә мөстәкыйль рәвештә фонетик-график (аваз-хәреф) анализ ясарга өйрәнү, сүзгә ясалган фонетик-график анализның дөреслеген бәяләү мөмкинлеге бирелә.

Укучы:

  • үз сөйләмендә татар әдәби тел нормаларын саклый һәм әңгәмәдәшенең сөйләмендә бу нормаларның дәреслектә бирелгән материал күләмендә үтәлүен бәяли;
  • сүзгә басым куйганда яки сүзнең дөрес әйтелешендә икеләнү туган очракта, дәреслектәге сүзлек буенча мөстәкыйль рәвештә җавап таба яки укытучысына һәм әти-әнисенә мөрәҗәгать итә ала.

Сүз төзелеше (морфемика)

Укучы:

  • тамырдаш сүзләрне һәм сүз формаларын аерырга;
  • сүзнең тамыр һәм кушымчаларын (аффиксларын) табарга өйрәнә.

Укучы дәреслектә тәкъдим ителгән үрнәк буенча кушымчаларның чикләре ачык күренеп торган сүзләрнең төзелешен тикшерү һәм аның дөреслеген бәяләү мөмкинлеге ала.

Лексикология

Укучы:

  • мәгънәсе ачыклану таләп ителә торган сүзләрне табарга;
  • текст буенча сүзләрнең мәгънәсен аера яисә аны аңлатмалы сүзлек ярдәмендә ачыкларга өйрәнә.

Укучы, текстларда кабатлаулар булдырмас өчен, кирәкле синонимнар, антонимнар табу, текстта туры һәм күчерелмә мәгънәле сүзләрне билгеләү, аларның урынлы кулланылышын бәяләү, тәкъдим ителгән сүзләр арасыннан тиешлесен сайлап алу мөмкинлеге ала.

Морфология

Бу бүлектә укучы:

  • исемнәрнең сан, килеш һәм тартым белән төрләнешен;
  • сыйфатларның лексик-семантик һәм морфологик-синтаксик үзенчәлекләрен;
  • фигыльнең лексик-семантик үзенчәлекләрен өйрәнә.

Укучы дәреслектә тәкъдим ителгән үрнәк буенча исемгә, сыйфатка, фигыльгә морфологик анализ ясау һәм аның дөреслеген бәяләү, тексттан алмашлык, рәвеш, бәйлек сүзләр, кисәкчә, теркәгечләрне, фигыльләрдәге юклык кушымчаларын (-ма / -мә) табу мөмкинлеге ала.

Синтаксис

Бу бүлектә укучы:

  • җөмлә, сүзтезмә һәм сүзләрне аерырга;
  • сораулар ярдәмендә сүзтезмә һәм җөмләләрдәге сүзләр арасындагы бәйләнешне табарга;
  • җөмләнең әйтү максаты буенча төрен аерырга;
  • җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен билгеләргә;
  • тиңдәш кисәкле һәм тойгылы җөмләләрне интонациясе буенча билгеләргә өйрәнә.

Укучы җөмләнең иярчен кисәкләрен – аергыч, тәмамлык, хәлләрне аеру,дәреслектә тәкъдим ителгән үрнәк буенча гади җөмләгә синтаксик анализ (җөмлә кисәкләре буенча) ясау һәм аны тикшерүнең дөреслеген бәяләү, гади һәм кушма җөмләләрне бер-берсеннән аеру мөмкинлеге ала.

Орфография һәм пунктуация

Укучы:

  • дөрес язылыш кагыйдәләрен өйрәнгән күләмдә кулланырга;
  • сүзләрнең дөрес язылышын орфографик сүзлек буенча ачыкларга;
  • 80–90 сүзле текстны дөрес итеп күчереп язарга;
  •   өйрәнелгән дөрес язу кагыйдәләренә туры килгән 70–80 сүзле       текстны укытучы әйтеп торганда язарга;
  • үзе төзегән һәм тәкъдим ителгән текстны тикшерергә, орфографик һәм пунктуацион хаталарны табарга һәм төзәтергә өйрәнә.

Укучы орфографик хата ясау мөмкинлеге булган очракларны аңлау, аерым орфограммаларга мисаллар сайлау, текстлар төзегәндә орфографик һәм пунктуацион хаталарны булдырмау өчен, язганнарны үзгәртү, хаталар өстендә эшләгәндә, аларның сәбәпләренә төшенү һәм алдагы язма эшләрдә хата җибәрмәү юлларын ачыклау мөмкинлеге ала.

Сөйләм үстерү

Укучы:

  • аралашу даирәсенә карап, тиешле сүзләрне сайларга;
  • көндәлек аралашуга бәйле татарча сөйләм әдәбе формаларын дөрес кулланырга;
  • аралашу ситуациясен исәпкә алып, текстка карата үз мөнәсәбәтен   белдерергә һәм аның дөреслеген дәлилләргә;
  • текстка исем берергә;
  • укылган яки тыңлаган текстның планын төзергә;
  • аерым аралашу ситуацияләренә туры китереп, хат яки тәбрикләү хаты кебек кечкенә текстлар язарга өйрәнә.

Укучы тәкъдим ителгән исемнең эчтәлегенә туры килгән текст төзү, бирелгән текстның эчтәлеген тулысынча яки сайлап сөйләү, сөйләмнең сурәтләү, хикәяләү, фикер йөртү кебек төрләрен кулланып, билгеле бер тема буенча телдән хикәя төзү, урыннары алышынган җөмләләрдән торган текстны тикшерү һәм төзәтү, аның мәгънә бөтенлеге югалган урыннарын табу, хаталы текстларга төзәтмә кертү, төрле төрдәге изложение яки сочинение язганда, эшне эзлекле алып бару, аны тикшерү һәм бирелгән үрнәк белән чагыштыру, уку бурычларының дөреслеген бәяләү, үз текстын, аралашу максаты һәм шартыннан чыгып, чыганак (беренчел) текст белән чагыштыру, электрон чыганаклардан файдаланганда, тел нормаларының үтәлешен саклау мөмкинлеге ала.

Татар теленнән гомуми программа

Сөйләм эчтәлеге

Тыңлап аңлау. Телдән аралашуның максатларын аңлау. Тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә төшенү, аның буенча сорауларга җавап бирү, әңгәмәдә катнашу.

Телдән сөйләм. Тел берәмлекләрен сөйләм ситуациясенә бәйле рәвештә сайлый белү. Диалогик һәм монологик сөйләмдә катнашу, аерым темалар буенча әңгәмә кору. Фикерне телнең орфоэпик һәм интонацион нормаларын саклап җиткерү; сөйләм әдәбе үрнәкләрен дөрес куллану.

Уку. Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген аңлап, орфоэпик нормаларны саклап, җөмләләрне синтагмаларга бүлеп, сөйләм яңалыгын белдергән кисәкләргә логик басым ясап, йөгерек укый белү. Текстның темасын һәм төп фикерен билгели алу. Аның эчтәлегенә һәм төзелешенә бәя бирү.

Язу. Грамотага өйрәтү чорында хәрефләр, иҗекләр, сүзләр һәм җөмләләр язу. Өйрәнелгән кагыйдәләргә туры килә торган текстны әйтеп яздыру һәм күчереп язу. Укылган һәм тыңланган текстның эчтәлеген, тулы итеп яки сайлап, язмача бәян итү. Балалар өчен кызыклы булган темаларга сюжетлы картина, әдәби әсәр, видеоязма фрагментын карагач, күргәннәргә нигезләнеп һ.б.ш. типтагы кечкенә күләмле үз текстыңны төзү.

Грамотага өйрәнү

Фонетика. Авазлар. Әйтелгән сүздән аерым сузык яки тартык авазны ишетеп, аерып алу. Сүздәге авазларның санын һәм эзлеклелеген  билгеләү. Бер яки берничә авазы белән аерыла торган сүзләрне чагыштыру.

Сузык һәм тартык авазларны, калын һәм нечкә сузыкларны, басымлы һәм басымсыз сузыкларны, яңгырау һәм саңгырау тартык авазларны аеру.

Иҗек. Иҗек калыплары. Сүзләрне иҗекләргә бүлү, сүз басымын билгеләү.

Графика. Хәреф һәм аваз турында төшенчә. Сузык һәм тартык авазлар. Калын һәм нечкә сузыклар, аларны хәрефләр белән белдерү. Калын һәм нечкә әйтелешле сүзләрдә сузык авазларның роле. Е  ё, ю, я хәрефләренең кулланылышы. Калынлык (ъ) һәм нечкәлек (ь) билгеләренең кулланылышы.

Уку. Иҗекләп уку күнекмәләрен формалаштыру (сузык аваз хәрефләренә карап, сүзләрне калын һәм нечкә итеп уку). Әдәби әйтелеш нормаларын саклап, иҗекләрне һәм сүзләрне тиешле тизлек белән уку. Сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне һәм кыска текстларны аңлап уку; гади җөмлә ахырындагы тыныш билгеләренә игътибар итеп, тиңдәш кисәкләрне, эндәш сүзләрне тиешле интонация һәм пауза белән уку. Зур булмаган текстны һәм шигырьләрнең эчтәлеген аңлап, сәнгатьле итеп уку күнекмәләрен шомарту.

Сүзләрне укуга күчкәч, орфоэпик нормаларны саклау.

Язу. Язганда тиешле гигиена таләпләрен үтәү, кул һәм бармак мускулларының җитез һәм ритмик хәрәкәт итүләренә ирешү. Баш һәм юл хәрефләренең язылышын үзләштерү. Гигиена нормаларын саклап, хәрефләр, иҗекләр, сүзләр һәм җөмләләр язу. Әйтелеше белән язылышы арасында аерма булмаган сүз һәм җөмләләрне ишеткәнчә язу. Дөрес күчереп язу алымнарын һәм эзлеклелеген үзләштерү. Сүзләр арасында буш урын калдыру, юлдан-юлга күчерү билгесе кую кебек график чараларның функциясен аңлау.

Сүз һәм җөмлә. Сүз һәм аның лексик мәгънәсе. Сүзләрнең мәгънә ягыннан төрләрен күзәтү. Сүз һәм җөмләне аеру. Җөмлә белән эш: аерым сүзләрне табу, аларның урнашу тәртибен үзгәртү.

Орфография. Дөрес язу кагыйдәләре һәм аларның кулланылышы белән танышу:

  •   сүзләрнең аерым язылуы;
  •   о, ө хәрефләренең татар сүзләренең беренче иҗегендә генә язылуы;
  • җөмлә башындагы сүзне баш хәреф белән язу, җөмлә ахырында  нокта, сорау һәм өндәү билгеләрен дөрес кую;
  •  сүзләрне иҗекләргә бүлү һәм юлдан-юлга иҗекләп дөрес күчерү.

Сөйләм үстерү. Укылган текстның эчтәлеген үзлегеңнән кычкырып укыганда яки тыңлаганда аңлау. Сюжетлы рәсемнәр, үзеңнең уеннарың, күзәтүләрең буенча хикәяләү характерындагы зур булмаган текстлар төзү.

Систематик курс

Фонетика һәм орфоэпия

Сузык һәм тартык авазларны аеру. Сүзләрдә басымлы һәм басымсыз сузык авазларны табу. Нечкә һәм калын тартык авазларны аеру, парлы һәм парсыз тартык авазларны билгеләү. Яңгырау авазларны аеру, аларның парларын билгеләү. Авазга өйрәнелгән күләмдә характеристика бирү: сузык-тартык; басымлы-басымсыз; калын-нечкә, яңгырау-саңгырау, парлы яки парсыз тартык. Сүзләрне иҗекләргә бүлү. Авазларның хәзерге әдәби тел нормаларына туры килгән әйтелеше. Сүзгә фонетик анализ элементлары.

Графика

Аваз һәм хәрефне аеру. Язуда ъ һәм ь хәрефләрен куллану. Е  ё, ю, я хәрефләре булган сүзләрдә аваз һәм хәреф бәйләнешен билгеләү. Сүзләр арасында буш урын калдыру, юлдан-юлга күчерү билгесе кую, кызыл юл кебек график чараларны куллану. Алфавиттагы хәрефләрнең исемен дөрес әйтү, аларның урнашу тәртибен белү. Сүзлекләр яки белешмәлекләр белән эшләгәндә, алфавиттан файдалана белү.

Лексикология

Сүзнең яңгыраш һәм мәгънә бердәмлеге булуын аңлау. Мәгънәсе төгәллек таләп итә торган сүзләрне ачыклау. Сүзнең мәгънәсен текст буенча яки аңлатмалы сүзлек ярдәмендә ачып бирү. Бер һәм күп мәгънәле, туры һәм күчерелмә мәгънәле сүзләрне табу. Сөйләмдә синоним һәм антонимнарның кулланылышына игътибар итү.

Сүз төзелеше (морфемика)

Тамырдаш сүзләр турында төшенчә булдыру. Тамырдаш сүзләрне бер сүзнең төрле формаларыннан аеру. Тамырдаш сүзләрне омонимнардан аеру. Сүзләрдә тамыр һәм кушымчаны аерып күрсәтү. Сүз ясагыч кушымчалар турында төшенчә бирү. Тамырдаш сүзләрнең сүз ясагыч кушымчалар ярдәмендә ясалуы. Сүз төзелешен тикшерү күнегүләрен үтәү.

Морфология

Сүз төркемнәре турында төшенчә бирү. Исем, аның мәгънәсе һәм сөйләмдә кулланылышы. Ялгызлык исемнәрне таба белү. Кем? Нәрсә? сорауларына җавап биргән исемнәрне аеру. Исемнәрнең сан формалары. Исемнәрнең килеш белән төрләнеше, аларның килешләрен билгеләү. Килеш сораулары. Исемнәрнең тартым белән төрләнеше. Исемнәргә морфологик анализ ясау.

Сыйфат, аның мәгънәсе һәм сөйләмдә кулланылышы. Сыйфатның сораулары. Сыйфатның төс, тәм, форма, күләм, характер һ.б. билгеләрне белдерүе. Сыйфат дәрәҗәләре. Сыйфатның исемгә бәйләнеп килүе. Сыйфатка морфологик анализ ясау.

Алмашлык. Алмашлык турында гомуми төшенчә. Зат алмашлыклары, аларның мәгънәсе һәм сөйләмдә кулланылышы. I, II, III зат алмашлыклары, аларның берлек һәм күплек сан формалары, килеш белән төрләнеше.

Фигыль. Мәгънәсе һәм сөйләмдә кулланылышы. Нишли? Нишләде? Нишләр? сорауларына җавап биргән фигыльләрне аеру. Фигыльнең зат-сан белән төрләнүе, төрле заман формалары (хәзерге, үткән, киләчәк заманнар). Фигыльнең барлык һәм юклыкта килүе. Фигыльләргә морфологик анализ ясау.

Рәвеш, аның мәгънәсе һәм сөйләмдә кулланылышы.

Кисәкчәләр (да, дә, та, тә, гына, генә, кына, кенә, ук, үк, ич, бит). Аларның дөрес язылышы.

Синтаксис

Җөмлә, сүзтезмә һәм сүзләрне аеру, аларның охшаш һәм аермалы якларын аңлау. Әйтү максаты ягыннан хикәя, сорау, тойгылы һәм боеру җөмләләр, аларны дөрес интонация белән уку.

Җөмләнең баш кисәкләре. Баш һәм иярчен кисәкләрнең аермасы. Сүзтезмәдәге сүзләр һәм җөмлә кисәкләре арасында мәгънәви сораулар ярдәмендә бәйләнеш булдыру.

Теркәгечле (һәм, ә, ләкин) һәм теркәгечсез тиңдәш кисәкле җөмләләрне табу һәм мөстәкыйль рәвештә төзү. Тиңдәш кисәкле җөмләләрдә санау интонациясе.

Гади һәм кушма җөмләләрне аеру.

Орфография һәм пунктуация

Укучыларда орфографик зирәклек тәрбияләү.

Дөрес язу кагыйдәләрен куллану:

  • сузык аваз хәрефләрен дөрес язу кагыйдәләре;
  • тартык аваз хәрефләрен дөрес язу;
  • сүзне юлдан-юлга күчерү;
  •   җөмлә башындагы беренче сүзне һәм ялгызлык исемнәрне баш хәреф белән язу;
  • калынлык (ъ) һәм нечкәлек (ь) билгеләрен дөрес язу;
  • һәмзә [ ’ ] авазын язуда белдерү;
  • җөмлә ахырында нокта, сорау һәм өндәү билгеләре кую;
  • тиңдәш кисәкләр арасында өтер кую.

Сөйләм үстерү

Аралашу ситуациясен – аралашу кем белән, кайда, нинди максат белән башкарылуын аңлау. Үз фикереңне әйтү һәм аны дәлилләү. Әңгәмә үткәрүнең төп күнекмәләрен үзләштерү (сүз башлау, әңгәмәгә кушылу, аны дәвам итү, игътибарны җәлеп итү һ.б.). Уку, көндәлек аралашу шартларында тел әдәбе нормаларын үзләштерү (сәламләү, хушлашу, гафу үтенү, рәхмәтле булу, сорау белән мөрәҗәгать итү). Татар телен йомшаграк белүче кешеләр белән аралашканда сөйләм әдәбе үзенчәлекләре.

Билгеле бер темага караган төрле (сурәтләү, хикәяләү характерындагы) сөйләм текстлары кулланып, телдән монологик сөйләмне гамәли яктан үзләштерү.

Текст. Текст билгеләре. Тексттагы җөмләләрнең мәгънәви бердәмлеге. Текстка исем бирү.

Тексттагы җөмләләрнең эзлеклелеге. Текст кисәкләренең (өлешләренең) эзлеклелеге, кызыл юл турында төшенчә.

Текстка исем бирү, җөмлә һәм текст кисәкләрен билгеләү, җөмлә һәм текст кисәкләре эзлеклелеген төзәтү.

Текстның планын төзү. Бирелгән план буенча үз текстыңны төзү.

Сурәтләү һәм хикәяләү характерындагы текстлар, аларның үзенчәлекләре.

Котлау тексты һәм хат язу. Язма сөйләмнең төгәллеген, дөреслеген һәм сәнгатьлелеген саклап, үз текстыңны төзү һәм бирелгән текстларны тикшереп төзәтү, текстта синонимнар, антонимнар куллану.

Изложение һәм сочинениенең төп төрләре белән танышу (билгеләмәләрен ятламыйча): бирелгән текстны тулысынча файдаланып яки аерым урыннарын (сүзләрен) сайлап алып языла торган изложение, сочинение элементлары булган изложение, хикәяләү-сурәтләү рәвешендәге сочинение һ.б.

Татар теле укытуны материаль-техник һәм мәгълүмати яктан тәэмин итү

Башлангыч сыйныфларда ана теле укытуның материаль-техник һәм мәгълүмати яктан тәэмин ителешенә түбәндәгеләр карый:

  • уку бинасы һәм ул урнашкан территориянең, кабинетларның санитария һәм янгыннан саклану нормаларына туры килүе;
  • укытучыларның һәм башка хезмәткәрләрнең хезмәтен саклау;
  • ашханә, спортзал, бассейн һ.б.ш. урыннарда җиһазларга сакчыл караш,  алардан тиешенчә файдалану, мәктәпнең эчке кагыйдәләрен үтәү;
  • дәресләрдә файдалану өчен, китапханәдә тиешле күләмдә китаплар,  дәреслекләр булдыру;
  • компьютер классларыннан укучыларның яшь үзенчәлекләренә карап  

    файдалану;

  • телевидение һәм Интернет чараларыннан урынлы файдалану;
  • укучыларның физик мөмкинлекләрен исәпкә алып, дистанцион уку формасыннан файдалану;
  • башлангыч сыйныфларда татар теле дәресләрендә кулланыла торган төрле таратма һәм күрсәтмә әсбапларның санитария нормаларына туры килүләрен тәэмин итү;
  • сәләтле укучыларга аерым якын килеп, аларны өстәмә эш төрләренә җәлеп итү.


[1] Федеральный государственный образовательный стандарт начального общего образования: текст с изм. и доп. на 2011 г. / Мин-во образования и науки РФ. – М.: Просвещение, 2011. – 33 с. – (Стандарты второго поколения).


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Башлангыч сыйныфта татар теленнән кагыйдәләр

Татар  теле дәресләрендә  куллану  өчен  кагыйдәләр  тупланмасы. Презентация  башлангыч  сыйныф  укытучыларына  тәкъдим  ителә....

Федерал дәүләт стандарты кабул ителү шартларында башлангыч сыйныфларда татар теле укыту.

Федерал дәүләт стандарты кабул ителү шартларында башлангыч сыйныфларда татар теле укыту...

ФГОС Татар теленнән 3 класска эш программасы."Перспективалы башлангыч мәктәп"

Эш программасының эчтәлеге.  Яңа стандарттагы иң мөһим таләп мондый: мәктәпне тәмамлаганда, «укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш”...

Башлангыч класста Яңа ел бәйрәме

Башлангыч класслар өчен автор язган шигырьләр белән Яңа ел тамашасы....

Татар теленнән тестлар. УМК "Перспектив башлангыч мәктәп".

Тестлар-  кыска вакыт эчендә  укучының белем күнекмәләрен тикшерүдә, теманы үзләштерүне тикшерүдә отышлы һәм уңайлы ысулларның берсе. Алар укучыларның белемнәрен системага салырга, материалн...

Татар теленнән дидактик материаллар. УМК "Перспектив башлангыч мәктәп".

4 нче сыйныфта кабатлау  һәм  гомумиләштерү дәресләре өчен....