Үз белемеңне күтәрү өстендә эш планы
учебно-методический материал (1, 2 класс)

Хамитова Эндже Нуртдиновна

Перспектив план

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon uz_belemenne_kutru_ostend_esh_plany_2017-2021_nche_el.doc24.26 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Биектау муниципаль районы

Айбаш  гомуми урта  белем бирү мәктәбе

Башлангыч сыйныф укытучысы Хамитова Энҗе Нуртдин кызының

үз белемен күтәрү өстендә эшләү планы

Тема:”Укучыларга белем һәм тәрбия бирүдә укытучының компетентлыгын үстерү.”

                                                                                                                                         

Методик проблема темасы: “Халык педагогикасына нигезләнеп, яңа технологияләр кулланып,  сәләтле шәхес тәрбияләү.”

 2017-2021 нче ел.

Максат һәм бурычлар.

  1. Тирән һәм күпкырлы белемгә ия булу, шул белемне иҗади куллану.
  2. Яңа педагогик технологияләрне тирәнтен өйрәнү, укыту-тәрбия процессына актив кертү.
  3. Яңа технологияләр кулланып, фәнни тикшеренүләр, педагогик тәҗрибәләр алып бару.
  4. Мәгълүмати технологияне камилләштерү.
  5. Методик һәм педагогик әдәбиятны өзлексез уку, өйрәнү.
  6. Һөнәри һәм шәхси сыйфатларны үстерү, профессиональлекне арттыру.
  7. Халык педагогикасын өйрәнүне дәвам итү, белем һәм тәрбия бирүдә татар халык традицияләренә, милли үзенчәлекләргә нигезләнү.
  8. Уку эшчәнлеген бала үсешенең мөһим дәрәҗәсен искә алып оештыру.
  9. Интеллектуаль һәм физиологик үзенчәлекләрен исәпкә алып, укучыга индивидуаль якын килү.
  10. Укучының үсешен тәэмин итү, табигый көчен гамәлгә ашыру.
  11. Шәхси үзенчәлекләрен һәм шәхси сәләтен искә алып, укучыда гомуми уку күнекмәләре формалаштыруга аеруча нык игътибар итү.
  12. Укучыларда халкыбызның күркәм гореф-гадәтләрен, гүзәл сыйфатларын тәрбияләүне дәвам итү.
  13. Укучыларга экологик, патриотик тәрбия бирү.
  14. Яңа технологияләргә нигезләнгән дәресләргә куелган таләпләрне өйрәнү.
  15. Гомуми һәм профессиональ культураны үстерү.
  16. Яңа заман шартларына яраклы, көндәшлеккә сәләтле шәхес тәрбияләү.

       

       

       

       

       

               

I. Профессиональ осталыкны үстерү,

педагогик һәм методик белемне камилләштерү.

  1. “Мәгариф” журналында яңа технология турында басылган язмалар, хезмәтләрне уку, өйрәнү, туплау.
  2.  китабын булдыру.
  3. “Башлангыч укытуның яңа методикасы” китабының яңа басмасын булдыру.

4.  Сүзлекләр туплауны дәвам итү.

      5.    Профессиональ осталык конкурсларында, төрле бәйгеләрдә катнашу.

      6.  Методик папканы тулыландыру, баету.

      7.  Портфолионы яңарту.

II. Матур әдәбият әсәрләре, вакытлы матбугат материаллары  белән танышу, китаплар туплау.

  1. Шәхси китапханәне түбәндәге китаплар белән баету.
  2.  “Мәктәп китапханәсе” сериясендә басылган китапларны уку.
  3. Яшь язучылар иҗаты белән танышу.
  4. Тугандаш халык язучыларының иҗатлары белән танышуны дәвам итү.
  5. Халык педагогикасы турында язылган яңа басмаларны булдыру.

III. Милли-мәдәни карашларны үстерү, сәяси белемне күтәрү, укучылар белән эшләүне камилләштерү.

  1. Тәрбия турында яңа китапларны шәхси китапханәдә булдыру.
  2. Ә.Хуҗиәхмәтов хезмәтләрен өйрәнү.
  3. Тәрбия сәгатьләрендә, түгәрәкләрдә вакытлы матбугат материалларын системалы файдалану.
  4. “Сабантуй”,”Салават күпере”, “Ялкын”, “Көмеш кыңгырау” газета,  журналына язылу, эштә файдалану.
  5. “Мәгърифәт” газетасына язылу, эштә кулланма итеп алу.

Татар халкының тарихын, матур традицияләрен чагылдырган яңа китапларны уку, файдалану.

  1. Газета-журналлар белән хезмәттәшлекне үстерү.
  2.  “Время”, “Вести”, “Татарстан хәбәрләре” программасын карау.
  3. РФ Дәүләт Думасы, ТР Дәүләт Советы эшен күзәтү.
  4. Законнар белән танышу.
  5. Сәләтле укучыларны олимпиадаларга әзерләү.
  6. Көчле укучыларга катлаулы бирем белән карточкалар әзерләү.
  7. Укучыларның дәрестән тыш укуларын даими тикшереп тору.
  8. Сәләтле укучыларны район бәйгеләрендә катнаштыру.
  9. Иншалар, хикәяләр,  иҗади эшләр яздыру.
  10. Укучыларны дәрестән тыш чараларга тарту.
  11. Авыр үзләштерүче укучылар өчен диктант текстлары әзерләү.
  12. Уку техникасы начар укучыларның уку тизлеген тикшереп тору.
  13. Авыр үзләштерүче укучылар өчен өстәмә биремнәр әзерләү.
  14. Авыр үзләштерүче укучыларның индивидуаль эш дәфтәрләрен тикшереп тору.

IV. Кабинетны җиһазлау осталыгын арттыру.

  1. Кабинетны яңа уку елына таләпләргә җавап бирерлек итеп җиһазлау.
  2. Кабинет активы белән иҗади эшләү.
  3. Кабинетта искерә башлаган стендларны яңарту.
  4.  “Дәрестән тыш уку” экранында укылган китапларны билгеләү, һәр уку елында яңарту.
  5. “Дөрес укы һәм дөрес яз” стендын эшләү.
  6.  Кабинет китапханәсен баету.
  7. “Гүзәл башкалам” почмагын тәртиптә тоту.
  8. Индивидуаль-дифференциаль карточкалар эшләүне дәвам итү.
  9. Әдипләрнең юбилейларын искә төшерү.
  10. Яңа китапларны презентацияләү.
  11. Сәләтле укучылар белән эшләүне дәвам итү.
  12. Авыр үзләштерүче укучылар белән эшләү.
  13. Татар теле һәм әдәбияты көннәрен искә алу.
  14.  Кабинетта капиталь ремонт үткәрү.
  15. Кабинетта компьютер булдыру.
  16. Матур әдәбият бүлеген яшь язучылар әсәрләре белән баету.
  17. Методик тәэмин ителешкә игътибарны көчәйтү.
  18. Республика олимпиадасына укучылар әзерләү
  19. “Бөек Ватан сугышында һәлак булган язучылар” стендын эшләү.
  20. Район күләмендәге конкурсларда, бәйгеләрдә катнашу.
  21. Бөек Җиңүнең  70  еллыгына багышланган чараларда катнашу.
  22. Габдулла Тукайның 130 еллыгына әзерләнү.
  23. Муса Җәлилнең  еллыгына әзерләнү.
  24. “Укучылар иҗаты” почмагын яңартып тору.

       V. Педагогик тәҗрибә уртаклашу

  1. Методик киңәшмәдә тәҗрибә уртаклашу: “Укучыларның белем сыйфаты белән идарә итү юллары”, “Укучыларның белемнәрен тикшерүнең актуаль формалары”.
  2.  “Педагогик киңәшмәдә доклад һәм содокладлар: “Стандарт булмаган дәресләрнең әһәмияте”.
  3. Түгәрәк өстәл артында сөйләшү: “Халык педагогикасына нигезләнеп, яңа технологияләр кулланып үткәрелгән дәресләрнең нәтиҗәлелеге.”

VI. Практик чыгышлар.

       1. Татар теле һәм әдәбияты көннәре үткәрү.

       2. “Туган тел” айлыгы үткәрү.

  1. Дәрестән тыш чаралар үткәрүне дәвам итү.
  2. Әдипләрнең юбилейларын искә алу.
  3. Яңа басылган китапларны презентацияләү.
  4. Ачык тәрбия сәгатьләре уздыру.
  5. Төрле конкурсларда, бәйгеләрдә катнашу.
  6. Үз эшеңә анализ ясау күнекмәләрен үстерү.

VII. Компьютер технологиясен өйрәнү һәм камилләштерү

  1. Компьютерда эшләргә өйрәнү.
  2. Эксельдә эшләүне камилләштерү.
  3. Интернет-тестирование, интернет-конкурсларда катнашу.

VIII. Халык педагогикасы буенча эш

алымнарын камилләштерү

  1. Дәресләрдә халык педагогикасы чараларын файдалану.
  2. Халык педагогикасы чараларын кулланып, дәрестән тыш мероприятиеләр үткәрү.
  3. Укучыларны халык педагогикасы нигезендә тәрбияләү.

                                                       


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Материал для оформления классных стендов к Дню Победы.

Материал поможет учителю быстро и познавательно оформить классные стенды к празднику 9 Мая....

Материал для оформления классных стендов к Дню Матери.

Данный материал напомнит учащимся с классных стендов о добром празднике - Дне Матери....

ТЗК "Беләге юан берне егар, белеме юан меңне егар"

3-4 нче сыйныфларның рус төркемнәре өчен КВН. Сыйныфтан тыш чара яки гомумиләштереп кабатлау өчен кулланырга була....

Үз белемеңне күтәру өстендә эш планы ( 2012-2017)

Үз белемеңне күтәрү өстендә эш планы (2012-2017)...

Презентация. Белемең белән сөендер.

4 нче сыйныфта татар теленнән сүз төркемнәрен ныгытуга  дәрес - зачет....

Үз белемеңне күтәрү планы

үз белемеңне күтәрү планы...

Үз белемеңне күтәрү өстендә эш планы

Укытучының эш планы бирелә, 5 елга төзелә...