Эссе "Мин - педагог"
материал на тему

Набиева Зульфия Мухаматзуфаровна

Эссе "Мин - педагог"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл esse_min-pedagog.docx20.97 КБ

Предварительный просмотр:

                         Эссе «Мин-педагог»

      Хезмәтем минем – мәңге картаймас шатлыгым чыганагы. Әйе, бу чынлап та шулай, чөнки мин — педагог. Педагог… Кем соң  ул? Балаларга аң-белем бирүчеме, әллә тәрбиячеме? Педагог, беренче чиратта, ул – бала күңеленә яхшылык, рәхимлелек, сафлык орлыкларын салучы, дип уйлыйм.

      Педагог һөнәрен җиһанга яктылык, җылылык иңдерүче кояш нурына тиңләр идем мин. Кояш нуры да бит һәр яз саен табигатьнең күзен ача. Педагог күңелендә дә һәрчак яз гына. Бүтәнчә булуы мөмкин дә түгел. Ул гомер буе укучыларына язгы чәчәкләр, самими хисләр бүләк итә. Балачак сиздермичә дә уза да китә, әмма күңелләрдә Укытучыдан иңгән җылылык, мәрхәмәтлелек кала. Җирдә кешеләргә мәгънәле тормышны колачлар өчен укытучы канат куя. Ул тәрбияли, укыта, һәркемне Кеше итәргә омтыла.

     Мәктәптә күп еллар эшлим, ләкин беренче сентябрь көнне һәрвакыт дулкынланам,бигрәк тә 1 сыйныф укучылары белән очрашканда. Алар мәктәпкә эчкерсез күңелдән яхшы укырга дигән теләк белән килә. Яхшы уку теләге-табигый теләк.  Бу теләк бала тормышының мәгънәсен чагылдырып тора. Бала үзе - җәмгыятьнең төп байлыгы, киләчәге. Һәр балада тормышка ашарга тиеш булган  безгә билгесез потенциал яшеренгән.Минем педагог буларак төп бурычым- бик саклык белән балага ачылырга булышу,  үз-үзенә ышаныч тудыру, укудагы уңышларына карамыйча тормышта үз урынын аңларга ярдәм итү. Мәктәптә күп еллар эшләгән тәҗрибә шуны күрсәтә, бала үз эшчәнлегенең нәтиҗәсен сизгәндә генә аның үз-үзенә ышанычы арта, белемгә омтылышы көчәя. Балаларны «булдыргансың», « молодец» дип, гел мактап, үсендереп торам, үзләрен талантлы, бәйсез итеп күрсәтергә мөмкинлек тудырам. Балага ачылыр өчен тыныч , максатчан хезмәткә яраклы, иптәшләре белән үзара тигез аңлашу булырдай шартлар булдырам. Шушы  максат уңаеннан  дәрестә армыйча, ашыкмыйча фикерләү эшчәнлегенә ярдәм итүче методлар һәм алымнар сайлыйм.      Балаларның бер-берсеннән аера торган шәхси кабатланмас үзенчәлекләрен күреп, аларны дөнья турында үзләренең күзаллаулары, үз тәҗрибәләре һәм хисләре булган шәхес итеп кабул итәм.

      Атаклы педагогларның әсәрләрен кат-кат укып, хәзергә заманга яраклы һәм кирәкле күп нәрсәләр табам. К.Ушинский язганча бала табигате буенча бөтенесен үзе башкарырга тели , мөстәкыйль эшчәнлек ярата. Шуңа күрә балага мөстәкыйль үсеше, алган белемнәрне тормышта куллана белү өчен мөмкинлекләр тудырам.

    Без педагог хезмәте фәнни белемнәрдән, шәхси үзүсештән, даими үзлегеңнән белем алудан башка була алмаган заманда яшибез.  Башлангыч мәктәп тә иң беренче чиратта ничек итеп белем алырга икәнен өйрәтә. Бу турыда бөек педагоглар  Я.А.Коменский, А.Дистерверг язган. Яңа стандартларны укыган саен сөенәм: эшләгән елларым бушка китмәгән, балаларны хезмәттәшлек итәргә, информация белән эшләргә, үз эшчәнлегеңне планлаштырырга, хезмәтеңнең нәтиҗәләрен анализларга һәм бәяләргә, укудагы авырлыкларны җиңәргә, уку мәсьәләсен аңлый белергә тикмәгә өйрәтмәгәнмен, үз фикереңне яклый, иптәшеңне игътибар белән тыңлый һәм аның белән килешә белү, ярдәмчеллек кебек сыйфатларны тикмәгә тәрбияләмәгәнмен.

  Баланың укый белү, белем ала белү сәләте аның  тормышында матурлык, фантазия, иҗат итү белән бергә бара. Шуңа күрә балалар дәрестә- сәяхәтчеләр, эзләнүчеләр, яңалык ачучылар, иҗат итүчеләр. Бала иң беренче чиратта үзе өчен кызыклы әйберне истә калдыра. Шул ук вакытта уку җиңел тоелмаска тиеш, чөнки кешенең тормыш юлы шома гына бармый. Шуңа күрә балаларны  хезмәтсөючән, максатчан, авырлыкларны җиңә  белгән, үзгәреп торучы тормышка яраклашкан, даими үзүсешкә әзер булган  кешеләр итеп тәрбиялисе килә. Дәресләрдә укучыларның сәламәтлеген саклауга да нык әһәмият бирәм. Дәрес башында балаларда яхшы кәеф һәм уңай хис булдыруның эш нәтиҗәлегенә уңай тәэсир итүен эш тәҗрибәмнән чыгып беләм.

   Атаклы педагог К. Д.Ушинский : «Укытучы һәрдаим укыганда гына укытучы булып кала», — дип язган. Ирешелгәннәрдә тукталып калмаска, үзгәрергә тырышам: укытуның яңа технологияләрен ,  ИКТ кулланам, өченче меңьеллык балалары белән аралашырга өйрәнәм, алардан өйрәнәм.Балаларны эзләнүле-тикшеренүле эшчәнлеккә өйрәтәм. Актив эшчәнлек аша яңаны «ачуга» теләк, омтылыш, кызыксыну уятам. . Ата–аналар белән тыгыз элемтәдә тору-укучыларымның шәхси үзенчәлекләрен аңларга, бердәм максат белән эшләргә ярдәм итә.

        Педагог хезмәте элек-электән авыр, күп сабырлык сорый торган һөнәр дип саналган. Теләсә кем педагог  була алмый. Мәктәптә эшләү өчен балаларны үз балаңдай якын күрергә, алар тормышы белән яши белергә, аларның кайгы-шатлыкларын уртаклаша алырга һәм, әлбәттә, ныклы белемле булырга, кешеләргә тәэсир итү көченә ия булырга кирәк. Әмма шул ук вакытта педагогларда  үзгәрми кала торган сыйфатлар бар. Ул — балаларны үз балаларың кебек өзелеп ярату, һөнәреңне сөю, тәрбия бирә алу сыйфатлары. Замана белән бергә тәрбия бирү алымнары да алышына тора, әмма җәмгыять барыбер, иң беренче чиратта, тәрбияле, итәгатьле, гадел, сөйкемле кешеләргә мохтаҗ.

       Һәр иртәдә мин горурланып туган мәктәбемә атлыйм. Сабыйларның күз карашы – авылның  киләчәге миңа төбәлгән. Алар миннән җылылык та, гыйлем дә, яңалык та көтәләр. Авылның киләчәген әхлаклы да, белемле дә итәсе килү теләге тагын да тырышыбрак эшләү, камиллеккә омтылу хисе уята.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Статья «Применение компьютерных игр социальным педагогом и педагогом-психологом в работе с детьми образовательного учреждения» (младший школьный возраст)

Статья рассказывает о применении компьютерных игр для развития у младших школьников интеллекта, их личностного роста, организации сетевых сред общения, коррекции агрессивности, депрессии, замкнутости,...

СРАВНЕНИЕ ДЕЯТЕЛЬНОСТИ ПЕДАГОГА – УЧИТЕЛЯ НАЧАЛЬНЫХ КЛАССОВ И ПЕДАГОГА – ВОСПИТАТЕЛЯ ГРУППЫ ПРОДЛЕННОГО ДНЯ

Воспитание – это целенаправленное управление процессом развития личности ребенка и вхождения его культуру общества.Начальная школа – наиболее ответственный период в жизни человека. Именно в младшем шк...

Психологическое здоровье педагога. Профилактика эмоционального выгорания педагогов, как условие эффективной профессиональной деятельности

Что включает в себя понятие "психологическое здоровье". Профилактика эмоционального выгорания....

Роль педагога-психолога ОУ в условиях внедрения новых федеральных государственных стандартов Роль педагога-психолога ОУ в условиях внедрения новых федеральных государственных стандартов

Реализация Федерального государственного образовательного стандарта нового поколения существенно изменяет всю образовательную ситуацию в школе, определяя точное место формам и видам приложения психоло...

СЕМИНАР-ПРАКТИКУМ ДЛЯ ПЕДАГОГОВ ОУ "ПРОФИЛАКТИКА СИНДРОМА ЭМОЦИОНАЛЬНОГО ВЫГОРАНИЯ У ПЕДАГОГОВ ОУ"

Современный учитель призван решать задачи, требующие серьезных педагогических усилий. Освоение нового содержания учебных предметов, новых форм и методов преподавания, поиски эффективных путей воспитан...

Конфликтологическая компетентность педагога как составляющая профессиональной культуры педагога.

Материал содержит понятие конфликтологической компетентности; понятие конфликта; причины возникновения конфликтов; особенности конфликтов в современной школе и подходы к разрешению конфликтов.Учитель,...

Новые компетенции педагога и проблемы содержания образования в свете требований профстандарта педагога

Презентация содержит материалы выступления на городском семинаре учителей начальных классов по проблеме введения профессионального стандарта педагога с 01 января 2015 года. В выступлении затрагиваются...