Башлангыч класста Яңа ел бәйрәме
занимательные факты (2 класс) на тему

 Сагитова Рузиля Расиховна

Башлангыч класслар өчен автор язган шигырьләр белән Яңа ел тамашасы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Башлангыч класста Яңа ел бәйрәме39.5 КБ

Предварительный просмотр:

Сарман муниципаль районы муниципаль белем бирү учреждениесе “Әлмәт төп гомумбелем бирү мәктәбе”

Башлангыч класста

Яңа ел тамашасы

Төзеде: беренче категорияле башлангыч класс укытучысы

 Сагитова Р. Р.

2010 ел


КЕЧКЕНӘ СЫЙНЫФЛАРДА ЯҢА ЕЛ БӘЙРӘМЕ

Максат: балаларның сәнгатьле сөйләм телен үстерү, сәхнәдә үз-үзләрен тотарга өйрәтү, сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: чыршы, кар бөртекләре, маскалар, бизәлгән зал.

Катнашалар: Куян кызы, Аю, укучылар.

Зал Яңа ел бәйрәме өчен әзерләнгән. Уртада бизәлгән чыршы тора. Сценарийда бу алан дип атала. Залга Куян кызы чыга. Аланга карап сокланып сөйли.

Куян кызы. Нинди матур безнең алан!

Ап-ак йомшак кар яуган,

Агачларны куакларны,

Мамык кебек бәс сарган!

                 Барлык җәнлек, балаларны

                 Яңа ел белән колыйм!

                 Бар дөньяга, һәрберсенә

                 Изге теләкләр юллыйм!

(“Эһ, эһ” – дигән тавыш ишетелә).

Куян кызы. Чү, кем соң әле болай мышный? (Аю килеп чыга). Аю абзый! Нишләп әле болай мышнап төштең? Нәрсә булды?

Аю. И-и, менә беркем дә очрамаган иде әле. Күңелсез иде. Ярый син очрадың әле, куянкай. Рәхәт булып китте. Миңа бит врачлар күбрәк җәяү йөрергә куштылар. Кыш буе өнеңдә йоклап кына ятма, көн саен урманны бер әйләнеп кайт, сәламәтлегеңә дә әйбәт булыр, фигураң да бозылмас,- диделәр. Менә шуңа урманны әйләнеп кайтыйм дип чыккан идем әле. (Иснәнә). Йокым килә үтереп. Синең йокың киләме?

Куян кызы. Юк, юк, Аю абзый, нинди йокы килсен мондый матур көндә. Кара әле син, нинди матур чыршылар, наратлар. Урман матур, җырлыйсы килә хәтта! (Ерактан тавышлар ишетелә). Аю абзый, ишетәсеңме, ниндидер тавышлар килә. Әйдә, агач төбенә качыйк!

Аю. Аучы була күрмәсен, әйдә. (Бер көтү бала килеп чыга).

Бер бала. Карагыз әле, нинди матур алан! Монда менә җырласаң да, биесәң дә була, ичмасам. Әйдәгез әле, урманны бер шау–гөр китерик.

1 нче укучы.  Бүген бездә бәйрәм – Яңа ел,

                        Күңелләрдә шатлык, тантана

                         Җиребезгә тагын кышлар килде,

                        Өр – яңа ел инде бусагада.

2 нче укучы.  Кил син тизрәк, көттек сагынып,

                         Көннәреңне санап, зарыгып.

                         Уң аягың белән атлап кер,

                         Ишекләрне ачып, каерып.

                                               Яңа ел турында җыр.

3 нче уучы. Әй, Яңа ел, барыбер киләсең,

                       Вакытларны булмый туктатып.

                       Яхшы яңалыклар кыстырып кил,

                       Начарларын юлда калдыр атып.

4 нче укучы. Илгә-көнгә ышанычлы караш,

                        Тынычлык һәм муллык алып кил.

                        Бер – береңә ярдәм кулы сузып,

                        Сөенеп яшәргә язсын гел.

5 нче укучы. Ак карларың мулдан яудыр әле,

                        Капласыннар басу – кырларны.

                        Таулы ит син бала – чага халкын,

                        Сөендер аксакал картларны.

6 нчы укучы. Суыкларың, бураннарың белән

                         Рәхим ит Туган ил түренә.

                         Яңа елның ак карлары аша

                         Өметле киләчәк күренә.

                                      Яңа ел турында җыр.

 Бер бала. Шушы аланда бер биеп тә китик әле, дуслар! (Күмәк татар халык биюе бииләр. Әзерләгән концерт номерларын күрсәтәләр).

Дуслар, Кыш бабай белән Кар кызы килгәнче, әйдәгез, мәктәпкә кайтыйк. (Китәләр). (Аю белән Куян кызы агач астыннын чыгалар).

Аю. Вәт, булдырдылар ичмаса. Бигрәк осталар. Кемнәр булдылар соң болар?

Куян кызы. Син, Аю абзый, танымадың мени? Ә мин таныдым. Җәй көне шушы аланга җиләк җыярга килгәннәр иде алар. Әлмәт мәктәбенең 2 нче сыйныф укучылары болар.  

Әйдә, без дә берәр һөнәр күрсәтик күрсәтик инде, Аю абзый.

Аю. Мин шигырь сөйлим. Аннары син биерсең.

Яратам мин кыш айларын,

Яңа ел бәйрәмнәрен,

Кыш бабай белән Кар кызының

Тәмле күчтәнәчләрен.

                           Елга ике булсын иде

                           Мондый кызык бәйрәмнәр.

                           Гел биреп торсыннар иде,

                           Баллы кәнфит, прәнникләр.

Куян кызы. Маладис, Аю абзый, булдырдың!

Аю. Әй, йокы килмәсә, биеп тә күрсәтер идем.

Куян кызы. Ярар, үзем биермен, Аю абзый. Син кул чабып тор. (Куян бии, Аю кул чабып тора).

Аю. Бигрәк матур биедең, Куянкай. Карале, без монда озак тоткарландык түгелме. (Иснәнә). Йокы да килә, мин кайтам инде.

Куян кызы. Аю абзый, син беләсеңме, бүген Кыш бабай белән Кар кызы киләчәк. Әйдә, аларны каршы алыйк!.

Аю. Әйдә, киттек! (Китәләр).


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

2, 3, 4 нче класста " Тапкырлау. Ныгыту" темасына математика дәресе

Татарстан Республикасы Сарман муниципальрайоныКүтәмәле төп гомуми белем бирү мәктәбе    2, 3, 4 нче класста математикадан ачык дәрес  Тема:”Тапкырлау. Ныгыту”...

1 класста математика дәресе .Тема: 7 саны һәм цифры

" Перспективалы башлангыч мәктәп "  УМК сы буенча 1 класста математикадан дәрес -конспекты...

Фигыль турында кабатлау. Презентация. 4 класста татар теле дәресе.

Презентациядә фигыль турында үтелгәннәрне кабатлауга сораулар, терәк схемалар һәм күнегүләр бирелгән.  Алар йомгаклау дәресе өчен тәкъдим ителә....

3 класста математикадан ачык дәрес

3 класста математикадан ачык дәрес...

3нче класста тәрбия сәгате "Табигать сулышы"

балаларны табигатьнең гүзәллеген күpә белергә өйрәтү; киң таралган экологик проблемаларның кайберләре белән таныштыру;Кызыл китап, анда кертелгән үсемлек, бөҗәкләр белән таныштыру; табигать байлыклары...

3 класста Р.З.Хәйдәрова дәреслеге буенча "Минем уйныйсы килә" темасына дәрес эшкәртмәсе

"Бала" мультимедиа китапханәсен кулланып үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе....

Башлангыч класста ана телен укыту программа

1-4 классларда ана телен укыту программасы...