рабочая программа 4класс татар теле М
рабочая программа (4 класс) на тему

Биктимерова Диля Вазировна

татар теленнэн эш программасы

Переспектива НШ

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 4kl_tatar_tele.docx47.86 КБ

Предварительный просмотр:

Аңлатма язуы.

Татар теле фәненнән киңәйтелгән тематик планлаштыру татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандартына һәм  Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы  тарафыннан тәкъдим  ителгән Башлангыч гомуми белем бирү  программасына татар һәм рус телләре, (2010 ) нигезләнеп төзелде.

 Ул  дүртьеллык башлангыч татар мәктәбенең 4 нче сыйныфы өчен төзелгән һәм Татарстан  Республикасы Мәгариф  һәм фән министрлыгы рөхсәте белән басылган «Татар теле » Дүртьеллык башлангыч татар мәктәбенең 4 нче сыйныфы (авторлар И.Х.Мияссарова, К.Ф.Фәйзрахманова  Казан «Мәгариф» нәшрияты.2014) дәреслеге белән тәэмин ителгән.  

Киңәйтелгән тематик планның әчтәлеген мәктәптә үзләштерелергә, камилләштерелергә тиешле гомүмкүнекмәләр, татар теле курсы буенча махсус белем һәм кунекмәләр тәшкил итә.  

Тематик план, укыту планы нигезендә , 4 нче сыйныфта атнага 3 сәгать исәбеннән программа материалын 102сәгатькә бүлеп төзелде, бәйләнешле сөйләм  үстерү сәгатьләре кертелде.

Укыту – тәрбия бирү методлары, алым, форма һәм технологияләре ничаклы һәм ничә тапкыр үзгәрсә дә, аларның нигезе – туган тел үзгәрешсез универсаль чара булып кала. Гасырлар уза, буыннар алмашына, ә тел һаман мәгърифәткә һәм кешенең рухи үсешенә хезмәт итә. Тел милләтне уртак максатларга тормыш эшчәнлеге һәм аралашу мохитенә берләштерә. Кеше шул эшчәнлектә һәм мохиттә катнашып, аралашып тәрбияләнә, аә- белемен үстерү һәм үзендә чын кеше сыйфатлары булдыра.

Мәктәпкә кергәнче үк, бала ана телендә сөйләшә белә, ләкин ул телне әле аңлы рәвештә кулланмый, ана телендә сөйләү – аның өчен табигый хәл. Башлангыч сыйныфта төп бурыч булып – укучыларны ана телен төшенеп, аңлап, закончалыкларына таянып һәм сөйләм ситуацяләренә туры китереп кулланырга өйрәтү булып тора. Моның өчен сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрен дә (тыңлай, сөйләү, уку һәм язу) үстерергә кирәк. Дәреслек материалын коммуникатив юнәлештә , ә укучыларың танып белү эшчәнлеге аралашу формасында оештырыла торган итеп программа төзелде.

Тематик планлаштыруны тормышка ашырганда куелган иң әһәмиятле максатлар:

  • Уку эшчәнлеген оештыра белү, эшнең дөреслеген  тикшерү,  эш сыйфатына бәя бирү;
  • Китап-өстәмә мәгълүмат белән эш итә белү: дәреслек белән эш итә белү, эчтәлекне аңлап, дөрес уку, сүзлекләрдән файдалана белү;
  • Фикерләү сәләтен үстерү:

-танып-белү активлыгын үстерү,

-кагыйдәләрне аңлап кабул итү,

Укытуның эчтәлеге һәм методикасы түбәндәге бурычларны хәл итүгә юнәлтелә:

  • укучыларда сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрен үстерү һәм телене аралашу чарасы буларак барлык ситуацияләрдә кулланырга өйрәтү;
  • - аралашу һәм танып белү чарасы булган телне аңлы үзләштерүгә ирешү;
  • Балаларны текст, китап беләш эш итү алымнарына өйрәтү;
  • Аралашу осталыгы һәм иҗади сәләт арасында бәйләнеш булдыру;
  • Укучыларның образлы, логик фикерләвен үстерү, аларда аралашу культурасы күнекмәләре тәрбияләү.

Татар теле фәнен өйрәнүдән  көтелгән нәтиҗәләр

Шәхси нәтиҗәләр:

  • -укучыларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну, омтылыш уяту;
  • -тел аша әйләнә-тирә тормышка игътибар, дөрес мөнәсәбәт булдыру;
  • -укучыларның фикерләү сәләтен үстерү;
  • -баланың үзенә һәм башкаларга бәя бирүенә, үз-үзен тәрбияләвенә ирешү;
  • -дөрес телдән һәм язма сөйләмгә ия булуның һәр кешенең индивидуаль культура дәрәҗәсенең күрсәткече икәнен аңлату;
  • - татар сөйләм әдәбенә хас булган сүзләрне дөрес куллану (танышканда, саубуллашканда, табын артында утырганда, рәхмәт әйткәндә, мөрәҗәгать иткәндә, гафу үтенгәндә, тәбрикләгәндә һ..б. очракларда).            

Метапредмет нәтиҗәләр:

  • -төрле коммуникатив мәсьәләләрне (диалог, монолог, язмача текстлар) чишкәндә адекват тел чараларын сайлап ала белү;
  • -телне төрле чыганаклардан кирәкле информацияне табу өчен куллана белү;
  • -сораулар бирә белү;
  • -укытучы ярдәме белән дәрестә эшчәнлек максатын билгеләү һәм тәгъбир итү, эш планы төзү, план буенча эшләү;
  • -эш-гамәлләрнең эзлеклелеген әйтеп чыгу;
  • -үзеңнең версияңне әйтергә өйрәнү;
  • -анализлый, чагыштыра, группаларга бүлә белү;
  •  -таблица, схемалар, модельләр белән эшли белү;

Предмет нәтиҗәләр:

  • -татар теленең әдәби нормалары турында беренчел күзаллау булдыру;
  • -өйрәнгән кагыйдәләрне куллана белү;
  • -язганны тикшерә белү;
  • -аваз, иҗек, сүз, сүз төркеме, җөмлә, җөмлә кисәкләре кебек тел берәмлекләрен таба, аера, чагыштыра, төркемнәргә аера , характеристика бирә белү;                                                                                                                                                                         Танып белү УУГ:

Укучылар өйрәнәчәк:

  •  -белемнәр системасында ориентлашырга (яңа белемне алдан өйрәнгән белемнән аеру);
  • -информация чыганакларын сайлап алырга (китапта ориентлашырга);
  • -яңа белемнәр табарга: китапны, тормыш тәҗрибәсен, дәрестә алган информацияне, белешмәлекне кулланып сорауларга җавап табарга;
  • -алган информацияне эшкәртергә: нәтиҗәләр ясарга, чагыштырырга, группаларга бүлергә;
  • -2 информация чыганагы белән эшләргә (дәреслек һәм эш дәфтәре): шартлы билгеләрне чагыштырырга, кулланырга;
  • -алфавит белән эшләргә.

     Коммуникатив УУГ:

Укучылар өйрәнә алачак:

  •  -үзеңнең позицияңне башкаларга җиткерергә (язма һәм телдән сөйләмдә фикерне  җиткерү);
  • -башкаларны тыңларга,  аңларга;
  • -дәрестә фикер алышырга, әңгәмәдә катнашырга;
  • -бергә-бергә бер фикергә килергә;
  • -биремнәрне парлашып, группада эшләргә .

      Регулятив УУГ:

Укучылар өйрәнә алачак:

  • -хаталар өстендә эшне эшләргә кирәклеген аңлау;
  • - хаталар өстендә эшне өлкәннәр ярдәмендә эшләү;
  •  -укытучы ярдәме белән һәм мөстәкыйль рәвештә дәрестә эшчәнлекнең максатын билгеләү;
  • -укытучы белән берлектә уку проблемасын ачыклау, тәгъбир итү;
  • -дәрестә практик эшчәнлекне планлаштырырга өйрәнү;
  • -эш барышында кирәкле чараларны, әйберләрне (рәсем,таблица,карандаш, линейка) куллану;
  • -укытучы белән диалогта эшеңнең уңышлылыгын билгеләү

Эш формалары:

  • - фронталь;
  • - парлы;
  • - группада;
  • - индивидуаль.

 Алымнар:

  • - практик;
  • - иллюстратив аңлату;
  • - өлешчә эзләнү;
  • - күзәтү.

Чаралар:

  • - техник чаралар;
  • - модельләр һәм таблицалар;
  • - рәсемнәр; дидактик материаллар.

Белем бирүнең эчтәлеге:

Авазлар һәм хәрефләр. Кабатлау. Авазлар һәм хәрефләр. Тартык һәм сузык авазлар. Иҗек. Сүзләрне юлдан – юлга күчерү кагыйдәләре. Ъ,Ь хәрефләре кергән сүзләрне дөрес уку һәм язу. Янәшә килгән бертөрле аваз хәрефләре булган сүзләр.

Алфавит. Алфавитның әһәмияте. Сүзлекләрдән кирәкле сүзләр табу.

Сүз төзелеше. Кушымча. Кушымчаларның төрләре(сүз ясагыч кушымчалар һәм сүз төрләндергеч кушымчалар). Алар ярдәмендә сүзләрнең үзгәрүен һәм яңа сүзләр ясалуын чагыштыру. Сүз ясагыч кушымчалар ярдәмендә ясалган сүзләрнең  лексик мәгънәсен аңлату. Сүз төрләндергеч  кушымчалар.

Сүз. Сүз төркемнәре.  Сүзнең лексик мәгънәсе . Күп мәгънәле сүзләр. Сүзне туры һәм күчерелмә мәгънәдә куллану. Синонимнар. Антонимнар. Искергән һәм яңа сүзләр.

Исем.  Мәгънәсе, сораулары, җөмләдәге роле. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәре. Ялгызлык исемнәрдә баш хәреф. Исемнәрнең берлек һәм күплек сан формалары. Исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

Фигыль. Мәгънәсе сораулары. Фигыльнең барлыкта һәм  юклыкта килүе. Фигыльне зат.сан белән төрләнүе. Хикәя фигыльнең хәзерге, үткән, киләчәк заманнары. Фигыльләрнең күпмәгънәлелеге. Фигыльләрне туры һәм күчерелмә мәгънәдә куллану.  

Сыйфат. Сыйфатның мәгънәсе, сораулары. Сыйфатның төс, тәм, форма, күләм, холык һәм башка билгеләрне белдерүе. Сыйфатларны шуңа карап төркемләү. Сыйфатның җөмләдә исемне ачыклап килүе. Сыйфатларның сөйләмдәге әһәмияте, антоним сыйфатларны сөйләмдә куллану.

Алмашлык. Аның мәгънә үзенчәлегенә – зат һәм предметны атамыйча. Аларның исемен алмаштырып килүенә күзәтүләр. Зат алмашлыклары. Сүзтезмәләрдә һәм җөмләләрдә аларның үзгәрүен ачыклау.

Рәвеш. Рәвешнең  җөмләлдәге һәм тексттагы роле.

Кисәкчә.  Аларның  сөйләмдәге роле, аерым сүз булуы.

Бәйлек. Төрле килешләрдә исемнәрнең һәм зат алмашлыкларының бәөлекләр белән килүенә күзәтүләр.

Җөмлә. Җөмләләрнең әйтелеш максаты буенча төрләре (хикәя, сорау, өндәү). Җөмләләрнең интонация буенча төрләре ( төйгылы, тойгысыз). Җөмләнең баш кисәкләре. Ия һәм хәбәр. Җөмләнең иярчен кисәкләре. Җөмләдә сүзләр бәйләнеше. Җыйнак һәм җәенке җөмләләр.

Сүзтезмә. Сүзтезмәдә сүзләр бәйләнеше.

Текст. Бәйләнешле сөйләм. Текстның темасы һәм төп фикерләре. Бүлек башы. Тексттагы җөмләләрнең зат алмашлыклары, һәм, ә, ләкин теркәгечләре һәм синонимнар ярдәмендә берләшүе. Текст берәмлекләрен берләштерүдә сүз тәртибенең роле. Текстларның төрләре: хикәяләү, тасвирлау, фикер йөртү. Тексттагы  терәк сүзләр. Күмәкләп яисә мөстәкыйль төзегән план буенча хикәчләү характерындагы текстны изложение итеп язу.

Сюжетлы рәсемнәр һәм картиналар буенча, укучыларның тормыш тәҗрибәсе, күзәтүләренә бәйле темаларга, алдан әзерлек күреп, сочиненияләр язу.

Иҗади эшләргә тасвирлау, фикер йөртү элементларын кертү. Телдән эш характерындагы текстлар төзү.

Сөйләм этикасы.Телдән һәм язып чакыру, тәбрикләү, мөрәҗәгать итү, гафу үтенү.

Матур язу. Язу күнекмәләрен үтәү. Бер сызыклы дәфтәргә язу күнегүләре. Баш һәм юл хәрефләрен, аларның тоташтыручы сызыкларны язу.Хәреф кушылмаларын өзмичә тоташ язу. Сүз һәм җөмләләрне ритмик тоаш язу.

                                                                         

Бүлек исеме

Сәгать саны

1

1-3нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау

6.

2

Сүз.Телнең сүзлек байлыгы.

10

3

Сүз төзелеше

11

4

Сүз төркемнәре

54

5

Җөмлә

12

6

Бәйләнешле сөйләм.

6

7

Үткәннәрне кабатлау өчен күнегүләр.

3

Барлыгы

102

  Йомгаклау контроль язма эшләрнең сан ягыннан нормасы

Контроль эш төрләре

I яртыеллык

2 яртыеллык

Грамматик биремле диктант

5

5

Бәйләнешле сөйләм устерү

4

5

Контроль  язма эшләр  графигы

Контроль язма  эшләр темасы

Үтәлү вакыты

план

факт

1

Кереш диктант

2

Б.с.ү. Сочинение “Җәйге истәлекләр”

3

“Сүз ” темасына  диктант.

4

Б.с.ү.  Изложение. “Кояш нурлары”

5

“Сүз төзелеше” темасына диктант.

6

“Исемнәр” темасына дирекцион контроль диктант.

7

Б.с.ү.  Изложение  

8

 “Хикәя фигыль” темасына диктант.

9

Б.с.ү. Котлау язу.

10

“Фигыль” темасына диктант.

11

Б.с.ү. Хикәя язу. “Керпе”

12

“Сыйфат” темасына диктант.

13

Б.с.ү. Сочинение “Кунакка килегез”

14

Б.с.ү. Изложение

15

“Сан һәм рәвеш” темасына диктант.

16

Б.с.ү. Сочинение “Яз килә”

17

“Җөмлә” темасына диктант.

18

Б.с.ү. Биография язарга өйрәнү.

19

Дирекцион контроль диктант.

Татар теленнән тематик план. 4 класс.

Дәрес темасы

Дәрес төре

Максат

Җиһазлау

Дәрес саны

Үтәлү вакыты

план

факт

1-3нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау

1.

Сузык һәм тартык авазлар

Белемне камилләштерү

Фронталь сорау

агымдагы

Контроль диктант

агымдагы

Мөст.эш

1-4

1

2.09

2.

Татар алфавиты

кабатлау

5-9

1

3.09

3.

Кереш диктант

Контроль дәрес

1

5.09

4.

Хаталар өстендә эш. Сүз төзелеше.

катнаш

10-14

1

9.09

5.

Сүз төркемнәре

15-22

1

10.09

6.

Тест биремнәре

Тест

19бит

1

12.09

Сүз.Телнең сүзлек байлыгы.

7

Сүзнең лексик мәгънәсе.

23-26

1

16.09

8

Алынма сүзләр

катнаш

27-33

1

17.09

9

Бер һәм күпмәгънәле сүзләр.

катнаш

34-37

1

19.09

10

Тотрыклы сүзтезмәләр

38-42

23.09

11

Омонимнар.

Яңа

омонимнарны тану.

43-45

1

24.09

12

Б.с.ү. Сочинение “Җәйге истәлекләр”

Контроль дәрес

Уйлап язу күнекмәләре булдыру.

1

26.09

13

Синонимнар, антонимнар.

46-52

1

30.09

14

Тест биремнәре

Тест

37бит

1

1.10

15

“Сүз ” темасына  диктант.

Контроль дәрес

1

3.10

16

Хаталар өстендә эш. Контроль күчереп язу.

1

7.10

Сүз төзелеше

17

Тамыр һәм кушымча.

Яңа тема өйрәнү

53-56

1

8.10

18

Сүз ясагыч кушымчалар

катнаш

57-60

1

10.10

19

Сүзнең нигезе.

Катнаш

61-62

1

14.10

20

Төрләндергеч кушымчалар

Катнаш

Дөрес каллиграфия белән язуларына ирешү.

63-66

1

15.10

21

Б.с.ү.  Изложение. “Кояш нурлары”

өйрәнү максаты

66

1

17.10

22

Кушма сүзләр

Яңа тема өйрәнү

67-72

1

21.10

23

Парлы сүзләр

катнаш

73-76

1

22.10

24

Тезмә  сүзләр

77-80

1

24.10

25

Тест биремнәре

52бит

1

28.10

26

“Сүз төзелеше” темасына диктант.

Контроль

Дөрес, чиста язуларына, биремнәрне төгәл үтәүләренә ирешү.

1

29.10

27

Хаталар өстендә эш.

Кабатлау

1

31.10

Сүз төркемнәре.

28

Исем.

Яңа тема өйрәнү

Сүз төркемнәре турында белемнәрне

арттыру.

81-84

1

11.11

29

Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр.

Катнаш

85-91

1

12. .11

30

Берлек һәм күплек сандагы исемнәр.

Катнаш

Килешләрнең кушымчалары белән

танышу.

92-96

1

14.11

31

Исемнәрнең тартым һәм килеш белән төрләнеше.

Катнаш

97-101

1

18.11

32

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

Катнаш

102-107

1

19.11

33

Исемнәрнең тартым һәм килеш белән төрләнешенә күнегүләр эшләү.

катнаш

108-111

1

21.11

34

Тест биремнәре

тест

71бит

1

25.11

35

“Исемнәр” темасына дирекцион контроль диктант.

Контроль

1

26.11

36

Хаталар өстендә эш.

1

28.11

37

Б.с.ү.  Изложение 

өйрәнү максаты

1

2.12

38

Хаталар өстендә эш. Контроль күчереп язу

1

3.12

Фигыль.

39

Фигыль.

Яңа тема өйрәнү

Фигыль темасына белемнәрне ныгыту,

күнегүләр башкару.

112-114

5.12

40

Хәзерге заман хикәя фигыль.

Гомумиләштерү

115-120

1

9.12

41

Үткән заман хикәя фигыль.

Катнаш

121-125

1

10.12

42

Үткән заман хикәя фигыль темасына күнегүләр эшләү.

Катнаш

126-130

1

12.12

43

Киләчәк заман хикәя фигыль.

Катнаш

131-137

1

16.12

44

Контроль күчереп язу.

Катнаш

Дөрес каллиграфик язуларына ирешү.

1

17.12

45

“Хикәя фигыль” темасына диктант.

Контроль

1

19.12

46

Хаталар өстендә эш.

1

23.12

47

Б.с.ү. Котлау язу.

1

24.12

48

Матур язу дәресе.

1

26.12

49

Боерык фигыль.

Яңа тема өйрәнү

Боерык фигыльнең формаларын өйрәнү

138-142

1

30.12

50

Боерык фигыль төрләнеше.

143-148

1

13.01

51

Антоним һәм синоним фигыльләр

149-153

1

14.01

52

Тест биремнәре

тест

1

16.01

53

“Фигыль” темасына диктант.

Контроль

1

20.01

54

Хаталар өстендә эш.

кабатлау

1

21.01

Сыйфат.

55

Сыйфат.

Яңа тема өйрәнү

Сыйфат

 турында белемнәрне

ныгыту.

1-4

1

23.01

56

Сыйфат дәрәҗәләре.

Катнаш

5-9

1

27.01

57

Төп, чагыштыру, кимлек дәрәҗәдәге сыйфатлар.

Катнаш

10-14

1

28.01

58

Антоним һәм синоним сыйфатлар.

катнаш

15-18

1

30.01

59

Б.с.ү. Хикәя язу. “Керпе”

19

1

3.02

60

Тест биремнәре

Тест

1

4.02

61

“Сыйфат” темасына диктант.

Контроль

Белемнәрне бәяләү.

1

6.02

62

Хаталар өстендә эш

Ныгыту

1

10.02

Зат алмашлыклары.

63

Зат алмашлыклары.Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше.

Яңа тема өйрәнү

Зат алмашлыкларын куллану

20-23

1

11.02

64

Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше темасына күнегүләр эшләү.

катнаш

Зат алм.ларын килеш белән төрләндерү

24-30

1

13.02

65

Сорау алмашлыклары

катнаш

31-35

1

17.02

66

Б.с.ү. Сочинение “Кунакка килегез”

Белемнәрне бәяләү.

26бит

1

18.02

67

Тест биремнәре

Тест

Белемнәрне бәяләү.

1

20.02

68

Хаталар өстендә эш. Контроль күчереп язу.

1

24.02

Сан

69

Сан.

Яңа тема өйрәнү

36-39

1

25.02

70

Микъдар саннары

Катнаш

40-45

1

27.02

71

Тәртип саннары

Катнаш

46-50

1

3.03

72

Б.с.ү. Изложение

Белемнәрне бәяләү.

1

4.03

73

Тест биремнәре

1

6.03

Рәвеш.

74

Рәвеш

Яңа тема өйрәнү

51-55

1

10.03

75

Рәвеш темасын ныгыту.

56-61

1

11.03

76

Тест биремнәре

1

13.03

77

“Сан һәм рәвеш” темасына диктант.

Контроль

Белемнәрне бәяләү.

1

17.03

78

Хаталар өстендә эш.

кабатлау

1

18.03

79

Кисәкчә.

Яңа тема өйрәнү

Җөмлә эченнән кисәкчәләрне табу

62-68

1

20.03

80

Тест биремнәре

.

1

31.03

81

Бәйлекләр.

Яңа тема өйрәнү

69-74

1

1.04

Җөмлә.

82

Сүзтезмә.

Яңа тема өйрәнү

Сүзтезмә билгеләре

75-81

1

3.04

83

Җөмләнең баш кисәкләре.

Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен өйрәнү

82-87

7.04

84

Җыйнак һәм җәенке җөмләләр

88-90

1

8.04

85

Контроль   күчереп язу.

Контроль

1

10.04

86

Б.с.ү. Сочинение “Яз килә”

Контроль

1

14.04

87

Җөмләнең иярчен кисәкләре. Аергыч.

Яңа тема өйрәнү

91-94

1

15.04

88

Җөмләнең тиңдәш кисәкләре

катнаш

95-99

1

17.04

89

Эндәш сүзләр.

катнаш

100-103

1

21.04

90

Тест биремнәре

72бит

1

22.04

91

Гади һәм кушма җөмлә

Яңа тема өйрәнү

104-108

1

24.04

92

“Җөмлә” темасына диктант.

Контроль

1

28.04

93

Хаталар өстендә эш.

катнаш

1

29.04

Бәйләнешле сөйләм. Текст.

94

Бәйләнешле сөйләм. Текст.

Белемнәрне бәяләү.

109-114

1

1.05

95

Сөйләм этикасы.

Бәйләнешле сөйләм

үстерү дәресе.

115-120

1

5.05

96

Хикәяләү, тасвирлау, фикерләү текстлары.

121-124

1

6.05

97

Б.с.ү. Биография язарга өйрәнү.

125-128

1

8.05

98

Текст төрләре темасына күнегүләр эшләү.

129-132

1

12.05

99

Дирекцион контроль диктант.

Контроль

Белемнәрне бәяләү.

1

13.05

100

Хаталар өстендә эш. Уку елында өйрәнгәннәрне ныгыту.

133-

1

15.05

101

Үткәннәрне кабатлау өчен күнегүләр эшләү.

Кабатлау

148

1

19.05

102

Йомгаклау дәресе. Тест биремнәре

Тест

1

20.05, 22.05

Укучыларның белем, осталык һәм күнекмәләрен язмача тикшерү һәм бәяләү

“5” - хаталар һәм төзәтүләр юк, эш пөхтә, ачык язылган. Язу каллиграфия таләпләренә туры килә (хәрефләрнең формалары дөрес, бертөрле биеклектә, хәрефләр арасында тигез ара). Каллиграфия нормаларыннан бер генә чигенеш яки бер төзәтү булырга мөмкин (төшеп калган хәрефне өстәү, төгәл язылмаган хәрефне төзәтү).

“4” - диктантта 2 орфографик, 1 пунктацион хата яисә 1 орфографик, 2 пунктацион хата. Эш пөхтә башкарылган, ләкин каллиграфия таләпләре үтәлмәгән. Шуңа өстәп, берәр “5” билгесендә күрсәтелгән төзәтүләр булырга мөмкин.

“3” - диктантта 3 тән 5 кә хәтле орфографик хата (3орфографик, 2 пунктацион яисә 5 орфографик һәм 1  пунктацион хата). Эш җиренә җиткереп башкарылмаган, каллиграфия нормаларыннан җитди тайпылышлар. Төрле характердагы төзәтүләр булырга мөмкин.

“2” - диктантта 6-7 орфографик хата. Эш тырышып башкарылмаган, каллиграфия нормалары үтәлмәгән.

Сүзлек диктантларын, конроль күчереп язуны бәяләү нормалары:

“5” – хатасыз эш

“4” -  1 хата, 1 төзәтү

“3” – 2 хата, 1 төзәтү

“2” – 3-4 хата яки 3 хата, 1-2 төзәтү

Йомгаклау контроль язма эшләрнең сан ягыннан нормасы

I яртыеллык                   II яртыеллык

грамматик биремле диктант                        3                                  4

күчереп язу                                                    1                                    1

изложение                                                     1                                     1        

Искәрмә: сочинениеләр башлангыч сыйныфларда өйрәтү характерындагы эш итеп уздырыла

Диктант һәм күчереп язу өчен тәкъдим ителгән текстларның күләме

I  чирек - 65 сүз
II чирек - 70 сүз

III чирек - 75 сүз

IV чирек - 80 сүз

Кулланылган әдәбият:

  1. “Уку китабы” дәреслеге, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2007 ел
  2. Ш.Фәрхетдинов “Әкият турында әкият”,Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2005 ел
  3. Ф.М.Зиннурова “Уйнап укый сабыйлар”, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2007 ел
  4. В.Г.Гомәрова,Ф.Я.Зарипова “Бәйрәмнәр бәйләме”, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2005 ел
  5. К.В.Закирова “Күңел ачыйк бергәләп”, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2003 ел
  6. Татар халык иҗаты.
  7. Луиза Батыр – Болгари “Камыр-Батыр”, музыкаль әкият
  8. Луиза Батыр – Болгари “Җырлап узган җәй”.
  9. Р.Вәлиева “Кыңгырау чәчәк”, әкиятләр
  10. Луиза Батыр – Болгари “Сертотмас үрдәк”.

Интернет  ресурслар

http://www.edu.ru/db/portal/sites/res_page.htm

https://edu.tatar.ru/school/j

http://pedsovet.su/load/160-1-0-14689

http://www.proshkolu.ru/user/gulmuh76/file/531561/

http://www.zavuch.info/methodlib/

Укыту-тематик планлаштыру

Татар теле

Класс: 4

Укытучы : Биктимерова Дилә Вәзир кызы

Сәгатьләр саны:

Барысы- 102 сәг.,атнага-3 сәг.

Планлаштыру татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандартына һәм Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы тарафыннан тәкъдим  ителгән, «Татар урта гомуми белем бирү  мәктәбенең 1 – 4 сыйныфлары өчен программа”га нигезләнеп төзелгән.

Дәреслек: Дүртьеллык башлангыч татар мәктәбенең 4 нче сыйныфы өчен дәреслек. Ике кисәктә. «Татар теле» И.Х.Мияссарова, К.Ф.Фәйзрахманова  Казан «Мәгариф» нәшрияты.2014.

Планлаштырылган контроль дәресләр- 8, тестлар-11

Административ контроль эшләр-2.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

рабочие программы 4класс по программе школа 21века

Программы содержат пояснительные записки и развёрнутое тематическое планирование....

рабочие программы 4класс по программе школа 21века

Программы содержат пояснительные записки и развёрнутое тематическое планирование....

рабочая программа 4класс

Развёрнутое календарно-тематическое планирование по программа "Начальная школа XXI века" 4класс....

рабочая программа 4класс

Развёрнутое календарно-тематическое планирование по программа "Начальная школа XXI века" 4класс....

Рабочие программы 4класс ПНШ

Рабочие программы 4класс УМК ПНШ с УУД...

Рабочие программы 4класс (УМК "Школа России")

Рабочие программы по основным предметам в начальной  школе 4 класс...

Рабочая программа 4класс РО Занков

Рабочая программа 4 класс РО Занков...